Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ia 5 бүл. 42-50 б.
  • «Яхшы хатын»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Яхшы хатын»
  • Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чын гаилә нинди ул?
  • «Ул безне йолып алучыларның берсе»
  • Рут ындыр табагына килә
  • Рут тынычлык таба
  • «Инсафлы хатын»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Рут китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Рут эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Күбрәк карарга
Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
ia 5 бүл. 42-50 б.
Рут

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

«Яхшы хатын»

1, 2. а) Рут нинди эш башкарган? ә) Рут Йәһвә Канунының һәм аның халкының нинди үзенчәлекләре белән танышкан?

РУТ, тезләнеп, көне буе җыйган арпа башаклары янында иелгән. Бәйтлеһем тирәсендәге кырларга инде караңгы төшә башлаган. Бер калкулык өстендә урнашкан бу кечкенә шәһәрнең капкаларына алып баручы юл буйлап арыган эшчеләр кайта. Иртәдән бирле тырышып эшләгәнгә, Рутның тәне сызлыйдыр. Шулай да ул үзенең эшен дәвам итә. Ул арпа башакларын таяк белән суккалап, орлыкларны башаклардан аера. Әйе, көн яхшы үтте. Ул моның кадәр уңыш җыяр дип бер дә уйламаган иде!

2 Ниһаять, бу яшь тол хатынның тормышы бераз булса да җайлаша башлады. Үткән бүлектән белгәнебезчә, ул үз каенанасы Нагомия белән бергә калырга булган һәм аны ташламаска, ә Аллаһысын — Йәһвәне үз Аллаһысы итеп кабул итәргә ант иткән. Шуннан соң бу ике ялгыз хатын бергәләп Моаб җирләреннән Бәйтлеһемгә килгән һәм Рут — Моаб кешесе — Йәһвә Канунының бер үзенчәлеге белән танышкан. Ул Канун Исраилдәге ярлыларны, шул исәптән чит ил кешеләрен яклаган. Рут шуңа да игътибар иткән: Канунны үтәп яшәүче Йәһвә халкы үз рухилыгы һәм игелеге белән аерылып тора. Бу аның яралы йөрәгенә дәва булып яткандыр.

3, 4. а) Богаз Рутны ничек рухландырып җибәргән? ә) Рут мисалы безгә бүгенге экономик яктан авыр көннәрдә ничек булыша ала?

3 Андый кешеләрнең берсе — Богаз исемле олырак яшьтәге бер бай ир кеше. Нәкъ аның кырында Рут башаклар җыеп йөрде. Бүген Богаз аның белән үзен әтиләрчә тотты һәм аны, Нагомия турында кайгыртканы өчен һәм хак Аллаһы Йәһвәнең канаты астында сыеныч эзләгәне өчен мактады. (Рут 2:11—14 укы.) Аның бу сүзләрен исенә төшереп, Рут эчтән генә елмаеп куя.

4 Шулай да Рут үз тормышы өчен борчыла торгандыр. Ул үзе һәм Нагомия турында ничек кайгыртып торыр? Ул бит ирсез һәм баласыз ярлы бер чит ил кешесе генә. Башак җыеп кына яшәп булырмы? Ә ул үзе картайгач, аның турында кем кайгыртыр? Әлбәттә, Рутның андый борчуларын аңлап була. Бүгенге экономик яктан авыр көннәрдә дә күпләрне моңа охшаш сораулар борчый. Рутның иманы аңа шул авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга булышканын белгәч, без дә аның кебек эш итәргә тәвәккәл булырбыз.

Чын гаилә нинди ул?

5, 6. а) Рутның Богаз басуларында үткәргән беренче эш көне никадәр уңышлы булган? ә) Рутны күргәч, Нагомия нәрсә эшли?

5 Рут ашлыкны җилгәргәч, аны җыя. Якынча бер ефа, яки 22 литр арпа килеп чыга. Бу 14 килограмм дигән сүз! Ул арпаны төенчеккә бәйли дә башына күтәреп куя. Караңгы төшә башлый һәм Рут Бәйтлеһемгә юл тота (Рут 2:17).

6 Нагомия үзенең яраткан килененең кайтуына шатлана. Ул аның авыр арпа йөген күтәреп кайтканын күргәч гаҗәпләнгәндер. Рут шулай ук Богаз үз эшчеләре өчен әзерләгән төшке аштан калган ризыкны да алып кайта. Алар икесе дә шул ризыкны утырып ашый. Нагомия болай дип сорый: «Бүген ашлыкны кайда җыйдың? Кайда эшләдең?.. Сиңа игътибар иткән кеше фатихалы булсын» (Рут 2:19). Рутның авыр йөген күргәч, Нагомия килененә — яшь тол хатынга — кемдер игътибар иткән һәм игелек күрсәткән икәнен аңлый.

7, 8. а) Нагомия Богазның игелеген кемнең игелеге итеп күрә һәм ни өчен? ә) Рут үз каенанасына тугры мәхәббәтен тагын ничек күрсәтә?

7 Рут Нагомиягә Богазның игелеге турында сөйли. Моны ишетү белән Нагомия аңа: «Тереләрне дә, үлеләрне дә тугры мәхәббәтеннән мәхрүм итмәгән Йәһвә аңа үз фатихасын бирсен», — ди (Рут 2:20). Ул Богазның игелеге Йәһвәдән икәнен аңлаган. Аллаһы үз хезмәтчеләрен юмарт булырга дәртләндерә һәм аларны игелекле эшләре өчен фатихаларга вәгъдә бирә.a (Гыйбрәтле сүзләр 19:17 укы.)

8 Нагомия Рутка, аны беркем дә рәнҗетмәсен өчен, Богаз тәкъдим иткәнчә, аның кырларында калып, яшь хезмәтче кызлар янында башаклар җыярга киңәш итә. Рут шул киңәш буенча эш итә һәм «каенанасы белән яши» (Рут 2:22, 23). Рут үз каенанасы белән калып, тагын бер искиткеч сыйфат — тугры мәхәббәт күрсәтә. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Ә мин гаиләмдәге яраткан кешеләремә тугры калып, аларны дәртләндереп һәм кирәк булганда аларга булышып, гаиләмне кадерләгәнемне күрсәтәмме?» Йәһвә андый тугры мәхәббәтне күрмичә калмый.

Рут белән Нагомия үрнәге гаиләбезне кадерләргә өйрәтә

9. Гаилә турында әйткәндә, Рут белән Нагомия мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Нагомия белән Рутны чын гаилә дип атап буламы? Кайбер илләрдә, чын гаиләдә ир, хатын, угыл, кыз, әби-бабалар һәм башкалар булырга тиеш дип саныйлар. Ләкин Рут белән Нагомия мисалыннан шуны күрәбез: Йәһвә хезмәтчеләренең хәтта тулы булмаган гаиләләрендә дә җылылык, игелек һәм ярату хөкем сөрә ала. Гаиләң зур булмаса да, син аны кадерлисеңме? Гайсә үз шәкертләренә мәсихче җыелышта хәтта гаиләсез кеше дә үзен гаиләдә кебек хис итә алачак дигән (Марк 10:29, 30).

Рут белән Нагомия бергә гади ризык ашый

Рут белән Нагомия бер-берсенә булышып, бер-берсен дәртләндереп торган

«Ул безне йолып алучыларның берсе»

10. Нагомиянең Рутка ничек итеп булышасы килә?

10 Апрельдәге арпа җыю вакытыннан алып июньдәге бодай урагына хәтле Рут Богаз кырларында башак җыя. Вакыт уза, һәм Нагомия үзенең яраткан килененә ничек ярдәм итеп булганы турында күбрәк уйлана. Моаб җирләрендә булганда, Нагомия Рутка кабат кияүгә чыгарга һич тә булыша алмаячак дип уйлаган иде (Рут 1:11—13). Әмма хәзер ул башкарак уйлый башлый. Ул Руттан: «Кызым, бәлки, миңа синең өчен яшәү урыны табаргадыр?» — дип сорый (Рут 3:1). Ул замандагы гадәтләр буенча ата-аналар үз балалары өчен ир яки хатын эзләгән, ә Рут Нагомия өчен үз кызы кебек булган. Ул Рут өчен «яшәү урыны», ягъни үз йорты һәм ире бирә алган тынычлык белән яклау табарга теләгән. Ләкин Нагомия нәрсә эшли ала?

11, 12. а) Нагомия Богазны «йолып алучыларның берсе» дип атаганда, Аллаһының нинди боерыгын исәптә тоткан? ә) Рут Нагомиянең киңәшен ишеткәч, нәрсә эшләгән?

11 Рут Богазны беренче тапкыр искә алганда, Нагомия: «Бу кеше безнең туганыбыз. Ул безне йолып алучыларның берсе»,— ди (Рут 2:20). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Исраил халкына бирелгән Канунда фәкыйрьлек аркасында я тәэмин итүчене югалту аркасында авырлыклар кичереп яшәгән гаиләләр турында боерык бирелгән булган. Баласыз берәр хатын тол булып калса, ул аеруча авыр хәлгә эләккән, чөнки иренең нәселен инде беркем дә дәвам итә алмаган, һәм иренең исеме юкка чыга алган. Ләкин Аллаһы Кануны иренең абыйсына яки энесенә шул тол хатынга өйләнергә рөхсәт иткән. Шулай итеп бу хатын бала таба алган, һәм ул бала варис булып үлгән иренең нәселен дәвам иткән һәм гаиләнең мал-мөлкәте турында кайгыртканb (Кан. 25:5—7).

12 Нагомия Рутка нәрсә эшләргә җыенганын аңлатып бирә. Аның тәкъдимен ишеткәч, гаҗәпләнүдән яшь хатынның күзләре зур булып ачылгандыр. Исраилгә бирелгән Канун Рут өчен яңа булган, һәм аның күп йолалары, һичшиксез, аңа әле чит булып тоела. Шулай да, ул Нагомиягә тирән хөрмәт күрсәтеп, аның һәр сүзен игътибар белән тыңлый. Нагомиянең киңәшләре аны уңайсыз хәлдә калдыра алса да, хәтта кимсетә алса да, Рут аның белән ризалаша һәм тыйнак кына: «Ничек кушсаң, барысын шулай эшләрмен»,— ди (Рут 3:5).

13. Олы яшьтәгеләрнең киңәшен тыңлап эш итү ягыннан Рут безгә нинди үрнәк калдырган? (Әюп 12:12 дә кара.)

13 Кайчакта яшьләргә олырак яшьтәгеләрнең һәм тәҗрибәле кешеләрнең киңәшләре буенча эш итү авыр. Алар олылар яшьләрнең авырлыкларын һәм проблемаларын аңлап бетерми дип уйларга мөмкин. Рутның үзен тыйнак тотуы безне шуңа өйрәтә: безне яраткан һәм безгә чын күңелдән иң яхшысын гына теләгән олы яшьтәге кешеләрнең зирәк сүзләренә колак салып эш итү яхшы җимешләр китерә ала. (Зәбур 71:17, 18 укы.) Нагомия килененә нинди киңәш биргән? Киңәшкә колак салып, Рут нинди фатихалар алган?

Рут ындыр табагына килә

14. Ындыр табагы ул нинди урын, һәм анда нинди эш башкарганнар?

14 Шул кичне Рут ындыр табагына юл тота. Бу — ашлыкны сугып-җилгәрер өчен ясалган такыр, тигез урын. Андый урынны, гадәттә, калкулык битендә яки калкулык өстендә сайлыйлар, чөнки йомшак җилләр кичкә таба анда катырак исә башлый, һәм эшчеләр, ашлык бөртекләрен кибәк белән саламнан аерыр өчен, зур сәнәкләр я көрәкләр белән ашлыкны җилгә ыргыталар. Шул вакытта җил кибәкне алып китә, ә ашлык бөртекләре җиргә төшә.

15, 16. а) Ындыр табагында кич белән нәрсә булганын сөйләп бир. ә) Богаз аяк очында Рутның ятканын ничек абайлап ала?

15 Рут сабыр гына эшнең тәмамлануын көтеп тора. Эшчеләр ашлык җилгәрә. Богаз моны күзәтеп тора. Ашлык күбәйгәннән-күбәя бара. Кичен әйбәтләп кенә ашап алгач, Богаз ашлык өеме янына ята. Күрәсең, кыйммәтле ашлыкны караклардан саклар өчен, күпләр шулай эшли торган була. Рут Богазның кайда йокларга ятканын күрә. Нагомия сүзләре буенча эш итәр өчен вакыт җитә.

16 Богаз яткан урынга әкрен генә якынлашкан саен, Рутның йөрәге ешрак тибә. Богазның тирән йокыга талганын күреп, Рут, Нагомия әйткәнчә, аның аягындагы япмасын ачып, янына ята һәм көтә башлый. Вакыт үтә. Рутка бу вакыт мәңгелек булып тоелгандыр. Ниһаять, төн уртасында Богаз кымшана башлый. Өши башлаганга, ул, күрәсең, аяк очларындагы япманы рәтләр өчен сузыла һәм анда кемнеңдер булганын сизеп ала. «Күтәрелеп караса, аяк очында бер хатын ята»,— дип әйтелә Рут китабында (Рут 3:8).

17. Рутның эшләрен әхлаксыз дип санаучылар нинди ике гади нәрсәне күздән ычкындыра?

17 «Кем син?» — дип сорый Богаз. Рут калтыравык тавыш белән: «Мин Рут, сезнең хезмәтчегез. Мине, хезмәтчегезне, канатыгыз астына алыгызчы, сез бит йолып алучы»,— дип җавап бирә (Рут 3:9). Бүген кайбер кешеләр Рутның эшләрендә һәм сүзләрендә чак кына әхлаксызлык чагыла дип әйтә, ләкин алар ике гади нәрсәне күздән ычкындыра. Беренчедән, Рут шул көннәрдәге йолалар буенча эш иткән, ә аларның күбесе бүген аңлашылмаска да мөмкин. Шуның өчен Рутның эшләренә бүген киң таралган әхлаксыз караш белән карау хаталы булыр иде. Икенчедән, Богазның җавабыннан күренгәнчә, ул Рутның кылган бу эшен саф һәм иң югары мактауга лаек дип санаган.

Рут Богаз белән төнлә сөйләшә

Богаз турында әйткәндә, Рутның ниятләре саф һәм риясыз булган

18. Рутны тынычландырыр өчен Богаз нәрсә әйтә һәм аның үз тугры мәхәббәтен нинди ике яктан күрсәткәнен искә ала?

18 Богаз Рут белән йомшак кына сөйләшеп, аны, һичшиксез, тынычландыра. «И кызым, Йәһвә сиңа фатихасын бирсен. Бу юлы син элеккегә караганда да күбрәк тугры мәхәббәт күрсәттең. Баймы, ярлымы, яшь егет эзләмәдең»,— дип әйтә Богаз (Рут 3:10). «Элеккегә караганда» дип әйтеп, ул Рутның Нагомия белән Исраилгә килеп һәм аның турында кайгыртып, тугры мәхәббәт күрсәткәнен искә ала. «Бу юлы» диеп, ул Рутның хәзерге эшен мактый. Богаз шуңа игътибар итә: Рут кебек яшь хатын, үзенә яшьрәк тә ирне, аның бай яки ярлы булуына карап тормыйча, җиңел генә таба алыр иде. Рутның Нагомиягә генә түгел, ә аның мәрхүм иренә дә яхшылык кыласы килә. Ул аның нәселенең туган якларында дәвам ителүен тели. Әлбәттә, Богаз бу яшь хатынның фидакарьлегенә таң калган!

19, 20. а) Ни өчен Богаз Рутны шунда ук үзенә хатын итеп алмый? ә) Рут исеменә тап төшермәс өчен, Богаз, игелек күрсәтеп һәм Рутның хәленә кереп, нәрсә эшли?

19 Шуннан соң Богаз болай ди: «Шуңа күрә, кызым, бер дә курыкма. Синең һәр үтенечеңне үтәрмен, чөнки шәһәрдәгеләрнең һәммәсе синең яхшы хатын булуыңны белә» (Рут 3:11). Богаз Рутка өйләнергә бик риза; ул, бәлки, Рутның сүзләренә, ягъни йолып алучы хокукларын кулланырга үтенеченә, әллә ни гаҗәпләнми торгандыр да. Әмма Богаз гадел кеше һәм үз файдасын эзләп кенә эш итми. Ул Рутка башка бер йолып алучы — Нагомия иренең якынрак бер туганы бар икәнен әйтә. Богаз башта шул кешегә барып, аңа Рутны үзенә хатын итеп алырга тәкъдим итәргә була.

Рут үзен игелекле һәм хөрмәт белән тотып яхшы исемгә ия булган

20 Богаз Рутка ятып йокларга, ә таң атар алдыннан кешегә күренмичә китәргә куша. Кешеләр Рутны күрсә, ялгыш нәтиҗә ясап, аны әхлаксызлык кылуда гаепләргә мөмкин, ә Богазның үз исеменә дә, Рут исеменә дә тап төшерәсе килми. Рут кабат аның аяклары янына ята. Үз үтенеченә игелекле җавап кайтарылганга, Рутның күңеле тынычлана. Ә иртән, әле яктырганчы, Рут торып китәргә җыенганда, Богаз аның өске киеменә арпа сала. Ул үзен бик юмарт тота. Шуннан соң, Рут Бәйтлеһемгә кайтып китә. (Рут 3:13—15 укы.)

21. Ни өчен Рутны «яхшы хатын» дип атаганнар, һәм без Руттан кайсы яктан үрнәк ала алабыз?

21 Богазның: «Шәһәрдәгеләрнең һәммәсе синең яхшы хатын булуыңны белә»,— дигән сүзләрен искә төшергәндә, Рутның күңеле канатланып китәдер! Һичшиксез, аның Йәһвә турында белем алырга һәм аңа хезмәт итәргә ашкынып торуын кешеләр күрми калмый. Ул шулай ук үзе өчен һич тә таныш булмаган гореф-гадәтләргә ияләшеп, Нагомиягә карата гаҗәеп игелек күрсәтте, аның хәленә керә алды һәм аның халкын ярата башлады. Без Рутның иманын үрнәк итеп тотсак, башкаларга һәм аларның гореф-гадәтләренә тирән хөрмәт белән карарга тырышырбыз. Шулай итеп без дә яхшы исемгә ия була алырбыз.

Рут тынычлык таба

22, 23. а) Ни өчен Богаз Рутка алты үлчәм арпа биргән? (Искәрмәне дә кара.) ә) Нагомия Рутка нәрсә эшләргә киңәш итә?

22 Рут өйгә кайткач, Нагомия: «Барысы ничек булып бетте, кызым?» — дип сорый. Нагомиянең беләсе килә: Рут һаман да ялгыз тол хатын булып каламы я аның кияүгә чыгарга өмете бармы? Рут шунда ук барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. Ул шулай ук Богаз каенанаң өчен дип биргән юмарт бүләкне — арпаны аңа күрсәтәc (Рут 3:16, 17).

23 Нагомия Рутка ул көнне кырга башак җыярга бармаска һәм өйдә калырга киңәш итә. «Бу кеше эшне бүген үк җайга салмыйча тынычланмас»,— дип әйтә ул Рутка (Рут 3:18).

24, 25. а) Богаз үзенең гадел һәм риясыз кеше булуын ничек күрсәткән? ә) Рут ничек фатихаланган?

24 Нагомия хак булып чыга. Богаз шәһәр капкалары янына, гадәттә шәһәр өлкәннәре җыела торган урынга барып, Нагомиянең якын туганын көтә башлый. Шаһитләр алдында Богаз бу ир кешегә Рутка өйләнеп, йолып алучы хокукларын кулланырга тәкъдим итә. Әмма шул кеше, алай эшләп үз мөлкәтенә зыян китерәчәк, ди һәм Богазның тәкъдимен кире кага. Шуннан соң шәһәр капкалары янындагы шаһитләр алдында Богаз йолып алучы хокукларыннан үзе файдаланачак дип әйтә. Шулай итеп ул Нагомиянең мәрхүм ире Әлимәликнең милкен сатып алырга һәм Әлимәлик улы Махлонның тол хатыны Рутка өйләнергә теләген белдерә. «Шулчак мәрхүмнең исеме аның мирасында эзсез югалмаячак»,— дип әйтә Богаз (Рут 4:1—10). Әйе, Богаз чыннан да гадел һәм риясыз кеше булган.

25 Богаз Рутка өйләнә. Изге Язмаларда: «Йәһвәнең рәхмәте белән Рут йөккә узды һәм ир бала тапты»,— дип әйтелә. Бәйтлеһем хатыннары Нагомия өчен сөенә, Рутны үзенең каенанасы өчен җиде угылдан да яхшырак дип мактыйлар. Соңрак, белгәнебезчә, Рутның улы бөек патша Давытның бабасы булып киткән (Рут 4:11—22). Ә Давыт нәселендә Гайсә Мәсих туганd (Мат. 1:1).

Нагомия үз кулларында Рут белән Богазның улларын тота. Башкалар аларның улларына карап тора

Йәһвә Рутны фатихалаган: Рут Мәсих шәҗәрәсендә искә алына

26. Рут белән Нагомиянең тормышыннан без нинди сабак алабыз?

26 Йәһвә Рутны да, Нагомияне дә фатихалаган. Нагомия Рутның баласын үз баласы кебек күреп, үстерергә булыша. Бу ике хатынның тормышыннан сабак шул: Йәһвә Аллаһы авыр эштән оялмыйча эшләгән һәм аның сайлап алынган халкы белән бердәмлектә тугры хезмәт иткән кешеләрне күрми калмый. Ул Богаз, Нагомия һәм Рут кебек тугры кешеләрне һәрвакыт бүләкли.

a Нагомия әйткәнчә, Йәһвәнең игелеге тереләргә генә түгел, ә үлеләргә дә күрсәтелә. Нагомия үз ирен һәм ике улын югалткан. Рутның ире вафат булган. Һичшиксез, шул өч ир бу ике хатын өчен бик кадерле булган. Нагомия белән Рутка күрсәтелгән игелек, чынлыкта, вафат булган шул ирләргә күрсәтелгән, чөнки алар бу кадерле хатыннар турында берәрсенең кайгыртуын теләгәндер.

b Күрәсең, тол хатынга өйләнү хокукы, беренче чиратта, үлгән ирнең абыйларына яки энеләренә һәм шуннан соң гына якын туганнарына бирелгән булган (Сан. 27:5—11).

c Богаз Рутка алты үлчәм арпа бирә. Бер үлчәмнең авырлыгы күпме булганы билгесез. Әмма алты үлчәм биреп, Богазның, күрәсең, шуны әйтәсе килгән: алты эш көне үткәч, Шимбә — ял көне килгән кебек, Рутның авыр эш көннәре дә, тол булуы да тиздән тәмамланачак, һәм ул иренең өендә тынычлык табачак. Ә, бәлки, Богаз Рут күтәрә алган авырлыкны исәпкә алып, аңа алты үлчәм — алты тулы көрәк арпа биргәндер.

d Рут — Изге Язмаларда китерелгән Гайсә шәҗәрәсендә искә алынган биш хатын-кызның берсе. Тагын бер хатын — Богазның әнисе Рәхәб (Маттай 1:3, 5, 6, 16). Рут шикелле, ул да Исраил халкыннан булмаган.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР

  • Рут Нагомиягә карата тугры мәхәббәтне ничек күрсәткән?

  • Нагомия Рутка карата тугры мәхәббәтне ничек күрсәткән?

  • Ни өчен Йәһвә Богаз, Нагомия һәм Рут кебек хезмәтчеләрен кадерли?

  • Син Рутның иманын үрнәк итеп тотар өчен нәрсә эшләргә җыенасың?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу