Август
Җомга, 1 август
Тәкъва кешенең михнәтләре күп, ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара (Зәб. 34:19).
Бүгенге шигырьдәге ике фикергә игътибар итегез: беренчедән, тәкъва кешеләр авырлыкларга очрый; икенчедән, Йәһвә аларны сынауларыннан коткара. Йәһвә безне ничек коткара? Мәсәлән, ул безгә бу дөньядагы тормышка аек карарга булыша. Йәһвә вәгъдә иткәнчә, без аңа шатланып хезмәт итәбез. Шулай да ул безнең борчылуларыбыз булмаячак дип әйтмәгән (Ишаг. 66:14). Ул карашыбызны киләчәккә төбәргә дәртләндерә. Анда бит без Йәһвә вәгъдә иткән тормышка мәңге шатлана алачакбыз (2 Көр. 4:16—18). Ә әлегә ул безгә көннән-көн хезмәт итәргә булыша (Ирм. елав. 3:22—24). Йәһвәнең борынгы һәм хәзерге тугры хезмәтчеләренең мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Аллаһының тугры хезмәтчеләре көтелмәгән авырлыкларга очрарга мөмкин. Әмма без Йәһвәгә таянсак, ул безне ярдәменнән аермаячак (Зәб. 55:22). w23.04 14, абз. 3; 15, абз. 4
Шимбә, 2 август
Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын (Рим. 13:1).
Хәтта уңайсыз хәл-шартларда да хөкүмәтнең законнарына буйсыну турында әйткәндә, Йосыф белән Мәрьям яхшы үрнәк калдырган (Лүк 2:1—6). Мәрьямнең авырлы булуының тугызынчы аенда аларның тыңлаучанлыгы сыналган. Рим императоры Август халык санын алырга булган. Моның өчен, Йосыф белән Мәрьямгә Бәйтлеһемгә кадәр калкулыклы юллар аша 150 километр үтәргә кирәк булган. Бу сәяхәт җиңел булмаган, аеруча Мәрьям өчен. Ә бала табу вакыты юлга туры килсә, нәрсә эшләргә? Һичшиксез, бу җиңел карар булмаган. Мәрьямнең карынында бит Мәсих буласы бала булган. Алар бу хәл-шартларны законга буйсынмас өчен сәбәп дип санаганмы? Бар борчылуларына карамастан, Йосыф белән Мәрьям кайсар чыгарган законны үтәгән. Йәһвә аларның тыңлаучан булуларын фатихалаган. Мәрьям исән-имин Бәйтлеһемгә барып җиткән, сау-сәламәт бала тапкан һәм хәтта Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашкан (Мик. 5:2). w23.10 8, абз. 9; 9, абз. 11, 12
Якшәмбе, 3 август
Бер-беребезне рухландырып торыйк (Евр. 10:25).
Комментарий бирү турында хәтта уй да сезне борчуга салса нәрсә эшләргә? Яхшылап әзерләнегез (Гыйб. сүз. 21:5). Материал белән яхшылап танышсагыз, сезгә комментарий бирү җиңелрәк булыр. Шулай ук кыска комментарийлар бирергә тырышыгыз (Гыйб. сүз. 15:23; 17:27). Шулай эшләсәгез, әзрәк дулкынланырсыз. Үз сүзләрегез белән кыска комментарийлар биреп, сез яхшы әзерләнгәнегезне һәм материалны яхшы аңлаганыгызны күрсәтерсез. Әйтик, сез кайбер киңәшләрне кулланып карадыгыз, ди, әмма барыбер дулкынланасыз һәм бер я ике комментарийдан күбрәк бирә алмыйсыз. Алай булса нишләргә? Йәһвәнең сезнең тырышлыкларыгызны кадерләгәнен онытмагыз (Лүк 21:1—4). Ул сездән булдыра алмаганыгызны таләп итми (Флп. 4:5). Кулыгыздан килгәнне билгеләгез, максат куегыз һәм тыныч йөрәк турында дога кылыгыз. Кайберәүләр, бәлки, башта бер кыска комментарий бирүне максат итеп куярдыр. w23.04 21, абз. 6—8
Дүшәмбе, 4 август
Мәхәббәт күкрәкчәсен киик һәм котылуга өметне тимер башлык итеп йөртик (1 Тис. 5:8).
Рәсүл Паул безне хәрби кием кигән, уяу торучы сугышчы белән чагыштырган. Гаскәри сугышка һәрвакыт әзер торырга тиеш булган. Безнең турында да шуны ук әйтеп була. Без иман белән мәхәббәт күкрәкчәсен һәм котылуга өметне тимер башлык итеп кисәк, Йәһвә көненә әзер торырбыз. Күкрәкчә сугышчының йөрәген яклаган. Иман белән мәхәббәт тә безнең символик йөрәгебезне яклый. Бу сыйфатларга ия булсак, без Йәһвәгә хезмәт итә алырбыз һәм Гайсәнең эзләреннән барырбыз. Иманыбыз булса, без Йәһвәнең үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирәчәгенә шикләнмәбез (Евр. 11:6). Иман ярдәмендә, без хәтта сынаулар кичерсәк тә, Хуҗабыз Гайсәгә тугры булып кала алырбыз. Эзәрлекләүләргә һәм матди авырлыкларга карамастан, сафлыкларын саклап калган мәсихчеләрнең үрнәкләре безгә иманны үстерергә булыша ала. Бу сыйфат безгә шулай ук материализм тозагына эләкмәскә ярдәм итәр. Бу яктан безгә, Патшалыкны беренче урынга куеп, тормышларын гадиләштергән кардәшләрнең мисаллары булышыр. w23.06 10, абз. 8, 9
Сишәмбе, 5 август
Болытларга карап торучы урмас (Вәг. 11:4).
Тотнаклылык сыйфаты безгә хисләребезне һәм эшләребезне контрольдә тотарга булыша. Бу сыйфат максатыбызга ирешер өчен кирәк, аеруча бу авыр булса я әллә ни теләгебез булмаса. Шуны да онытмыйк: тотнаклылык — рух җимешенең өлеше. Шуңа күрә Йәһвәдән бу күркәм сыйфатны үстерергә булышсын дип сорыйк (Лүк 11:13; Гәл. 5:22, 23). Камил шартлар көтмәгез. Бу дөньяда камил шартлар, мөгаен, беркайчан да булмаячак. Аларны көтсәк, без максатыбызга ирешә алмабыз. Максат артык катлаулы булып күренгәнгә, безнең аңа ирешергә теләгебез сүрелергә мөмкин. Сезнең очракта да шулай булса, ни өчен аны берничә максатка бүлеп карамаска? Сез берәр сыйфат үстерергә теләсәгез, башта аны кечкенә эшләрдә күрсәтеп карагыз. Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга теләсәгез, башта аны әз-әзләп укып карагыз. w23.05 29, абз. 11—13
Чәршәмбе, 6 август
Тәкъвалар юлы исә таң яктысы сыман: көн яктысы җиткәнче, яктырганнан-яктыра бара (Гыйб. сүз. 4:18).
Бу соңгы көннәрдә Йәһвә үз оешмасы аша халкын рухи ризык белән мул итеп тукландыра. Ә бу, үз чиратында, безгә «Изгелек юлында» калырга булыша (Ишаг. 35:8; 48:17; 60:17). Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашканда, аның «Изгелек юлыннан» барырга мөмкинлеге туа дип әйтеп була. Кайберәүләр бу юлдан бераз бара да аны калдыра. Башкалары исә бу юлның ахырына барып җитәргә тәвәккәл. Ә аның ахырында нәрсә көтә? Күктә яшәргә өметләнгәннәрне «Изгелек юлы» күктәге «Аллаһы оҗмахына» алып бара (Ачыл. 2:7). Ә җирдә яшәргә өметләнгәннәр, бу юлдан барып, Меңьеллыкның ахырында камиллеккә ирешәчәк. Сез дә бу юлдан барасыз икән, артка борылып карамагыз. Яңа дөньяга илтүче бу юлдан читкә китмичә барыгыз. w23.05 17, абз. 15; 19, абз. 16—18
Пәнҗешәмбе, 7 август
Без, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз (1 Яхъя 4:19).
Кеше Йәһвә биргән бүләкләр турында уйланса, бу аны багышланырга дәртләндерә ала (Зәб. 116:12—14). Изге Язмаларда Йәһвә турында юкка гына «һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» аңардан бит дип әйтелми (Ягък. 1:17). Ул биргән бүләкләрнең иң зурысы — Улының йолым корбаны. Уйлап кына карагыз, йолым ярдәмендә сез Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә һәм мәңгелек тормышка ия була аласыз (1 Яхъя 4:9, 10). Багышланып, сез Йәһвәнең шушы иң бөек ярату билгесе һәм башка бүләкләре өчен рәхмәтле булганыгызны күрсәтә аласыз (Кан. 16:17; 2 Көр. 5:15). w24.03 5, абз. 8
Җомга, 8 август
Намуслылык юлыннан йөрүче кеше Йәһвәне тирән хөрмәт итә (Гыйб. сүз. 14:2).
Бүгенге көндә дөнья әхлакый яктан түбән тәгәри, шуңа күрә без Лутныкына охшаш хисләр кичерәбез. Ул «явыз кешеләрнең азгынлыкларыннан интегеп яшәгән», чөнки күктәге Атасының андый эшләрне нәфрәт иткәнен белгән (2 Пет. 2:7, 8). Аллаһыга карата курку-хөрмәт һәм аны ярату Лутны тирә яктагы кешеләрнең җирәнгеч эшләрен кире кагарга дәртләндергән. Без дә Йәһвәнең нормаларын санга сукмаган кешеләр арасында яшибез. Әмма моңа карамастан, без саф тормыш алып бара алабыз. Моның өчен безгә Аллаһыны яратырга һәм аңа карата курку-хөрмәт үстерергә кирәк. Йәһвә безне Гыйбрәтле сүзләр китабы ярдәмендә шулай эшләргә дәртләндерә дә. Бар мәсихчеләр — ир-атлар, хатын-кызлар, яшьләр һәм олы яшьтәгеләр — бу китаптагы киңәшләрдән файда ала ала. Без Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтсәк, начар тәртипне аклап тормабыз. w23.06 20, абз. 1, 2; 21, абз. 5
Шимбә, 9 август
Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, һәр көн үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын (Лүк 9:23).
Бәлки, сез гаиләгезнең каршылыгына очрагансыздыр я Патшалык хакына ниндидер материаль нәрсәләрдән баш тарткансыздыр (Мат. 6:33). Алай икән, Йәһвә сезнең тугры эшләрегезне күреп тора. Моңа бер дә шикләнмәгез (Евр. 6:10). Һичшиксез, сез Гайсәнең мондый сүзләренең хаклыгына инангансыздыр: «Йортын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әнисен, я әтисен, я балаларын, я басуларын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем хәзерге вакытта 100 тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар һәм басулар алачак, шул ук вакыт эзәрлекләүләргә дә дучар булачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак» (Марк 10:29, 30). Сез ия булган фатихалар теләсә нинди корбаннарга караганда кыйммәтлерәк (Зәб. 37:4). w24.03 9, абз. 5
Якшәмбе, 10 август
Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була (Гыйб. сүз. 17:17).
Беренче гасырда Яһүдиядәге мәсихчеләр каты ачлык кичергән. Антиохтагы кардәшләр бу ачлык турында ишеткәч, «һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрергә булган» (Рәс. 11:27—30). Ачлыктан интеккән кардәшләре еракта яшәсә дә, Антиохтагы мәсихчеләр аларга ярдәм итәргә тәвәккәл булган (1 Яхъя 3:17, 18). Кардәшләребезнең берәр афәттән зыян күргәнен ишеткәч, без дә аларга кызгануыбызны гамәлдә күрсәтә алабыз. Моны ничек эшләп була? Мәсәлән, өлкәннәрдән ничек ярдәм итә алганыбызны сорап, бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр биреп я шул имандашларыбыз турында дога кылып. Кардәшләребезгә хәтта көндәлек ихтыяҗларын да кайгырту авыр булырга мөмкин. Патшабыз Гайсә Мәсих, хөкем итү өчен килгәндә, безнең шәфкатьле булуыбызны күрсен. Шулчак ул безгә: «Патшалыкны мирас итеп алыгыз»,— дип әйтә алыр (Мат. 25:34—40). w23.07 4, абз. 9, 10; 6, абз. 12
Дүшәмбе, 11 август
Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын (Флп. 4:5).
Гайсә, Йәһвәдән үрнәк алып, акыллы эш иткән. Ул «Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән» булса да, юл бирүчән булган. Бер очракта исраилле булмаган хатын-кыз Гайсәдән үзенең җенле кызын савыктыруын үтенгән. Гайсә, шул хатынга карата шәфкатьлелек күрсәтеп, аның кызын савыктырган (Мат. 15:21—28). Башка бер очрак. Җирдәге хезмәтенең башында, Гайсә: «Миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә... ваз кичәрмен»,— дип әйткән булган (Мат. 10:33). Әмма Петер Гайсәдән өч тапкыр баш тартса да, Гайсә аңардан ваз кичкәнме? Юк. Гайсә Петернең тәүбә итүен һәм иманын күргән. Терелтелгәннән соң, ул Петергә күренгән һәм, күрәсең, аны кичерүенә һәм яратуына ышандырган (Лүк 24:33, 34). Йәһвә Аллаһы да, Гайсә Мәсих тә акыллы эш итәләр. Алар бездән дә акыллы эш итүебезне көтә. w23.07 21, абз. 6, 7
Сишәмбе, 12 август
Үлем... инде булмаячак (Ачыл. 21:4).
Җирдә оҗмах булачагына ышанып була икәнен күрсәтүче дәлилләр бар. Беренчедән, Йәһвә үзе моны вәгъдә итә. Ачылыш китабында болай дип әйтелә: «Тәхеттә Утыручы: „Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам“,— диде». Бу ниятен тормышка ашырыр өчен, Аллаһының зирәклеге дә, көче дә һәм теләге дә бар. Икенчедән, Йәһвә үзенең әйткән ниятенең үтәләчәгенә шулкадәр ышана, ул аны инде үтәлгән итеп күрә. Шуңа күрә ул «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак» һәм «Алар тормышка ашты!» дип әйткән дә. Өченчедән, Йәһвә башлаган эшен һәрвакытта да азакка кадәр җиткерә. Ул бит үзен «Альфа һәм Омега» дип атый (Ачыл. 21:6). Әйе, Аллаһы ниятләрен җимерергә Шайтан Иблиснең көче җитми икәнен һәм аның ялганчы икәнен Йәһвә, һичшиксез, раслаячак. Әгәр кеше бу әкият дисә, аңа 5 нче һәм 6 нчы шигырьләрне укып аңлатып бир. Бу шигырьләрдәге сүзләр — Йәһвәнең нияте үтәләчәген раслаучы, Йәһвә куйган имза (Ишаг. 65:16). w23.11 7, абз. 18, 19
Чәршәмбе, 13 август
Мин синнән бөек халык булдырырмын (Ярат. 12:2).
Йәһвә бу вәгъдәне 75 яшьлек баласыз Ибраһимга биргән. Ибраһим бу вәгъдәнең үтәлешен күргәнме? Өлешчә генә. Евфрат елгасын кичеп, 25 ел үткәннән соң, Ибраһимның могҗизалы рәвештә Исхак исемле улы, ә тагын 60 ел узганнан соң Исау һәм Ягъкуб исемле оныклары туган (Евр. 6:15). Әмма Ибраһим үз токымнарының зур халык булып киткәнен һәм вәгъдә ителгән җирне мирас итеп алганын тәки күрмәгән. Моңа да карамастан, бу тугры ир-ат үзенең Барлыкка Китерүчесе белән якын мөнәсәбәтләргә ия булган (Ягък. 2:23). Терелеп торгач, ул иманы һәм сабырлыгы нәтиҗәсендә бар халыкларның фатихаланганын белергә, һичшиксез, шат булачак (Ярат. 22:18). Безнең өчен сабак нинди? Без, бәлки, Йәһвәнең бар вәгъдәләренең үтәлешен үз күзләребез белән хәзер үк күрмәбездер дә, шулай да Ибраһим кебек сабыр булсак, Йәһвә безне хәзер бүләкләячәк, ә киләчәктәге яңа дөньяда фатихаларның иге-чиге булмаячак (Марк 10:29, 30). w23.08 24, абз. 14
Пәнҗешәмбе, 14 август
Ул Йәһвәне эзләп яшәгән вакыт дәвамында Аллаһы аны үз фатихасыннан аермады (2 Елъ. 26:5).
Яшь чагында Узия патша басынкы булган. Ул «Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәргә» өйрәнгән. Узия барлыгы 68 ел яшәгән һәм гомеренең шактый өлешен Йәһвә фатихалап торган (2 Елъ. 26:1—4). Узия Исраил халкының күп дошманнарын җиңгән һәм, Иерусалимны яклар өчен, күп чаралар күргән (2 Елъ. 26:6—15). Ул, Йәһвә ярдәме белән кылган эшләре турында уйланганда, зур шатлык кичергән булса кирәк (Вәг. 3:12, 13). Узия патша башкаларга боерыклар бирергә күнеккән булган. Бәлки, шул сәбәпле ул нәрсә тели, шуны эшли ала дип уйлый башлагандыр. Беркөнне Узия фимиам мәзбәхендә фимиам яндыру өчен гыйбадәтханәгә кергән, ә патшаларның андый хокуклары булмаган (2 Елъ. 26:16—18). Баш рухани Азария аңа каршы төшкән, ә Узиянең моңа ачуы кабарган. Шунда Йәһвә аны махау чире белән җәзалаган. Кызганыч, бу адымы белән Узия бар тугры хезмәт елларын сызып ташлаган (2 Елъ. 26:19—21). Узия басынкы булып калса, андый аяныч хәлгә калмас иде! w23.09 10, абз. 9, 10
Җомга, 15 август
Кифас... сөннәтләнгән кешеләрдән куркып, алардан читләшеп аралашмый башлаган (Гәл. 2:12).
Хәтта майланган мәсихче булып киткәч тә, Петернең кимчелекләре беркая да китмәгән. Б. э. 36 елында Петер башка халыктан булган Көрнилинең изге рух белән майлануына шаһит булган. Шул вакыттан бирле башка халык кешеләре мәсихче җыелышның өлеше булып киткән. Бу «Аллаһының кешеләрне аермаганын» ап-ачык дәлилләгән (Рәс. 10:34, 44, 45). Элек Петер башка халык кешеләре белән бер табын артында утырмаса да, хәзер алар белән бергә ашый башлаган. Әмма кайбер яһүд мәсихчеләре яһүдләр һәм башка халык кешеләре бергә ашарга тиеш түгел дип санаган. Аларның кайберләре Антиохка килгәч, Петер, аларны рәнҗетмәс өчен, башка халык кардәшләре белән бергә ашамый башлаган. Паул, бу икейөзлелекне күреп, Петерне бар кеше алдында шелтәләгән (Гәл. 2:13, 14). Әмма бу хатасына карамастан, Петер бирешмәгән. w23.09 22, абз. 8
Шимбә, 16 август
[Аллаһы] сезне нык нигезгә урнаштырачак (1 Пет. 5:10).
Үз-үзегезне намуслы тикшереп, үзгәрешләр ясарга кирәклеген күрсәгез, боекмагыз. «Хуҗабыз игелекле» һәм сезгә яхшырырга ярдәм итәчәк (1 Пет. 2:3). Петер безне болай дип ышандыра: «Аллаһы... сезне барысына үзе өйрәтәчәк, ныгытачак». Петер кайчандыр үзен Аллаһы улы янында булырга лаексыз дип санаган (Лүк 5:8). Әмма Йәһвәнең һәм Гайсәнең ярдәме белән ул, бирешмичә, Мәсихнең эзләреннән баруын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ул «Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына керергә» лаеклы дип табылган (2 Пет. 1:11). Нинди зур хөрмәт! Сез дә, Петер кебек, бирешмәсәгез һәм Йәһвәгә үзегезне өйрәтергә юл куйсагыз, мәңгелек тормышка ия булырсыз. Әйе, сез «иманыгызның максатына — җаныгызның котылуына ирешерсез» (1 Пет. 1:9). w23.09 30, абз. 14; 31, абз. 16, 17
Якшәмбе, 17 август
Күкне, җирне... Булдыручыга табыныгыз (Ачыл. 14:7).
Изге чатырның пәрдәләр белән уратып алынган ишегалды булган. Анда руханилар үз хезмәтләрен башкарган. Ишегалдында корбан китерү мәзбәхе һәм бакыр чан торган. Руханилар, изге хезмәтләрен башкарыр алдыннан, шул чандагы су белән юынган (Чыг. 30:17—20; 40:6—8). Бүген майланган мәсихчеләр җирдә рухи гыйбадәтханәнең эчке ишегалдында хезмәт итә. Су белән тутырылган чан аларга һәм башка мәсихчеләргә әхлакый һәм рухи яктан саф булырга кирәклеген исләренә төшерә. Ә «бихисап күп кеше» турында нәрсә әйтеп була? Алар кайда гыйбадәт кыла? Рәсүл Яхъя аларның тәхет алдында, ягъни җирдәге тышкы ишегалдында, басып торуларын күргән. Алар «көне-төне [Аллаһыга] аның гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкара» (Ачыл. 7:9, 13—15). Йәһвәгә аның рухи гыйбадәтханәсендә хезмәт итә алуыбызга без шундый рәхмәтле! w23.10 28, абз. 15; 29, абз. 16
Дүшәмбе, 18 август
Аллаһыдан вәгъдә алгач, ул иманын югалтмаган (Рим. 4:20).
Йәһвә сезне өлкәннәр аша көчле итә ала (Ишаг. 32:1, 2). Шуңа күрә борчулар биләп алганда, барысын өлкәннәргә сөйләгез. Аларның ярдәмен кире какмагыз. Алар ярдәмендә Йәһвә сезне нык итәр. Шулай ук безнең Изге Язмаларга нигезләнгән мәңге яшәү өметебез бар. Кемдер җирдәге оҗмахта, ә кемдер күктәге Патшалыкта яшәячәк. Бу өметебез безгә көч бирә ала (Рим. 4:3, 18—20). Өметебез безгә сынауларны кичереп чыгарга, яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм җыелыштагы төрле вазифаларны үтәргә көч бирә (1 Тис. 1:3). Шундый ук өмет рәсүл Паулны ныгытып торган. Аны «каты кысрыклаганнар», ул «аптырашта калган», «эзәрлекләүләр» кичергән һәм хәтта аның тормышы куркыныч астында булган (2 Көр. 4:8—10). Паулга чыдам калырга өмете турында уйлану булышкан (2 Көр. 4:16—18). Ул игътибарын күктә мәңге яшәргә өметенә туплаган. Паул өмете турында уйланган һәм, нәтиҗәдә, «эчке кешесенең көннән-көн яңара барганын» сизгән. w23.10 15, абз. 14—16; 16, абз. 17
Сишәмбе, 19 август
Йәһвә үз халкына көч бирәчәк. Йәһвә үз халкын тынычлык биреп фатихалаячак (Зәб. 29:11).
Дога кылганда Йәһвә безнең үтенечебезне үтәр өчен хәзер иң яхшы вакыт дип саныймы дип уйланыгыз. Бәлки, без үз догабызга шунда ук җавап алырга телибездер. Әмма Йәһвә кайчан җавап бирергә икәнен яхшырак белә (1 Пет. 5:6, 7). Без догаларыбызга җавап шунда ук алмаганда, Йәһвә безгә «юк» дип әйтә дип уйларга мөмкин. Әмма чынлыкта, бәлки, ул «әлегә юк» дип кенә әйтәдер. Бер яшь абый-кардәш үзенең савыгуы турында дога кылган. Әмма савыкмаган. Әгәр Йәһвә аны могҗизалы рәвештә савыктырган булса, Шайтан бу кардәш Йәһвәгә, ул аны савыктырганга гына, хезмәт итә дип әйтә алыр иде (Әюп 1:9—11; 2:4). Өстәвенә, Йәһвә яңа дөньяда гына бар авыруларны савыктырачак (Ишаг. 33:24; Ачыл. 21:3, 4). Ә әлегә без могҗизалы рәвештә савыгуыбызны көтәргә тиеш түгел. Шуңа күрә абый-кардәш, чиренә карамастан, чыдам булып калыр өчен һәм Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам итәр өчен Аллаһыдан көч һәм җан тынычлыгы сораса, дөресрәк булыр. w23.11 24, абз. 13
Чәршәмбе, 20 август
Ул кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми, хаталарыбызга карап кайтармый (Зәб. 103:10).
Шимшон, җитди хата кылса да, бирешмәгән. Ул, Аллаһы биргән йөкләмәсен үтәр өчен, мөмкинлекләр эзләгән (Хак. 16:28—30). Шимшон: «И Аллаһы, мин филистилеләрдән... үч алыйм әле»,— дип Йәһвәгә ялварган. Хак Аллаһы Шимшонны ишеткән һәм аңа могҗизалы көчен кайтарган. Нәтиҗәдә, бу юлы Шимшон, элеккеге очракларга караганда, күбрәк филистилене һәлак итә алган. Шимшон, хатасының аяныч нәтиҗәләрен татыса да, барыбер Йәһвә ихтыярын үтәргә тырышкан. Без дә хата кылсак һәм безне төзәтсәләр, я вазифаларыбыздан мәхрүм итсәләр, әйдәгез, бирешмик. Йәһвә безне һәрчак кичерергә әзер (Зәб. 103:8, 9). Үткән хаталарыбызга карамастан, Йәһвә, Шимшон очрагындагы кебек, безгә, үз ихтыярын үтәр өчен, көч бирә ала. w23.09 6, абз. 15, 16
Пәнҗешәмбе, 21 август
Чыдамлылык — хуплау, хуплау өмет тудыра (Рим. 5:4).
Монда Йәһвәнең хуплавы күздә тотыла. Әлбәттә, Йәһвәне кайгы-хәсрәтләр кичерүебез сөендерми. Аны сынауларда тугры калуыбыз сөендерә. Ә Йәһвәнең хуплавына ия булу зур фатиха (Зәб. 5:12). Ибраһим мисалын исебезгә төшерик. Сынауларда чыдам булып калганга, Аллаһы аны хуплаган. Йәһвә аны тәкъва кеше һәм үз дусты дип санаган (Ярат. 15:6; Рим. 4:13, 22). Шуны ук безнең турында да әйтеп була. Аллаһының хуплавы никадәр күп эшләр башкаруыбызга һәм нинди вазифаларга ия булуыбызга карамый. Ул безне сынауларда тугры булып калганга хуплый. Яшебезгә, хәл-шартларыбызга һәм сәләтләребезгә карамастан, барыбыз да чыдам булып кала ала. Сез хәзер чыдамлылык күрсәтеп авырлыклар кичерәсезме? Шулай булса, Аллаһының үзегезне хуплаганын истә тотыгыз. Моны белү өметебезне ныгыта ала. w23.12 11, абз. 13, 14
Җомга, 22 август
Фикер йөртүегез җитлеккән кешенекедәй булсын (1 Көр. 14:20).
Мәсихче ир-ат яхшы аралаша белергә тиеш. Ул башкаларны тыңлый һәм аларның хисләре белән фикерләрен аңларга тырыша (Гыйб. сүз. 20:5). Моның өчен аңа кешенең тавыш тонына, йөзенә һәм «тән теленә» игътибарлы булырга кирәк. Аралашмыйча моңа өйрәнеп булмый. Башлыча электрон җайланмалар аша аралашсаң, мәсәлән, мессенджерлар ярдәмендә хәбәрләр җибәрсәң, сиңа башкалар белән йөзгә-йөз аралашу авыр булып китәргә мөмкин. Шуңа күрә, башкалар белән күрешеп сөйләшер өчен, мөмкинлекләр булдырырга тырыш (2 Яхъя 12). Шулай ук җитлеккән абый-кардәш үзен һәм өйдәгеләрен матди яктан тәэмин итә белергә тиеш (1 Тим. 5:8). Берәр һөнәр алсаң, бу сиңа киләчәктә бик булышыр (Рәс. 18:2, 3; 20:34; Эфес. 4:28). Тырышып эшләргә һәм йөкләмәләреңне җиренә җиткереп үтәргә тырыш. Бу сиңа киләчәктә эш табып, аны югалтмаска ярдәм итәр. w23.12 27, абз. 12, 13
Шимбә, 23 август
Йәһвә көне нәкъ карак төнлә килгәндәй киләчәк (1 Тис. 5:2).
Изге Язмаларда «Йәһвә көне» диелгәндә, Йәһвәнең үз дошманнарын юк итүе, ә хезмәтчеләрен коткаруы күздә тотыла. Үткәндә Йәһвә кайбер халыкларга инде җәза биргән булган (Ишаг. 13:1, 6; Йәз. 13:5; Саф. 1:8). Безнең көннәрдә «Йәһвә көне» Бөек Бабылга һөҗүм итү белән башланачак һәм Армагеддон сугышы белән тәмамланачак. Бу «көнне» исән калыр өчен, безгә инде хәзер әзерләнергә кирәк. Гайсә, «бөек афәткә» «әзер булыгыз» дип әйткәндә, даими процессны күздә тоткан (Мат. 24:21; Лүк 12:40). Рәсүл Паул Тисалуникәлеләргә язган беренче хатында мәсихчеләргә Йәһвәнең хөкем көненә әзерләнергә булыша алган берничә мисал китергән. Паул бу «көннең» тиздән килмәячәген белгән (2 Тис. 2:1—3). Әмма шулай да Паул кардәшләрне бу көнгә ул иртәгә килгәндәй әзерләнергә киңәш иткән. w23.06 8, абз. 1, 2
Якшәмбе, 24 август
Кадерле кардәшләрем, нык, какшамас булыгыз (1 Көр. 15:58).
1970 елларның ахырында Токиода (Япония) 60 катлы биек бина төзелгән булган. Аны күргән кешеләр ул еш кына була торган җир тетрәүләр вакытында җимерелеп төшмәс микән дип аптыраган. Ләкин инженерлар аны нык та, шул ук вакыт бөгелүчән итеп тә төзегән. Мәсихчеләр дә ниндидер мәгънәдә шундый бинага охшаш. Мәсихчегә нык һәм шул ук вакыт «бөгелүчән» булырга кирәк. Йәһвәнең кануннары һәм нормаларына килгәндә, ул нык булырга һәм компромисска бармаска тиеш. Шулай да, бу мөмкин булганда, ул юл бирүчән һәм «буйсынырга әзер» булырга тиеш (Ягък. 3:17). Андый акыллы карашка ия булган мәсихчеләр теге я бу якка артык авышмый. Алар чиктән тыш катгый да, артык йомшак та түгел. w23.07 14, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 25 август
Мәсихне беркайчан да күргәнегез булмаса да, сез аны яратасыз (1 Пет. 1:8).
Гайсәгә Шайтанның вәсвәсәләренә каршы торырга туры килгән. Бер очракта ул Гайсәгә Аллаһыга хыянәт итәргә хәтта турыдан-туры тәкъдим иткән (Мат. 4:1—11). Әйе, Гайсә йолымны түли алмасын өчен, Шайтан, Гайсәне гөнаһ юлына тартырга теләп, бар тырышлыклар куйган. Җирдәге хезмәте вакытында Гайсәне эзәрлекләгәннәр һәм хәтта үтерергә теләгәннәр (Лүк 4:28, 29; 13:31). Шулай ук Гайсәгә шәкертләренең камилсезлекләренә түзәргә туры килгән (Марк 9:33, 34). Хөкем ителгәндә, Гайсәне кыйнаганнар һәм аңардан мыскыллап көлгәннәр. Ахыр чиктә аны түбәнсетеп һәм җәфалап үтергәннәр (Евр. 12:1—3). Һәм җәфалану баганасында булганда, Гайсәгә тормышның соңгы авыр мизгелләрен Йәһвәнең яклавыннан башка кичереп чыгарга туры килгән (Мат. 27:46). Әйе, Гайсә, йолымны түләр өчен, күп газап чиккән. Аның безнең хакка никадәр зур корбан китергәне турында уйланганда, йөрәгебез аңа карата ярату белән тула. w24.01 10, абз. 7, 8; 11, абз. 9
Сишәмбе, 26 август
Ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак (Гыйб. сүз. 21:5).
Сабырлык безгә башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булыша. Түземлелек безгә башкаларны игътибар белән тыңларга ярдәм итә (Ягък. 1:19). Бу сыйфат шулай ук тынычлыкка илтә. Стресс кичергәндә, ул безгә шунда ук җавап бирмәскә һәм рәнҗетүче сүзләр әйтмәскә ярдәм итә. Сабыр булсак, берәрсе безне рәнҗетсә дә, без ярсырга ашыкмабыз. Явызлыкка явызлык белән җавап бирер урынына, без «бер-беребезгә карата сабыр булып һәм бер-беребезне ихлас күңелдән кичереп яшәрбез» (Көл. 3:12, 13). Сабырлык безгә яхшырак карарлар кабул итәргә булыша ала. Ашыгыр урынына без тикшерү үткәрербез һәм булган вариантларны бәяләп чыгарбыз. Мәсәлән, эш эзләгәндә, без беренче эшкә ризалашырга әзер булырга мөмкин. Әмма сабыр булсак, без ул эшнең гаиләбезгә һәм рухи тормышыбызга ничек тәэсир итәчәген карап чыгарбыз. Әйе, сабыр булу безне начар карарлардан саклап калыр. w23.08 22, абз. 8, 9
Чәршәмбе, 27 август
Үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине тәнемдәге гөнаһ канунының әсире итә (Рим. 7:23).
Әйе, гөнаһлы теләкләрнең булуы боектыра. Шулай да багышланганда бирелгән вәгъдә безгә вәсвәсәләргә каршы торуда тәвәккәллегебезне ныгыта. Нинди мәгънәдә? Йәһвәгә багышланып, сез үзегездән баш тартасыз. Бу Йәһвәне күңелсезләндергән теләкләргә һәм максатларга юк дип әйтүне аңлата (Мат. 16:24). Шуңа күрә сынауга очраганда, сезгә нәрсә эшләргә дип инде уйланып торырга кирәк булмас. Сез бит нәрсә эшләячәгегезне инде хәл иттегез, ягъни Йәһвәгә тугры калырга булдыгыз. Сез Йәһвәне сөендерергә тәвәккәл. Бу яктан сез Әюпкә охшаш. Хәтта авыр сынауларга дучар булганда да, ул: «Үз сафлыгымнан баш тартмам!» — дип әйткән (Әюп 27:5). w24.03 9, абз. 6, 7
Пәнҗешәмбе, 28 август
Йәһвә үзен чакыручыларның барысына, хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын (Зәб. 145:18).
«Мәхәббәт Аллаһысы» Йәһвә безнең белән (2 Көр. 13:11). Ул шәхсән һәрберебез белән кызыксына. Безне «аның тугры мәхәббәте чолгап ала» (Зәб. 32:10). Йәһвәнең мәхәббәте турында күбрәк уйланган саен, без аның кайгыртуын ачыграк сизәбез, аңа якынрак булып китәбез. Аның кайгыртучан Ата булуын аңлаганга, аңа һәрвакыт, кыенсынмыйча эндәшә алабыз. Догада аның яратуына никадәр мохтаҗ булуыбызны әйтсәк, аңа бар борчуларыбызны сөйләсәк, ул, һичшиксез, безне аңлаячак һәм безгә ярдәм итәчәк (Зәб. 145:19). Салкын вакытта учак безне җылыткан кебек, Йәһвәнең мәхәббәте дә безне җылыта. Аның яратуы көчле дә, назлы да. Әйдәгез, Йәһвәнең безне яратканын беркайчан онытмыйк. Бу безгә мәңгелек шатлык китерсен һәм һәрберебез Аллаһының яратуына җавап итеп: «Мин Йәһвәне яратам»,— дисен (Зәб. 116:1). w24.01 31, абз. 19, 20
Җомга, 29 август
Мин аларга синең исемеңне ачтым (Яхъя 17:26).
Гайсә кешеләргә: «Аллаһының исеме — Йәһвә»,— дип әйтеп кенә калмаган, яһүдләр бит Аллаһының исемен болай да белгән. Ул аларга Йәһвә белән якынрак танышырга булышкан (Яхъя 1:17, 18). Мәсәлән, Еврей Язмаларында Йәһвә шәфкатьле һәм кызганучан дип әйтелгән (Чыг. 34:5—7). Гайсә читкә киткән угыл һәм аның әтисе турында гыйбрәтле хикәяне сөйләп, Йәһвәнең бу сыйфатларын ачыграк күрергә булышкан. Тәүбә иткән улы «әле еракта булганда» атасы аны каршы алырга дип йөгереп чыккан, аны кочаклаган һәм чын күңелдән кичергән. Бу хикәядән без Йәһвәнең никадәр шәфкатьле һәм кызганучан булуын күрәбез (Лүк 15:11—32). Әйе, Гайсә үз Атасының чынлыкта нинди булганын ачкан. w24.02 10, абз. 8, 9
Шимбә, 30 август
Башкаларны... [Аллаһыдан] кабул иткән юаныч белән юатыгыз (2 Көр. 1:4).
Йәһвә газаплар кичергән кешеләрне юатып, аларга көч өсти. Без «рәхимлелек Аллаһысы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы» Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Безгә башкаларны юатырга дәртләндерүче сыйфатлар үстерергә кирәк. Нинди сыйфатлар турында сүз бара? «Бер-берегезне... дәртләндереп торыгыз» дигән киңәш буенча көн дә эш итәр өчен, безгә кызгану хисе һәм бер-беребезнең хәленә керә белү, бер-беребезне туганнарча ярату һәм игелек сыйфатлары кирәк (1 Тис. 4:18; Көл. 3:12; 1 Пет. 3:8). Бу сыйфатлар шәхесебезнең өлеше булып китсә, без башкаларны, һичшиксез, юатырбыз. Гайсә әйткәнчә: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга бит. Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара» (Мат. 12:34, 35). Әйе, кардәшләребезне юату — мәхәббәтнең мөһим чагылышы. w23.11 10, абз. 10, 11
Якшәмбе, 31 август
Төшенүчән кешеләр исә аңлар (Дан. 12:10).
Пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк. Бер мисал карап китик. Күз алдына китерегез, сез таныш булмаган җиргә килдегез һәм кайда барасын белмисез. Әмма сезгә куркасы юк, яныгызда бит бу җирне яхшы белгән дустыгыз бар. Ул сезнең кайда икәнегезне һәм кайсы юл кайда алып барганын бик яхшы белә. Йәһвәне дә шундый дус белән чагыштырып була. Ул безнең вакыт агымында кайда булганыбызны һәм киләчәктә безне нәрсә көтәчәген бик яхшы белә. Шуңа күрә пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, басынкылык белән Йәһвәдән ярдәм сорарга кирәк (Дан. 2:28; 2 Пет. 1:19, 20). Һәр яхшы ата-ана кебек, Йәһвә үз балаларына якты киләчәк тели (Ирм. 29:11). Әмма ата-аналардан аермалы буларак, Йәһвә киләчәктә ни буласын төгәл әйтә ала. Без алда нәрсә булачагын белә алсын өчен, ул үз Сүзенә пәйгамбәрлекләрне яздырткан да (Ишаг. 46:10). w23.08 8, абз. 3; 9, абз. 4