Әюп
33 Ә хәзер, Әюп, зинһар, сүзләремне тыңла,
Әйткәннәремә колак сал.
2 Менә, мин әйтергә тиеш,
Телем сөйләргә тиеш.
5 Булдыра алсаң, миңа җавап бир,
Миңа дәлилләреңне китер, үзеңне якларга әзер бул.
7 Шуңа күрә миннән куркырга бернинди сәбәп юк,
Бер сүзем дә авыр булмас.
8 Менә, син болай дидең,
Мин мондый сүзләреңне ишеттем:
12 Әмма синең бу сүзләрең хак түгел, һәм менә ни өчен:
Ходай үлемле кешедән күпкә бөегрәк.+
13 Ни өчен син аңардан зарланасың?+
Бер сүзеңә дә җавап бирмәгәнгә түгелме?+
14 Ләкин Аллаһы бер әйтә һәм икенче тапкыр әйтә,
Әмма беркем игътибар итми.
15 Ул моны төштә, төнге күренештә эшли,+
Кешеләр тирән йокыга талгач,
Урын-җирләрендә йоклаганда башкара.
19 Ятагында сизгән әрнүләре,
Сөякләренең туктаусыз авыртуы аңа сабак бирә.
23 Кешегә ничек намуслы булырга икәнен сөйләр өчен,
Берәр хәбәрче,*
Бер мең арасыннан бер яклаучы табылса,
24 Ходай аңа илтифатын күрсәтеп болай ди:
„Аны саклап кал, гүргә төшә күрмәсен!+
Мин йолым таптым!+
26 Ул Ходайга ялварыр,+ һәм Ходай аны кабул итәр,
Ул Аның йөзен күреп шатлыктан кычкырыр,
Һәм Аллаһы үлемле кеше өчен үз гаделлеген* яңадан урнаштырыр.
27 Ул кеше башкаларга игълан итәр:
29 Аллаһы кеше өчен моның барысын
31 Тыңла, Әюп, әйткәннәремә колак сал!
Дәшмә, сүземне дәвам итим.
32 Әйтер сүзең булса, җавап бир,
Сөйлә, чөнки хаклы булуыңны исбатлыйсым килә.
33 Ә инде булмаса, мине тыңла,
Дәшми тор, мин сине зирәклеккә өйрәтәм».