ИКЕНЧЕ ЕЛЪЯЗМА КИТАБЫ
1 Давыт улы Сөләйманның хакимлеге ныгыганнан-ныгый барды. Аллаһысы Йәһвә, аның белән булып, аны гаять бөек итте.+
2 Сөләйман патша Исраилнең бөтен меңбашларын һәм йөзбашларын, шулай ук хөкемчеләрне, Исраилнең бөтен башлыкларын, нәсел башлыкларын чакыртты. 3 Шуннан соң Сөләйман җыелган бөтен халык белән Гибонга+ китте, чөнки анда Йәһвә хезмәтчесе Муса чүлдә ясаган, Аллаһының очрашу чатыры тора иде. 4 Моңарчы исә Давыт Аллаһының килешүе сандыгын Кырья́т-йәримнән+ алып, үзе әзерләп куйган урынга китергән иде. Ул килешү сандыгы өчен Иерусалимда чатыр корган иде.+ 5 Хур улы Урийның улы Бисәли́л+ ясаган бакыр мәзбәх*+ Йәһвәнең изге чатыры алдында торды. Сөләйман һәм бөтен җыелыш, дога кылыр өчен,* шунда йөри иде. 6 Сөләйман Йәһвә хозурында, очрашу чатыры янында торган бакыр мәзбәхтә+ 1 000 баш малны яндыру корбаны итеп китерде.
7 Шул ук төнне Аллаһы Сөләйманга төшендә күренеп, аңа: «Сора, сиңа нәрсә бирим?» — диде.+ 8 Шунда Сөләйман Аллаһыга болай диде: «Син үз хезмәтчең әтием Давытка бөек тугры мәхәббәтеңне күрсәттең+ һәм мине аның урынына патша итеп куйдың.+ 9 Йәһвә Аллаһым, әтием Давытка биргән вәгъдәң чынга ашсын иде,+ чөнки син мине тузан бөртекләредәй санап бетергесез күп халык+ өстеннән патша итеп куйдың. 10 Бу халык белән уңышлы җитәкчелек итәр өчен, миңа зирәклек һәм белем бирче,+ югыйсә мин бу зур халкыңны ничек хөкем итә алырмын?»+
11 Аллаһы Сөләйманга болай диде: «Күңелеңдә нәкъ моны теләп, син үзеңә байлык та, муллык та, дан-шөһрәт тә, шулай ук дошманнарыңның үлемен дә, үзеңә озын гомер дә сорамадың. Син, үзем билгеләгән патша буларак, халкымны хөкем итәр өчен зирәклек белән белем сорадың.+ 12 Шуның өчен сиңа зирәклек һәм белем бирелер. Өстәвенә, мин сиңа моңарчы бер патшада да булмаган һәм синнән соң да бер патшада да булмаячак байлык та, муллык та, дан-шөһрәт тә бирермен».+
13 Аннары Сөләйман Гибондагы биеклектән,+ очрашу чатырыннан Иерусалимга кайтты һәм Исраи́л өстеннән патшалык итүен дәвам итте. 14 Сөләйман сугыш арбалары һәм атлар* санын арттыра барды. Аның 1 400 сугыш арбасы һәм 12 000 аты* бар иде.+ Ул аларны арбалар өчен билгеләнгән шәһәрләрдә+ һәм үзенә якын җирдә, Иерусалимда тотты.+ 15 Патшаның идарәсе вакытында Иерусалимда көмеш белән алтын — таштай,+ ә эрбет агачы Шәфелдә үскән сикомор агачыдай күп иде.+ 16 Атларны Сөләйманга Мисырдан китерәләр иде,+ һәм патшаның сәүдәгәрләре ат көтүләрен* бер бәягә сатып ала иде.+ 17 Мисырдан сатып алынган һәрбер сугыш арбасы 600 шәкыл көмеш тора иде, ә бер атның бәясе 150 шәкыл көмеш иде. Аларны, үз чиратында, хитлеләрнең бөтен патшаларына һәм Су́рия патшаларына сата иделәр.
2 Сөләйман Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт+ һәм үзенә патша сарае+ төзергә боерык бирде. 2 Сөләйман төзелешкә 70 000 гади эшче,* тауларда таш кисү-юну өчен 80 000 кеше,+ шулай ук алар өстеннән күзәтче итеп куяр өчен 3 600 кеше чакырды.+ 3 Шуннан соң Сөләйман Тир патшасы Хирамга+ мондый хәбәр җибәрде: «Син кайчандыр әтием Давытка патша сарае төзү өчен эрбет агачлары җибәреп, булышлык иткән идең.+ Миңа да шулай эшләсәң икән. 4 Мин Аллаһым Йәһвәнең исеме хөрмәтенә йорт төзергә җыенам. Анда Аллаһы алдында хуш исле фимиам яндырылсын өчен,+ багышланган икмәкләр* куелып торсын өчен,+ Шимбә көннәре,+ яңа ай көннәрендә+ һәм Йәһвә Аллаһыбыз хакына үткәрелгән бәйрәмнәрдә+ иртә-кич яндыру корбаннары китерелсен өчен,+ минем ул йортны аңа багышлыйсым килә. Бу — Исраилнең мәңгелек бурычы. 5 Мин төзергә җыенган йорт бөек, мәһабәт булачак, чөнки безнең Аллаһыбыз бар илаһлардан бөегрәк. 6 Аның өчен йорт төзү эше кемнең кулыннан килсен?! Күкләр, хәтта биек күкләр дә аны сыйдыра алмый!+ Ә инде аңа йорт төзергә кем соң мин? Мин аңа бары корбаннар төтәтү урыны гына төзи алам. 7 Шунлыктан миңа берәр һөнәрчене җибәрсәң иде. Ул алтын, көмеш, бакыр,+ тимер, кызгылт-шәмәхә төстәге йон, куе кызыл һәм зәңгәр җеп белән эш итә алган һәм чокып бизәкләр ясый белгән кеше булсын. Ул Яһүдтә һәм Иерусалимда әтием Давыт билгеләгән оста һөнәрчеләрем белән бергә эшләр.+ 8 Миңа шулай ук Ливаннан эрбет, артыш+ һәм әлгүм+ агачлары җибәрче, чөнки миңа билгеле булганча, синең хезмәтчеләрең Лива́н агачларын+ кисүдә оста. Минем хезмәтчеләрем синең хезмәтчеләрең белән бергә эшләр,+ 9 алар минем өчен бик күп агач материаллары әзерләр, чөнки мин гаять бөек йорт төзергә җыенам. 10 Урман кискән хезмәтчеләреңне мин азык-төлек белән тәэмин итәрмен:+ 20 000 кор* бодай, 20 000 кор арпа, 20 000 бат* шәраб һәм 20 000 бат зәйтүн мае бирермен».
11 Шунда Тир патшасы Хира́м Сөләйманга хат язып җибәрде. Анда: «Йәһвә үз халкын яратканга, сине алар өстеннән патша итеп куйды»,— диелгән иде. 12 Хирам шулай ук болай дип язган иде: «Күк белән җирне яраткан Исраи́л Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул Давыт патшага Йәһвә өчен йорт һәм үзенә патша сарае төзиячәк зирәк,+ акыллы һәм төшенү сәләтенә ия булган+ угыл биргән. 13 Менә, мин сиңа һәр эшнең асылын аңлаган оста һөнәрчемне җибәрәм. Аның исеме Хира́м-аби́.+ 14 Аның әнисе Дан кабиләсеннән, ә әтисе Тирдан. Алтын, көмеш, бакыр, тимер, таш, агач, шулай ук кызгылт-шәмәхә төстәге йон, зәңгәр һәм куе кызыл җеп һәм сыйфатлы тукыма белән эш итүдә аның тәҗрибәсе зур.+ Ул чокып төрле-төрле бизәкләр ясый белә һәм аңа нинди генә план-сызым бирсәң дә, ул барысын эшли алыр.+ Ул синең һәм әтиеңнең — әфәндем Давытның осталары белән эшләр. 15 Ә син, әфәндем, үз хезмәтчеләреңә вәгъдә иткән бодай, арпа, зәйтүн мае һәм шәраб җибәр.+ 16 Без Ливанда сиңа кирәк кадәр агач кисәрбез+ һәм, саллар ясап, аларны диңгез буенча Яфага җибәрербез.+ Ә син инде аларны Иерусалимга китерерсең».+
17 Аннары Сөләйман, атасы Давыт халык санын алган кебек,+ Исраил илендә килмешәк булып яшәгән бөтен ир-атларны исәпләде.+ Аларның саны 153 600 кеше иде. 18 Шуларның 70 000 ен ул гади эшчеләр* итеп, 80 000 ен тауларда таш кисүчеләр+ итеп һәм 3 600 ен алар өстеннән күзәтчеләр итеп билгеләде.+
3 Шуннан соң Сөләйман Иерусалимдагы Мориа́ тавында,+ Йәһвә аның атасы Давытка күренгән җирдә+ Йәһвә йортын төзи башлады.+ Бу — Давыт йәвүсле Өрнәннең ындыры торган җирдә+ әзерләп куйган урын иде. 2 Сөләйман төзелеш эшләрен патшалык итүенең дүртенче елында, икенче айның икенче көнендә башлады. 3 Ул Аллаһы йорты өчен салган нигезнең озынлыгы элеккеге үлчәм буенча 60 терсәк*, ә киңлеге 20 терсәк иде.+ 4 Гыйбадәтханә өйалдысының озынлыгы 20 терсәк иде һәм йортның киңлегенә тиң иде, ә биеклеге 20 терсәк* иде. Аның эчен ул саф алтын белән каплады.+ 5 Зур бүлмәне* ул артыш такталар белән тышлады, ә өстен саф алтын белән каплады.+ Аннары ул аны пальма сурәтләре+ һәм чылбырлар+ белән бизәде. 6 Йортны ул шулай ук матур асылташлар белән бизәде.+ Ул кулланган алтын+ Пәрвәимнән иде. 7 Ул йортны, аның өрлекләрен, бусагаларын, стеналарын һәм ишекләрен алтын белән каплады+ һәм стеналарга чокып керубимнәр сурәтләре ясады.+
8 Сөләйман шулай ук Иң изге бүлмә* ясады.+ Аның озынлыгы, йортның киңлеге кебек үк, 20 терсәк һәм киңлеге дә 20 терсәк иде. Аны алтын белән каплау өчен 600 талант* саф алтын китте.+ 9 Кадак ясауга киткән алтынның авырлыгы 50 шәкыл* иде. Өске бүлмәләрне дә ул алтын белән каплады.
10 Аннары ул Иң изге бүлмәдә* ике керубим сыны ясады һәм аларны алтын белән каплады.+ 11 Керубим канатларының+ тулаем озынлыгы 20 терсәк иде. Керубимнең бер канаты 5 терсәк иде һәм йортның стенасына тиеп тора иде. Аның икенче канаты да 5 терсәк иде һәм икенче керубимнең канатына тиеп тора иде. 12 Икенче керубимнең канаты да 5 терсәк иде һәм йортның стенасына тиеп тора иде. Аның икенче канаты да 5 терсәк иде һәм беренче керубимнең канатына тиеп тора иде. 13 Шул керубимнәрнең җәелгән канатларының озынлыгы 20 терсәк иде. Алар йөзләре белән эчкә* таба карап, аягүрә басып тора иде.
14 Ул шулай ук зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә төстәге йон, куе кызыл җеп һәм сыйфатлы тукымадан чаршау+ ясап, аңа керубимнәр сурәтләре чикте.+
15 Аннары ул йорт алдына 35 терсәк биеклектә ике багана+ һәм һәр багана башына 5 терсәк биеклектә капитель* ясады.+ 16 Ул муенсага охшаш чылбырлар ясап, аларны багана башына беркетте, шулай ук 100 анар ясап, аларны шул чылбырларга беркетеп куйды. 17 Баганаларны ул гыйбадәтханә алдына куйды: берсен уң* якка, икенчесен сул* якка. Уң яктагысын ул Яхи́н* дип, сул яктагысын Бога́з* дип атады.
4 Аннан соң Сөләйман озынлыгы 20 терсәк, киңлеге 20 терсәк һәм биеклеге 10 терсәк булган бакыр мәзбәх ясады.+
2 Ул коеп «бакыр диңгез»+ дип аталган зур чан ясады. Ул түгәрәк иде. Бер кырыеннан икенче кырыена кадәр — 10 терсәк, биеклеге — 5 терсәк, ә әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 30 терсәк иде.+ 3 Бөтен чан әйләнәсендә, кырыеннан астарак, кабаклар сурәтләре+ бар иде, һәр терсәккә унар кабак туры килә иде. Кабаклар, ике рәт булып, «бакыр диңгез» белән бербөтен итеп коеп ясалган иде. 4 Чан 12 үгез+ өстенә куелган иде. Үгезләрнең өчесе — төньякка, өчесе — көнбатышка, өчесе — көньякка һәм өчесе көнчыгышка таба карый иделәр. «Бакыр диңгез» алар өстенә урнаштырылган иде, һәм үгезләр чанның үзәгенә артлары белән тора иде. 5 Чанның калынлыгы кул яссуы* кадәр иде, ә кырые касә кырые кебек итеп, лалә чәчәгенә охшатып ясалган иде. Аның сыйдырышлыгы 3 000 бат* иде.
6 Сөләйман шулай ук юыну өчен 10 чан ясап, бишесен йортның уң ягына, бишесен сул ягына куйды.+ Аларда яндыру корбаннары китерелгәндә кулланылган әйберләрне чайкый иделәр.+ «Бакыр диңгез» исә руханиларга аннан су алып юыну өчен билгеләнгән иде.+
7 Аннары ул бирелгән күрсәтмәләр буенча+ 10 алтын шәмдәл ясады+ һәм аларны гыйбадәтханәдә урнаштырды: бишесен уң якка, бишесен сул якка куйды.+
8 Ул шулай ук 10 өстәл ясап, аларны гыйбадәтханәдә урнаштырды: бишесен уң якка, бишесен сул якка куйды.+ Тагын ул 100 алтын табак ясады.
9 Шуннан соң ул руханилар+ ишегалдын,+ зур ишегалдын+ һәм ишегалды ишекләрен ясады һәм ишекләрне бакыр белән каплады. 10 «Бакыр диңгезне» ул йортның уң ягына, көньяк-көнчыгыш ягына урнаштырды.+
11 Хира́м шулай ук көл савытлары, соскылар һәм табаклар ясады.+
Шулай итеп, Хирам Аллаһы йортында Сөләйман патша өчен башкарган эшләрне тәмамлады. Ул менә нәрсәләр ясады:+ 12 ике багана;+ шул баганаларның башындагы касәсыман капительләр; баганалар башындагы касәсыман ике капительне бизәп торган ике челтәр;+ 13 баганалар башындагы касәсыман ике капительне матурлап торган ике челтәр өчен — 400 анар,+ һәрбер челтәргә ике рәт анар;+ 14 10 арба* һәм алар өчен 10 чан;+ 15 «бакыр диңгез» һәм аның астына 12 үгез;+ 16 көл савытлары; соскылар; чәнечкеләр;+ шулай ук Хира́м-аби́б+ Сөләйман патша хакына Йәһвә йорты өчен бакырдан ясаган һәм шомартып ялтыраткан бүтән кирәк-яраклар. 17 Патша боларны Үрдү́н үзәнлегендә, Сохкә́т+ белән Зәридә́ арасында балчык калыпларда коеп ясады. 18 Сөләйман моның барысын гаять күп күләмдә ясады. Күпме бакыр киткәнлеге билгеле дә түгел иде.+
19 Сөләйман Аллаһы йорты өчен мондый нәрсәләр ясады:+ алтын мәзбәх,+ багышланган икмәкләр өчен алтын өстәлләр;+ 20 бирелгән күрсәтмәләр буенча иң түр бүлмә алдында кабызу өчен саф алтыннан шәмдәлләр+ һәм аларның яктырткычларын; 21 алтыннан — иң саф алтыннан — чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар; 22 саф алтыннан филтә кискечләре, табаклар, касәләр һәм ут савытлары; йортның алтыннан ясалган ишекләрен, ягъни Иң изге урынның ишекләрен,+ шулай ук гыйбадәтханә* ишекләрен+ ясады.
5 Шулай итеп Сөләйман Йәһвә йорты белән бәйле бөтен эшләрне тәмамлады.+ Аннары Сөләйман, әтисе Давыт Аллаһыга багышлаган әйберләрне+ — көмеш, алтын һәм бүтән әйберләрне Аллаһы йорты хәзинәләренә алып килде.+ 2 Шунда Сөләйман Исраи́л өлкәннәрен — Исраилдәге бөтен кабилә башлыкларын һәм ыруг башлыкларын җыйды. Давыт Шәһәреннән,+ ягъни Сионнан,+ Йәһвәнең килешүе сандыгын алып килер өчен, алар Иерусалимга килде. 3 Җиденче айда бөтен исраиллеләр патша алдына бәйрәмгә* җыелды.+
4 Исраилнең бөтен өлкәннәре килгәч, ле́вилеләр килешү сандыгын күтәрделәр дә алып киттеләр.+ 5 Алар килешү сандыгын, очрашу чатырын+ һәм чатырда булган бөтен изге әйберләрне алып килделәр. Аларны руханилар һәм ле́вилеләр* китерде. 6 Сөләйман патша һәм аның янына җыелган бөтен Исраил җәмгыяте килешү сандыгы алдында торды. Корбан итеп шулкадәр күп сарык белән эре мал китерелде ки,+ аларның санын хәтта исәпләп тә, хисаплап та бетерерлек түгел иде. 7 Аннары руханилар Йәһвәнең килешүе сандыгын билгеләнгән урынга — йортның иң түр бүлмәсенә, ягъни Иң изге урынга кертеп, керубимнәрнең канатлары астына куйды.+ 8 Керубимнәрнең канатлары килешү сандыгы торган урын өстеннән җәелеп торганга, керубимнәр килешү сандыгы белән аның колгаларын+ өстән каплап тора иде. 9 Колгалар бик озын булганлыктан, аларның очларын иң түр бүлмә алдындагы Изге урыннан караганда күреп була иде, ә тыштан күреп булмый иде; һәм алар бүген дә шунда. 10 Килешү сандыгында Муса Хоребта салган ике таш тактадан башка бүтән бернәрсә дә юк иде.+ Ул аларны Йәһвә Мисырдан чыккан Исраил халкы+ белән килешү төзегәч+ салган иде.
11 Руханилар изге урыннан чыкканда (бөтен руханилар исә нинди төркемнән булуларына+ карамастан изгеләндерелгән иде),+ 12 сыйфатлы кием кигән җырчы ле́вилеләр:+ Аса́ф,+ Хима́н,+ Ядиту́н+ һәм аларның уллары белән туганнары кимваллар, кыллы уен кораллары, арфалар тотып, мәзбәхнең көнчыгыш ягында басып тора иде. Ә алар янында 120 рухани быргы кычкыртып тора иде.+ 13 Быргычылар һәм җырчылар, тавышлары бердәй булып, Йәһвәне мактап аңа рәхмәтләр белдергән һәм быргы, кимвал һәм бүтән уен кораллары тавышына кушылып: «Ул игелекле. Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»+,— дип, Йәһвәне мактап җырлаган мизгелдә, йорт — Йәһвә йорты болыт белән тулды.+ 14 Болыт аркасында руханилар анда үз хезмәтләрен башкара алмады, чөнки Аллаһының йорты Йәһвә даны белән тулган иде.+
6 Шулчак Сөләйман болай диде: «Йәһвә, син, куе караңгылыкта яшәрмен, дигән идең.+ 2 Хәзер исә мин синең өчен мәһабәт йорт, син мәңге яшәячәк какшамас йорт төзедем».+
3 Аннары патша халыкка таба борылып, бөтен Исраи́л җыелышына хәер-фатихасын бирә башлады, ә бөтен Исраил җыелышы аягүрә басып торды.+ 4 Сөләйман болай диде: «Әтием Давытка үзе вәгъдә биргән һәм аны үз куллары белән тормышка ашырган Исраил Аллаһысы Йәһвә макталсын! 5 Ул: „Халкымны Мисырдан чыгарган көннән бирле мин Исраил кабиләләре арасыннан, исемем шунда булсын дип, йорт төзергә бернинди шәһәрне дә сайлап алганым+ һәм халкым Исраилнең җитәкчесе итеп бер кешене дә сайлаганым булмады. 6 Хәзер исә мин, исемем шунда булсын дип, Иерусалимны сайладым+ һәм, халкым Исраил белән идарә итсен өчен, Давытны сайлап алдым“+,— дип әйткән иде. 7 Әтием Давытның күңелендә Исраил Аллаһысы Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзергә теләк бар иде.+ 8 Әмма Йәһвә әтием Давытка болай диде: „Синең күңел теләгең — минем исемем хөрмәтенә йорт төзү, һәм күңелеңдә андый теләкнең булуы бик яхшы. 9 Әмма минем исемем хөрмәтенә бу йортны син түгел, ә синнән туачак улың төзиячәк“.+ 10 Йәһвә әйткән вәгъдәсен үтәде: мин, нәкъ менә Йәһвә вәгъдә иткәнчә,+ әтием Давыт урынына Исраил тәхетенә утырдым.+ Мин шулай ук Исраил Аллаһысы Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзедем 11 һәм шунда Йәһвә Исраил халкы белән төзегән килешүнең билгесе булып торган таш такталар салынган килешү сандыгын+ урнаштырдым».
12 Аннары Сөләйман Йәһвәнең мәзбәхе алдына, бөтен Исраил җыелышы каршына басып, кулларын күккә таба сузды.+ 13 (Сөләйман исә бакыр мәйданчык ясап, аны ишегалды уртасына куйган иде.+ Аның озынлыгы 5 терсәк,* киңлеге 5 терсәк һәм биеклеге 3 терсәк иде. Һәм Сөләйман шуның өстенә менеп басты.) Ул бөтен Исраил җыелышы алдында тез чүкте дә кулларын күккә таба сузып,+ 14 болай диде: «И Исраил Аллаһысы Йәһвә, күктә дә, җирдә дә синдәй Аллаһы юк! Син үз килешүеңне бозмыйсың һәм үзеңә бөтен йөрәкләре белән хезмәт иткән хезмәтчеләреңә карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтеп торасың.+ 15 Син үз хезмәтчеңә — әтием Давытка биргән вәгъдәңне үтәдең.+ Син телең белән сүз биргән идең, бүген исә аны үз кулың белән тормышка ашырдың.+ 16 Һәм хәзер, и Исраил Аллаһысы Йәһвә, үз хезмәтчеңә — әтием Давытка: „Син минем ихтыярым буенча яшәгән кебек, синең улларың да минем кануным буенча яшәп, үз юлларын күзәтсәләр генә, синең токымнарың Исраил тәхетендә мәңге утырачак“+,— дип әйткән вәгъдәңне үтә.+ 17 И Исраил Аллаһысы Йәһвә, хезмәтчең Давытка биргән вәгъдәң чынга ашсын иде.
18 Әмма Ходай кешеләр белән бергә җирдә яшәрме соң?!+ Күкләр, хәтта биек күкләр дә, сине сыйдыра алмый.+ Ә мин төзегән шушы йорт турында әйтәсе дә юк!+ 19 И Йәһвә Аллаһым, хезмәтчеңнең догасына һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенеченә колак салчы, ярдәм сорап ялваруымны һәм хезмәтчеңнең сиңа әйткән догасын ишетче. 20 Хезмәтчеңнең бу урынга таба борылып әйткән догасын ишетер өчен, күз карашың көн дә, төн дә бу йортка юнәлгән булсын иде. Син бит бу урын турында, монда минем исемем булачак, дигән идең.+ 21 Хезмәтчеңнең ярдәм сорап ялваруларын һәм халкың Исраилнең шушы урынга таба борылып дога кылганда белдергән ялваруларын кабул итче+ һәм үзеңнең яшәү урыныңнан, күкләрдән ишетче;+ әйе, ишетче һәм кичерче.+
22 Берәрсе үз якынына каршы гөнаһ кылса һәм якыны, аңардан ант алып,* аның өстенә җаваплылык йөкләсә һәм тегесе, ант* биргән килеш, бу йортның мәзбәхе алдына килеп басса,+ 23 син аны күкләрдән ишет һәм, хөкемче буларак, гөнаһлы кешегә тиешлесен бир, кылганнары үз башына төшсен,+ ә тәкъваны син гаепсез* дип игълан ит һәм аны тәкъвалыгына карап бүләклә.+
24 Халкың Исраил синең алда бертуктамый гөнаһ кылганлыктан дошманнан җиңелсә,+ ә аннары кире борылып, исемеңне данласа,+ бу йортта синең хозурыңда дога кылса+ һәм мәрхәмәт* күрсәтүеңне үтенә башласа,+ 25 син аларны күкләрдән ишетче+ һәм халкың Исраилнең гөнаһын кичереп, үзең аларга һәм ата-бабаларына биргән җиргә кайтарчы.+
26 Синең алда бертуктамый гөнаһ кылганнары өчен+ күкләр ябылып, яңгырлар яумый башлагач,+ алар шушы урынга карап дога кыла һәм исемеңне данлый башласа һәм син аларны басынкыландырганга* гөнаһ кылудан туктаса,+ 27 син аларны күкләрдән ишетче һәм хезмәтчеләреңнең — халкың Исраилнең гөнаһын кичерче, йөрергә тиешле юлга бастырчы+ һәм халкыңа мирас итеп биргән җир өстенә яңгыр яудырчы.+
28 Җирдә ачлык+ я кизү була калса,+ эссе җилләр исә башласа, үсемлекләрне күгәрек* басса,+ өерле саранча яки комсыз саранча* ябырылса,+ аларның берәр шәһәренә дошманнар һөҗүм итсә+ я берәр нинди үләт я чир таралса,+ 29 берәр кеше яки бөтен халкың Исраил бу йортка таба кулларын сузып+ дога кылганда+ һәм мәрхәмәт* күрсәтүеңне үтенгәндә+ (чөнки һәркем үз газабын һәм үз әрнүен үзе белә),+ 30 син аларны күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан ишет+ һәм кичер.+ Һәркемгә йөргән юлына карап бир, чөнки син һәркемнең йөрәген беләсең, фәкать син генә кеше йөрәген чын-чынлап беләсең.+ 31 Шулчак алар син ата-бабаларыбызга биргән җирдә гомерләре буе синең юлларың буенча йөреп, сиңа карата курку катыш хөрмәт күрсәтеп яшәр.
32 Ә халкың Исраилдән булмаган һәм синең бөек исемең,* кодрәтле кулың һәм көчле беләгең хакында ишетеп, ерак илләрдән килгән чит ил кешеләре турында әйткәндә,+ алар, килеп, шушы йортка таба борылып дога кылсалар,+ 33 син аларны күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан ишет һәм аларның бар үтенечләрен үтә. Шулчак җир йөзендәге барча халыклар синең исемеңне белеп,+ халкың Исраил кебек, сиңа курку-хөрмәт күрсәтеп яшәр иде һәм мин төзегән бу йорт синең исемең белән аталганын белер иде.
34 Халкың, син күрсәткән юлдан барып, үз дошманнарына каршы чыкса,+ син сайлаган шушы шәһәргә һәм мин синең исемең хөрмәтенә төзегән йортка таба карап сиңа дога кылса,+ 35 күкләрдән аларның догаларын һәм мәрхәмәт* күрсәтүең турындагы үтенечләрен ишет һәм алар хакына гаделлек кыл.+
36 Ә инде сиңа каршы гөнаһ кылсалар (чөнки гөнаһ кылмаган кеше юк)+ һәм ачуың кабарып, син аларны дошманнар кулына тапшырсаң һәм илбасарлар аларны берәр җиргә — ерак я якын илгә — әсирлеккә алып китсә+ 37 һәм алар әсирлеккә алынган җирдә акылларына килеп, сиңа борылса һәм шул җирдә мәрхәмәт* күрсәтү турында ялварып: „Без гөнаһ кылдык, гаеп эш эшләдек, без яманлык кылдык“+,— дисә, 38 шулай ук әсирлектә яшәгән җирләрендә бөтен йөрәкләре,+ бөтен җаннары* белән сиңа борылса+ һәм син ата-бабаларына биргән үз җирләренә, син сайлаган шәһәргә+ һәм мин синең исемең хөрмәтенә төзегән йортка таба карап дога кылса, 39 син күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан аларның догаларын һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечләрен ишет, алар хакына гаделлек кыл+ һәм үзеңә каршы гөнаһ кылган халкыңны ярлыка.
40 И Аллаһым, шушы урында* догалар әйтелгәндә, күз йоммасаң иде, колак салып тыңласаң иде.+ 41 И Йәһвә Аллаһы, тору урыныңа+ кодрәтеңнең билгесе булып торган килешү сандыгын алып кил. И Йәһвә Аллаһы, руханиларың коткаруга төренсен һәм тугры бәндәләрең игелегеңне татып сөенсен.+ 42 И Йәһвә Аллаһы, майланганыңны кире какма.+ Хезмәтчең Давытка күрсәткән тугры мәхәббәтеңне онытма».+
7 Сөләйман үз догасын әйтеп бетергәч,+ күктән ут иңеп,+ бөтен корбаннарны ялмап алды, һәм йорт Йәһвә даны белән тулды.+ 2 Руханилар Йәһвә йортына керә алмады, чөнки Йәһвә йорты Йәһвәнең даны белән тулган иде.+ 3 Ут иңүен һәм йорт өстендә Йәһвәнең даны хасил булуын күргәч, таш түшәлгән ишегалдында торган бөтен Исраи́л халкы тезләнде дә йөзтүбән капланды һәм: «Ул игелекле. Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— диеп, Йәһвәгә рәхмәтләр белдерде.
4 Аннары патша һәм бөтен халык Йәһвә хозурында корбаннар китерде.+ 5 Сөләйман патша корбанга 22 000 баш эре мал һәм 120 000 баш сарык китерде. Шулай итеп патша һәм бөтен халык тантаналы рәвештә Аллаһы йортын ачты.*+ 6 Руханилар билгеләнгән урыннарында тора иде. Ле́вилеләр дә, Йәһвәне мактап җырлаганда кулланылган уен коралларын тотып, үз урыннарында тора иде.+ (Давыт патша бу коралларны алар* белән Аллаһыны мактаганда Йәһвәгә: «Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дип рәхмәт белдерү өчен ясаган иде.) Руханилар алар алдында яңгыратып быргыда уйный иде,+ ә бөтен исраиллеләр аягүрә басып тора иде.
7 Аннары Сөләйман, яндыру корбаннарын+ һәм татулык корбаннарының маен корбан итеп китерер өчен, Йәһвә йорты алдындагы ишегалдының урта өлешен изгеләндерде, чөнки яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре+ һәм корбаннарның мае Сөләйман ясаган бакыр мәзбәхкә+ сыеп бетәрлек түгел иде.+ 8 Шунда Сөләйман бөтен Исраил белән — ерак Лебо́-хаматтан* алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәрге җирләрдән килгән кешеләрнең гаять зур җыелышы белән бергә 7 көнлек бәйрәм* үткәрде.+ 9 Сигезенче көнне* исә изге җыелыш үткәрделәр,+ чөнки мәзбәхне багышлау — 7 көн һәм бәйрәм дә 7 көн дәвам итте. 10 Җиденче айның 23 нче көнендә ул халыкны өйләренә кайтарып җибәрде. Алар шатлана-шатлана+ һәм күңелләреннән Йәһвәнең Давытка, Сөләйманга һәм үз халкы Исраилгә күрсәткән игелегенә сөенә-сөенә кайтып киттеләр.+
11 Шулай итеп, Сөләйман Йәһвә йортын һәм патша сараен төзеп бетерде.+ Ул Йәһвә йорты һәм үзенең сарае өчен күңелендә нәрсә эшләргә ниятләсә, шуларның барысын уңышлы башкарып чыкты.+ 12 Аннары Йәһвә Сөләйманга төнлә төшендә күренеп,+ болай диде: «Мин синең догаңны ишеттем һәм бу урынны үзем өчен корбан китерү йорты итеп сайладым.+ 13 Мин күк капкаларын ябып, яңгырларны туктаткач, саранчаларга җир өстендәге үсемлекләрне ашап бетерергә кушкач һәм халкыма кизү җибәргәч, 14 минем исемем белән аталган халкым+ үзен басынкыландырып,+ миңа дога кылса, мине эзләсә һәм үзләренең яман юлларын калдырса,+ мин аларны күктән ишетеп, гөнаһларын ярлыкармын һәм җирләрен савыктырырмын.+ 15 Хәзердән башлап мин кешеләрнең шушы урында кылган догаларын һәрвакыт колак салып тыңлармын һәм күз карашымны аларга юнәлтермен.+ 16 Һәм хәзер мин бу йортны исемем мәңге шунда булсын дип сайлыйм һәм изгеләндерәм.+ Күз карашым һәрчак шушы урынга юнәлер һәм күңелем һәрвакыт шунда булыр.+
17 Әгәр дә син, атаң Давыт кебек, мин кушканның барысын да эшләп, минем алдымда йөрсәң, күрсәтмәләремне һәм хөкемнәремне үтәп яшәсәң,+ 18 мин, әтиең Давытка: „Синең токымнарың Исраил өстеннән мәңге идарә итәчәк“+,— диеп, аның белән төзегән килешүем буенча,+ синең патшалык тәхетеңне мәңгегә урнаштырырмын.+ 19 Ә инде сез читкә тайпылып, сезгә биргән әмерләремне, күрсәтмәләремне үтәүдән баш тартсагыз һәм бүтән илаһларга хезмәт итеп, аларга сәҗдә кыла башласагыз,+ 20 мин Исраилне үзләренә биргән җиремнән тамыры белән йолкып чыгарырмын+ һәм исемем хакына изгеләндергән шушы йортны күз алдымнан алып ташлармын, аны бөтен халыклар алдында адәм көлкесе* итәрмен һәм мәсхәрәгә төшерермен.+ 21 Бу йорт хәрабәләр өеменә әверелер. Аның яныннан үткән һәркем гаҗәпләнеп карар+ да: „Нишләп Йәһвә бу җир һәм бу йорт белән шулай эшләгән икән?“ — дияр.+ 22 Шунда: „Чөнки алар үзләрен Мисыр җиреннән чыгарган,+ ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне калдырганнар+ һәм бүтән илаһлар сайлап, аларга сәҗдә кылганнар, аларга хезмәт итә башлаганнар.+ Менә шуңа күрә ул аларны бөтен шушы бәлаләргә дучар иткән дә“+,— дип әйтерләр».
8 Сөләйман 20 ел эчендә Йәһвә йортын һәм үзенең патша сараен төзеп бетерде.+ 2 Аннары Сөләйман Хира́м+ биргән шәһәрләрне яңадан торгызып, исраиллеләрне шунда урнаштырды. 3 Сөләйман шулай ук Хама́т-собага барып, аны яулап алды. 4 Аннан соң ул чүлдәге Тадмурны һәм Хаматта+ төзегән бөтен азык-төлек саклау шәһәрләрен+ ныгытты.* 5 Ул шулай ук диварлары, капкалары һәм бикләре булган ныгытылган шәһәрләрне — Югары Бәйтхару́н+ белән Түбән Бәйтхарунны+ ныгытты, 6 Багалатны,+ шулай ук үзенең барлык азык-төлек саклау шәһәрләрен, сугыш арбалары өчен барлык шәһәрләрне,+ җайдаклар өчен шәһәрләрне торгызды һәм Иерусалимда, Ливанда һәм үзенең идарәсе астында булган бөтен җирләрдә төзергә җыенган бүтән нәрсәләрне төзеде.
7 Ә Исраи́л халкыннан булмаган хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрнең+ 8 исраиллеләр юк итә алмаган+ һәм бу җирдә калган бөтен токымнарын Сөләйман мәҗбүри хезмәткә тартты, һәм бу һаман шулай кала бирә.+ 9 Әмма Сөләйман исраиллеләрнең берсен дә үзенә эшләтер өчен кол итмәде.+ Алар аның сугышчылары, ярдәмчеләренең башлыклары һәм арбачылар белән җайдаклар башлыклары иде.+ 10 Халык өстеннән күзәтү өчен, Сөләйман патшаның баш җитәкчеләр булып хезмәт иткән 250 кешесе бар иде.+
11 Сөләйман шулай ук фиргавен кызын+ Давыт Шәһәреннән аның өчен төзегән йортка күчерде,+ чөнки Сөләйман: «Ул, минем хатыным булса да, Исраил патшасы Давыт йортында яшәргә тиеш түгел, чөнки Йәһвәнең килешүе сандыгы китерелгән урыннар изге»+,— диде.
12 Аннары Сөләйман Йәһвәнең гыйбадәтханә өйалдысы+ алдында үзе төзегән мәзбәхтә+ Йәһвәгә яндыру корбаннары китерде.+ 13 Ул көндәлек тәртип буенча эш итеп, Муса боерганча, Шимбә көннәре,+ яңа ай көннәрендә+ һәм елга өч тапкыр үткәрелгән бәйрәм көннәрендә+ — Төче икмәк бәйрәме,+ Атналар бәйрәме+ һәм Куыш* кору бәйрәмендә+ — корбаннар китерде. 14 Өстәвенә, ул руханилар төркемнәрен+ әтисе Давыт урнаштырган тәртип буенча хезмәткә билгеләде. Ле́вилеләргә дә, көндәлек тәртип буенча руханилар янында хезмәт итеп Аллаһыны мактасыннар өчен,+ вазифалар тапшырды. Капка сакчылары төркемнәрен+ ул төрле капкалар янына хезмәткә билгеләде. Моның барысын ул Аллаһы бәндәсе Давытның боерыгы буенча эшләде. 15 Патшаның руханиларга һәм ле́вилеләргә биргән төрле эшләр һәм амбарлар турындагы бер күрсәтмәсе дә үтәлми калмады. 16 Сөләйман җитәкчелегендәге бөтен эшләр — Йәһвә йорты нигезе салынуыннан+ алып аның төзелеп бетүенә кадәр — яхшылап оештырылган* иде. Ахыр чиктә, Йәһвә йорты төзелеп бетте.+
17 Шуннан соң Сөләйман Эдо́м җиренә,+ яр буенда урнашкан Исиу́н-гәби́р+ белән Элатка+ китте. 18 Хирам+ үзенең хезмәтчеләре аша аңа кораблар һәм тәҗрибәле диңгезчеләр җибәрә иде. Алар Сөләйманның хезмәтчеләре белән бергә Офирга+ барып, Сөләйман патшага 450 талант* алтын алып кайта иде.+
9 Шеба́ иленең патшабикәсе,+ Сөләйманның даны турында ишеткәч, Сөләйманны башваткыч сораулар* белән сынар өчен Иерусалимга килде. Ул шактый күп яраннары* белән, бәлзәм, күп-күп алтын+ һәм асылташлар төялгән дөяләр белән килде. Ул Сөләйман янына кереп, аның белән күңелендә булган бөтен нәрсәләр турында сөйләште.+ 2 Сөләйман аның бар сорауларына җавап бирде. Сөләйман аңа аңлатып бирә алмаган бер генә сорау да булмады.
3 Шеба патшабикәсе Сөләйманның зирәклеген+ һәм ул төзегән йортны күргәч,+ 4 шулай ук өстәлендәге ризыкларны,+ хезмәтчеләренең табын янында ничек утырганнарын, өстәл тирәсендә хезмәт күрсәтеп йөрүчеләренең хезмәтен һәм аларның өсләрендәге киемнәрен, шәрабчыларны һәм өсләрендәге киемнәрен, Сөләйманның Йәһвә йортында даими китергән яндыру корбаннарын күргәч,+ аның һушы китте.* 5 Ул патшага болай диде: «Үз илемдә синең казанышларың* һәм зирәклегең турында ишеткәннәрем хак булып чыкты. 6 Килеп, үз күзләрем белән күргәнче, мин бу хәбәрләргә ышанмый идем.+ Әмма килсәм, ни күрим: синең бөек зирәклегең турында миңа яртысын да сөйләмәгәннәр икән!+ Син ишеткәннәремнән күпкә югарырак икәнсең!+ 7 Синең халкың бәхетле! Синең алдыңда зирәк сүзләреңне һәрвакыт тыңлап торган хезмәтчеләрең бәхетле! 8 Аллаһың Йәһвә макталсын! Син Йәһвә Аллаһыңның билгеләнгән патшасы булсын өчен, ул сине үзенең тәхетенә утыртуны хуп күргән. Синең Аллаһың Исраилне ярата+ һәм аның мәңге торуын тели. Шуңа күрә, син гаделлек һәм тәкъвалык белән җитәкчелек итсен өчен, ул сине Исраи́л өстеннән патша итеп билгеләгән».
9 Аннары ул патшага 120 талант* алтын,+ гаять зур күләмдә бәлзәм, шулай ук асылташлар бүләк итте. Сөләйман патшага Шеба патшабикәсе китергән кадәр бәлзәмне бүтән беркайчан да китергәннәре булмады.+
10 Өстәвенә, Хирамның һәм Сөләйманның Офирдан алтын алып кайткан+ хезмәтчеләре әлгүм агачы* белән асылташлар да алып кайта иде.+ 11 Патша әлгүм агачыннан Йәһвә йорты һәм патша сарае+ өчен баскычлар+ һәм шулай ук җырчылар өчен арфалар белән кыллы уен кораллары ясады.+ Моңа хәтле Яһүд җирендә андый нәрсәне күргәннәре юк иде.
12 Сөләйман патша Шеба патшабикәсенә, ни генә теләмәсен һәм сорамасын, барысын да бирде, үзе алып килгән бүләкләрдән дә күбрәк* бирде. Аннары Шеба патшабикәсе үз хезмәтчеләре белән бергә үз иленә кайтып китте.+
13 Сөләйманның еллык кеременә кергән алтынның авырлыгы 666 талант тәшкил итте.+ 14 Моннан тыш, ил гизүче сәүдәгәрләр һәм сатучылар төрле товарлар алып килә иде. Гарәбстанның барлык патшалары һәм шул җирдәге бөтен идарәчеләр Сөләйманга алтын-көмеш китерә иде.+
15 Сөләйман патша алтын эретмәсеннән 200 зур калкан ясады+ (һәрберсенә 600 шәкыл* алтын эретмәсе китте)+ 16 һәм 300 кечкенә калкан ясады (һәрберсенә 3 ми́на* алтын китте). Патша аларны «Лива́н урманы» дип аталган йортка+ кертеп куйды.
17 Патша шулай ук фил сөягеннән зур тәхет ясады һәм аны саф алтын белән каплады.+ 18 Тәхеткә алты киртләчле баскыч алып бара иде һәм аңа алтыннан ясалган аяк эскәмиясе беркетелгән иде. Тәхетнең ян якларында култыксалар бар иде, ә култыксалар янында ике арыслан+ сыны тора иде. 19 Алты киртләчтә 12 арыслан+ сыны — һәр киртләчнең ике ягында да берәр сын тора иде. Бернинди патшалыкта да моңа охшаш нәрсә юк иде. 20 Сөләйман патшаның эчә торган бөтен савытлары алтыннан һәм «Ливан урманы» дип аталган йорттагы бөтен кирәк-яраклары саф алтыннан иде. Бер әйбер дә көмештән ясалмаган иде. Сөләйман көннәрендә алтын бик күп иде һәм көмеш бернигә дә тормый иде.+ 21 Чөнки патшаның кораблары Хирамның хезмәтчеләре+ белән Таршишка+ йөзә иде. Өч елга бер тапкыр Тарши́ш кораблары алтын, көмеш, фил сөяге,+ маймыл һәм тавислар төяп кайта иде.
22 Шулай итеп, Сөләйман патша җир йөзендәге бөтен патшалардан күпкә баерак, күпкә зирәгрәк иде.+ 23 Җирдәге бар патшалар Сөләйман белән очрашырга һәм күңеленә Аллаһы салган зирәклекне ишетергә омтыла иде.+ 24 Янына килгән кешеләрнең һәммәсе аңа ел саен бүләкләр: алтын-көмеш, кием-салым,+ корал, бәлзәм, ат һәм качырлар китерә иде. 25 Сөләйманның сугыш арбаларына җигелә торган атлары өчен 4 000 араны һәм 12 000 аты* бар иде.+ Ул аларны арбалар өчен билгеләнгән шәһәрләрдә һәм үзенә якын җирдә, Иерусалимда тотты.+ 26 Ул бөек елгадан* алып филистилеләр җиренә һәм Мисыр чикләренә кадәр бөтен патшалар өстеннән идарә итте.+ 27 Патшаның идарәсе вакытында Иерусалимда көмеш — таштай, ә эрбет агачы Шәфелдә үскән сикомор агачыдай күп иде.+ 28 Атларны Сөләйманга Мисырдан+ һәм бүтән җирләрдән китерәләр иде.
29 Сөләйман белән булган бүтән хәлләр+ баштанаяк Ната́н+ пәйгамбәрнең язуларында, шилолы Ахиянең+ пәйгамбәрлегендә һәм күренешләр тапшыручы Иддуның+ Нәба́т улы Йәрәбәм+ турындагы күренешләре язуларында бәян ителгән. 30 Сөләйман бөтен Исраил өстеннән Иерусалимда 40 ел идарә итте. 31 Ахыр чиктә Сөләйман, вафат булып, ата-бабаларына кушылды һәм аны Давыт Шәһәрендә, әтисенең шәһәрендә җирләделәр.+ Ә аның урынына улы Рихәбә́м патшалык итә башлады.+
10 Рихәбә́м Шехемгә+ китте, чөнки бөтен Исраи́л аны патша итеп куяр өчен шунда җыелган иде.+ 2 Бу хакта ишеткәч, Нәба́т улы Йәрәбә́м+ Мисырдан үз иленә кайтты. (Ул Сөләйман патша аркасында Мисырга качып киткән иде).+ 3 Шунда аның артыннан кеше җибәрделәр. Йәрәбәм һәм бөтен Исраил җыелышы Рихәбәм янына килеп, болай диде: 4 «Әтиең өстебезгә авыр йөк салды.+ Син исә әтиең безгә йөкләгән авыр хезмәтне җиңеләйт һәм өстебезгә салган зур* йөкне кимет, шулчак без сиңа хезмәт итәрбез».
5 Рихәбәм аларга: «Өч көннән соң яныма килегез»,— диде. Һәм халык таралды.+ 6 Рихәбәм патша әтисе Сөләйман исән чакта аңа хезмәт иткән аксакаллар* белән киңәшләшергә булды һәм алардан: «Бу халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез?» — дип сорады. 7 Алар аңа болай дип җаваплады: «Әгәр дә син бу халыкка игелекле булсаң, аларның күңелен тапсаң һәм аларга уңай җавап кайтарсаң, алар гомергә синең хезмәтчеләрең булып китәр».
8 Әмма ул, аксакаллар* биргән киңәшне кире кагып, үзе белән бергә үскән һәм хәзер үзенә хезмәт иткән яшь кешеләр белән киңәшләште.+ 9 Ул алардан: «Сез миңа нәрсә киңәш итәрсез? — дип сорады.— „Әтиең өстебезгә салган йөкне җиңеләйт“ дип әйткән бу халыкка нәрсә дияргә?» 10 Аның белән бергә үскән яшь кешеләр аңа мондый җавап кайтарды: «„Әтиең өстебезгә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт“ дип әйткән халыкка: „Мин әтиемнән күпкә кырысрак*,— диген.— 11 Әтием өстегезгә авыр йөк салды, ә мин аны тагы да авыррак итәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын“».
12 Патшаның «өч көннән соң минем яныма килегез» дигән сүзләре буенча, Йәрәбәм һәм бөтен халык, өч көн үткәч, Рихәбәм янына килде.+ 13 Ләкин патша аларга кырыс җавап бирде. Шулай итеп Рихәбәм патша аксакалларның* киңәшен кире какты. 14 Яшь кешеләрнең киңәше буенча, ул аларга болай диде: «Мин өстегездәге авыр йөкне авыррак итәрмен һәм моңа тагы да өстәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын». 15 Шулай итеп, патша халыкны тыңламады, чөнки вакыйгаларның мондый борылышы Аллаһыдан иде.+ Моның белән Йәһвәнең Нәбат улы Йәрәбәмгә шилолы Ахия́+ аша әйткән сүзләре үтәлде.
16 Патша аларны тыңларга теләмәгәнгә, бөтен халык аңа: «Давыт белән нинди уртаклыгыбыз бар?! Иша́й улының мирасыннан безгә ни тисен?! Әй исраиллеләр, һәркайсыгыз үз илаһына табынсын! Үз йортыңны үзең кара, Давыт!»+ — диде. Шул сүзләрдән соң бөтен исраиллеләр үз өйләренә кайтып китте.+
17 Рихәбәм исә Яһүд шәһәрләрендә яшәгән исраиллеләр өстеннән идарә итүен дәвам итте.+
18 Соңрак Рихәбәм патша мәҗбүри хезмәткә алынганнар өстеннән башлык итеп куелган Хадорамны+ йөкләмә белән исраиллеләр янына җибәрде, әмма алар аны таш атып үтерделәр. Рихәбәм патша исә арбасына утырырга өлгерде һәм Иерусалимга качты.+ 19 Шулай итеп, исраиллеләр бертуктамый Давыт йортына каршы баш күтәреп торды.
11 Иерусалимга кайтып җиткәч, Рихәбә́м Исраилгә каршы сугышып бөтен хакимлекне үзенә кайтарыр өчен, шунда ук Яһүд йорты белән Биньями́н кабиләсеннән+ 180 000 оста* сугышчы җыйды.+ 2 Шунда Йәһвә үзенең пәйгамбәре* Шемаяга+ болай диде: 3 «Яһүд патшасы Сөләйман улы Рихәбәмгә, шулай ук Яһүд белән Биньямин җирендәге бөтен исраиллеләргә әйт: 4 „Йәһвә болай ди: „Кан кардәшләрегезгә каршы сугышырга бармагыз. Һәркем үз йортына кайтсын, чөнки бу минем ихтыярым буенча булды“».+ Шунда алар, Йәһвә сүзенә буйсынып, кире кайтты һәм Йәрәбәмгә каршы сугышырга бармады.
5 Рихәбәм Иерусалимда гомер сөрде һәм Яһүдтәге шәһәрләрне ныгытты. 6 Ул Бәйтлеһе́м,+ Эта́м, Тикуа́,+ 7 Бәйтсу́р, Сохка́,+ Адулла́м,+ 8 Геф,+ Мәри́ш, Зип,+ 9 Адораи́м, Лаки́ш,+ Азика́,+ 10 Зора́, Айало́н+ һәм Хебрунны+ ныгытты. Яһүд һәм Биньямин җирләрендәге бөтен шушы шәһәрләр ныгытылды. 11 Алай гына да түгел, Рихәбәм бу ныгытылган шәһәрләрне тагы да ныгытып, аларда җитәкчеләр куйды һәм бу шәһәрләрне азык-төлек, май һәм шәраб белән тәэмин итте, 12 ул бөтен башка шәһәрләрне зур калканнар һәм сөңгеләр белән коралландырды; ул аларны яхшылап ныгытты. Яһүд белән Биньямин аныкы булып калды.
13 Бөтен Исраилдәге руханилар һәм ле́вилеләр, үзләре яшәгән җирләрдән килеп, аның яклы булып киттеләр. 14 Ле́вилеләр үзләренең көтүлекләре белән биләмәләрен калдырып,+ Яһүдкә һәм Иерусалимга килделәр, чөнки Йәрәбә́м белән аның уллары аларны Йәһвәнең руханилары булып хезмәт итүдән читләтте.+ 15 Аннары Йәрәбә́м, кәҗә төсле җеннәргә*+ һәм үзе ясаган бозау сыннарына табыну өчен,+ биеклекләрдә үз руханиларын билгеләде.+ 16 Руханиларга һәм левилеләргә ияреп, Исраилнең бөтен кабиләләреннән Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне эзләүне күңелләренә беркеткән кешеләр Иерусалимга ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә корбаннар китерергә килде.+ 17 Өч ел буе алар Яһүд патшалыгын ныгытты һәм Сөләйман улы Рихәбәмгә булышлык итте. Шул вакыт дәвамында алар Давыт һәм Сөләйман юлыннан тайпылмады.
18 Аннары Рихәбәм Давытның улы Яриму́т кызы Мәхәләтне хатынлыкка алды. Мәхәләтнең анасы Илиабның+ улы Иша́й кызы Абиһалә́ иде. 19 Ул аңа тудырган угыллар: Йәу́ш, Шемария́ һәм Зәһа́м. 20 Рихәбәм Мәхәләттән соң Әбессәламнең+ оныкасы Магахага өйләнде. Ул аңа Абия́,+ Атта́й, Зиза́ һәм Шеламитны тудырды. 21 Рихәбәм Әбессәламнең оныкасы Магаханы бүтән хатыннары һәм җарияләренә караганда ныграк ярата иде.+ Аның барлыгы 18 хатыны һәм 60 җариясе бар иде, алардан аның 28 улы һәм 60 кызы туды. 22 Рихәбәм Магаханың улы Абияне бертуганнары өстеннән баш һәм җитәкче итеп билгеләде, чөнки ул аны патша итеп куярга ниятли иде. 23 Әмма зирәклек белән* эш итеп, ул үзенең кайбер улларын Яһүд һәм Биньямин өлкәләрендәге барлык ныгытылган шәһәрләргә җибәрде+ һәм аларны мул итеп азык-төлек белән тәэмин итте һәм аларга күп хатыннар тапты.
12 Рихәбәмнең патша хакимлеге нык урнаштырылып,+ үзе куәтле булып киткәннән соң күп тә үтмәстән, ул Йәһвәнең Кануныннан тайпылды,+ һәм аңа бөтен Исраи́л дә иярде. 2 Йәһвәгә карата тугрылыксыз булганнары өчен, Рихәбә́м патшаның идарә итүенең бишенче елында Мисыр патшасы Шуша́к+ Иерусалимга каршы яу белән чыкты. 3 Шушакның 1 200 сугыш арбасы, 60 000 җайдагы бар иде. Шулай ук аның белән Мисырдан исәпсез-хисапсыз гаскәриләр — ливиялеләр, саккимнәр һәм хәбәшләр килде.+ 4 Ул Яһүд җирендәге ныгытылган шәһәрләрне яулап алды һәм ахыр чиктә Иерусалимга килеп җитте.
5 Шулчак Шушактан куркып Иерусалимда җыелган Яһүд мирзалары* белән Рихәбәм янына Шемая́+ пәйгамбәр килде һәм аларга: «Йәһвә болай ди: „Сез мине калдырдыгыз, шуңа күрә мин дә сезне калдырып,+ Шушак кулына тапшырам“»,— диде. 6 Моны ишеткәч, Исраил мирзалары* һәм патша, үзләрен басынкыландырып:+ «Йәһвә гадел»*,— дип әйтте. 7 Йәһвә аларның басынкыланганын күрде. Шунда Йәһвә Шемаяга үзенең мондый сүзләрен җиткерде: «Минем алдымда үзләрен басынкыландырганнары өчен, мин аларны юк итмәм.+ Якын арада мин аларны коткарам. Мин ярсуымны Иерусалимга Шушак аркылы яудырмам. 8 Әмма алар аның хезмәтчеләре булып китәр. Шулчак алар миңа хезмәт итү белән башка ил патшаларына хезмәт итү арасындагы аерманы күрер».
9 Мисыр патшасы Шушак Иерусалимга һөҗүм итеп, Йәһвә йортындагы+ һәм патша сараендагы хәзинәләрне алып чыкты. Ул бар нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаган алтын калканнарны да алып китте.+ 10 Алар урынына бакыр калканнар ясатып, Рихәбәм патша аларны патша йортын саклаган сакчылар* башлыкларына тапшырды. 11 Патша Йәһвәнең йортына барганда, сакчылар калканнар алып, аның белән бергә бара иде, ә соңыннан калканнарны кире сакчылар бүлмәсенә кертеп куя иде. 12 Патша үзен басынкыландырганга, Йәһвәнең аңа булган ярсуы басылды,+ һәм ул аларны тулысынча һәлак итмәде.+ Моннан тыш, Яһүд җирендә игелек кылучы кешеләр дә юк түгел иде.+
13 Рихәбәм патша Иерусалимда үз хакимлеген ныгытып, патшалык итүен дәвам итте. Рихәбәм 41 яшендә патша булып китте. Ул Иерусалимда — Йәһвә Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан үз исеме өчен урын итеп сайлаган шәһәрдә — 17 ел идарә итте. Патшаның әнисе амунлы Нагама́ иде.+ 14 Әмма Рихәбәм яман булганны кылды, чөнки күңелендә Йәһвәне эзләргә дип ныклы карар итмәгән иде.+
15 Рихәбәм белән булган бүтән хәлләр баштанаяк Шемая́+ пәйгамбәр һәм күренешләр тапшыручы Иддәнең+ шәҗәрәдә язылган язуларында бәян ителгән. Рихәбәм белән Йәрәбә́м арасында һәрвакыт сугышлар булып торды.+ 16 Ахыр чиктә Рихәбәм, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә+ җирләделәр. Аның урынына улы Абия́+ патшалык итә башлады.
13 Абия́ Яһүдтә Йәрәбә́м патшаның идарә итүенең 18 нче елында патшалык итә башлады.+ 2 Ул Иерусалимда 3 ел хакимлек итте. Аның әнисе гибәле+ Уриилнең кызы Микая́+ иде. Абия белән Йәрәбә́м арасында сугыш барды.+
3 Абия 400 000 гайрәтле оста* сугышчыдан+ торган гаскәре белән сугышка чыкты. Йәрәбәм исә аңа каршы хәрби тәртиптә 800 000 оста* гайрәтле сугышчысын тезде. 4 Абия Ифраимның таулы җирендәге Зәмараи́м тавына менеп басып, болай диде: «Йәрәбәм һәм бөтен Исраи́л, тыңлагыз әле! 5 Исраил Аллаһысы Йәһвәнең Исраил өстеннән хакимлекне тоз килешүе*+ буенча мәңгегә Давытка+ һәм аның улларына+ биргәнен белмисезме әллә? 6 Әмма Нәба́т улы Йәрәбәм+ — Давыт улы Сөләйманның хезмәтчесе — үз хуҗасына каршы баш күтәрде.+ 7 Аның янына тырай тибеп йөргән юньсез адәмнәр җыелды. Алар Сөләйман улы Рихәбәмнән өстен чыкты. Яшь һәм кыюсыз булганлыктан, Рихәбә́м аларга каршы тора алмады.
8 Хәзер дә сез, гаять күп булганга һәм Йәрәбәм илаһ итеп биргән алтын бозауларыгыз булганга,+ Давыт улларының кулындагы Йәһвә патшалыгына каршы тора алабыз дип уйлыйсыз инде. 9 Сез Йәһвәнең руханиларын+ — Һарун токымнарын — һәм ле́вилеләрне куып чыгарып, алар урынына, бүтән халык кешеләре кебек, үз руханиларыгызны билгеләдегез.+ Яшь үгез һәм җиде сарык тәкәсе китереп, аларны корбанга чалган һәркем илаһ булмаган потлар рухание булып китте. 10 Ә безнең Аллаһыбыз — Йәһвә.+ Без аны калдырмадык. Руханиларыбыз — Һарун токымнары — Йәһвәгә хезмәт итә һәм ле́вилеләр аларга эшләрендә булыша. 11 Алар һәр иртә һәм һәр кич+ Йәһвәгә яндыру корбаннары китерә һәм хуш исле фимиам төтәтә,+ шулай ук саф алтыннан ясалган өстәл өстенә багышланган икмәкләр куя,+ кич саен алтын шәмдәл+ яктырткычларын кабыза.+ Шулай эшләп, без Йәһвә Аллаһыбыз алдындагы вазифаларыбызны үтибез, сез исә аны калдырдыгыз. 12 Менә, хак Аллаһы безнең белән, оран салу өчен быргы тоткан руханилары белән. Ул безне җитәкли. Исраил халкы, ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвәгә каршы сугышмагыз, чөнки сез уңышлы булмаячаксыз!»+
13 Әмма Йәрәбә́м, аларга арттан килеп һөҗүм итәр өчен, поскын* куйды. Шулай итеп аның төп гаскәре яһүдләр алдында, ә поскын аларның артында урнашты. 14 Артларына борылып карагач, яһүдләр алдан да, арттан да сугышырга туры киләчәген аңладылар. Шунда алар каты тавыш белән Йәһвәгә ялвара башлады,+ ә руханилар яңгыратып быргы кычкыртты. 15 Яһүдләр сөрән салды, һәм, алар сөрән салгач, Аллаһы Йәрәбәм белән бөтен Исраилне Абия һәм Яһүд алдында тар-мар итте. 16 Исраиллеләр яһүдләрдән качты, һәм Аллаһы аларны яһүдләр кулына тапшырды. 17 Абия һәм аның кешеләре аларга зур югалтулар китерде, һәм исраиллеләрнең 500 000 оста* сугышчысы һәлак булды. 18 Шулай итеп, Исраил җиңелеп түбәнсетелде, ә яһүдләр, ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә таянганга, алардан өстен чыкты.+ 19 Абия Йәрәбәмне эзәрли китте һәм аның шәһәрләрен: Бәйте́л+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрне, Яшана́ һәм аңа бәйле шәһәрләрне, Ифраи́н+ һәм аңа бәйле шәһәрләрне яулап алды. 20 Абия көннәрендә Йәрәбәм үзенең элекке куәтенә инде ия була алмады. Аннары Йәһвә аны һәлак итте, һәм ул үлде.+
21 Абиянең көч-куәте исә үскәннән-үсә барды. Вакыт узу белән ул үзенә 14 хатын алды,+ һәм аның 22 улы белән 16 кызы туды. 22 Абия белән булган бүтән хәлләр, аның кылган эшләре, аның сүзләре Иддә́ пәйгамбәрнең язуларында* бәян ителгән.+
14 Ахыр чиктә Абия́, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә+ җирләделәр. Аның урынына улы А́са патшалык итә башлады. Аның идарәсе вакытында илдә 10 ел тынычлык хөкем сөрде.
2 А́са үзенең Аллаһысы Йәһвә күзендә яхшы һәм дөрес булганны кылды. 3 Ул чит-ят илаһларның мәзбәхләрен,+ биеклекләрне юк итте, изге таш баганаларны җимерде+ һәм изге агач баганаларны* кисеп ташлады.+ 4 Ул шулай ук яһүдләрне ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итеп, аның Канунын һәм әмерләрен үтәргә өндәде. 5 Яһүднең бөтен шәһәрләрендә ул биеклекләрне һәм фимиам мәзбәхләрен юк итте.+ Аның хакимлеге дәверендә патшалыкта чуалышлар булмады. 6 Илдә тынычлык хөкем сөргәнгә, ул Яһүдтә ныгытылган шәһәрләр торгызды.+ Шул елларда беркем дә аңа каршы сугыш ачмады, чөнки Йәһвә аңа бар дошманнарыннан тынычлык бирде.+ 7 А́са яһүдләргә болай дигән иде: «Әйдәгез, шәһәрләр төзик, аларны манаралы стеналар белән уратып алыйк,+ капкалар һәм бикләр куйыйк. Җир әле дә безнеке, чөнки без Аллаһыбыз Йәһвәне калдырмыйбыз. Без аңа хезмәт итәбез, һәм ул безгә тирә-ягыбыздагы бар дошманнардан тынычлык бирде». Алар төзү эшләренә кереште һәм уңышлы булды.+
8 А́саның гаскәрендә Яһүд кабиләсеннән зур калкан һәм сөңге белән коралланган 300 000 кеше һәм Биньями́н кабиләсеннән кечкенә калкан һәм ук-җәя белән коралланган 280 000 гайрәтле сугышчы бар иде.+
9 Соңрак хәбәшстанлы Зирә́х 1 000 000 гаскәриен һәм 300 сугыш арбасын алып,+ аларга каршы яу белән чыкты. Ул Мәришкә+ килгәч, 10 А́са аңа каршы чыкты, һәм алар Мәри́ш янындагы Зәфата́ үзәнендә хәрби тәртиптә тезелеп басты. 11 Шунда А́са үзенең Аллаһысы Йәһвәгә ялварып+ болай диде: «И Йәһвә, син ярдәм иткән кешеләр күпсанлымы, көчсезме — синең өчен бернинди аерма юк.+ И Аллаһыбыз Йәһвә, безгә ярдәм ит, без бит сиңа таянабыз!+ Без шушы гаять зур гаскәргә каршы синең исемең белән чыктык.+ И Йәһвә, син безнең Аллаһыбыз. Үлемле кешегә үзеңнән өстен чыгарга бирмә».+
12 Шунда Йәһвә хәбәшләрне А́са һәм Яһүд алдында тар-мар итте, һәм хәбәшләр качып китте.+ 13 А́са үз кешеләре белән аларны Герарга+ кадәр эзәрлекләде. Алар хәбәшләрнең һәммәсен егып сала барды һәм берсе дә исән калмады, чөнки аларны Йәһвә һәм аның гаскәре тар-мар итте. Яһүдләр үзләре белән ифрат күп табыш алды. 14 Йәһвә Гера́р тирәсендәге барлык шәһәрләрне көчле куркуга төшерде, һәм алар шул шәһәрләрне басып алды. Алар бөтен бу шәһәрләрне талап чыкты, чөнки анда таларлык күп нәрсә бар иде. 15 Алар шулай ук көтүчеләрнең чатырларына һөҗүм итеп, бик күп вак терлек һәм дөяләрне кулга төшерде. Шуннан соң алар Иерусалимга кайтты.
15 Бер көнне Ади́д улы Азариягә Аллаһы рухы иңде. 2 Шунда ул А́саның каршысына барып, аңа болай диде: «А́са патша, бөтен Яһүд һәм Биньями́н, тыңлагыз әле! Йәһвә белән булсагыз, ул да сезнең белән булыр.+ Аны эзләсәгез, табарсыз,+ ә аны калдырсагыз, ул да сезне калдырыр.+ 3 Исраи́л озак вакыт хак Аллаһысыз, өйрәтүче руханисыз һәм Канунсыз яшәде.+ 4 Әмма алар бәлагә эләгеп, Исраил Аллаһысы Йәһвәгә борылгач һәм аны эзли башлагач, ул аларга үзен табарга мөмкинлек бирде.+ 5 Ул вакытларда хәвеф-хәтәрсез сәфәр кылу мөмкин түгел иде, чөнки төрле өлкәләрдә чуалышлар туып тора иде. 6 Кабилә кабиләне, шәһәр шәһәрне изде, чөнки Аллаһы аларны төрле бәлаләргә дучар итеп, алар арасында тәртипсезлекләр чыгарып торды.+ 7 Әмма сез нык булыгыз, рухыгыз төшмәсен,+ чөнки әҗерегез эшегезгә карап бирелер».
8 Бу сүзләрне һәм Адид пәйгамбәрнең пәйгамбәрлеген ишетү белән, А́са, кыюланып китеп, бөтен Яһүд белән Биньямин җиреннән һәм Ифраимның таулы җирендә үзе яулап алган шәһәрләрдән җирәнгеч потларны юк итте+ һәм Йәһвә гыйбадәтханәсенең өйалдысы алдында торган Йәһвә мәзбәхен төзекләндерде.+ 9 Ул бөтен Яһүд һәм Биньямин халкын, шулай ук Ифраи́м, Манашше́ һәм Шимо́н җирләреннән килгән килмешәкләрне бергә җыйды,+ чөнки күпләр, Йәһвә Аллаһының А́са белән булганын күргәч, Исраилне калдырып, аның янына килгән иде. 10 Шулай итеп, алар Иерусалимда А́саның идарә итүенең 15 нче елында, өченче айда җыелды. 11 Ул көнне алар үзләре алып кайткан табыштан Йәһвәгә корбан итеп 700 баш эре мал һәм 7 000 баш сарык китерде. 12 Өстәвенә, алар ата-бабаларыбыз Аллаһысы Йәһвәгә бөтен йөрәгебез һәм бөтен җаныбыз* белән хезмәт итәрбез дип килешү төзеделәр.+ 13 Исраил Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итмәгән һәркемне — зурысын да, кечесен дә, ир-атны да, хатын-кызны да — үлем җәзасы көтә иде.+ 14 Алар шатланып-куанып, быргы һәм мөгез быргы кычкыртып, көчле тавыш белән Йәһвәгә ант бирделәр. 15 Бөтен Яһүд халкы биргән антларына шатланды, чөнки алар бу антны бөтен йөрәктән биргәннәр иде. Алар Аллаһыны ихлас күңелдән эзләделәр, һәм ул аларга үзен табарга мөмкинлек бирде.+ Йәһвә аларга бар яктан тынычлык биреп торды.+
16 А́са патша хәтта үзенең әбисе Магаханы,+ изге агач баганага* табыну максаты белән кабахәт пот ясаганы өчен, югары* дәрәҗәсеннән мәхрүм итте.+ А́са аның кабахәт потын кисеп ташлады һәм, челпәрәмә китереп, Кидро́н үзәнендә яндырды.+ 17 Тик Исраилдә биеклекләр юк ителмәде.+ Шулай да А́саның йөрәге гомере буе Аллаһыга тулысынча тугры иде.+ 18 Ул үзе һәм әтисе изгеләндергән нәрсәләрне — алтын-көмеш һәм бүтән төрле әйберләрне — Аллаһы йортына китерде.+ 19 А́саның идарә итүенең 35 нче елына кадәр сугышлар булмады.+
16 А́саның идарә итүенең 36 нчы елында Исраи́л патшасы Баша́+ Яһүдкә каршы чыкты һәм, Яһүд патшасы А́са янына* һичкем килеп-китеп йөри алмасын өчен, Раманы+ торгыза* башлады.+ 2 Шулвакыт А́са Йәһвә йорты хәзинәләреннән һәм патша сарае хәзинәләреннән көмеш белән алтынны алды да,+ аларны Дәмәшекътә яшәгән Су́рия патшасы Бинһәдадкә җибәреп,+ болай диде: 3 «Минем белән синең арада һәм әтием белән синең әтиең арасында килешү төзелгән. Мин сиңа алтын һәм көмеш җибәрәм. Килеп, Исраил патшасы Баша белән төзегән килешүеңне өз, шунда ул миннән чигенер иде».
4 Бинһәда́д, А́са патшаны тыңлап, Исраил шәһәрләренә каршы үзенең гаскәр башлыкларын җибәрде. Алар, барып, Ийу́н,+ Дан+ һәм Әбелмаимны, шулай ук Нәфтәли́ җирендәге бөтен азык-төлек саклау шәһәрләрен җимерделәр.+ 5 Баша, моның турында ишетү белән, Раманы төзүдән* туктап, эшләрен ташлады. 6 Шунда А́са патша бөтен Яһүд халкын чакырды, һәм алар Баша Раманы+ төзүдә кулланган ташлар белән бүрәнәләрне алып китте.+ Шуларны кулланып, ул Гебә́+ белән Миспәне+ торгызды.*
7 Шулчак Яһүд патшасы А́са янына әүлия* Хәнани́+ килеп, аңа болай диде: «Аллаһың Йәһвәгә түгел, ә Су́рия патшасына таянганың өчен, Су́рия патшасының гаскәре синең кулыңнан котылды.+ 8 Хәбәшләр белән ливиялеләрнең гаскәре гаять зур иде түгелме соң?! Аларның сугыш арбалары, җайдаклары күп иде. Әмма син Йәһвәгә таянганга, ул аларны синең кулыңа тапшырды.+ 9 Чөнки Йәһвә, үзенең көч-куәтен* күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтер өчен,+ бөтен җир йөзен күздән кичерә.+ Бу юлы син акылсыз эш иттең. Менә, хәзердән башлап сиңа каршы сугышлар туктамаячак».+
10 Әмма А́са әүлия Хәнанигә бик нык үпкәләде. Аның сүзләре А́саны ярсытканга, ул аны агач богауга утыртып, зинданга япты. Шул ук вакытта А́са башкаларны да кысрыклый башлады. 11 А́са белән булган бүтән хәлләр баштанаяк Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән.+
12 Идарә итүенең 39 нчы елында А́саның аяклары авырта башлады, һәм, нәтиҗәдә, аның хәле бик начарланды. Хәтта авырганда да ул Йәһвәдән түгел, ә табиблардан ярдәм эзләде. 13 Ахыр чиктә А́са, үзенең идарә итүенең 41 нче елында вафат булып, ата-бабаларына кушылды.+ 14 Аны бабасы Давыт Шәһәрендә+ үзе өчен әзерләп куйган зур каберенә салдылар. Аның гәүдәсен бәлзәм белән, шулай ук төрле-төрле тәмләткечләр кушып ясалган хуш исле майлар белән тулы табутка салдылар.+ Аннары аның хөрмәтенә гадәттән тыш бөек җеназа уты яндырдылар.*
17 А́саның урынына исә улы Йәһшәфә́т+ патшалык итә башлады. Ул Исраи́л өстеннән үзенең хакимлеген ныгытты. 2 Йәһшәфәт Яһүдтәге барлык ныгытылган шәһәрләрдә гаскәрләр урнаштырды һәм Яһүд җирендә, шулай ук атасы А́са яулап алган Ифраи́м шәһәрләрендә+ гарнизоннар куйды. 3 Йәһвә Йәһшәфәт белән иде, чөнки ул Багалларга иярмәде, ә бабасы Давытның юлларыннан йөрде.+ 4 Ул атасы хезмәт иткән Аллаһыны эзләде,+ аның әмерләре буенча яшәде. Ул Исраил кылган эшләрне кылмады.+ 5 Йәһвә аның патшалыгын нык урнаштырды.+ Бөтен Яһүд халкы Йәһшәфәткә бүләкләр китерә иде. Ул бик бай булып китте һәм зур данга иреште.+ 6 Йәһшәфәт, Йәһвә юлларыннан йөреп, тәвәккәл булып китте. Ул хәтта Яһүд җирендәге биеклекләрне+ һәм изге агач баганаларны*+ юк итте.
7 Идарә итүенең өченче елында ул үз түрәләре Бинхәи́л, Абадия́, Зәкәрия́, Нитани́л һәм Микаяны чакыртып, аларны Яһүд шәһәрләренә халыкны өйрәтергә җибәрде. 8 Алар белән бергә ле́вилеләр Шемая́, Нитани́, Зәбадия́, Асаи́л, Шәмираму́т, Йәһәната́н, Адания́, Табия́х һәм Табадания́, шулай ук руханилар Илишама́ белән Яһура́м да китте.+ 9 Алар Йәһвәнең Кануны китабын алып, Яһүд җирендә өйрәтә башлады+ һәм бөтен Яһүд шәһәрләре буйлап халыкны өйрәтеп йөрде.
10 Йәһвә Яһүднең тирә-ягындагы барлык патшалыкларны куркуга салды, һәм алар Йәһшәфәткә каршы сугышырга базмады. 11 Филистилеләр Йәһшәфәткә бүләкләр җибәрде һәм акчалата салым түләде. Гарәпләр аңа үз көтүләреннән 7 700 баш сарык тәкәсе һәм 7 700 баш кәҗә тәкәсе китерде.
12 Йәһшәфәтнең куәте артканнан-арта барды.+ Ул Яһүдтә ныгытмалар+ һәм азык-төлек саклау шәһәрләре+ төзүен дәвам итте. 13 Йәһшәфәт Яһүд шәһәрләрендә зур эшләр башкарды. Аның Иерусалимда гаскәриләре — гайрәтле сугышчылары бар иде. 14 Алар нәселләре буенча төркемләнде. Яһүд кабиләсеннән меңбашлары: Адна́х һәм аның белән 300 000 гайрәтле сугышчы,+ 15 шулай ук аның кул астындагы җитәкче Йәһухәна́н һәм аның белән 280 000 сугышчы, 16 шулай ук аның кул астындагы Зикри́ улы Амасия́ (ул Йәһвәгә хезмәт итәргә атлыгып тора иде) һәм аның белән 200 000 гайрәтле сугышчы; 17 Биньями́н кабиләсеннән:+ гайрәтле сугышчы Илья́д һәм аның белән ук-җәя һәм калкан белән коралланган 200 000 кеше,+ 18 аның кул астындагы Яһузаба́д һәм коралланган 180 000 кешесе. 19 Болар да, патша бөтен Яһүд җирендәге ныгытылган шәһәрләрдә+ урнаштырган гаскәрләр кебек, патшага хезмәт итте.
18 Йәһшәфә́т патша бик бай булып китте+ һәм зур данга иреште, шулай да ул Аха́б+ белән туганлашты.* 2 Берничә ел үткәч, ул Сама́риягә Ахаб янына китте.+ Ахаб патша Йәһшәфәт һәм аның белән килгән кешеләр хакына корбанга күп-күп сарык һәм эре мал чалды. Ул Йәһшәфәтне үзе белән Раму́т-гиладка+ каршы яу белән барырга өндәде.* 3 Исраи́л патшасы Ахаб Яһүд патшасы Йәһшәфәттән: «Минем белән Рамут-гиладка каршы барасыңмы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Син ничек булсаң, мин дә шулай. Минем халкым — синең халкың. Без сугышка синең белән барабыз»,— диде.
4 Әмма Йәһшәфәт Исраил патшасына: «Бәлки, башта Йәһвәдән сорарсың?»+ — дип әйтте. 5 Шунда Исраил патшасы 400 пәйгамбәрне бергә җыеп, алардан: «Безгә Рамут-гиладка сугышырга барыргамы, юкмы?» — дип сорады. Тегеләре: «Бар, Аллаһы аны патша кулына тапшырачак»,— дип җавапладылар.
6 Йәһшәфәт: «Бу җирдә Йәһвәнең бүтән пәйгамбәре бармы?+ Аның аша да сорар идек»,— диде.+ 7 Шулчак Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Әйе, бар тагын бер пәйгамбәр.+ Йәһвәдән аның аша сорап була. Әмма җаным сөйми аны. Минем турында пәйгамбәрлек иткәндә, ул беркайчан да яхшыны сөйләми, һәрвакыт начарны гына сөйли.+ Аның исеме Мика́й, Имла́й улы»,— дип җавап кайтарды. Әмма Йәһшәфәт: «Патша алай сөйләргә тиеш түгел»,— диде.
8 Шунда Исраил патшасы бер сарай түрәсен чакырып, аңа: «Тиз генә Имлай улы Микайны алып кил»,— диде.+ 9 Исраил патшасы да, Яһүд патшасы Йәһшәфәт тә — һәрберсе патша киеме киеп, Сама́рия капкалары янындагы ындыр янәшәсендә үз тәхетендә утыра иде, ә бөтен пәйгамбәрләр аларның алдында пәйгамбәрлек итә иде. 10 Кәна́н улы Сидкыя́ үзенә тимер мөгезләр ясап, болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Шушы мөгезләр белән сез су́риялеләрне сөзеп ташлап, аларны кырып бетерерсез“». 11 Башка пәйгамбәрләр дә шуны ук әйтте: «Рамут-гиладка бар, син уңышлы булырсың.+ Йәһвә аны патша кулына тапшырачак».
12 Микайны чакырырга дип килгән хәбәрче аңа: «Пәйгамбәрләр бертавыштан патшага җиңү пәйгамбәрлек итә. Синең сүзең дә аларныкы кебек булсын иде,+ син дә яхшыны сөйлә»,— диде.+ 13 Әмма Микай: «Йәһвә белән ант итәм: Аллаһым нәрсә әйтсә, шуны сөйләрмен»+,— дип җавап кайтарды. 14 Аннары ул патша янына килде. Патша аңардан: «Микай, миңа Рамут-гиладка сугышырга барыргамы, юкмы?» — дип сорагач, тегесе шунда ук: «Бар, син уңышка ирешерсең. Алар сезнең кулыгызга тапшырылачак»,— дип җавап бирде. 15 Моңа патша: «Йәһвә исеменнән тик дөресен генә сөйлә дип, күпме ант иттерергә була инде сине?» — диде. 16 Шунда тегесе: «Мин бөтен исраиллеләрнең, көтүчесез сарыклар сыман, таулар буйлап таралганын күрәм.+ Йәһвә әйтә: „Юк аларның хуҗалары. Һәрберсе исән-имин генә үз йортына кайтсын“»,— дип җавап кайтарды.
17 Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Әйттем ич, ул минем хакта яхшыны түгел, ә яманны гына пәйгамбәрлек итәчәк дип!» — диде.+
18 Аннары Микай болай диде: «Хәзер менә Йәһвәнең хәбәрен тыңла. Мин үз тәхетендә утырган+ Йәһвәне һәм аның уң һәм сул ягында басып торган бөтен күк гаскәрен+ күрдем.+ 19 Йәһвә: „Исраил патшасы Ахаб Рамут-гиладка барып һәлак булсын өчен, аны кем ялгыштырыр?“ — дип сорады. Һәм берсе бер нәрсә, икенчесе бүтән нәрсә әйтте. 20 Шулчак бер фәрештә*+ Йәһвә алдына чыгып басты да: „Мин аны ялгыштырырмын“,— диде. Йәһвә аңардан: „Ничек итеп?“ — дип сорагач, 21 тегесе: „Мин чыгам да аның бөтен пәйгамбәрләренең теленә ялган сүзләр салам“,— дип җавап бирде. Аллаһы аңа: „Син аны ялгыштыра алырсың һәм уңышлы булырсың. Бар, шулай эшлә“,— диде. 22 Шуңа күрә Йәһвә бер фәрештәгә синең шушы пәйгамбәрләреңнең теленә ялган сүзләр салырга рөхсәт итте,+ чынында исә Йәһвә сиңа һәлакәт китерәчәге турында игълан итә».
23 Кәнан улы Сидкыя+ Микай+ янына килде дә, аның яңагына сугып,+ болай диде: «Ничек инде Йәһвә рухы мине калдырып, синең белән сөйләшсен ди?»+ 24 Микай аңа: «Ничек дисеңме? Син моны иң түр бүлмәгә кереп качкан көнне белерсең»,— дип җавап кайтарды. 25 Шунда Исраил патшасы болай диде: «Микайны алып китегез һәм шәһәр башлыгы Амо́н белән патша улы Йоа́ш янына илтегез. 26 Аларга әйтегез: „Патша болай ди: „Бу кешене зинданга утыртыгыз+ һәм, мин исән-имин кайтканчыга кадәр, аңа икмәк белән суны гадәттәгедән азрак бирегез“». 27 Микай аңа: «Әгәр син исән-имин әйләнеп кайтсаң, димәк, җиткергән сүзләрем Йәһвәдән түгел»+,— дип җаваплады. Ә аннары: «Барча халыклар, белегез шуны!» — дип өстәде.
28 Шулай итеп, Исраил патшасы һәм Яһүд патшасы Йәһшәфәт Рамут-гиладка+ киттеләр. 29 Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Мин сугыш кырына килеш-килбәтемне үзгәртеп чыгам, ә син үзеңнең патша киемеңне киеп чык»,— диде. Исраил патшасы килеш-килбәтен үзгәртте, һәм алар сугыш кырына аяк басты. 30 Су́рия патшасы исә үзенең арбалы гаскәр башлыкларына: «Исраил патшасыннан башка берсе белән дә — бөеге белән дә, кечесе белән дә сугышмагыз»,— дип боерган иде. 31 Йәһшәфәтне күрү белән арбалы гаскәр башлыклары: «Менә Исраил патшасы»,— дип уйлап куйдылар. Алар, борылып, аңа каршы сугышырга киттеләр. Йәһшәфәт ярдәм сорап кычкыра башлады,+ һәм Йәһвә аңа ярдәм итте. Аллаһы шунда ук аларны башка якка юнәлтте. 32 Аның Исраил патшасы булмаганын аңлагач, арбалы гаскәр башлыклары шунда ук аны эзәрлекләүдән туктады.
33 Әмма бер кеше болай гына* җәясеннән атты, һәм ук, Исраил патшасына тиеп, көбәсенең кабырчыклары арасыннан үтте дә аны яралады. Шунда патша үзенең арбачысына: «Кире борыл, мине сугыш кырыннан* алып чык, мин бик каты яраландым»,— диде.+ 34 Ул көнне сугыш көчәя төште, һәм Исраил патшасын, йөзе белән су́риялеләргә таба карап басып тора алсын өчен, кичкә кадәр арбада тотып торырга туры килде. Ә кояш батып барганда, ул үлде.+
19 Яһүд патшасы Йәһшәфә́т исән-сау гына+ Иерусалимга, үзенең йортына кайтты. 2 Күренешләр тапшыручы Хәнанинең+ улы Яхы́й,+ патша каршысына чыгып, болай диде: «Син яманнарга булышырга+ һәм Йәһвәне нәфрәт итүчеләрне яратырга тиеш идеңме соң?+ Шуңа күрә Йәһвәнең сиңа ачуы чыкты. 3 Шулай да Аллаһы синдә яхшылык та тапты:+ син бу җирне изге агач баганалардан* чистарттың, хак Аллаһыны эзләүгә күңелеңне әзерләдең».*+
4 Һәм Йәһшәфәт Иерусалимда яшәвен дәвам итте. Ул, Бәхи́р-шебадан алып Ифраимның таулы җирләренә+ кадәр яшәгән кешеләрне ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә кире кайтарыр өчен,+ янә илгә чыкты. 5 Ул шулай ук бөтен ил буйлап, Яһүдтәге барлык ныгытылган шәһәрләрдә хөкемчеләр билгеләде+ 6 һәм аларга болай диде: «Үз эшегезгә игътибарлы булыгыз, чөнки сез кеше өчен түгел, ә Йәһвә өчен хөкем итәсез. Сез хөкем иткәндә, ул сезнең белән.+ 7 Йәһвәдән куркыгыз.+ Алдын-артын уйлап эшләгез, чөнки Аллаһыбыз Йәһвә — гадел ул,+ кешеләрне аеру+ һәм ришвәт алу+ дигән нәрсә юк аңарда».
8 Иерусалимда да Йәһшәфәт ле́вилеләрнең, руханиларның һәм Исраилдәге нәсел башлыкларының кайберләрен хөкемчеләр итеп билгеләде. Алар Йәһвә исеменнән хөкем итәргә һәм Иерусалим халкы өчен хөкем карарлары чыгарырга тиеш иде.+ 9 Ул аларга мондый боерык бирде: «Йәһвәдән куркып, тугрылык һәм бербөтен* йөрәк белән эш итегез: 10 бүтән шәһәрләрдә яшәгән кан кардәшләрегез кан коюга кагылышлы эш+ белән килгән чакта яки берәр канун, әмер, күрсәтмә я хөкем карарлары белән бәйле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткәндә, аларны Йәһвә алдында гаепле булып китмәсеннәр дип кисәтегез; югыйсә аның сезгә һәм сезнең кан кардәшләрегезгә ачуы чыгар. Шулай эшләп, сез гаепле булмассыз. 11 Баш рухани Әмәри́ Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле һәр мәсьәләдә өстегездән башчы булачак.+ Исмәгы́йль улы Зәбадия́ патша эшләре белән бәйле һәр мәсьәләдә Яһүд йортында — җитәкче, ә ле́вилеләр сездә башлыклар булачак. Кыю һәм тырыш булыгыз. Йәһвә яхшы эшләрегезне* фатихаласын».+
20 Шул вакыйгалардан соң моаблылар+ һәм амунлылар+ амуниларның* кайберләре белән бергә Йәһшәфәткә каршы яу белән чыкты. 2 Шунда Йәһшәфәткә килеп, болай диделәр: «Диңгез* ягыннан, Эдомнан,+ сиңа каршы гаять күп кеше килә. Алар инде Хазазу́н-тамарда, Эн-гәдидә».+ 3 Шулчак Йәһшәфә́т куркуга төште һәм Йәһвәне эзләргә булды.+ Ул бөтен Яһүд җирендә ураза игълан итте. 4 Бөтен Яһүд халкы, Йәһвәдән ярдәм сорар өчен, бергә җыелды.+ Йәһвәдән җитәкчелек эзләр өчен, алар бөтен Яһүд шәһәрләреннән килде.
5 Шунда Йәһшәфәт Йәһвәнең йортындагы яңа ишегалды каршысына, Яһүд һәм Иерусалим җыелышы алдына басып, 6 болай диде:
«И ата-бабаларыбыз Аллаһысы Йәһвә! Син бит күкләрдәге Ходай!+ Бөтен патшалыклар синең хакимлегең астында.+ Көч-куәт тә, кодрәт тә синең кулыңда. Сиңа каршы һичкем тора алмый.+ 7 И Аллаһыбыз, син шушы җирдә яшәгән кешеләрне халкың Исраи́л алдыннан куып җибәреп, бу җирне мәңгелек мирас итеп дустың Ибраһимның токымына* бирдең!+ 8 Алар монда төпләнде һәм синең исемең хакына изге урын төзеп,+ болай диде: 9 „Өстебезгә бәла төшсә, әйтик, кылыч я җәза янаса, кизү я ачлык башланса, без шушы йорт алдына һәм синең алдыңа килеп (чөнки бу — синең исемең белән аталган йорт),+ кайгыга төшкән килеш сиңа ярдәм сорап аваз салгач, безне ишетче һәм коткарчы“.+ 10 Һәм менә, амунлылар, моаблылар һәм Сәгы́йр тауларында+ яшәүчеләр монда килгән. Исраиллеләр Мисыр җиреннән чыкканнан соң, син үз халкыңа аларның җирләрен басып алырга рөхсәт итмәгән идең, һәм ата-бабаларыбыз башка юл белән китеп, аларны җир йөзеннән юк итмәде.+ 11 Хәзер алар яхшылыкка яманлык белән кайтара: монда килеп, безне син безгә мирас итеп биргән җирдән куып чыгармакчы була.+ 12 И Аллаһыбыз, әллә син аларны җәзага тартмассыңмы?+ Безгә каршы килүче шушы гаять күп кешеләр алдында көчсез без. Без нәрсә эшләргә дә белмибез,+ әмма күзләребез сиңа төбәлгән».+
13 Ул арада бөтен Яһүд кешеләре үзләренең хатыннары белән бергә Йәһвә алдында басып тора иде. Алар балалары һәм сабыйлары белән килгәннәр иде.
14 Шулчак җыелган халык арасында торган, ле́виле Аса́ф токымыннан булган Яхәзиилгә Йәһвә рухы иңде. (Ул Маттания́ улы Яи́л улы Бинья́һ улы Зәкәриянең улы иде.) 15 Яхәзии́л болай диде: «Бөтен Яһүд белән Иерусалим халкы һәм Йәһшәфәт патша, тыңлагыз! Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу гаять зур гаскәрдән курыкмагыз, котыгыз алынмасын, чөнки бу сугыш сезнеке түгел, ә Аллаһыныкы.+ 16 Иртәгә аларга каршы чыгыгыз. Алар Зис үткеле аша үтәчәкләр. Сез аларны Яруи́л чүле янында, үзән* очында очратырсыз. 17 Сезгә бу сугышта катнашырга туры килмәс. Шунда басыгыз да үз урыннарыгызда тик басып торыгыз+ һәм Йәһвәнең сезне коткарачагын күрегез.+ Әй Яһүд һәм Иерусалим, курыкмагыз, котыгыз алынмасын!+ Иртәгә аларга каршы чыгыгыз, һәм Йәһвә сезнең белән булыр“».+
18 Шунда Йәһшәфәт тез чүгеп, җиргә кадәр иелде, һәм бөтен Яһүд белән Иерусалим халкы да Йәһвә алдында тез чүгеп, Йәһвәгә сәҗдә кылды. 19 Аннары коһатлылар+ белән корахлылар токымыннан булган ле́вилеләр, Исраил Аллаһысы Йәһвәне каты тавыш белән мактар өчен, торып бастылар.+
20 Киләсе көнне иртән иртүк торып, алар Тикуа́+ чүленә киттеләр. Юлда чакта Йәһшәфәт, халык алдына басып, болай диде: «Әй Яһүд һәм Иерусалим халкы, тыңлагыз мине! Аллаһыгыз Йәһвәгә иман итегез, шулчак сез нык торачаксыз! Пәйгамбәрләренә иман итегез,+ һәм уңышлы булырсыз».
21 Халык белән киңәшләшеп алганнан соң, Йәһшәфәт, гаскәриләр алдында җырлап барсыннар өчен, җырчылар билгеләде.+ Алар изге купшы киемдә: «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек»+,— диеп, Йәһвәне мактап барырга тиеш иделәр.
22 Алар шатлык-сөенеч белән Аллаһыны мактап җырлый башлагач, Йәһвә Яһүд җиренә бәреп кергән амунлыларга, моаблыларга һәм Сәгыйр тауларында яшәүчеләргә каршы поскын* куйды, һәм алар бер-берсен һәлак итә башлады.+ 23 Амунлылар белән моаблылар, Сәгыйр тауларында+ яшәүчеләргә каршы күтәрелеп, аларны кырып-себереп ташлады. Сәгыйр халкын кырып салганнан соң, алар бер-берсен үтереп бетерде.+
24 Яһүд халкы исә чүлдәге+ күзәтү манарасына килде. Караса, ни күрсен, җирдә мәетләр ята.+ Исән калган берәү дә юк. 25 Шунда Йәһшәфәт һәм аның кешеләре ганимәт җыярга китте. Алар анда бик күп байлык, киемнәр, затлы әйберләр тапты. Алар шулкадәр күп әйбер җыйды, хәтта җыйганнары күтәреп алып китәрлек тә түгел иде.+ Кулга төшкән табыш бик күп булганлыктан, алар аны өч көн буе ташыды. 26 Ә дүртенче көнне алар Бирәхә́ үзәнендә җыелып, шунда Йәһвәгә мактаулар белдерде.* Шуңа күрә ул урынны әле дә Бирәхә* үзәне дип йөртәләр.+
27 Шуннан соң бөтен Яһүд һәм Иерусалим кешеләре, Йәһвәнең үзләренә дошманнары өстеннән җиңү биргәненә шатлана-шатлана, Йәһшәфәт җитәкчелегендә Иерусалим шәһәренә кайтты.+ 28 Алар Иерусалимга кыллы уен кораллары, арфа+ уйнап һәм быргы+ кычкыртып кайтып керделәр һәм Йәһвә йортына+ киттеләр. 29 Йәһвәнең Исраил дошманнарына каршы сугышканы турында ишеткәч, бөтен патшалыкларны Аллаһыдан курку биләп алды.+ 30 Шулай итеп, Йәһшәфәт патшалыгында чуалышлар-ниләр булмады, һәм аның Аллаһысы аңа бар яктан тынычлык бирде.+
31 Йәһшәфәт Яһүд өстеннән идарә итүен дәвам итте. Ул 35 яшендә патша булып китте һәм Иерусалимда 25 ел хакимлек итте. Аның әнисе Шилхи́ кызы Әзүбә́ иде.+ 32 Йәһшәфәт үз атасы А́са юлларыннан йөрде,+ бер дә тайпылмый йөрде һәм Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды.+ 33 Әмма биеклекләр юк ителмәде.+ Халык һаман әле үз ата-бабаларының Аллаһысын эзләр өчен күңелләрен әзерләмәгән иде.+
34 Йәһшәфәт белән булган бүтән хәлләр баштанаяк Исраил патшалары китабына кертелгән Хәнани́+ улы Яхы́й+ язмаларында бәян ителгән. 35 Шуннан соң Яһүд патшасы Йәһшәфәт яманлык кылып яшәгән+ Исраил патшасы Әһәзия́ белән килешү төзеде. 36 Йәһшәфәт, Таршишка йөзү өчен,+ аның белән кораблар төзергә килеште, һәм алар Исиу́н-гәбирдә+ кораблар төзеде. 37 Әмма Мәриштән булган Дүдәяһнең улы Илгазә́р: «Әһәзия белән килешү төзегәнең өчен, Йәһвә синең эшләреңне таркатачак»+,— диеп, Йәһшәфәткә каршы пәйгамбәрлек итте. Шуңа күрә аның кораблары һәлакәткә дучар булды,+ һәм алар инде Таршишка йөзә алмады.
21 Аннары Йәһшәфә́т үзенең ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына улы Яһура́м патшалык итә башлады.+ 2 Яһурамның Азария́, Яһии́л, Зәкәрия́, Азария, Микаи́л һәм Шәфәта́й исемле энеләре бар иде. Болар барысы да Исраи́л* патшасы Йәһшәфәтнең уллары иде. 3 Аталары аларга бүләк итеп күп-күп алтын-көмеш һәм кыйммәтле әйберләр, шулай ук Яһүдтәге ныгытылган шәһәрләрне биргән иде.+ Патшалыкны исә ул Яһурам кулына тапшырды,+ чөнки ул беренче угыл иде.
4 Атасының патшалыгы белән идарә итә башлагач, Яһурам бөтен энеләрен,+ шулай ук Исраилдәге кайсыбер түрәләрне кылычтан кичереп, үз хакимлеген ныгытты. 5 Патша булып киткәндә аңа 32 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 8 ел идарә итте.+ 6 Ахабның кызын хатынлыкка алганга,+ ул, Аха́б йортындагылар кебек, Исраил патшаларының эзләреннән йөрде+ һәм Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. 7 Әмма Йәһвә Давыт белән төзегән килешү хакына Давыт йортын һәлак итәргә теләмәде,+ чөнки ул патша хакимлеген* мәңгегә аңа һәм аның улларына бирергә вәгъдә иткән иде.+
8 Аның көннәрендә Эдо́м Яһүдкә каршы баш күтәрде,+ һәм эдомлылар үзләренә үз патшасын куйды.+ 9 Шунда Яһурам һәм аның гаскәр башлыклары бөтен сугыш арбалары белән Эдомга китте. Төнлә торып, ул үзен камап алган эдомлыларны һәм арбалы гаскәр башлыкларын тар-мар итте. 10 Шулай да Эдом әле дә Яһүдкә каршы тора. Ул вакытта Либна́+ да Яһурамга каршы баш күтәрде, чөнки ул ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне калдырган иде.+ 11 Ул әле, Иерусалим халкын аздырыр* өчен, Яһүдтәге тауларда биеклекләр ясаган иде,+ шулай итеп ул Яһүд халкын хак юлдан яздырды.
12 Вакыт узу белән аңа Ильяс+ пәйгамбәрдән мондый хат килде: «Бабаң Давыт Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Син, әтиең Йәһшәфәт эзләреннән+ дә, Яһүд патшасы А́са эзләреннән+ дә йөрмичә, 13 Исраил патшаларының эзләреннән йөрисең+ һәм, Ахаб йорты ничек азган булса,+ Яһүд белән Иерусалим халкын да шулай аздырасың.+ Син хәтта атаң йортындагы үз энеләреңне дә үтердең,+ ә алар синнән яхшырак иде. 14 Шуңа күрә Йәһвә синең халкыңа, улларыңа, хатыннарыңа һәм бар мал-мөлкәтеңә зур бәла китерәчәк. 15 Син күп чирләрдән, шул исәптән эчәк авыруыннан интегәчәксең. Авырудан синең хәлең көннән-көн начарая барачак, һәм ахыр чиктә эчәкләрең агып чыгачак“».
16 Аннары Йәһвә филистилеләрдә+ һәм хәбәшләр янында яшәгән гарәпләрдә+ Яһурамга каршы дошманлык хисе* кузгатты.+ 17 Шунда алар Яһүд җиренә бәреп керделәр һәм патша сараенда табылган бөтен мал-мөлкәтне үзләре белән алып киттеләр.+ Алар шулай ук аның хатыннарын һәм иң кече улы Йәһуәһәздән*+ башка бөтен улларын кулга алдылар. 18 Шушы хәлләрдән соң Йәһвә аны төзәлмәслек эчәк авыруына дучар итте.+ 19 Ике ел узу белән авыруыннан аның эчәкләре агып чыкты, һәм ул бик каты интегеп үлде. Халык аның хөрмәтенә ата-бабалары хөрмәтенә башкарылган ут яндыру йоласын башкармады.+ 20 Яһурам 32 яшендә патша булып китте һәм Иерусалимда 8 ел хакимлек итте. Ул үлгәч, һичкем кайгырмады. Аны Давыт Шәһәрендә җирләсәләр дә,+ патшалар каберлегендә җирләмәделәр.+
22 Аннары Иерусалим халкы Яһура́м урынына аның иң кече улы Әһәзияне* патша итеп куйды, чөнки гарәпләр белән бергә килгән талаучылар өере, лагерьга һөҗүм итеп, Яһурамның бөтен олы улларын үтереп бетергән иде.+ Шулай итеп, Яһурам улы Әһәзия́ Яһүд өстеннән идарә итә башлады.+ 2 Патша булып киткәндә Әһәзиягә 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда бер ел идарә итте. Аның әнисе Әмринең+ оныкасы* Аталия́+ иде.
3 Ул да Аха́б йортындагылар юлыннан йөрде,+ чөнки аның анасы аңа яман эшләрдә киңәшче иде. 4 Ул, Ахаб йортындагылар кебек, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде, чөнки әтисенең үлеменнән соң алар, аның киңәшчеләре булып китеп, аны һәлакәт юлына бастырды. 5 Аларның киңәшенә колак салып, ул Исраи́л патшасы Ахаб улы Яһурам белән бергә Раму́т-гиладка+ Су́рия патшасы Хәзаилгә+ каршы сугыш белән чыкты. Анда Яһурамны укчылар яралады. 6 Шулчак ул, Рамада* Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугышканда алган яраларыннан төзәлер өчен, Йәзриилгә+ кайтты.+
Ахаб улы Яһурам+ яраланганга* күрә, Яһүд патшасы Яһурам+ улы Әһәзия* Йәзриилгә аны күреп кайтырга китте.+ 7 Әһәзиянең Яһурам янына баруы Аллаһы ихтыяры буенча иде, чөнки шулай итеп Ул аны һәлак итмәкче иде. Әһәзия килгәч, алар Яһурам белән бергә Нәмшинең оныгы Яхыйны+ каршы алырга чыкты. (Ә моңа кадәр Йәһвә Яхыйны Ахаб йортын юк итү өчен майлаган иде.)+ 8 Яхы́й Ахаб йортына чыгарылган хөкемне гамәлгә ашыра башлады. Ул Яһүд мирзаларын* һәм Әһәзиягә хезмәт иткән Әһәзия абыйларының улларын эзләп табып, аларны үтерде.+ 9 Аннары ул Әһәзиянең үзен дә эзли башлады. Кешеләр аны Сама́риядә качып ятканда кулга алып, Яхый алдына китерделәр. Аны үтерделәр һәм: «Ул Йәһвәне бөтен йөрәге белән эзләгән+ Йәһшәфәтнең оныгы»,— диеп, җирләделәр.+ Шулай итеп, Әһәзия йортында патшалык итә алырлык куәте булган берәү дә калмады.
10 Әһәзиянең әнисе Аталия+ исә, улының үлгәнен күргәч, Яһүд йортының бөтен патша нәселен кырып ташларга булды.+ 11 Әмма патша кызы Йәһашәбә́т Әһәзиянең улы Йәһуәшне+ үлем куркынычы янаган патша уллары арасыннан яшертен генә алып чыгып китте дә аның сөт анасы белән бергә эчке йокы бүлмәсендә качырып тотты. Яһурам+ патшаның кызы Йәһашәбәт (ул исә Йода́й+ руханиның хатыны һәм Әһәзиянең бертуган кыз кардәше иде) Йәһуәшне Аталиядән яшереп кала алганга, Йәһуә́ш исән калды.+ 12 Аны алты ел Аллаһы йортында яшереп тоттылар. Ул елларда илдә Аталия патшалык итте.
23 Җиденче елны Йода́й рухани, кыюлык белән эш итеп, йөзбашлары Йәрәхи́м улы Азария́, Йәһухәна́н улы Исмәгы́йль, Оби́д улы Азария́, Ада́й улы Маасия́ һәм Зикри́ улы Илишафа́т белән килешү төзеде.+ 2 Шуннан соң алар, Яһүд җирен йөреп чыгып, Яһүд шәһәрләрендәге ле́вилеләрне+ һәм Исраилдәге нәсел башлыкларын бергә җыелырга чакырды. Алар Иерусалимга килгәч, 3 җыелганнарның һәммәсе дә Аллаһы йортында патша белән килешү төзеде.+ Аннары Йодай аларга болай диде:
«Йәһвә Давыт уллары турында вәгъдә иткәнчә, хәзер патша улы идарә итәчәк.+ 4 Сез менә нәрсә эшләгез: Шимбә көнне кизү торган руханилар белән ле́вилеләрне өч төркемгә бүлеп, бер төркемне+ капка сакчылары+ итеп куегыз. 5 Икенче төркем патша сараен+ һәм өченче төркем Нигез капкасын күзәтсен. Калган кешеләр Йәһвә йорты ишегалларында+ торсыннар. 6 Хезмәтләрен үтәгән руханилар белән ле́вилеләрдән башка Йәһвә йортына һичкемне кертмәгез.+ Аларның гына анда керергә хакы бар, чөнки алар изге хезмәт өчен билгеләнгән. Калганнар исә Йәһвә алдындагы үз вазифаларын үтәсен. 7 Ле́вилеләр патшаны һәрьяклап уратып алсын, һәркемнең кулында сугыш коралы булсын. Йортка керергә тырышкан һәркемне үтерегез. Патша кая гына барса да, аның янында булыгыз».
8 Ле́вилеләр һәм бөтен Яһүд барысын да Йодай рухани ничек кушкан булса, нәкъ шулай эшләде. Һәр җитәкче Шимбә көнне кизүдә торган һәм шулай ук Шимбә көнне кизүдә тормаган кешеләре белән бергә килде,+ чөнки Йодай рухани төркемнәрне+ хезмәтләреннән җибәрмәгән иде. 9 Аннары Йодай рухани йөзбашларына+ Аллаһы йортыннан+ Давыт патшаның сөңгеләрен, зур һәм кечкенә түгәрәк калканнарын чыгарып бирде.+ 10 Шуннан соң ул кулына корал* тоткан барлык кешеләрне йортның уң ягыннан алып сул ягына кадәр урнаштырды. Алар, патшаны һәрьяклап уратып алып, мәзбәх һәм йорт янына тезелеп бастылар. 11 Аннары алар, патшаның улын+ алып чыгып, аның башына таҗ кидерделәр һәм өстенә шаһитлекне*+ куеп, аны патша иттеләр. Йодай белән аның уллары исә аны майладылар. Аннары барысы: «Яшәсен патша!»+ — дия башлады.
12 Аталия́, кешеләрнең йөгергән һәм патшаны данлаган тавышларын ишеткәч, шунда ук халык янына, Йәһвә йортына килде.+ 13 Караса, багана* янында, керү урыны алдында патша басып тора, янәшәсендә — башлыклар+ һәм быргычылар; бу җирдәге бөтен халык шатлана+ һәм быргылар кычкырта; уен кораллары тоткан җырчылар мәдхияләр җырлауга җитәкчелек итә. Шулчак Аталия, киемен ертып: «Хыянәт! Хыянәт!» — дип кычкырып җибәрде. 14 Әмма Йодай рухани гаскәр өстеннән куелган йөзбашларына: «Аны тотып, арагыздан чыгарыгыз. Аның артыннан ияргән һәркемне кылыч белән үтерегез!» — дип боерды, чөнки рухани элегрәк: «Аталияне Йәһвә йортында үтермәгез»,— дигән иде. 15 Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның Ат капкасы янына китереп, шундук үтерделәр.
16 Аннары Йодай үзе һәм патша белән бөтен халык арасында алга таба да Йәһвәнең халкы булып калу турында килешү төзеде.+ 17 Шуннан соң бөтен халык Бага́л гыйбадәтханәсенә килеп, аны җимерде.+ Алар аның мәзбәхләрен, сыннарын челпәрәмә китерде+ һәм мәзбәхләр алдында Багалның рухание Маттанны үтерде.+ 18 Аннары Йодай Йәһвә йортын күзәтүне руханилар белән ле́вилеләр кулына тапшырды. (Давыт аларны төркемнәргә бүлеп, Муса канунында язылганнар буенча+ Йәһвә йортында Йәһвәгә яндыру корбаннары китерсеннәр өчен билгеләгән иде.+ Алар моны Давыт урнаштырган тәртип буенча җыр җырлап һәм шатланып-сөенеп эшләргә тиеш иде.) 19 Һичнинди нәҗес кеше, нәҗесләнүенең сәбәбенә карамастан, Йәһвә йортына керә алмасын өчен, Йодай шулай ук капкалар янында сакчылар урнаштырды.+ 20 Ул үзе белән йөзбашларын,+ мирзаларны, халык башлыкларын һәм ул җирдәге бөтен кешеләрне алды, һәм алар бергәләп патшаны Йәһвә йортыннан озата чыктылар. Шуннан соң алар Югары капка аша үтеп, патша сараена килделәр һәм патшаны патшалык тәхетенә+ утырттылар.+ 21 Илдәге бөтен халык шатланды, һәм шәһәрдә тынычлык урнашты, чөнки Аталияне кылыч белән үтергәннәр иде.
24 Патша булып киткәндә, Йәһуәшкә җиде яшь иде,+ һәм ул Иерусалимда 40 ел идарә итте. Аның әнисенең исеме Сибия́, ул Бәхи́р-шебадан+ иде. 2 Йода́й рухани исән чакта Йәһуә́ш Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ 3 Йодай аңа ике хатын сайларга ярдәм итте, һәм аның уллары белән кызлары туды.
4 Вакыт узу белән Йәһуәшнең күңелендә Йәһвә йортын төзекләндерү теләге туды.+ 5 Ул руханилар белән ле́вилеләрне бергә җыеп, аларга: «Яһүдтәге шәһәрләрне йөреп чыгып, исраиллеләрдән Аллаһы йортын төзекләндерү өчен акча җыегыз.+ Елдан-ел шулай эшләгез. Тоткарланмыйча эшкә керешегез»,— диде. Әмма ле́вилеләр бик үк ашыкмады.+ 6 Шунда патша баш рухани Йодайны чакыртып, аңа болай диде:+ «Нишләп син ле́вилеләрнең Яһүд белән Иерусалимнан Йәһвә хезмәтчесе Муса шаһитлек чатыры+ өчен китерергә кушкан изге салымны+ — Исраи́л җыелышы китергән изге салымны китерүләрен таләп итмисең? 7 Сиңа билгеле булганча, теге явыз хатынның — Аталиянең+ уллары Аллаһы йортына бәреп кереп, аны талап чыкканнар+ һәм Йәһвә йортындагы бөтен изге әйберләрне Багалга гыйбадәт кылуда куллана башлаганнар». 8 Шулчак, патша боерыгы буенча, бер тартма*+ ясап, аны Йәһвә йортының капкасы янына куйдылар.+ 9 Аннан соң бөтен Яһүд белән Иерусалимда Йәһвәгә изге салым китерү турында игълан ясалды.+ Бу салымны түләү турында Аллаһы хезмәтчесе Муса Исраилгә чүлдә чакта әйткән иде. 10 Моңа бөтен түрәләр, бөтен халык шатланды.+ Һәммәсе килеп, үз иганәсен шул тартмага сала барды, һәм тартма тулды.*
11 Ле́вилеләр исә, тартманың акча белән шыгрым тулганын күргәндә, аны патша карамагына тапшыра иде. Аннары патша сәркатибе һәм баш руханиның ярдәмчесе, килеп, тартманы бушата иделәр дә,+ кире үз урынына илтеп куя иделәр. Алар көн саен шулай эшләде, һәм ахыр чиктә бик күп акча җыелды. 12 Патша белән Йодай җыелган акчаны Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирә иде, алар исә, үз чиратында, Йәһвә йортын төзекләндерү өчен таш кисүчеләр һәм һөнәрчеләрне,+ шулай ук Йәһвә йортын төзекләндерү өчен тимерчеләр һәм бакырчыларны яллый иде. 13 Җитәкчеләр эшне башлап җибәрде, һәм алар җитәкчелегендә төзекләндерү эшләре алга китте. Нәтиҗәдә, алар Аллаһы йортын төзәтеп, ныгытып, аны элекке хәленә кайтардылар. 14 Эшләр тәмамлангач, калган акчаны патшага һәм Йодайга тапшырдылар. Ул акча Йәһвә йорты өчен кирәк-яраклар: хезмәттә һәм корбаннар китерелгәндә кулланылган кирәк-яраклар, касәләр, алтын һәм көмеш кирәк-яраклар ясауга китте.+ Йодай көннәрендә Йәһвә йортында яндыру корбаннары+ даими китерелеп торды.
15 Йодай бәхетле картлык кичереп, 130 яшендә вафат булды. 16 Ул Исраилдә Аллаһы һәм аның йорты өчен күп игелек кылганга,+ аны Давыт Шәһәрендә патшалар янына җирләделәр.+
17 Йодай үлгәннән соң, патша янына Яһүд түрәләре килеп, аңа хөрмәт йөзеннән баш иде, һәм патша аларның әйткәннәрен тыңлый башлады. 18 Тора-бара халык ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәнең йортын калдырып, изге агач баганаларга* һәм потларга табына башлады. Шунда Яһүд белән Иерусалимның гөнаһы аркасында аларга Аллаһының ачуы купты. 19 Йәһвә, аларны үзенә кайтарыр өчен, алар янына пәйгамбәрләр җибәреп торды. Тегеләр аларны кисәтеп торса да,* халык колак салмады.+
20 Бер көнне Йодай+ руханиның улы Зәкәриягә Аллаһы рухы иңде. Шунда ул югарырак урынга менеп басты да халыкка болай диде: «Аллаһы менә нәрсә ди: „Ник сез Йәһвәнең әмерләрен бозасыз? Сез уңышлы булмаячаксыз! Сез Йәһвәне калдырганга, ул да сезне калдырачак“».+ 21 Әмма Зәкәриягә каршы яшерен килешү төзеделәр+ һәм, патшаның боерыгы буенча, аны Йәһвә йортының ишегалдында таш атып үтерделәр.+ 22 Шулай итеп Йәһуәш патша, аның атасы Йодайның үзенә күрсәткән тугры мәхәббәтен искә алмыйча, аның улын үтерде. Тегесе җан биргәндә: «Йәһвә моны күреп, сине җавапка тартсын»+,— диде.
23 Ел башында Йәһуәшкә каршы су́риялеләр гаскәре күтәрелеп, Яһүд җиренә һәм Иерусалимга бәреп керделәр.+ Алар бөтен түрәләрне+ үтереп бетерде һәм кулга төшергән бөтен табышны Дәмәше́къ патшасына җибәрде. 24 Илне басып алган су́риялеләр гаскәре кечкенә булса да, Йәһвә гаять зур Яһүд гаскәрен аларның кулына тапшырды,+ чөнки халык ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне калдырган иде. Шулай итеп су́риялеләр Йәһуәшкә каршы чыгарылган хөкемне гамәлгә ашырды. 25 Алар аны каты яраланган* хәлдә калдырып киткәч, аның үз хезмәтчеләре, Йодай рухани улларының*+ канын түккәне өчен, аңа каршы яшерен килешү төзеделәр. Алар аны үз ятагында үтерделәр.+ Ул үлгәч, аны Давыт Шәһәрендә+ җирләсәләр дә, патшалар каберлегендә җирләмәделәр.+
26 Йәһуәшкә каршы яшерен килешү төзүчеләр+ амунлы хатын Шимәтәнең улы Зәба́д һәм моаблы хатын Шимритәнең улы Яһузаба́д иде. 27 Аның уллары, үзенә каршы әйтелгән хөкемнәр+ һәм Аллаһы йортының нигездән төзекләндерелүе+ — моның барысы турында Патшалар китабы язуларында* бәян ителгән. Аннары аның урынына улы Амазия́ патшалык итә башлады.
25 Патшалык итә башлаганда Амазиягә 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 29 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәһәддә́н, ул Иерусалимнан иде.+ 2 Амазия́, Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәсә дә, аңа бербөтен йөрәк белән хезмәт итмәде. 3 Үзенең патшалык хакимлеген ныгыту белән, ул үз әтисен — патшаны үтергән хезмәтчеләрен үтерде,+ 4 әмма аларның улларын һәлак итмәде. Моны ул Йәһвәнең Муса кануны китабында язылган мондый әмере буенча эшләде: «Аталар улларының гөнаһы өчен үләргә тиеш түгел, һәм угыллар аталарының гөнаһы өчен үләргә тиеш түгел. Һәркем үз гөнаһы өчен үләргә тиеш».+
5 Амазия́ бөтен Яһүдне бергә җыйды һәм Яһүд белән Биньями́н хакына халыкны нәселләре буенча, меңбашлары һәм йөзбашлары җитәкчелеге астында төркемләп бастырды.+ Ул 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ир-атларның санын исәпләде,+ һәм аның гаскәрендә сөңге һәм зур калкан тотып сугыша белгән, хәрби хезмәткә яраклы 300 000 оста* сугышчы булып чыкты. 6 Ул шулай ук 100 талант* көмешкә Исраилдән 100 000 гайрәтле сугышчы яллады. 7 Әмма Аллаһының бер бәндәсе аның янына килеп, болай диде: «Патша, Исраи́л гаскәрен үзең белән алып барма, чөнки Йәһвә Исраилдә юк,+ Ул ифраимлыларның берсе белән дә түгел. 8 Сугышка үзең генә бар, батырларча эш ит. Югыйсә Аллаһының сине дошман алдында егып салуы бар. Ходайның ярдәм итәргә дә, егып салырга да көче бар бит».+ 9 Шунда Амазия Аллаһы бәндәсенә: «Мин бит Исраил гаскәриләренә 100 талант көмеш түләдем!» — диде. Тегесе: «Йәһвә сиңа аннан да күбрәкне бирә ала»+,— дип җаваплады. 10 Шунда Амазия Ифраимнан килгән гаскәриләрне өйләренә кайтарып җибәрде. Әмма аларның Яһүдкә бик нык ачулары чыкты, һәм алар ярсудан очына-очына кайтып китте.
11 Амазия, кыюлыгын җыеп, үз гаскәриләрен Тозлы үзәнгә+ алып китте. Шунда ул 10 000 Сәгы́йр кешесен кырып салды,+ 12 ә 10 000 ен Яһүд кешеләре тереләй кулга алды. Аларны кыя кырыена китерделәр дә шуннан бәреп төшерделәр, берсе дә исән калмады. 13 Амазия үзе белән сугышка алмаган, ә кире кайтарып җибәргән сугышчылар исә,+ Сама́риядән+ алып Бәйтхарунга+ кадәрге Яһүд шәһәрләренә һөҗүмнәр ясап, шул җирдәге 3 000 кешене үтерде һәм бик күп табышны кулга төшерде.
14 Әмма эдомлыларны тар-мар иткәннән соң, Амазия үзе белән Сәгыйр кешеләренең илаһларын алып кайтты. Ул аларны үзенә илаһлар итте+ һәм аларга табынып, корбаннар төтәтә башлады. 15 Шунда Йәһвәнең Амазиягә бик нык ачуы чыкты. Пәйгамбәрен җибәреп, ул аңа: «Үз халкын синең кулыңнан коткара алмаган илаһларга ник табынасың?»+ — дип әйтте. 16 Пәйгамбәрнең сүзен өзеп, патша: «Без сине патша киңәшчесе иттекме әллә?+ Җитте!+ Үләсең киләме әллә?» — диде. Пәйгамбәр тынып калды, әмма: «Миңа шунысы билгеле: кылган эшең өчен һәм киңәшемә колак салмаганың өчен, Аллаһы синең гомереңне алырга булды»+,— дип өстәп куйды.
17 Киңәшчеләре белән киңәшләшеп алганнан соң, Яһүд патшасы Амазия Исраил патшасы Яхы́й улы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәшкә: «Кил, йөзгә-йөз чыгып сугышыйк»*,— дигән хәбәр җибәрде.+ 18 Шулчак Исраил патшасы Йәһуә́ш Яһүд патшасы Амазиягә мондый хәбәр җибәрде: «Ливандагы чәнечкеле үсемлек Лива́н эрбетенә: „Кызыңны улыма хатынлыкка бир“,— дигән хәбәр җиткергән. Әмма Ливандагы бер кыргый хайван шул чәнечкеле үсемлекне таптап үтеп киткән. 19 Син: „Мин Эдомны тар-мар иттем“+,— дисең. Йөрәгең горурланып китте, үзенә дан эзли. Өеңдә генә тик утыр. Нигә сиңа үз башыңа бәла алырга? Үзең дә, Яһүд тә һәлак булмагае».
20 Әмма Амазия тыңламады,+ чөнки бу Аллаһы ихтыяры иде. Эдо́м илаһларына табынганнары өчен,+ Ул аларны дошман кулына тапшырырга булды.+ 21 Шулчак Исраил патшасы Йәһуәш Яһүд патшасы Амазия белән Яһүд җирендәге Бәйтшемештә+ йөзгә-йөз чыгып сугышты. 22 Яһүд кешеләре исраиллеләрдән җиңелеп, һәммәсе дә үз өйләренә* качты. 23 Бәйтшеме́ш янында Исраил патшасы Йәһуәш Йәһуәһә́з* улы Йәһуәшнең улын — Яһүд патшасы Амазияне әсирлеккә алды. Аннары ул аны Иерусалимга алып килде һәм Иерусалим стенасын — Ифраи́м капкасыннан+ алып Почмак капкасына+ кадәрге 400 терсәк* озынлыктагы араны җимерде. 24 Ул Оби́д-эдомның карамагында булган Аллаһы йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган бөтен алтын-көмешне һәм бөтен әйберләрне,+ шулай ук тотыкларны* үзе белән Сама́риягә алып китте.
25 Исраил патшасы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәш+ үлгәннән соң, Яһүд патшасы Йәһуәш улы Амазия+ 15 ел яшәде.+ 26 Амазия белән булган бүтән хәлләр турында баштанаяк Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән. 27 Амазия Йәһвәне калдырганнан соң, Иерусалимда аңа каршы яшерен килешү төзи башладылар,+ һәм ул Лакишка качып китте. Әмма аның артыннан Лакишка кешеләр җибәреп, аны шунда үтерделәр. 28 Аны атларда алып кайтып, Яһүд шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.
26 Аннары бөтен Яһүд халкы Узияне+ алып, аны атасы Амазия́ урынына патша итеп куйды. Ул вакытта Узиягә* 16 яшь иде.+ 2 Патша* ата-бабаларына кушылгач, ул Элатны+ яңадан торгызды һәм аны Яһүдкә кире кайтарды.+ 3 Патшалык итә башлаганда Узиягә+ 16 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 52 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәкалия́, ул Иерусалимнан иде.+ 4 Атасы Амазия кебек, ул Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ 5 Үзен Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәргә өйрәткән Зәкәрия́ көннәрендә Узия́ Аллаһыны эзләде. Ул Йәһвәне эзләп яшәгән вакыт дәвамында Аллаһы аны үз фатихасыннан аермады.+
6 Бер көнне ул филистилеләргә каршы яу белән чыкты+ һәм Геф,+ Ябне́+ һәм Ашдо́д шәһәрләренең стеналарын җимереп кереп, аларны яулап алды. Аннары ул Ашдод+ тирәсендә һәм филистилеләр җирендә бүтән шәһәрләр төзеде. 7 Аллаһы аңа филистилеләргә һәм Гурбагалда яшәгән гарәпләргә,+ шулай ук мәүнлеләргә каршы сугышырга ярдәм итеп торды. 8 Амунлылар+ Узиягә салым түли башлады. Нәтиҗәдә, аның даны Мисырга кадәр үк барып җитте, чөнки ул гаять куәтле булып китте. 9 Моннан тыш, Узия Иерусалимдагы Почмак капкасы,+ Үзән капкасы+ һәм Терәү янында ныгытылган манаралар төзеде.+ 10 Ул шулай ук далада манаралар+ төзеде һәм күп сулыклар казыды* (чөнки аның мал-туары күп иде). Шәфелдә дә, тигезлектә дә* ул шуны ук эшләде. Игенчелекне яратканга, тауларда һәм Кармилда аның игенчеләре һәм йөзем үстерүчеләре бар иде.
11 Өстәвенә, Узиянең коралланган гаскәре дә бар иде. Алар отрядларга оештырылып, хәрби походларга йөри иде. Аларны исәпләү һәм теркәү эшен+ патша түрәсе Хәнания́ кулы астындагы сәркатип+ Яи́л һәм җитәкче Маасия́ башкарды. 12 Гайрәтле сугышчылар өстеннән торган нәсел башлыкларының тулы саны 2 600 кеше иде. 13 Алар җитәкчелегендәге гаскәрләр — патшага дошман белән сугышуда булышлык иткән гаять көчле армия — сугышка әзер торган 307 500 кешедән тора иде.+ 14 Узия бөтен армиясен калкан, сөңге,+ башлык, көбә,+ ук-җәя һәм пращ* ташлары+ белән коралландырды. 15 Ул шулай ук Иерусалимда инженерлар уйлап чыгарган, уклар һәм зур ташлар ата торган хәрби җайланмалар ясады. Аларны стенадагы манараларга+ һәм почмакларга урнаштырдылар. Ифрат зур ярдәм алып, куәтле булып киткәнлектән, Узиянең даны еракка таралды.
16 Әмма зур куәткә ирешкәч, ул үз башына горур йөрәкле булып китте. Ул фимиам мәзбәхендә фимиам яндыру өчен Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә кереп, Аллаһысы Йәһвәгә карата тугрылыксызлык күрсәтте.+ 17 Әмма Азария́ рухани һәм аның белән Йәһвәнең 80 кыю рухание шунда ук аның артыннан керделәр дә, 18 Узия патшага каршы килеп, болай диделәр: «Узия, синең Йәһвәгә фимиам яндырырга хакың юк!+ Фимиамны руханилар гына яндырырга тиеш, чөнки алар — Һарунның изгеләндерелгән токымнары.+ Чык изге урыннан! Син тугрылыксыз эш иттең, мондый кылмышың өчен син Йәһвә Аллаһыдан хөрмәт күрмәссең!»
19 Ләкин фимиам төтәсләвече тотып торган Узиянең ачуы кабарды.+ Руханиларга ачуы кайнаган мәлдә, аның маңгаена махау+ бәреп чыкты. (Бу хәл алар Йәһвә йортында, фимиам мәзбәхе янында торганда булды.) 20 Баш рухани Азария белән бүтән руханилар карасалар, ни күрсеннәр, аның маңгаена махау суккан! Шунда алар аны тизрәк чыгарырга тырышты, һәм ул үзе дә китәргә ашыкты, чөнки Йәһвә аны махау белән җәзалаган иде.
21 Узия патша үзенең үлеменә кадәр махаулы булып аерым йортта яшәде.+ Аны Йәһвә йортына килеп йөрүдән тыйдылар. Патшаның сарае исә патша улы Йофамның карамагына тапшырылды, һәм халыкны ул хөкем итте.*+
22 Узия белән булган бүтән хәлләр турында баштанаяк Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр язган.+ 23 Ахыр чиктә Узия, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны ата-бабалары янына җирләделәр. Әмма: «Ул махаулы»,— диеп, аны патшалар каберлегеннән читтә урнашкан кырга күмделәр. Аның урынына патша булып улы Йофа́м+ идарә итә башлады.
27 Патшалык итә башлаганда Йофамга+ 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Аның әнисе Сады́йк кызы Җәрүшә́ иде.+ 2 Атасы Узия́ кебек, Йофа́м да, атасының канунны бозып, Йәһвә гыйбадәтханәсенә үтеп кергән очрагын исәпкә алмаганда,+ Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ Халык исә һаман һәлакәт юлында тора иде. 3 Йофам Йәһвә йортының Югары капкасын төзеде+ һәм Офи́л стенасында күп төзү эшләре башкарды.+ 4 Ул шулай ук Яһүднең таулы җирләрендә+ шәһәрләр төзеде+ һәм урманлы җирләрдә ныгытмалар+ белән манаралар+ корды. 5 Йофам амунлыларның+ патшасына каршы сугыш алып барды. Ахыр чиктә, ул алардан өстен чыкты, һәм тегеләр аңа шул елны 100 талант* көмеш, 10 000 кор* бодай һәм 10 000 кор арпа түләде. Икенче, өченче елны да амунлылар аңа шулхәтле түләде.+ 6 Аллаһысы Йәһвә юлларыннан тайпылмыйча йөргәнгә,* Йофам ныгыганнан-ныгый барды.
7 Йофам белән булган бүтән хәлләр, алып барган бөтен сугышлары һәм йөргән юллары турында Исраи́л һәм Яһүд патшалары китабында бәян ителгән.+ 8 Патшалык итә башлаганда аңа 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте.+ 9 Ахыр чиктә Йофам, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә+ җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Әһә́з идарә итә башлады.+
28 Патшалык итә башлаганда Әһәзгә+ 20 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Бабасы Давыттан аермалы буларак, ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 2 Ул Исраи́л патшалары юлларыннан йөрде+ һәм хәтта төрле Багаллар сыннары* ясады.+ 3 Алай гына да түгел, ул Һинно́м улы үзәнендә* корбаннар төтәтте һәм үз улларын корбан итеп утта яндырды.+ Шулай эшләп, ул Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә иярде.+ 4 Өстәвенә, ул биеклекләрдә,+ калкулыкларда һәм һәр җәенке агач астында+ корбан китерде һәм фимиам яндырды.
5 Шул сәбәптән Аллаһысы Йәһвә аны Су́рия патшасы кулына тапшырды.+ Су́риялеләр аны тар-мар итеп, гаять күп кешеләрне Дәмәшекъкә+ әсирлеккә алып китте. Аллаһы аны шулай ук Исраил патшасы кулына тапшырды, һәм тегесе аңа зур югалтулар китерде. 6 Яһүд халкы үзләренең ата-бабалары Аллаһысы Йәһвәне калдырганы өчен, Рәмали́ улы Фәкы́й+ бер көн эчендә аларның 120 000 кешесен — бөтен батыр егетләрен кырып салды.+ 7 Зикри́ исемле ифраимлы сугышчы патша улы Маасияне, патша сарае башлыгы Әзрикәмне һәм патшадан соң икенче кеше Илкананы үтерде. 8 Өстәвенә, исраиллеләр яһүдләрнең хатыннарын, улларын һәм кызларын — барлыгы 200 000 кан кардәшен әсирлеккә алды. Алар шулай ук ифрат күп табышны кулга төшереп, аны Сама́риягә+ алып китте.
9 Әмма шул җирдә Йәһвәнең Ади́д исемле бер пәйгамбәре бар иде. Ул Сама́риягә кайтып килгән гаскәр каршысына чыгып, болай диде: «Ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвәнең Яһүдкә ачуы чыкканга күрә, ул аларны сезнең кулыгызга тапшырган да.+ Сез аларны шундый көчле ярсу белән үтердегез ки, бу хәтта күккә кадәр үк барып иреште. 10 Хәзер исә сез Яһүд белән Иерусалим халкын үз хезмәтчеләрегез итмәкче буласыз.+ Әллә сез үзегез дә Йәһвә Аллаһыгыз алдында гаепле түгелме? 11 Хәзер сүзем шул: әсирлеккә алган кан кардәшләрегезне өйләренә кайтарып җибәрегез, чөнки сезгә каршы Йәһвәнең ачуы кайный».
12 Шунда ифраимлыларның кайсыбер җитәкчеләре — Йәһухәна́н улы Азария́, Мәшиләму́т улы Бирәхи́, Шалу́м улы Яһизкыя́ һәм Хадла́й улы Амаса́ — хәрби походтан кайтып килүчеләргә каршы чыгып, 13 болай диделәр: «Әсирләрне монда алып кермәгез, югыйсә моның аркасында Йәһвә алдында гаепле булачакбыз. Болай да баштанаяк гөнаһка баттык, һәм Аллаһының Исраилгә ачуы кайный. Булган гаебебезгә тагын өстисегез киләме әллә?» 14 Шунда гаскәриләр әсирләрне һәм табышны+ түрәләргә һәм бөтен җыелган кешеләргә тапшырды. 15 Аннары исемнәре атап билгеләнгән ир-атлар, әсирләрне алып, ялангач булганнарына табыштан кием бирделәр. Аларны киендерделәр, аякларына сандал кидерделәр, ашарга-эчәргә бирделәр һәм тәннәренә сөртергә май бирделәр. Хәлсезләрне исә, ишәккә утыртып, Әрихәгә — финик пальмалары шәһәренә кан кардәшләре янына китерделәр. Шуннан соң алар үзләре Сама́риягә кайтып киттеләр.
16 Шул вакытта Әһә́з патша Ассирия патшаларыннан ярдәм сорады.+ 17 Эдомлылар кабат Яһүд җиренә бәреп керделәр һәм һөҗүм итеп, кешеләрне әсирлеккә алып киттеләр. 18 Филистилеләр+ дә Яһүдтәге Шәфе́л+ белән Нәге́б шәһәрләренә һөҗүм иттеләр. Алар Бәйтшеме́ш,+ Айало́н,+ Гедәру́т, Сохка́ һәм аңа бәйле* шәһәрләрне, Тимнә́+ һәм аңа бәйле шәһәрләрне, шулай ук Гимзо́ һәм аңа бәйле шәһәрләрне яулап алды һәм аларда яши башлады. 19 Исраил* патшасы Әһәз аркасында Йәһвә Яһүдне басынкыландырды, чөнки тегесе, Яһүдне азгынлыкка төшереп, Йәһвәгә карата үтә тугрылыксыз эш итте.
20 Ахыр чиктә, Ассирия патшасы Тиглатпилнаса́р+ килде, әмма Әһәзгә ярдәм итәр урынына аны кысрыклый башлады.+ 21 Әһәз Йәһвә йортында, патша сараенда һәм түрәләрнең сарайларында булган бөтен байлыкны алып чыгып,+ Ассирия патшасына бүләк итеп биргән иде, әмма бу аңа ярдәм итмәде. 22 Кысрыкланган вакытында Әһәз патша Йәһвәгә карата тагы да тугрылыксызрак эш итте. 23 Ул: «Су́рия патшаларының илаһлары аларга булыша бит. Мин дә аларга корбаннар китерим әле, бәлки, алар миңа да булышыр»+,— дип уйлап, үзен җиңгән Дәмәше́къ илаһларына+ корбаннар китерә башлады.+ Әмма алар аны да, бөтен Исраилне дә һәлакәткә китерде. 24 Моннан тыш, Әһәз Аллаһы йортындагы кирәк-яракларны җыеп, аларны челпәрәмә китерде.+ Ул Йәһвә йортын япты+ һәм Иерусалимның һәр урам почмагында үзенә мәзбәхләр корды. 25 Бөтен Яһүд шәһәрләрендә ул бүтән илаһларга корбаннар төтәтү өчен биеклекләр ясады+ һәм үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәнең күңелен рәнҗетте.*
26 Аның белән булган бүтән хәлләр, бөтен эшләре турында баштанаяк Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән.+ 27 Ахыр чиктә Әһәз, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Иерусалим шәһәрендә җирләделәр, әмма патшалар каберлегендә түгел.+ Аның урынына патша булып улы Һизәкыя́ идарә итә башлады.
29 Һизәкыя́+ 25 яшендә илдә патшалык итә башлады, һәм ул Иерусалимда 29 ел идарә итте. Әнисе Зәкәрия́ кызы Абихә́ иде.+ 2 Һизәкыя, бабасы Давыт кебек үк,+ Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ 3 Идарә итүенең беренче елында, беренче айда ул Йәһвә йортының ишекләрен ачып, аларны төзәтте.+ 4 Аннары ул руханилар белән ле́вилеләрне көнчыгыш мәйданда җыеп, 5 аларга болай диде: «Ле́вилеләр, сүземә колак салыгыз әле! Үзегезне+ һәм ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвәнең йортын изгеләндерегез һәм изге урыннан нәҗес нәрсәләрне чыгарып ташлагыз.+ 6 Безнең аталарыбыз тугрылыксыз эш итте һәм Аллаһыбыз Йәһвә алдында яман булганны кылды.+ Алар аны калдырды, Йәһвәнең изге урыныннан йөзләрен чөерде һәм Аңа артлары белән борылды.+ 7 Алар шулай ук гыйбадәтханә өйалдысының ишекләрен+ япты һәм шәмдәлләрне сүндерде.+ Алар изге урында Исраи́л Аллаһысына фимиам яндырмый+ һәм яндыру корбаннары китерми башлады.+ 8 Шуңа күрә Йәһвәнең Яһүд белән Иерусалимга ачуы чыкты,+ һәм ул аларны башкаларда имәнеч хисләр уятырдай хәлгә калдырды, хәйран калып, сызгырып куярлык* хәлгә төшерде, һәм сез моны үз күзләрегез белән күреп торасыз.+ 9 Менә шуңа күрә аталарыбыз кылычтан һәлак булды,+ ә улларыбыз, кызларыбыз һәм хатыннарыбыз әсирлеккә алынды.+ 10 Хәзер исә, Исраил Аллаһысы Йәһвәнең безгә кайнаган ачуы басылсын өчен, күңелем аның белән килешү төзергә тели.+ 11 Кардәшләрем минем, хәзер гамьсез булып йөрү* вакыты түгел, чөнки Йәһвә сезне үзе алдында хезмәт итү+ һәм үзенә корбаннар төтәтү+ өчен сайлады».
12 Шулчак шушы ле́вилеләр эшкә кереште: коһатлылардан+ — Амаса́й улы Маһа́т һәм Азария́ улы Йәи́л, мерарилылардан+ — Әбди́ улы Киш һәм Яхәли́л улы Азария́, гирсәнлеләрдән+ — Зәммә́ улы Йоха́к һәм Йохак улы Гадә́н, 13 Илисафа́н токымыннан — Шимри́ һәм Йәви́л, Аса́ф токымыннан+ — Зәкәрия́ һәм Маттания́, 14 Хима́н токымыннан+ — Яһии́л һәм Шимгы́й, Ядиту́н токымыннан+ — Шемая́ һәм Узии́л. 15 Алар кан кардәшләрен җыйдылар да, үзләрен изгеләндерделәр һәм, Һизәкыя патша Йәһвәнең сүзләре буенча боерганча, Йәһвә йортын чистартырга килделәр.+ 16 Руханилар, Йәһвә йортын чистартыр өчен, аның эченә керделәр һәм Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә табылган бөтен нәҗес нәрсәләрне Йәһвә йортының ишегалдына+ чыгардылар. Ә ле́вилеләр аларны алып, Кидро́н үзәненә+ илтеп ташлады. 17 Шулай итеп, алар изгеләндерүне беренче айның беренче көнендә башлап, сигезенче көнне Йәһвә гыйбадәтханәсенең өйалдысына+ җиттеләр. Йәһвә йортын сигез көн изгеләндереп, алар эшләрен беренче айның 16 нчы көнендә тәмамлады.
18 Шуннан соң алар Һизәкыя патша янына килеп, болай диделәр: «Без бөтен Йәһвә йортын чистартып чыктык, корбан яндыру мәзбәхен+ һәм аның бөтен кирәк-яракларын,+ багышланган икмәкләр* өстәлен+ һәм аның бөтен савыт-сабасын чистарттык. 19 Моннан тыш, без Әһәз патша үз идарәсе вакытында чыгарып ташлаган (шулай эшләп ул тугрылыксызлык кылган иде)+ бөтен кирәк-яракларны әзерләп, аларны изгеләндердек.+ Хәзер алар Йәһвә мәзбәхе алдында».
20 Һизәкыя патша иртән иртүк торып, шәһәр түрәләрен җыйды, һәм алар барысы бергә Йәһвә йортына китте. 21 Патшалык, изге урын һәм Яһүд өчен гөнаһ йолу корбаны итеп алар җиде үгез, җиде сарык тәкәсе, җиде тәкә бәрән һәм җиде кәҗә тәкәсе алып килде.+ Патша руханиларга — Һарун токымнарына — аларны Йәһвә мәзбәхендә корбан итеп китерергә кушты. 22 Шунда үгезләрне чалдылар,+ һәм руханилар аларның канын алып, мәзбәхкә бөркеделәр.+ Аннары алар сарык тәкәләрен чалып, каннарын мәзбәхкә бөркеделәр һәм тәкә бәрәннәрне дә чалып, каннарын мәзбәхкә бөркеделәр. 23 Шуннан соң гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе кәҗә тәкәләрен патша һәм җыелыш алдына алып килделәр һәм кулларын аларның өсләренә куйдылар. 24 Руханилар кәҗә тәкәләрен чалып, гөнаһ йолу корбаны итеп китерделәр. Канын исә, бөтен Исраилне йолып алыр өчен, мәзбәхкә бөркеделәр, чөнки патша әйткәнчә, яндыру корбаны да, гөнаһ йолу корбаны да бөтен Исраил өчен китерелергә тиеш иде.
25 Ул арада, аның кушуы буенча, ле́вилеләр кимваллар, кыллы уен кораллары һәм арфалар тотып,+ Йәһвә йорты янында торды. Моны алар Давыт,+ патшага күренешләр тапшыручы Гәд+ һәм Ната́н+ пәйгамбәр урнаштырган тәртип буенча эшләделәр, чөнки бу тәртипне үз пәйгамбәрләре аша Йәһвә җиткергән иде. 26 Ле́вилеләр Давытның уен коралларын, ә руханилар быргылар тотып басып тордылар.+
27 Шунда Һизәкыя мәзбәхтә яндыру корбаны китерергә кушты.+ Яндыру корбаны китерелә башлагач, Йәһвәгә җыр җырлый башладылар, Исраил патшасы Давытның уен коралларына кушылып, быргы уйнарга тотындылар. 28 Җыр яңгыраганда һәм быргы уйнаганда бөтен җыелыш җиргә таба иелә иде. Һәм яндыру корбаны китерелеп беткәнчегә кадәр шулай булды. 29 Яндыру корбаны китерелеп беткәч, патша һәм аның белән булган бар кеше тез чүгеп, йөзтүбән капланды. 30 Аннары Һизәкыя патша һәм түрәләр ле́вилеләргә Давыт+ һәм күренешләр тапшыручы Асафның+ мәдхияләрен җырлап, Йәһвәне мактарга кушты. Шунда алар шатлык-сөенеч белән мактаулы җырлар җырлады һәм тез чүгеп, йөзтүбән капланды.
31 Аннары Һизәкыя болай диде: «Менә хәзер, Йәһвәгә хезмәт итү өчен аерып куелганнан соң,* Йәһвә йортына корбаннар һәм рәхмәт бүләкләре китерегез». Шунда җыелыш корбаннар һәм рәхмәт бүләкләре китерә башлады, барысы да ихлас күңелдән яндыру корбаннары итеп китереләсе малны алып килде.+ 32 Җыелыш китергән яндыру корбаннарының саны 70 баш эре мал, 100 баш сарык тәкәсе, 200 баш тәкә бәрән иде — боларның барысы яндыру корбаны итеп Йәһвәгә китерелде;+ 33 китерелгән изге бүләкләрнең саны 600 баш эре мал һәм 3 000 баш сарык иде. 34 Әмма яндыру корбаннары итеп китереләсе хайваннарны тунау өчен җитәрлек руханилар булмаганлыктан, бөтен эш башкарылганчы һәм руханилар үзләрен изгеләндергәнче,+ аларга кан кардәшләре ле́вилеләр булышты,+ чөнки үзләрен изгеләндерүгә килгәндә, ле́вилеләр руханиларга караганда намуслырак* иде. 35 Яндыру корбаннары да,+ татулык корбаннарының мае да,+ һәм шулай ук яндыру корбаннары белән китерелгән шәраб бүләкләре дә күп иде.+ Шулай итеп, Йәһвә йортындагы хезмәт яңадан торгызылды.* 36 Һизәкыя һәм бөтен халык Аллаһының үзләре өчен кылган эшләренә сөенде,+ чөнки моның барысы бик тиз башкарылды.
30 Һизәкыя́ бөтен Исраи́л белән Яһүдкә хәбәр җибәреп+ һәм хәтта Ифраи́м белән Манашше́ кабиләләренә+ хатлар язып, барысын Иерусалимга Йәһвә йортына Исраил Аллаһысы Йәһвәгә багышланган Паса́х бәйрәмен үткәрергә чакырды.+ 2 Әмма патша, аның түрәләре һәм бөтен Иерусалим җыелышы Пасах бәйрәмен икенче айда үткәрергә булды,+ 3 чөнки үзләрен изгеләндергән руханилар җитәрлек булмаганлыктан+ һәм халык Иерусалимда әле җыелып бетмәгәнлектән, алар бәйрәмне гадәттәге вакытта үткәрә алмаган иде.+ 4 Бу карар патшага да, бөтен җыелышка да дөрес булып күренде. 5 Шулай итеп, Бәхи́р-шебадан алып Данга+ кадәр бөтен Исраил буенча игълан ясап, халыкны Иерусалимга Исраил Аллаһысы Йәһвәгә багышланган Пасах бәйрәменә чакырырга булдылар, чөнки моңа кадәр аларның бу бәйрәмне канунда язылганча зур төркем белән җыелып үткәргәннәре юк иде.+
6 Шунда, патша боерыгы буенча, хәбәрчеләр* патшадан һәм түрәләрдән хатлар алып, бөтен Исраил белән Яһүд җирен йөреп чыкты һәм мондый хәбәр җиткерде: «Исраил халкы! Ибраһи́м, Исха́к һәм Исраил* Аллаһысы Йәһвәгә борылыгыз, шулчак ул да сезгә — Ассирия патшалары+ кулыннан котылып калганнарга борылыр. 7 Ата-бабаларыгыз һәм кан кардәшләрегез кебек булмагыз! Алар ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә карата тугрылыксыз эш итте, шунлыктан, үзегез күргәнегезчә, ул аларны башкаларда имәнеч хисләр уятырдай хәлгә калдырды да.+ 8 Ата-бабаларыгыз кебек үҗәт булмагыз.+ Йәһвәгә буйсыныгыз, аның мәңгегә изгеләндергән изге урыны+ янына килегез һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә хезмәт итегез, шулчак аның сезгә кайнаган ачуы басылыр.+ 9 Сез Йәһвәгә борылгач, кан кардәшләрегезне һәм улларыгызны әсир итүчеләр аларга мәрхәмәт күрсәтер+ һәм аларны үз җирләренә кайтарып җибәрер,+ чөнки Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле.+ Аңа борылсагыз, ул сездән үз йөзен бормас».+
10 Хәбәрчеләр* Ифраим һәм Манашше+ җирләрендә шәһәрдән шәһәргә йөреп, Зәбулунга кадәр җиттеләр, әмма халык алардан мыскыллап көлде.+ 11 Шулай да Әши́р, Манашше һәм Зәбулу́н кабиләләреннән кайберәүләр, басынкылык күрсәтеп, Иерусалимга килделәр.+ 12 Аллаһы Яһүдкә дә илтифатын күрсәтте һәм, алар патша белән түрәләрнең Йәһвә сүзе буенча кушканнарын үтәсеннәр өчен, аларны бердәм итте.* 13 Икенче айны+ Төче икмәк бәйрәмен+ үткәрергә дип, Иерусалимда бик күп халык җыйналды. Җыелган халык саны гаять күп иде. 14 Алар Иерусалимдагы ялган илаһларның мәзбәхләрен бетерделәр,+ бөтен фимиам яндыру мәзбәхләрен+ дә Кидро́н үзәненә илтеп ташладылар. 15 Аннары икенче айның 14 нче көнендә Пасах корбаны чалдылар. Руханилар белән ле́вилеләргә оят булып китте, һәм алар үзләрен изгеләндереп, яндыру корбаннары итеп китереләсе малны Йәһвә йортына алып килде. 16 Алар, Аллаһы бәндәсе Мусаның Кануны буенча, гадәттәге урыннарына басты. Аннары руханилар ле́вилеләр биргән канны мәзбәх өстенә бөркеде.+ 17 Җыелганнар арасында үзләрен әле изгеләндермәгәннәр күп иде, һәм ле́вилеләр, чиста булмаганнарны Йәһвәгә изгеләндерер өчен,+ алар урынына Пасах корбаннары чалу өчен җаваплы иде. 18 Бик күпләр, аеруча Ифраим, Манашше,+ Иссахар һәм Зәбулун кабиләсендәге кешеләр, чистарыну йоласын үтмичә, канунны бозып, Пасах ризыгын ашадылар. Әмма Һизәкыя алар өчен болай дип дога кылды: «Игелекле+ Йәһвә, кичер аларны. 19 Изгелек кагыйдәләре буенча чистарынмасалар да,+ хак Аллаһы Йәһвәне — үз ата-бабаларының Аллаһысын эзләр өчен үз йөрәкләрен әзерләгән+ һәркемне кичер». 20 Йәһвә Һизәкыянең догасын ишетте һәм халыкны кичерде.*
21 Иерусалимда булган исраиллеләр җиде көн буе зур шатлык-сөенеч белән+ Төче икмәк бәйрәме+ үткәрде. Ле́вилеләр белән руханилар, көн саен Йәһвә өчен уен коралларында рухланып уйнап, Йәһвәне мактады.+ 22 Һизәкыя исә Йәһвәгә акыллылык белән хезмәт иткән ле́вилеләр белән сөйләшеп, аларны дәртләндерде.* Халык җиде көн буе бәйрәм ашы ашап,+ татулык корбаннары китерде+ һәм үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә рәхмәтләр белдерде.
23 Аннары бөтен җыелыш тагын җиде көн бәйрәм итәргә булды. Шулай итеп, барысы да шатланып тагын җиде көн бәйрәм итте.+ 24 Яһүд патшасы Һизәкыя җыелыш өчен 1 000 баш үгез һәм 7 000 баш сарык, ә түрәләре җыелыш өчен 1 000 баш үгез һәм 10 000 баш сарык багышлады.+ Һәм шактый күп руханилар үзләрен изгеләндерде.+ 25 Бөтен Яһүд халкы, руханилар, ле́вилеләр, Исраилдән килгән бөтен халык, шулай ук Исраилдән килгән+ һәм Яһүд җирендә яшәгән килмешәкләр+ сөенүдән туктамады. 26 Иерусалимда зур шатлык хөкем сөрде, чөнки Исраил патшасы Давыт улы Сөләйманның көннәреннән бирле Иерусалимда андый хәлнең булганы юк иде.+ 27 Ахырда ле́виле руханилар халыкны фатихалады.+ Аллаһы аларның авазын ишетте, һәм аларның догасы аның изге торагына — күкләргә кадәр барып иреште.
31 Бәйрәмнән соң анда җыелган бөтен исраиллеләр Яһүд җирендәге шәһәрләргә китте. Алар Яһүд белән Биньями́н, шулай ук Ифраи́м һәм Манашше́+ җирләрендәге изге таш баганаларны ватты,+ изге агач баганаларны* кисеп ташлады,+ биеклекләрне+ һәм мәзбәхләрне җимерде,+ таш өстендә таш калдырмады. Аннары бөтен исраиллеләр үз шәһәрләренә, һәрберсе үз өенә кайтты.
2 Һизәкыя́ исә руханиларны+ һәм ле́вилеләрне+ үз төркемнәренә билгеләп, һәрбер руханига һәм һәрбер ле́вилегә үз вазифасын тапшырды.+ Алар яндыру корбаннары белән татулык корбаннары китерергә, Йәһвә гыйбадәтханәсенең ишегалларының капкалары янында хезмәт итәргә, Аллаһыга рәхмәтләр һәм мактаулар белдерергә тиеш иделәр.+ 3 Яндыру корбаннары өчен,+ шул исәптән Йәһвәнең Канунында язылганча иртәнге һәм кичке корбаннар,+ шулай ук Шимбә көнендә,+ яңа ай көнендә+ һәм бәйрәмнәрдә+ китерелә торган яндыру корбаннары өчен, патша үз малының бер өлешен багышлады.
4 Өстәвенә, ул Иерусалимда яшәгән халыкка, руханилар белән ле́вилеләр Йәһвәнең канунын төп-төгәл үтәсеннәр өчен,* аларга тиешле өлешне бирергә кушты.+ 5 Бу боерык чыккач, исраиллеләр шактый күп күләмдә ашлыкның, яңа шәрабның, зәйтүн маеның,+ балның һәм кырда җыйган бар нәрсәнең беренче уңышын+ китерделәр. Алар бар нәрсәләренең уннан бер өлешен мул итеп китерде.+ 6 Яһүд шәһәрләрендә яшәгән Исраи́л һәм Яһүд кешеләре шулай ук эре малларының, сарыкларының уннан бер өлешен һәм изге нәрсәләрнең уннан бер өлешен+ — Аллаһылары Йәһвә өчен изгеләндерелгән нәрсәләрне китереп, аларны өем-өем итеп сала барды. 7 Өченче айны+ алар үз бүләкләрен аерым өемнәргә өя башлады һәм җиденче айны+ тәмамлады. 8 Һизәкыя һәм түрәләр, килеп, шул бүләк өемнәрен күргәч, Йәһвәгә мактаулар белдерде һәм Исраил халкын фатихалады.
9 Һизәкыя руханилар белән ле́вилеләрдән бүләк өемнәре турында сорагач, 10 Сады́йк йортыннан булган баш рухани Азария́ аңа болай диде: «Йәһвә йортына бүләкләр китерә башлаганнан бирле+ халыкның азык-төлеккә мохтаҗлыгы юк, алар туйганчы ашый һәм кала да әле, чөнки Йәһвә үз халкын фатихалый. Менә күпме калды».+
11 Шулчак Һизәкыя Йәһвә йортында келәтләр*+ әзерләргә кушты, һәм аларны әзерләделәр. 12 Бүләкләрне, гошерләрне*+ һәм изге нәрсәләрне эчкә керттеләр һәм бу эшне намус белән башкардылар. Ле́виле Кәнәния́һ моның барысы өстеннән күзәтче итеп билгеләнде, ә аның бертуганы Шимгы́й аңардан соң икенче иде. 13 Һизәкыя патша боерыгы белән Яһии́л, Әзазия́һ, Наха́т, Асаи́л, Яриму́т, Йозаба́д, Илья́л, Ишмахы́й, Маһа́т һәм Бина́й Кәнәнияһ белән Шимгыйның вәкаләтле ярдәмчеләре итеп билгеләнде. Азария исә Аллаһы йорты күзәтчесе иде. 14 Ле́виле Имна́й улы Кора́ — көнчыгыш капка сакчысы+ — Аллаһыга китерелгән ирекле бүләкләр+ өчен җаваплы иде. Ул Йәһвәгә китерелгән иганә бүләкләрен,+ шулай ук аеруча изге нәрсәләрне+ өләште. 15 Аның җитәкчелеге астында руханилар шәһәрләрендә+ Гадә́н, Миниями́н, Йешуа́, Шемая́, Әмәри́ һәм Шәхәния́ иде. Аларга төркемнәрдә+ хезмәт иткән кан кардәшләренә өлеш чыгару эше ышанып тапшырылды. Һәрберсенә — зурысына да, кечесенә дә — бертигез өлеш бирелә иде. 16 Исемнәре шәҗәрәгә кертелгән һәм Йәһвә йортына көн саен хезмәт итәргә һәм үз төркемнәрендә вазифаларын үтәргә килгәннәргә аерым өлеш чыгарыла иде. Шәҗәрәгә өч яшь һәм аннан олырак ир затлары кертелгән иде.
17 Руханиларның шәҗәрәсе дә, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ле́вилеләрнең+ шәҗәрәсе дә үз төркемнәрендәге вазифалар буенча+ һәм нәселләре буенча+ төзелде. 18 Шәҗәрәгә аларның бөтен хатыннары, уллары белән кызлары, хәтта кечкенә балалары — аларның бөтен гаиләләре кертелде, чөнки алар үзләренә ышанып тапшырылган вазифалары өчен үзләрен изге хезмәт хакына изге итеп саклады. 19 Шәҗәрәгә шулай ук Һарунның токымнары — үз шәһәрләре тирәсендәге җирләрдә* яшәгән руханилар да кертелде.+ Бөтен шәһәрләрдә руханилар гаиләсендәге һәрбер ир затка һәм ле́вилеләрнең шәҗәрәсенә кертелгән барлык кешеләргә ризык өләшү өчен исемнәре атап ир-атлар билгеләнде.
20 Һизәкыя бөтен Яһүд җирендә шулай эшләде. Ул Аллаһысы Йәһвә күзендә яхшы һәм дөрес булганны кылып, аңа тугры булды. 21 Һизәкыя Аллаһыны эзләүдә нинди генә эшкә тотынмасын — Аллаһы йортында хезмәт итү булсынмы,+ Канунны һәм әмерләрне үтәү булсынмы — ул барысын да бөтен күңелен биреп башкарды һәм уңышлы булды.
32 Һизәкыя́ тугрылык белән эш итеп шушы эшләрне башкарганнан соң,+ Ассирия патшасы Синахери́б Яһүд җиренә басып керде. Ул бәреп керү һәм яулап алу нияте белән ныгытылган шәһәрләрне камап алды.+
2 Синахерибның килгәнен һәм Иерусалимга каршы сугышырга җыенганын күргәч, 3 Һизәкыя, түрәләре һәм гаскәриләре белән киңәшләшеп алганнан соң, шәһәр читендәге су чыганакларын бетерергә булды,+ һәм алар моны куәтләп, аңа булышырга ризалашты. 4 Күп халык җыелды, һәм алар: «Ассирия патшалары монда килгәч, су таба алмасыннар әле»,— диеп, бөтен су чыганакларын һәм бу җир буйлап аккан елгачыкны бетерде.
5 Өстәвенә, тәвәккәллек белән эш итеп, ул стенаның җимерелгән өлешен тулысынча торгызды һәм шунда манаралар күтәрде, тышкы яктан исә икенче кат стена төзеде. Ул шулай ук Давыт Шәһәрендә Милоны*+ төзәтте һәм гаять күп кораллар* һәм калканнар ясады. 6 Аннары ул халык өстеннән хәрби җитәкчеләр билгеләде һәм барысын шәһәр капкасы алдындагы мәйданда җыеп, аларны мондый сүзләр белән рухландырды:* 7 «Кыю һәм нык булыгыз! Ассирия патшасыннан һәм аның күпсанлы кешеләреннән курыкмагыз, котыгыз алынмасын,+ чөнки безнең белән булганнар аның белән булганнарга караганда күбрәк.+ 8 Ул кеше көченә,* ә без Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз, безгә Ходай ярдәм итә, һәм безнең өчен ул сугыша».+ Яһүд патшасы Һизәкыянең сүзләреннән соң халыкның рухы күтәрелеп китте.+
9 Шуннан соң үзенең бөтен куәтле гаскәре белән* Лаки́ш+ янында торганда Ассирия патшасы Синахериб, Иерусалимга Яһүд патшасы Һизәкыя һәм Иерусалимдагы бөтен яһүдләр янына үз хезмәтчеләрен җибәреп,+ болай диде:
10 «Ассирия патшасы Синахериб болай ди: „Нә́рсәгә өметләнеп камалган Иерусалимда утырасыз?+ 11 Һизәкыя: „Аллаһыбыз Йәһвә безне Ассирия патшасыннан коткарыр“,— диеп, сезне алдый.+ Сез бит аның аркасында ачлыктан, сусаудан үләчәксез. 12 Шул ук Һизәкыя, Аллаһыгызның* биеклекләрен+ һәм мәзбәхләрен+ бетереп, Яһүд белән Иерусалимга: „Бер генә мәзбәх алдында табыныгыз һәм корбаннарыгызны төтәтегез“+,— дигән иде түгелме соң? 13 Мин һәм минем ата-бабаларым бүтән җирләрдәге халыклар белән нәрсә эшләгәнне белмисезме әллә?+ Шул халыкларның илаһлары үз җирләрен минем кулдан коткара алдымы соң?+ 14 Ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары арасыннан кайсысы үз халкын минем кулымнан коткара алды? Нәрсә, сезнең Аллаһыгыз сезне минем кулымнан коткара алыр дип уйлыйсызмы?+ 15 Һизәкыя сезне шулай дип алдамасын һәм юлдан яздырмасын!+ Ышанмагыз аңа, чөнки бернинди халыкның да, патшалыкның да илаһы үз халкын минем кулымнан коткара алмады. Кая инде сезнең Аллаһыгызга сезне минем кулымнан коткарырга?!“»+
16 Аның хезмәтчеләре Йәһвә Аллаһыны һәм аның хезмәтчесе Һизәкыяне мыскыллады да мыскыллады. 17 Синахериб шулай ук Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне яманлап+ һәм аңа каршы сөйләп хатлар язды.+ Хатларда болай диелгән иде: «Бүтән җирләрдәге халыкларның илаһлары үз халыкларын минем кулымнан коткара алмаган кебек,+ Һизәкыянең Аллаһысы да үз халкын минем кулымнан коткара алмаячак». 18 Стенадагы Иерусалим халкын куркытып, котларын алып, ахыр чиктә шәһәрләрен басып алыр өчен, аның хезмәтчеләре аларга яһүд телендә кычкырып сөйли бирде.+ 19 Алар җир йөзендәге бүтән халыкларның илаһлары — кеше кулы ясаган нәрсәләр турында сөйләгән кебек, Иерусалим Аллаһысы турында да яманлап сөйләде. 20 Әмма Һизәкыя патша һәм Аму́з улы Ишагыя́+ пәйгамбәр моның турында дога кылды һәм ярдәм сорап күкләргә аваз салды.+
21 Һәм Йәһвә бер фәрештәне җибәреп, Ассирия патшасының лагерендагы бөтен гайрәтле сугышчыларны,+ башлыкларны һәм җитәкчеләрне кырып салды, һәм тегесе хурлыкка төшеп, үз иленә кайтып китте. Соңрак ул үз илаһының гыйбадәтханәсенә керде, һәм анда аны үз уллары кылыч белән үтерде.+ 22 Шулай итеп Йәһвә Һизәкыяне һәм Иерусалим халкын Ассирия патшасы Синахериб һәм башкаларның кулыннан коткарып, аңа тирә-ягындагы бөтен дошманнарыннан тынычлык бирде. 23 Күпләр Иерусалимга Йәһвәгә бүләкләр алып килде һәм Яһүд патшасы Һизәкыягә затлы әйберләр китерде.+ Бу вакыйгалардан соң ул барлык халыклар күзендә зур хөрмәт казанды.
24 Шул көннәрдә Һизәкыя авырып китеп, үлем түшәгенә ятты. Ул Йәһвәгә дога кыла башлады.+ Аллаһы аңа җавап бирде һәм билге* күрсәтте.+ 25 Ләкин Һизәкыя, йөрәге горурланып киткәнгә, үзенә карата кылган яхшылыкны тиешенчә бәяләмәде. Шунлыктан Аллаһының аңа да, Яһүд белән Иерусалимга да ачуы чыкты. 26 Әмма Һизәкыя үзенең горур йөрәген басынкыландырды,+ һәм Иерусалим халкы да үзен басынкыландырды. Шунлыктан Һизәкыя көннәрендә Йәһвә аларга үз ачуын түкмәде.+
27 Һизәкыя бик бай булып китте һәм зур данга иреште.+ Ул үзенә алтын, көмеш, асылташлар, бәлзәм, калканнар һәм төрле-төрле затлы әйберләр саклау өчен йортлар ясады.+ 28 Моннан тыш, ул ашлык, яңа шәраб, зәйтүн мае саклау өчен амбарлар, шулай ук төрле мал өчен араннар һәм сарык-кәҗәләр өчен утарлар ясады. 29 Аллаһы аңа күп байлык биргәнлектән, ул шулай ук үзенә шәһәрләр төзеде, күп мал-туарга — эре һәм вак терлеккә ия булды. 30 Һизәкыя Гихонның+ югары су чыганагын буып,+ аның суларын туп-туры көнбатышка Давыт Шәһәренә+ таба юнәлтте. Һизәкыя бар эшләрендә уңышлы иде. 31 Әмма Бабы́л түрәләренең вәкилләре аның янына бу җирдә күрсәтелгән+ билге*+ турында сорарга килгәч, Аллаһы аны сынап,+ йөрәгендә булганның барысын белер өчен,+ аны берүзен калдырды.
32 Һизәкыя белән булган бүтән хәлләр һәм тугры мәхәббәт күрсәтеп+ башкарган эшләре турында Амуз улы Ишагыя пәйгамбәрнең күренешендә,+ Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән.+ 33 Ахыр чиктә Һизәкыя, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт улларының каберлегенә алып бара торган тау битләвендә җирләделәр.+ Ул үлгәч, бөтен Яһүд һәм Иерусалим халкы аны хөрмәтләп җирләде. Аның урынына патша булып улы Манашше́ идарә итә башлады.
33 Патшалык итә башлаганда Манашшега+ 12 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 55 ел идарә итте.+
2 Манашше́, Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә ияреп, Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+ 3 Ул атасы Һизәкыя́ җимереп ташлаган биеклекләрне+ яңадан төзеде, Багалларга мәзбәхләр урнаштырды һәм изге агач баганалар* ясады. Ул бөтен күк җисемнәренә* табынды һәм аларга хезмәт итте.+ 4 Манашше шулай ук Йәһвә йортында, Йәһвәнең: «Минем исемем мәңге Иерусалимда булыр»+,— дип әйткән урынында, мәзбәхләр төзеде.+ 5 Ул Йәһвә йортының ике ишегалдында+ бөтен күк җисемнәренә* мәзбәхләр төзеде. 6 Ул Һинно́м улы үзәнендә+ үз улларын корбан итеп утта яндырды;*+ сихерчелек кылды,+ күрәзәлек һәм кара сихерчелек белән шөгыльләнде, рухлар чакыручылар һәм күрәзәчеләр билгеләде.+ Ул Йәһвә күзендә чиксез дәрәҗәдә яманлык кылып, аның ачуын чыгарды.*
7 Манашше шулай ук бер сын ясап, аны Аллаһы йортына урнаштырды.+ Бу урын турында Аллаһы Давыт белән аның улы Сөләйманга болай дигән иде: «Бу йортта һәм мин Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан сайлап алган Иерусалимда минем исемем мәңге булачак.+ 8 Исраи́л Муса аша бирелгән бар әмерләремне, бөтен Канунны, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне җиренә җиткереп үтәсә, мин бүтән беркайчан да исраиллеләрне ата-бабаларына биргән җирдән мәхрүм итмәм». 9 Манашше Яһүдне һәм Иерусалим халкын, Йәһвә исраиллеләр алдында юк иткән халыкларга караганда да яманрак эшләр кылырга этәреп, юлдан яздыра барды.+
10 Йәһвә Манашшега да, үзенең халкына да кат-кат хәбәрләр җибәреп торды, әмма алар колак салмады.+ 11 Шуңа күрә Йәһвә аларга Ассирия патшасының гаскәр башлыкларын җибәрде. Алар Манашшены табып, аңа ыргаклар кидерделәр* һәм ике бакыр богау белән богаулап Бабылга алып киттеләр. 12 Бәлагә төшкәч, ул үзенең Аллаһысы Йәһвәгә мәрхәмәт* күрсәтүен сорап ялварды һәм ата-бабалары Аллаһысы алдында үзен бик басынкыландырды. 13 Манашше Аллаһыга дога кыла башлады. Аның ялваруыннан тәэсирләнеп, Ул аның мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечен кабул кылды һәм аны Иерусалимга кайтарып, патшалыгын аның кулына кире тапшырды.+ Шунда Манашше Йәһвәнең хак Аллаһы булуына төшенде.+
14 Шуннан соң ул үзәндәге* Гихонның+ көнбатыш ягындагы Давыт Шәһәренең тышкы стенасын төзеде.+ Стена Офилны+ уратып, Балык капкасына+ кадәр үк сузылган иде. Аны ул бик биек итеп ясады. Өстәвенә, ул Яһүдтәге бөтен ныгытылган шәһәрләрдә гаскәр башлыклары билгеләде. 15 Аннары ул чит-ят илаһларны, Йәһвә йортындагы сынны,+ Йәһвә йорты тавында һәм Иерусалимда үзе төзегән мәзбәхләрне+ шәһәр читенә илтеп ташларга кушты. 16 Ул шулай ук Йәһвәнең мәзбәхен әзерләп,+ анда татулык корбаннары+ һәм рәхмәт бүләкләре+ китерә башлады. Патша Яһүд халкына Исраил Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итәргә кушты. 17 Халык корбаннарны үз Аллаһысы Йәһвәгә генә китергән булса да, моны һаман биеклекләрдә эшли иде.
18 Манашше белән булган бүтән хәлләр, аның үз Аллаһысына кылган догасы һәм күренешләр тапшыручыларның аңа Исраил Аллаһысы Йәһвә исеменнән сөйләгән сүзләре турында Исраил патшаларының тарихы бәян ителгән китапта язылган. 19 Шулай ук аның догасы,+ ялваруына ничек итеп җавап бирелүе, кылган барлык гөнаһлары, тугрылыксыз булуы,+ үзен басынкыландырганчыга кадәр төзегән биеклекләре һәм куйган изге агач баганалар*+ белән сыннары турында күренешләр тапшыручыларның язуларында язылган. 20 Ахыр чиктә Манашше, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны үзенең йорты янында җирләделәр. Аның урынына улы Амо́н идарә итә башлады.+
21 Патшалык итә башлаганда Амонга+ 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 2 ел идарә итте.+ 22 Ул, атасы Манашше кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+ Ул атасы Манашше ясаган бөтен сыннарга корбаннар китерде+ һәм аларга хезмәт итте. 23 Әмма Амон, атасы Манашше́ үзен басынкыландырган кебек,+ Йәһвә алдында үзен басынкыландырмады,+ киресенчә, үз гаебен арттыра гына барды. 24 Ахыр чиктә, Амонның хезмәтчеләре аңа каршы яшерен килешү төзеделәр+ һәм аны үз йортында үтерделәр. 25 Әмма ул җирдәге халык Амон патшага каршы яшерен килешү төзегән бөтен кешеләрне үтереп бетерде+ һәм аның урынына улы Йошияне+ патша итеп куйды.
34 Патшалык итә башлаганда Йошиягә+ 8 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 31 ел идарә итте.+ 2 Ул Йәһвәнең күзендә дөрес булганны кылды һәм, уңга да, сулга да тайпылмыйча, бабасы Давыт эзләреннән йөрде.
3 Идарә итүенең 8 нче елында, әле малай чагында, ул бабасы Давыт Аллаһысын эзли башлады,+ ә 12 нче елында Яһүдне һәм Иерусалимны биеклекләрдән,+ изге агач баганалардан,* сыннардан+ һәм потлардан* чистарта башлады.+ 4 Патшаның күзе алдында Багалларның мәзбәхләрен җимерделәр. Ул алар өстендәге фимиам мәзбәхләрен чабып ташлады, шулай ук изге агач баганаларны,* сыннарны, потларны* челпәрәмә китереп, тузан итте һәм аларга корбаннар китергән кешеләрнең каберләре өстенә сипте.+ 5 Ул руханиларның сөякләрен аларның мәзбәхләрендә яндырды.+ Шулай итеп ул Яһүдне дә, Иерусалимны да чистартты.
6 Йошия́ патша Манашше́, Ифраи́м,+ Шимо́н шәһәрләрендә һәм хәтта Нәфтәли́ шәһәрләрендә һәм аларның әйләнәсендәге җимерек урыннарда 7 мәзбәхләрне ватты, изге агач баганаларны* һәм сыннарны+ җимереп, тузанга әйләндерде. Ул Исраи́л җирендәге барлык фимиам мәзбәхләрен чабып ташлады.+ Аннары ул Иерусалимга кайтты.
8 Идарә итүенең 18 нче елында, илне һәм гыйбадәтханәне* чистартканнан соң, Йошия Әзлияһнең улы Шафанны,+ шәһәр башлыгы Маасияне һәм Йоһа́з улы елъязмачы Йохакны үз Аллаһысы Йәһвәнең йортын төзекләндерергә җибәрде.+ 9 Алар баш рухани Хилкыя́ янына килеп, аңа Аллаһы йортына китерелгән акчаны тапшырдылар. Бу акчаны капка сакчылары булып хезмәт итүче ле́вилеләр Манашшедан, Ифраимнан һәм Исраилнең бүтән кабиләләреннән,+ шулай ук Яһүд, Биньями́н кабиләләреннән һәм Иерусалим халкыннан җыйганнар иде. 10 Акчаны Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирделәр. Йәһвә йортындагы эшчеләр исә акчаны йортны төзәтү һәм төзекләндерү өчен кулланды. 11 Акчаны, юнылган ташлар, агач материаллары сатып алу өчен, һөнәрчеләр белән төзүчеләргә бирделәр. Төзү материаллары Яһүд патшалары аркасында җимерек хәлгә килгән биналарны ныгыту һәм яңарту өчен сарыф ителде.+
12 Бу кешеләр эшләрен намуслы башкарды.+ Алар өстеннән күзәтчеләр итеп ле́вилеләр: Мерари́ токымыннан+ Яхә́т белән Абадия́, Коһа́т токымыннан+ Зәкәрия́ белән Мәшулла́м билгеләнде. Оста музыкантлар булган ле́вилеләр+ 13 гади эшчеләр* өчен җаваплы иде һәм һәртөрле эшләр башкарган бөтен эшчеләр өстеннән күзәтчеләр иде. Кайсыбер ле́вилеләр сәркатип, җитәкче һәм капка сакчысы булып хезмәт итте.+
14 Ле́вилеләр Йәһвә йортына китерелгән акчаны+ алып чыккан вакытта Хилкыя рухани Йәһвәнең Муса аша бирелгән+ Канун китабын+ тапты. 15 Шунда Хилкыя сәркатип Шафанга: «Мин Йәһвә йортында Канун кулъязмасын таптым»,— диде һәм кулъязманы Шафанга бирде. 16 Шафа́н бу кулъязманы патшага китереп, болай диде: «Хезмәтчеләрең үзләренә тапшырылган бөтен эшне башкара. 17 Алар Йәһвә йортында булган акчаны бушатып, билгеләнгән ир-атлар һәм эшчеләр кулына бирделәр». 18 Сәркатип Шафан патшага шулай ук: «Хилкыя рухани миңа бер кулъязма бирде»+,— дип әйтте һәм патша алдында аны укый башлады.+
19 Канундагы сүзләрне ишетү белән патша өстендәге киемен ертып җибәрде.+ 20 Аннары патша Хилкыяга, Шафан улы Әхикәмгә,+ Мика́й улы Абдонга, сәркатип Шафанга һәм патша хезмәтчесе Асаяга болай дип боерды: 21 «Барыгыз, Йәһвәдән минем өчен һәм Исраил белән Яһүдтә калганнар өчен, табылган шушы кулъязмадагы сүзләр турында сорагыз, чөнки Йәһвәнең өстебезгә түгеләчәк ярсуы бик көчле. Ата-бабаларыбыз бит Йәһвәнең сүзен үтәмәгәннәр һәм бу кулъязмада язылган сүзләр буенча яшәмәгәннәр».+
22 Шунда Хилкыя һәм патша җибәргән кешеләр Хөлдә́ исемле пәйгамбәр хатын+ янына киттеләр. Ул Харха́с улы Тәкъвинең улы кием саклаучы Шалумның хатыны иде. Ул Иерусалимда, Яңа шәһәрдә яши иде. Аларның сүзләрен тыңлаганнан соң,+ 23 Хөлдә болай диде: «Исраил Аллаһысы Йәһвәнең сүзе мондый: „Сезне минем яныма җибәргән кешегә әйтегез: 24 „Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы алдында укылган кулъязмадагы бөтен ләгънәт сүзләрен+ чынга ашырып, мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә бәла китерәм.+ 25 Мине калдырганнары,+ бүтән илаһларга корбаннар төтәткәннәре һәм шулай итеп бөтен эшләре белән күңелемне рәнҗеткәннәре* өчен,+ мин шушы җиргә ярсуымны түгәрмен, һәм ярсуым басылмас“.+ 26 Сезне Йәһвәдән сорарга җибәргән Яһүд патшасына исә әйтегез: „Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: 27 „Бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә карата әйткән сүзләремне ишетеп,+ моны сизгер* күңел белән кабул иткәнгә, үзеңне Аллаһы алдында басынкыландырганга, әйе, үзеңне минем алдымда басынкыландырганга һәм шулай ук өстеңдәге киемеңне ертып, минем алдымда елаганга, мин дә сине ишеттем+,— дип әйтә Йәһвә.— 28 Шуңа күрә син ата-бабаларыңа кушылырсың, сине үз кабереңә тынычлыкта салачаклар, һәм синең күзләрең мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә китерергә җыенган бөтен бу бәлане күрмәячәк“».+
Шуннан соң алар моның барысын патшага җиткерде. 29 Шунда патша, хәбәр җибәреп, Яһүд белән Иерусалимдагы бөтен өлкәннәрне җыйды.+ 30 Аннары патша Йәһвәнең йортына китте. Аның белән бергә бөтен Яһүд халкы, Иерусалимда яшәүчеләр, руханилар һәм ле́вилеләр — олысыннан кечесенә хәтле бөтен халык китте. Ул аларга Йәһвә йортында табылган килешү китабындагы бөтен сүзләрне кычкырып укыды.+ 31 Йошия патша үз урынында басып торган килеш бу китапта язылган килешүнең бөтен сүзләрен тотып,+ Йәһвә юлыннан йөриячәге, аның әмерләрен, искә төшерүләрен һәм күрсәтмәләрен бөтен йөрәге һәм бөтен җаны* белән+ үтәп яшәячәге турында Йәһвә алдында килешү төзеде.*+ 32 Ул шулай ук Иерусалимда һәм Биньямин җирендә булган кешеләрне бу килешүгә кушылырга дәртләндерде. Һәм Иерусалим халкы Аллаһының — ата-бабалары Аллаһысының килешүе буенча эш итте.+ 33 Аннары Йошия исраиллеләрнең җирләрендәге барлык җирәнгеч нәрсәләрне* юк итте+ һәм Исраилдәге һәрбер кешегә Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итәргә булышты. Ул яшәгән вакыт дәвамында халык үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә юлыннан тайпылмады.
35 Йошия́ Иерусалимда Йәһвәгә багышлап Паса́х бәйрәме+ оештырды, һәм Пасах корбаны+ беренче айның 14 нче көнендә+ чалынды. 2 Ул руханиларга үз вазифаларын үтәргә кушты һәм аларны Йәһвә йортында үз хезмәтләрен башкарырга дәртләндерде.+ 3 Аннары ул Йәһвә алдында изге булган һәм бөтен Исраилне өйрәткән ле́вилеләргә+ болай диде: «Изге килешү сандыгын Исраи́л патшасы Давытның улы Сөләйман төзегән йортка кертеп куегыз.+ Сезгә бүтән аны үз җилкәләрегездә күтәреп йөртәсе юк.+ Хәзер Аллаһыгыз Йәһвәгә һәм аның халкы Исраилгә хезмәт итәргә вакыт. 4 Исраил патшасы Давыт һәм аның улы Сөләйман язып калдырган тәртип буенча эш итеп,+ нәселләрегез һәм төркемнәрегез буенча хезмәткә әзерләнегез.+ 5 Кан кардәшләрегезнең — халыкның нәселләре саны буенча төркемләшеп, изге урынга килеп басыгыз. Аларның һәрбер нәселенә ле́вилеләр нәселләренең бер төркеме хезмәт күрсәтергә тиеш. 6 Пасах корбанын чалыгыз+ да үзегезне изгеләндерегез һәм кан кардәшләрегезгә хезмәт күрсәтеп, бәйрәм хәстәрен күрегез. Шулай итеп сез Йәһвәнең Муса аша әйткән сүзен үтәгән булырсыз».
7 Йошия анда булган бөтен халыкка, Пасах корбаннары китерсеннәр өчен, вак терлек — барлыгы 30 000 тәкә бәрән белән яшь кәҗә тәкәсе, шулай ук 3 000 баш эре мал бүләк итте. Патша боларның барысын шәхси милкеннән бирде.+ 8 Аның түрәләре дә халыкка, руханиларга һәм ле́вилеләргә ирекле рәвештә иганә бүләкләре бирде. Аллаһы йорты башлыклары Хилкыя́,+ Зәкәрия́ һәм Яһии́л руханиларга 2 600 баш Пасах бәрәне һәм 300 баш эре мал бирде. 9 Ә ле́вилеләрнең башлыклары Кәнәния́һ, аның бертуганнары Шемая́ белән Нитани́л, шулай ук Хәшәби́, Яи́л һәм Йозаба́д ле́вилеләргә 5 000 баш Пасах бәрәне һәм 500 баш эре мал бүләк итте.
10 Бәйрәмгә әзерлек эшләре тәмамлангач, патша боерганча, руханилар үз урыннарына, ә ле́вилеләр төркемнәре буенча килеп басты.+ 11 Аннары Пасах бәрәннәрен чалдылар.+ Руханилар ле́вилеләрдән алган канны мәзбәх өстенә бөркеде,+ ә ул арада ле́вилеләр хайваннарны тунап торды.+ 12 Шуннан соң алар нәселләре буенча төркемләшкән халыкка өләшү өчен яндыру корбаннарын әзерләделәр. Бу корбаннар Йәһвәгә Муса китабында язылганча китерелергә тиеш иде. Эре мал белән дә шулай ук эшләделәр. 13 Пасах бәрәннәре гадәттәгечә ут өстендә пешерелде.*+ Изге корбаннарны кәстрүлләрдә, казаннарда һәм табаларда пешереп, шунда ук халыкка илтеп тордылар. 14 Аннары ле́вилеләр үзләре өчен һәм руханилар өчен дә шуны ук әзерләде, чөнки руханилар — Һарун токымы төнгә кадәр яндыру корбаннары һәм хайван мае китерде. Шулай итеп, ле́вилеләр үзләре өчен һәм руханилар — Һарун токымы өчен Пасах ризыгы әзерләде.
15 Давыт+ патша, Аса́ф,+ Хима́н һәм патшаның күренешләр тапшыручысы Ядиту́н+ билгеләгәнчә, Асаф+ токымыннан булган җырчылар үз урыннарында торды, ә капка сакчылары төрле капкалар янында хезмәт итте.+ Аларга үз хезмәтләрен калдырып китәргә кирәк булмады, чөнки алар өчен Пасах ризыгын кан кардәшләре ле́вилеләр әзерләде. 16 Шулай итеп, Йошия патшаның боерыгы буенча,+ ул көнне Пасах бәйрәмен үткәрү+ һәм Йәһвәнең мәзбәхендә корбаннар яндыру өчен Йәһвә эшләргә кушканның барысы да әзерләнде.
17 Анда булган исраиллеләр шул вакытта Пасах бәйрәмен һәм җиде көн Төче икмәк бәйрәмен үткәрделәр.+ 18 Ишмуи́л пәйгамбәрнең көннәреннән бирле Исраилдә андый Пасах бәйрәменең үткәрелгәне юк иде. Бер Исраил патшасының да Йошия, руханилар, ле́вилеләр, анда булган Яһүд белән Исраил халкы һәм Иерусалимда яшәүчеләр уздырган Пасахка охшаш Пасах бәйрәмен үткәргәне булмады.+ 19 Бу Пасах бәйрәме Йошиянең патшалык итүенең 18 нче елында уздырылды.
20 Барлык шушы хәлләрдән соң, Йошия гыйбадәтханәне* торгызгач, Мисыр патшасы Не́хо+ Евфрат янындагы Кархемишка яу белән китте. Шунда Йошия аңа каршы чыкты.+ 21 Нехо, үз хәбәрчеләрен җибәреп, аңа болай диде: «Яһүд патшасы, синең миндә ни эшең бар? Бу юлы мин сиңа каршы түгел, ә бүтән патшалыкка каршы барам, һәм мине Аллаһы ашыктыра. Үзең турында уйла, минем белән булган Аллаһыга каршы төшмә, югыйсә ул сине һәлак итәр». 22 Әмма Йошия чигенмәде, ә килеш-килбәтен үзгәртеп,+ аның белән сугышырга чыкты. Ул, Аллаһының Нехо аша әйткән сүзләрен тыңламыйча, Мегиддо́+ үзәненә сугышырга килде.
23 Шунда укчылар Йошия патшага ук аттылар, һәм патша үз хезмәтчеләренә: «Мине моннан алып китегез, мин бик каты яраландым»,— диде. 24 Шулчак хезмәтчеләре аны арбадан төшерделәр һәм икенче хәрби арбасына утыртып, Иерусалимга алып киттеләр. Шулай итеп, ул вафат булды, һәм аны ата-бабаларының төрбәсендә җирләделәр.+ Бөтен Яһүд һәм Иерусалим халкы Йошия өчен матәм тотты. 25 Ирмия́+ Йошия турында кайгырып җырлады, һәм бөтен җырчылар — ир-атлар да, хатын-кызлар+ да — шул вакыттан бирле үзләренең матәм җырларында Йошия турында җырлый. Бу җырларны җырлау Исраилдә йола булып китте, һәм алар матәм җырлары җыентыгына кертелде.
26 Йошия белән булган бүтән хәлләр, аның Йәһвә Канунында язылганнар буенча эш итеп, тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләре 27 һәм бүтән эшләре турында баштанаяк Исраил һәм Яһүд патшалары китабында бәян ителгән.+
36 Шуннан соң халык Йошиянең улы Йәһуәһәзне+ Иерусалимда әтисенең урынына патша итеп куйды.+ 2 Патшалык итә башлаганда Йәһуәһәзгә 23 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай идарә итте. 3 Әмма Мисыр патшасы аны Иерусалимда хакимлегеннән мәхрүм итте һәм илгә 100 талант* көмеш һәм бер талант алтын исәбе белән салым салды.+ 4 Өстәвенә, Мисыр патшасы Яһүд белән Иерусалим өстеннән Йәһуәһәзнең абыйсы Ильякимны патша итеп куйды һәм аның исемен Йәһуәки́м дип үзгәртте, ә аның энесе Йәһуәһәзне Не́хо+ Мисырга алып китте.+
5 Патшалык итә башлаганда Йәһуәкимгә+ 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте. Ул Аллаһысы Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 6 Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р,+ аны ике бакыр богау белән богаулап Бабылга алып китмәкче булып, аңа каршы чыкты.+ 7 Нәбукаднизар Йәһвә йортындагы кайбер әйберләрне Бабылга алып китеп, үз сараена урнаштырды.+ 8 Йәһуәким белән булган бүтән хәлләр, кылган кабахәт эшләре һәм бүтән яманлыклары турында Исраи́л һәм Яһүд патшалары китабында бәян ителгән. Аның урынына патша булып улы Йәһуәки́н идарә итә башлады.+
9 Патшалык итә башлаганда Йәһуәкингә+ 18 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай да ун көн идарә итте. Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 10 Ел башында* Нәбукаднизар патша үз кешеләрен җибәреп, Йәһуәкинне һәм Йәһвә йортындагы кыйммәтле әйберләрне+ Бабылга китерергә кушты.+ Аның урынына ул Яһүд һәм Иерусалим өстеннән патша итеп аның атасының бертуганы Сидкыяне куйды.+
11 Патшалык итә башлаганда Сидкыягә+ 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте.+ 12 Ул үз Аллаһысы Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм Йәһвә исеменнән сөйләгән Ирми́я пәйгамбәр алдында үзен басынкыландырмады.+ 13 Өстәвенә, Сидкыя́ үзен Аллаһы белән ант бирдерткән Нәбукаднизар патшага каршы баш күтәрде.+ Ул үҗәт һәм каты күңелле булып калды һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәгә борылырга теләмәде. 14 Руханиларның бөтен башлыклары, шулай ук халык та, бүтән халыкларның барлык җирәнгеч эшләренә ияреп, үтә тугрылыксыз эш итте. Алар Йәһвәнең Иерусалимдагы үзе изгеләндергән йортын нәҗесләде.+
15 Ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә үзенең хәбәрчеләре аша аларны кисәтеп торды, үзенең халкын һәм үзенең яшәү урынын кызганганга, аларны кат-кат кисәтте. 16 Әмма алар Аллаһының хәбәрчеләрен мыскыллады да мыскыллады,+ аның сүзләрен санга сукмады,+ пәйгамбәрләреннән мыскыллап көлде;+ һәм ахыр чиктә, аларның савыгуларына өмете өзелгәч, Йәһвәнең үз халкына ачуы купты.+
17 Шунда Аллаһы аларга каршы калдайлыларның+ патшасын китерде. Тегесе, килеп, аларның изге йорттагы+ егетләрен кылычтан кичерде;+ аның җаны егетен дә, кызын да, картын да, хәлсезен дә жәлләмәде.+ Аллаһы бөтенесен аның кулына тапшырды.+ 18 Ул Аллаһы йортындагы бөтен зурлы-кечкенәле әйберләрне, шулай ук Йәһвә йортындагы байлыкны һәм патша белән түрәләренең байлыгын Бабылга алып китте.+ 19 Ул Аллаһы йортын яндырып,+ аны кара күмергә әйләндерде, Иерусалим стенасын җимерде,+ бөтен ныгытмаларын яндырып бетерде һәм барлык кыйммәтле нәрсәләрне юкка чыгарды.+ 20 Кылычтан исән калганнарны ул Бабылга әсирлеккә алып китте.+ Фарсы́ патшалыгы урнаштырылганчы,+ алар Бабыл патшасы һәм аның улларының хезмәтчеләре булды.+ 21 Шулай итеп Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзләре үтәлде,+ һәм ахыр чиктә җир үзенә үз Шимбәләрен кайтарды.+ Ташландык хәлдә яткан бөтен көннәре дәвамында, 70 ел үткәнче, җир ял итте.*+
22 Фарсы патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+ 23 «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм миңа Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+ Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән Аллаһысы Йәһвә булсын, һәм ул Иерусалимга барсын“».+
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «Аллаһыдан сорар өчен».
Яки «җайдаклар».
Яки «җайдагы».
Я, бәлки, «Мисырдан һәм Кыйдан китерәләр иде, һәм патшаның сәүдәгәрләре аларны Кыйдан». «Кый», күрәсең, Киликиягә карый.
Яки «йөк ташучы».
Сүзлекне к.
Бер кор — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Бер бат — 22 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «йөк ташучылар».
Гадәттә бер терсәк 44,5 см булган, әмма кайберәүләр элеккеге үлчәм 51,8 см озынлыктагы озын терсәккә карый дип фараз итә. Ә14 кушымт. к.
Кайбер борынгы кулъязмаларда „120“ диелә, ә башка кулъязмаларда
һәм кайбер тәрҗемәләрдә „20 терсәк“ дип язылган.
Сүзгә-сүз «Зур йортны». Күрәсең, Изге урынга карый.
Яки «Иң изге йорт».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «Иң изге йортта».
Ягъни Изге урынга.
Ягъни багананың бизәлгән өске өлеше.
Яки «көньяк».
Яки «төньяк».
Мәгъ. «ул [ягъни Йәһвә] нык урнаштырсын».
Бәлки, мәгъ. «көч-куәте белән».
Як. 7,4 см. Ә14 кушымт. к.
Бер бат — 22 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «су арбасы».
Монда Изге урын турында сүз бара.
Ягъни Куыш кору бәйрәменә.
Яки «Аларны левиле руханилар».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «илтифат».
Яки «һәм тегесе аны ләгънәтле ант әйттереп». Андый ант ялган булып чыкса я үтәлмәсә, җәзасы ләгънәт булган.
Сүзгә-сүз «ләгънәт».
Сүзгә-сүз «тәкъва».
Яки «илтифат».
Яки «бәлагә дучар иткәнлектән».
Яки «гөмбә». Сүзлекне к.
Яки «чикерткәләр».
Яки «илтифат».
Яки «даның».
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Сүзлекне к.
Яки «илтифат».
Яки «шушы урынга кагылышлы».
Яки «багышлады».
Күрәсең, левилеләргә карый.
Яки «Хаматның керү урыныннан».
Сүзлекне к.
Ягъни Куыш кору бәйрәме.
Бәйрәмнән соң икенче көнне, ягъни 15 нче көнне.
Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтем».
Яки «яңадан торгызды».
Яки «Вакытлы торак».
Яки «тәртипкә салынган; тулысы белән башкарылган».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «табышмаклар».
Яки «кәрваннары».
Сүзгә-сүз «рухы калмады».
Яки «әйткән сүзләрең».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Югары сыйфатлы әйберләр җитештерүдә кулланылган кыйммәтле агач.
Я, бәлки, «бүләкләрнең кыйммәтенчә бүләкләр».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Еврей Язмаларында бер мина — 570 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «җайдагы».
Ягъни Евфраттан.
Яки «интектергеч».
Яки «өлкәннәр».
Яки «өлкәннәр».
Сүзгә-сүз «Минем чәнтием әтиемнең ботыннан юанрак».
Яки «өлкәннәрнең».
Сүзгә-сүз «сайланган».
Сүзгә-сүз «Аллаһы кешесе».
Сүзгә-сүз «кәҗә тәкәләренә». Лв 17:7 дәге искәрмәне к.
Яки «аңлау белән».
Яки «башлыклары».
Яки «башлыклары».
Яки «тәкъва».
Сүзгә-сүз «чабарлар».
Сүзгә-сүз «сайланган».
Сүзгә-сүз «сайланган».
Ягъни даими һәм үзгәрмәс килешү.
Ягъни засада.
Сүзгә-сүз «сайланган».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Яки «тәфсирендә; аңлатмасында».
Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «патшабикә».
Яки «Асаның җиренә».
Яки «ныгыта».
Яки «ныгытудан; торгызудан».
Яки «ныгытты».
Әүлия — нәрсә буласын алдан күреп әйтеп бирүче кеше.
Яки «ярдәмен».
Күрәсең, Асаны кремацияләү түгел, ә тәмләткечләрне яндыру турында сүз бара.
Сүзлекне к.
Яки «никах килешүе төзеде».
Яки «кыстады».
Сүзгә-сүз «рух».
Яки «кемне үтерәсен белмәстән».
Сүзгә-сүз «лагерьдан».
Сүзлекне к.
Яки «беркеттең».
Яки «тулысынча бирелгән».
Яки «яхшылык кылучыларны».
Я, бәлки, «мәүнлеләрнең».
Күрәсең, Үле диңгез.
Сүзгә-сүз «орлыгына».
Яки «елга үзәне».
Ягъни засада.
Сүзгә-сүз «Йәһвәне фатихалады».
Мәгъ. «фатиха».
2 Елъязма китабында кайбер урыннарда «Яһүд» сүзе урынына «Исраил» дигән гомумирәк төшенчә кулланыла.
Сүзгә-сүз «яктырткычны».
Яки «рухи фәхешлеккә тартыр», ягъни башка илаһларга хезмәт итәргә этерер өчен.
Сүзгә-сүз «рухларын».
Аны Әһәзия дип тә атаганнар.
2Ел 21:17 дәге Йәһуәһәз.
Сүзгә-сүз «кызы».
Рамут-гиладның кыска формасы.
Яки «авырганга».
Кайбер евр. кулъязмаларында «Азария».
Яки «башлыкларын».
Яки «ату-ыргыту коралы».
Күрәсең, Аллаһы Кануны язылган төргәкне.
Сүзгә-сүз «үз баганасы».
Яки «әрҗә».
Я, бәлки, «иганә салмаган кеше калмады».
Сүзлекне к.
Яки «фаш итеп, шаһитлек бирсә дә».
Яки «күп-күп чир-авырулардан газапланып яткан».
Яки «улының». Күплек сан, күрәсең, Йодай улы Зәкәриянең өстен булуын белдерә.
Яки «тәфсирендә; аңлатмасында».
Сүзгә-сүз «сайланган».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «йөзгә-йөз очрашыйк».
Сүзгә-сүз «чатырларына».
Аны Әһәзия дип тә атаганнар.
Як. 178 м. Ә14 кушымт. к.
Ягъни заложникларны.
2Пат 14:21 дә Азария дип атала.
Ягъни атасы Амазия.
Яки «чокып ясады», күрәсең, кыяда.
Яки «яссы таулыкта да».
Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.
Яки «халык белән ул җитәкчелек итте».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Бер кор — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «Аллаһысы Йәһвә алдында үз юлларын әзерләгәнгә».
Яки «металл Багаллар сыннары».
Сүзлектән «Гәһәннә» к.
Яки «аның тирә-ягындагы».
2Ел 21:2 дәге искәрмәне к.
Яки «ачуын чыгарды».
Яки «мыскыллап көләрлек».
Яки «ял итеп яту».
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «кулыгызны тутырганнан соң». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.
Яки «ашкынучанрак; тырышлырак».
Яки «хезмәт өчен барысы да әзерләнде».
Сүзгә-сүз «чабарлар».
Ягъни Ягъкуб.
Яки «киң күңелле».
Сүзгә-сүз «Чабарлар».
Сүзгә-сүз «аларга бер йөрәк бирде».
Сүзгә-сүз «савыктырды».
Сүзгә-сүз «левилеләрнең йөрәгенә сөйләде».
Сүзлекне к.
Яки «үтәүгә үзләрен тулысынча багышласыннар өчен».
Яки «аш бүлмәләре».
Яки «уннан бер өлешләрне».
Сүзгә-сүз «көтүлекләрдә».
2Иш 5:9 дагы искәрмәне к.
Яки «ату-ыргыту кораллары»
Сүзгә-сүз «аларның йөрәгенә сөйләде».
Сүзгә-сүз «кулына».
Яки «купшылыкка төренеп үзенең бөтен куәтле гаскәре белән».
Сүзгә-сүз «аның; үзенең».
Яки «галәмәт».
Яки «галәмәт».
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».
Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».
Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».
Яки «күңелен рәнҗетте».
Я, бәлки, «кыя ярыгында кулга алдылар».
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Яки «елга үзәнендәге».
Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Яки «металл потлардан».
Сүзлекне к.
Яки «металл потларны».
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «йортны».
Яки «йөк ташучылар».
Яки «ачуымны чыгарганнары».
Яки «тыңлаучан». Сүзгә-сүз «йомшак».
Сүзлекне к.
Яки «килешүне яңартты».
Яки «потларны».
Я, бәлки, «кыздырылды».
Сүзгә-сүз «йортны».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Күрәсең, язын.
Яки «Шимбә тотты».