Аңлатмалар
1. «Бөек Бабыл» нәрсә ул?
«Бөек Бабыл» бөтен ялган диннәрне символлаштыра икәнен без кайдан беләбез? (Ачылыш 17:5) Мондый дәлилләрне карап чыгыгыз:
Ул бөтен дөньяга тәэсир итә. Изге Язмаларда Бөек Бабыл «кешеләрнең гаять зур төркемнәрендә, милләтләрдә» утыручы итеп сурәтләнә. Ул «җир патшалары өстеннән патшалык итә» (Ачылыш 17:15, 18).
Ул сәяси оешма да, сәүдә оешмасы да түгел. Ул җимерелгәч, «җир патшалары» һәм «сәүдәгәрләр» исән калачак (Ачылыш 18:9, 15).
Ул Аллаһы турында ялган сөйли. Бөек Бабыл фахишә дип атала, чөнки ул, үз файдасын эзләп, хөкүмәтләр белән килешүләр төзи (Ачылыш 17:1, 2). Ул бөтен халык кешеләрен алдап, юлдан яздыра. Шулай ук ул күпләрнең үлеме өчен җаваплы (Ачылыш 18:23, 24).
13 нче дәрес, 6 нчы өстәмә исемгә кайтырга
2. Мәсих кайчан килергә тиеш булган?
Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, Мәсихнең килүенә кадәр 69 атна үтәргә тиеш булган. (Даниял 9:25 укы.)
69 атна кайчан башланган? Б. э. к. 455 елда. Ул елны идарәче Никами Иерусалимга «шәһәрне яңадан торгызыр өчен» килгән (Даниял 9:25; Никами 2:1, 5—8).
69 атна күпме дәвам иткән? Изге Язмалардагы кайбер пәйгамбәрлекләрдә бер көн бер елны аңлата (Саннар 14:34; Йәзәкил 4:6). Шуңа күрә һәр атна бу — җиде ел. Димәк, бу пәйгамбәрлектә 69 атна 483 елны тәшкил итә (69 атна x 7 көн).
69 атна кайчан тәмамланган? Б. э. к. 455 елдан башлап 483 ел санасак, б. э. 29 елы килеп чыгаa. Нәкъ шул елны Гайсә суга чумдырылган булган һәм Мәсих булып киткән (Лүк 3:1, 2, 21, 22).
15 нче дәрес, 5 нче өстәмә исемгә кайтырга
3. Кан кулланылган медик процедуралар
Кайбер медик процедураларда кешенең үз каны кулланыла. Аларның кайберләре мәсихчеләр өчен яраклы түгел. Мәсәлән, мәсихчеләр донор буларак үз каннарын тапшырмый. Алар шулай ук, соңрак операцияләрендә кулланылсын өчен, каннарын саклау өчен бирмиләр (Канун 15:23).
Әмма кайбер процедураларга мәсихчеләр ризалашырга мөмкин. Бу процедураларга кан анализлары алу, гемодиализ, гемодилюция, реинфузия һәм йөрәк белән үпкә функцияләрен вакытлыча үти торган аппаратны куллану керә. Һәр мәсихче операция вакытында, анализлары алынганда һәм дәваланганда каны ничек кулланылачак икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Төрле табиблар бу процедураларны төрлечә куллана. Шуңа күрә мәсихчегә берәр процедурага ризалашыр алдыннан табибтан үз каны ничек кулланылачак икәнен сорарга кирәк. Мондый сорауларны карап чыгыгыз:
Канымның бер өлеше тәнемнән чыкса һәм, бәлки, кан агымы берникадәр вакытка тукталып торса, вөҗданым бу канны, «җиргә түкмичә», тәнемнең өлеше дип санарга рөхсәт итәчәкме? (Канун 12:23, 24)
Медик процедура вакытында канымның бер өлеше алынса, бераз үзгәртелсә һәм соңыннан кире тәнемә кайтарылса, минем Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданым саф булырмы?
39 нчы дәрес, 3 нче өстәмә исемгә кайтырга
4. Аерым яшәү
Аллаһы Сүзендә аерым яшәү хупланмый һәм аерым яшәгән ир һәм хатынның яңа никахка керергә хаклары юк дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:10, 11). Әмма кайбер очракларда мәсихчегә аерым яшәргә туры килер.
Белә торып гаилә турында кайгыртмау. Ир үз гаиләсе турында материаль яктан кайгыртырга теләми, һәм моның аркасында гаиләдәгеләрнең яшәр өчен иң кирәклесе юк (1 Тимутигә 5:8).
Үтә мәрхәмәтсез тәртип. Тормыш иптәшенең көч куллануы аркасында мәсихченең сәламәтлеге һәм тормышы куркыныч астына куелырга мөмкин (Гәләтиялеләргә 5:19—21).
Йәһвә белән мөнәсәбәтләргә зур куркыныч яный. Тормыш иптәшенең каршы килүе аркасында мәсихченең Йәһвәгә хезмәт итәргә мөмкинлеге юк (Рәсүлләр 5:29).
5. Бәйрәмнәр
Мәсихчеләр Йәһвә хупламаган бәйрәмнәрдә катнашмый. Ләкин һәр мәсихче, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданын кулланып, андый бәйрәмнәр белән бәйле очракларда ничек эш итәргә икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Берничә очрак карап чыгыйк.
Берәрсе сезне бәйрәм белән котлый. «Рәхмәт» дип әйтеп була. Кешенең күбрәк беләсе килсә, сез аңа ни өчен бу бәйрәмне үткәрмәгәнегезне аңлата аласыз.
Йәһвә Шаһите булмаган тормыш иптәшегез бәйрәм көнендә туганнарыгыз белән аралашып ашап алырга чакыра. Вөҗданыгыз барырга рөхсәт итсә, сез аңа кунакта мәҗүси йолалар була калса, аларда катнашмаячагыгызны алдан әйтеп куя аласыз.
Эш бирүчегез бәйрәм уңаеннан сезгә премия бирә. Сез аннан баш тартырга тиешме? Мондый сорау турында уйланыгыз: «Начальнигыгыз премияне бәйрәмнең өлеше дип саныймы я аны сезгә яхшы эшләгәнегез өчен бирәме?»
Берәрсе сезгә бәйрәм уңаеннан бүләк бирә. Ул болай дип әйтергә мөмкин: «Синең бу бәйрәмдә катнашмаганыңны мин беләм, шулай да бу бүләкне сиңа бирәсем килә». Бәлки, бу кеше яхшылык эшләргә телидер. Ә бәлки, ул иманыгызны сынарга тырышадыр я сезне бәйрәмдә катнаштырырга телидер. Моның турында уйланганнан соң, бүләкне алыргамы, юкмы икәнен үзегез хәл итегез. Карарлар кабул иткәндә, безнең саф вөҗдан саклыйсыбыз һәм Йәһвәгә тугры булып каласыбыз килә (Рәсүлләр 23:1).
44 нче дәрес, 1 нче өстәмә исемгә кайтырга
6. Йогышлы чирләр
Без кешеләрне яратабыз. Шуңа күрә без, берәр йогышлы чир белән авырсак я үзебездә берәр инфекция бар дип уйласак, аны башкаларга йоктырмас өчен, бик сак булырбыз. Чөнки Изге Язмаларда мондый әмер бар: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Римлыларга 13:8—10).
Бу әмергә буйсыну нәрсәне аңлата? Йогышлы чир белән авырган кеше үзенең башкаларга карата җылы хисләрен, аларны, мәсәлән, кочаклап я үбеп, күрсәтеп тормас. Берәрсе үз гаиләсен якларга теләп, авырган кешене кунакка чакырмаса, ул үпкәләмәс. Авыру кешегә, суга чумдырылыр алдыннан, өлкәннәр советы координаторына үз чире турында әйтергә кирәк. Һәм өлкәннәр суга чумдырылырга теләгән башка кешеләрне яклар өчен чаралар күрер. Үзенә йогышлы чир йоктыра алган берәр кеше, йөрешә башлар алдыннан, канын анализга бирергә тиеш. Шулай эшләп, без «үзебез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгәнебезне» күрсәтәбез (Филипиялеләргә 2:4).
56 нчы дәрес, 2 нче өстәмә исемгә кайтырга
7. Акча белән бәйле һәм юридик сораулар
Акча белән бәйле бар сорауларны, хәтта мәсихчеләр белән дә, килешү төзеп хәл итсәк, күп авырлыклардан качарбыз (Ирмия 32:9—12). Шулай да кайвакыт мәсихчеләр арасында акча белән бәйле я башка сораулар буенча кечкенә каршылыклар туарга мөмкин. Алар андый каршылыкларны тиз, тыныч-тату һәм үзара хәл итәргә тиеш.
Әмма, алдау һәм яла ягу кебек, җитди сорауларны ничек хәл итәргә? (Маттай 18:15—17 укы.) Гайсәнең сүзләре буенча, өч адым ясарга кирәк.
Хәлне үзара чишәргә тырышыгыз. (15 нче шигырьне кара.)
Хәл чишелмәсә, үзегез белән бер я ике җитлеккән мәсихчене алыгыз. (16 нчы шигырьне кара.)
Алай да килеп чыкмаса, сезгә өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. (17 нче шигырьне кара.)
Күпчелек сораулар буенча без кардәшләр белән судлашырга тиеш түгел, чөнки бу Аллаһының исеменә һәм җыелышка тап төшерер иде (1 Көринтлеләргә 6:1—8). Әмма кайбер очракларда мәсихчегә судка мөрәҗәгать итәргә туры килер. Бу аерылышу, баланы опекага алу, алиментлар, страховка, банкротлык я васыятьнамә белән бәйле булырга мөмкин. Мондый сорауларны тыныч кына хәл итәр өчен судка мөрәҗәгать иткән мәсихче Изге Язмалардагы күрсәтмәләрне бозмый.
Җитди җинаять, мәсәлән, көчләү, бала аздыру, һөҗүм, зур күләмдә урлау я үтерү белән бәйле очракта мәсихче, дөньяви хакимиятләргә мөрәҗәгать итсә, Изге Язмалардагы принципларны бозмас.
a Б. э. к. 455 елдан алып б. э. к. 1 елга кадәр 454 ел үткән. Б. э. к. 1 елдан алып б. э. 1 елына кадәр 1 ел үткән (нуленче ел юк). Һәм б. э. 1 елыннан б. э. 29 елына кадәр 28 ел үткән. Нәтиҗәдә, 483 ел була.