Рәсүлләр
12 Шул вакытларда Һиру́д патша җыелыштагы кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады.+ 2 Ул Яхъяның бертуганы Ягъкубны+ кылыч белән чабып үтертте.+ 3 Бу яһүдләргә ошады, һәм Һируд моны күреп, Петерне дә кулга алды. (Бу Төче икмәк бәйрәме көннәрендә булды.)+ 4 Аны төрмәгә утыртты+ һәм, Паса́х бәйрәменнән+ соң халык алдына чыгарырга* уйлап, аны дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә сакларга кушты. 5 Пете́р төрмәдә утырган вакытта җыелыш аның турында Аллаһыга ялварып дога кылды.+
6 Һируд Петерне халык алдына чыгарырга җыенган көн алдыннан, төнлә Петер, ике чылбыр белән бәйләнгән хәлдә, ике гаскәри арасында йоклап ята иде. Төрмәдә ишек янында сакта каравылчылар тора иде. 7 Шунда Йәһвәнең фәрештәсе пәйда булды,+ һәм төрмә бүлмәсе яктырып китте. Ул Петерне төртеп уятты да: «Тизрәк тор!» — диде. Шул вакыт Петернең кулларыннан чылбырлар шуып төште.+ 8 «Билеңне бу һәм аягыңа ки»,— диде аңа фәрештә. Петер шулай эшләде дә. Аннары ул аңа: «Өс киемеңне ки дә минем арттан бар»,— диде. 9 Петер чыгып аңа ияреп китте. Шулай да ул фәрештәнең кылган бу эшләре — күренеш дип уйлый иде һәм өн икәнен белми иде. 10 Алар сакчылар тора торган беренче урынны, аннары икенчесен үтеп, шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды.+ Алар чыгып, бер урам буйлап киттеләр, кинәт фәрештә юк булды. 11 Шунда Петер аңына килде һәм болай диде: «Хәзер мин төгәл беләм: мине Һируд кулыннан, үз фәрештәсен җибәреп, Йәһвә коткарды һәм, яһүд халкы мин дучар булачак нәрсәләрне көтсә дә, аларның өметен өзде».+
12 Петер моны аңлагач, Марк дип аталучы Яхъяның+ анасы Мәрьям йортына китте. Анда байтак кеше җыелып дога кыла иде. 13 Петер капка ишеген шакыгач, шакыган тавышка Ро́да исемле хезмәтче кыз чыкты. 14 Петернең тавышын таныгач, ул, шатлыгыннан ишекне дә ачмыйча, йөгереп өйгә кереп китте һәм капка янында Петернең торганын хәбәр итте. 15 Аңа: «Акылдан яздыңмы әллә?» — диделәр. Әмма кыз үз сүзендә нык торганга, алар: «Ул аның фәрештәсе»,— дия башладылар. 16 Петер исә шакый бирде. Ишекне ачып аны күргәч, алар бик нык гаҗәпләнделәр. 17 Ул кулы белән ишарәләп тавышланмаска кушты һәм аларга Йәһвәнең үзен ничек итеп төрмәдән чыгарганы турында сөйләп бирде. «Бу хакта Ягъкубка+ да, кардәшләргә дә әйтегез»,— диде ул. Шуннан соң чыгып башка урынга китте.
18 Таң атканнан соң, гаскәриләр арасында шау-шу күтәрелде, чөнки беркем дә Петер белән нәрсә булганын белми иде. 19 Һируд аны эзләп табар өчен зур тырышлыклар куйса да, Петерне таба алмадылар. Шуннан соң ул сакчылардан сорау алды һәм аларга җәза бирергә кушты.+ Аннары Һируд Яһүдиядән Кайса́риягә китте һәм шунда берникадәр вакыт калды.
20 Аның Тир белән Сидо́н халкына бик каты ачуы чыккан иде. Тегеләре исә, бергәләшеп аның янына килделәр дә, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына авыштырып, тыныч-тату яшәргә теләкләрен белдерделәр, чөнки аларның өлкәсе патша җирләреннән азык-төлек ала иде. 21 Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды да алар алдында чыгыш ясады. 22 Шунда җыелган халык: «Бу тавыш — кеше тавышы түгел, бу — алла тавышы!» — дип кычкыра башлады. 23 Әмма Һируд Аллаһыны данламады, һәм Йәһвәнең фәрештәсе моның өчен аңа шунда ук җәза бирде: ул кортлап үлде.
24 Йәһвә сүзе исә киң таралды, һәм күп кенә кеше иман итә башлады.+
25 Ә Барна́б+ белән Шау́л, Иерусалимда ярдәм күрсәтү эшләрен тулысынча башкарганнан соң,+ үзләре белән Марк дип аталган Яхъяны+ алдылар да кайтып киттеләр.