Әюп
27 Әюп, сүзен дәвам итеп, болай диде:
2 «Мине гаделлектән мәхрүм иткән Тере Аллаһы белән,+
Җанымны әрнеткән Чиксез Кодрәт Иясе белән ант итәм:+
3 Эчемдә сулышым бар чакта,
Борын тишекләремдә Ходай биргән рух булганда,+
4 Авызымнан гаделсез сүзләр чыкмас,
Телемнән ялган ычкынмас!
5 Юк, сезне тәкъва дип атап булмый!
Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!*+
7 Дошманымның ахыры — явыз кешенеке кебек,
Миңа ташланучыларның ахыры гаделсезләрнеке кебек булсын,
10 Чиксез Кодрәт Иясе белән мөнәсәбәтләре аңа шатлык китерерме?
Ул һәрчак Аллаһыга ялварырмы?
12 Һәрберегез күренешләр күргән икән,
Ник сезнең сүзләрегез буп-буш соң?
15 Аңардан соң яшәргә калганнар кизүдән үләр,
Аларның хатыннары алар өчен еламас.
16 Ул көмешне тузандай күп җыйса да,
Сыйфатлы киемнәре балчык өемедәй күп булса да,
17 Әйе, ул боларның барысын җыйса да,
Киемнәрен тәкъва кеше киеп йөрер,+
Көмешен гаепсезләр бүлешер.
19 Ул йокларга бай килеш ятар, ләкин берни дә җыймас,
Күзләрен ачкач, бернәрсәсе булмас.