Сентябрь
Дүшәмбе, 1 сентябрь
Таң атканда балкып торган яктылык кебек булыр (Лүк 1:78).
Аллаһы Гайсәгә кешелекнең бар проблемаларын хәл итәр өчен көч биргән. Могҗизалары ярдәмендә Гайсә кешеләр беркайчан да чишә алмаячак проблемаларны хәл итә алганын күрсәткән. Мәсәлән, ул безне мирас итеп алынган гөнаһтан азат итә ала. Ә гөнаһ — кешелек проблемаларының тамыры ул. Шулай ук аның безне гөнаһның нәтиҗәләреннән — чирләрдән һәм үлемнән — азат итәргә көче бар (Мат. 9:1—6; Рим. 5:12, 18, 19). Җирдә кылган могҗизалары Гайсәнең «һәртөрле авыруны» савыктырырга һәм хәтта үлгәннәрне терелтә алганын раслый (Мат. 4:23; Яхъя 11:43, 44). Шулай ук ул көчле давылларны контрольдә тота ала һәм явыз рухларны җиңә ала (Марк 4:37—39; Лүк 8:2). Йәһвәнең үз Улына шундый зур көч биргәне безне бик юата! Без Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларның, һичшиксез, булачагына ышана алабыз. Гайсәнең җирдә кылган могҗизалары, аның Аллаһы Патшалыгында идарә иткәндә, зуррак дәрәҗәдә нинди эшләр башкарачагын аңларга булыша. w23.04 3, абз. 5—7
Сишәмбе, 2 сентябрь
Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен дә тикшерә (1 Көр. 2:10).
Әгәр сез зур җыелышта хезмәт итәсез икән, бәлки, сезнең кулыгызны еш кына күрми калалардыр. Сезнең: «Бәлки, бирешергә дә, очрашуны тыңлап кына утырыргадыр»,— дигән уйлар туадыр. Әмма бирешергә ашыкмагыз. Һәр очрашуга берничә комментарий әзерләгез. Шулай эшләсәгез, очрашу башында сезне сорамасалар да, сезнең әле фикер алышу барышында җавап бирергә мөмкинлегегез туачак. «Күзәтү манарасы»ннан өйрәнү мәкаләсен әзерләгәндә һәр абзацның тема белән ничек бәйле икәнен күрергә тырышыгыз. Нәтиҗәдә, өйрәнү дәвамында сезнең комментарий бирерлек күп фикерләр булачак. Шулай ук тирән хакыйкатьләр каралган абзацларга җавап әзерләп була. Гадәттә, андый абзацларга комментарийлар сирәгрәк бирелә һәм, бәлки, сездән сорарлар. Әмма барыбер сездән берничә очрашу дәвамында сорамасалар, нәрсә эшләп була? Очрашу алдыннан өйрәнү үткәрүче кардәшкә килеп, нинди сорауга җавап бирергә теләгәнегезне әйтегез. w23.04 21, абз. 9; 22, абз. 10
Чәршәмбе, 3 сентябрь
Йосыф... Йәһвә фәрештәсе кушканча эшләде: хатынын үз өенә алып кайтты (Мат. 1:24).
Йосыф Йәһвәнең җитәкчелегенә теләп буйсынган, менә ни өчен ул яхшы ир була алган. Ким дигәндә, өч тапкыр Аллаһы аңа гаиләсенә кагылышлы күрсәтмәләр биргән. Зур үзгәрешләр ясарга туры килсә дә, ул һәрчакта да Йәһвәгә кичектермичә буйсынган (Мат. 1:20; 2:13—15, 19—21). Аллаһының күрсәтмәләрен тотып, Йосыф Мәрьямне яклаган һәм аның турында кайгырткан. Моның аркасында Мәрьям аны ныграк ярата һәм хөрмәт итә башлаган булса кирәк. Ирләр, Йосыфтан үрнәк алып, гаиләгезне кайгыртыр өчен, Изге Язмалардан киңәшләр эзләгез. Аларны хәтта үзгәрешләр ясарга кирәк булса да, кулланыгыз. Шулай эшләп, сез пар канатыгызга мәхәббәтегезне күрсәтерсез һәм никахыгызны ныгытырсыз. Вануатуда яшәүче 20 елдан артык никахта булган бер апа-кардәш болай ди: «Ирем Йәһвәдән җитәкчелек эзләгәндә һәм аның буенча эш иткәндә, мин аны күбрәк хөрмәт итә башлыйм. Мин үземне якланган итеп хис итәм һәм аның карарларына ышанычым тагы да арта». w23.05 21, абз. 5
Пәнҗешәмбе, 4 сентябрь
Анда зур юл булыр, ул «Изгелек юлы» дип аталыр (Ишаг. 35:8).
Бабылдан кайткан яһүдләр Йәһвә өчен «изге халык» булып китәргә тиеш булган (Кан. 7:6). Әлбәттә, моның барысы Бабылдан кайткан кешеләргә үзгәрешләр ясарга кирәк булмаячагын аңлатмаган. Күпчелек яһүд Бабылда туган. Шуңа күрә, күрәсең, күпмедер дәрәҗәдә бабыллыларның фикер йөртү рәвешен һәм гореф-гадәтләрен үзләштергән. Идарәче Никами Исраилдә туган балаларның яһүд телен белмәгәненә гаҗәпләнгән (Кан. 6:6, 7; Ник. 13:23, 24). Бу балалар Изге Язмалар язылган телне белмәсә, ничек инде алар Йәһвәне яратсын һәм аңа гыйбадәт кылсын?! (Езра 10:3, 44) Әйе, бу яһүдләргә зур үзгәрешләр ясарга кирәк булган, әмма хак гыйбадәт торгызыла барган Исраилдә моны эшләү җиңелрәк булган (Ник. 8:8, 9). w23.05 15, абз. 6, 7
Җомга, 5 сентябрь
Йәһвә — егылырга торганнарның һәммәсе өчен таяныч ул, ул сыгылып төшкәннәрне торгыза (Зәб. 145:14).
Без тотнаклы һәм көчле теләккә ия булсак та, уңышсызлыкка юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, «очраклы хәлләр» максатыбызга ирешер өчен кирәкле вакытны урлый ала (Вәг. 9:11). Авырлыклар аркасында без боегырга һәм хәлсезләнергә мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Камилсезлек тә максатыбызга ирешергә бер дә булышмый (Рим. 7:23). Өстәвенә, без кайвакыт алҗыйбыз (Мат. 26:43). Бу авырлыкларны ничек җиңәргә? Уңышсызлыкка юлыгу — җиңелү түгел әле. Изге Язмаларда без төрле авырлыкларга очрарга мөмкин дип әйтелә. Анда шулай ук без аларны җиңә алабыз дип тә әйтелә. Әйе, уңышсызлыкларга карамастан, максатыбызга омтылып, без Йәһвәгә аны сөендерергә теләгәнебезне күрсәтәбез. Йәһвә, безнең тырышлыкларыбызны күреп, бик куана! w23.05 30, абз. 14, 15
Шимбә, 6 сентябрь
Көтүгә үрнәк биреп көтегез (1 Пет. 5:3).
Пионер хезмәте яшь абый-кардәшләргә төрле кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә булыша. Шулай ук алар акчаны акыллы тотарга өйрәнә (Флп. 4:11—13). Ярдәмче пионер булып хезмәт итү гомуми пионер хезмәтен башларга булыша ала. Пионер хезмәте тулы вакытлы хезмәтнең башка төрләренә ишек ача. Бәлки, син төзү программасының хезмәтчесе булып я Бәйтелдә хезмәт итә алырсың. Мәсихче ир-атлар өлкәннәр өчен таләпләргә туры килергә омтылырга тиеш. Шулай итеп, алар кардәшләренә күбрәк хезмәт итә алыр. Изге Язмаларда өлкән булып хезмәт итәргә теләгән ир-ат «игелекле эшкә омтыла» дип әйтелә (1 Тим. 3:1). Башта абый-кардәш күпмедер вакыт хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәргә тиеш. Хезмәттәш ярдәмчеләр өлкәннәргә көтүне кайгыртырга булыша. Өлкәннәр дә, хезмәттәш ярдәмчеләр дә басынкылык белән кардәшләренә хезмәт итә һәм ашкынып вәгазьли. w23.12 28, абз. 14—16
Якшәмбе, 7 сентябрь
Әле малай чагында, ул бабасы Давыт Аллаһысын эзли башлады (2 Елъ. 34:3).
Әле яшүсмер чагында Йошия патша Йәһвәне эзли башлаган. Ул Йәһвә турында күбрәк белергә һәм аның ихтыярын үтәргә теләгән. Әмма яшь патшага бу җиңел бирелмәгән, чөнки күп кенә исраиллеләр ялган илаһларга табынган. Ләкин Йошия кыюлык белән эш иткән! Ялган табыну белән көрәшә башлаганда, аңа әле 20 дә булмаган (2 Елъ. 34:1, 2). Син, хәтта бик яшь булсаң да, Йошиядән үрнәк алып, Йәһвә һәм аның сыйфатлары турында күбрәк белергә тырыш. Бу сиңа киләчәктә тормышыңны Йәһвәгә багышларга булышыр. Ә бу тормышыңны ничек үзгәртәчәк? 14 яшендә суга чумдырылган Лука исемле абый-кардәш болай дигән: «Моннан ары мин Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярмын һәм аның йөрәген сөендереп яшәрмен» (Марк 12:30). Син дә шулай эшләргә тырышсаң, күп фатихалар урырсың! w23.09 11, абз 12, 13
Дүшәмбе, 8 сентябрь
Арагыздагы тырышып эшләүче, Хуҗабызның эшендә җитәкчелек итүче... кешеләрне хөрмәт итегез (1 Тис. 5:12).
Рәсүл Паул Тисалуникәлеләргә хатын язганда, андагы җыелышның оештырылуына әле бер ел да үтмәгән. Андагы өлкәннәр, күрәсең, тәҗрибәсез булган һәм хаталар кылган. Әмма моңа карамастан, алар хөрмәткә лаек булган. Бөек афәт якынлаша барганда, безгә, күрәсең, өлкәннәребез аша күбрәк җитәкчелек бирелер. Ул вакытта төп идарә һәм филиал белән элемтәнең өзелүе ихтимал. Шуңа күрә безгә өлкәннәрне инде бүген хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәнергә кирәк! Нәрсә генә булмасын, әйдәгез, аек карашлы булып, өлкәннәрнең кимчелекләренә түгел, ә Йәһвәнең Гайсә аша аларны җитәкләгәненә игътибар итик. Тимер башлык сугышчының башын саклаган кебек, котылуга өметебез дә фикер йөртүебезне саклый. Өметебез нык булса, бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр безнең өчен буш нәрсә булыр (Флп. 3:8). Нык өмет безгә тыныч һәм нык булып калырга булышыр. w23.06 11, абз.11; 12, абз. 12
Сишәмбе, 9 сентябрь
Акылсыз хатын гаугачан була. Ул надан һәм бернәрсә дә белми (Гыйб. сүз. 9:13).
«Акылсыз хатынның» тавышын ишеткән кешеләр аның тәкъдимен кабул итәргәме, юкмы дигән сайлау алдында тора. Без җенси әхлаксызлыктан уттан качкандай качабыз. «Акылсыз хатын»: «Урлап эчкән сулар татлы»,— дип әйтә (Гыйб. сүз. 9:17). Нинди мәгънәдә андый «сулар татлы»? Изге Язмаларда ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләр чишмә сулары белән чагыштырыла (Гыйб. сүз. 5:15—18). Законлы никахтагы ир белән хатынга саф җенси мөнәсәбәтләре шатлык китерә. Бу «урлап эчкән сулар» белән чагыштырылган законсыз, әхлаксыз җенси мөнәсәбәтләрдән бик нык аерылып тора. Андый азгынлык кылган кешеләр, караклар кебек, моны еш кына яшертен эшли. Андый мөнәсәбәтләрен беркем күрми дип уйлаган кешеләргә «урлап эчкән сулары» татлы булып тоела. Нинди зур ялгышлык! Аллаһы алдында барысы да ап-ачык бит. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне югалту әллә татлы була аламы? Әлбәттә юк. Моннан да ачырак нәрсә юк! (1 Көр. 6:9, 10) w23.06 22, абз. 7—9
Чәршәмбе, 10 сентябрь
Хәтта үз теләгемә каршы эшләсәм дә, барыбер бу минем үземә ышанып тапшырылган идарә итү эшем булып кала (1 Көр. 9:17).
Күңел салып дога кылмый башлаганыгызны я хезмәттән элеккегечә шатлык тапмаганыгызны абайлап алсагыз, нәрсә эшләргә? Йәһвә сезне изге рухыннан аерган дигән нәтиҗәгә килергә ашыкмагыз. Камилсез кешенең хис-тойгылары үзгәреп торырга мөмкин. Элеккеге ашкынуыгыз сүрелә башласа, рәсүл Паулның мисалы турында уйланыгыз. Гайсәдән үрнәк алырга тырышса да, ул вакыт-вакыт ашкынуы сүреләчәген аңлаган. Паул, теләге булу-булмавына карамастан, үз хезмәтен башкарырга тәвәккәл булган. Сез дә камилсез хис-тойгыларыгызга үзегез урынына карарлар кабул итәргә ирек бирмәгез. Хисләрегезгә карамастан, дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булыгыз. Шулай эшләсәгез, вакыт узу белән хисләрегез дә яхшыга үзгәрер (1 Көр. 9:16). w24.03 11, абз. 12; 12, абз. 13
Пәнҗешәмбе, 11 сентябрь
Мәхәббәтегезне... күрсәтегез (2 Көр. 8:24).
Без кардәшләребез белән дуслашып, аларга мәхәббәт күрсәтә алабыз (2 Көр. 6:11—13). Сезнең җыелышта чыгышлары һәм холыклары төрле булган кардәшләр бардыр. Сезгә, аларның яхшы сыйфатларына игътибар итеп, кардәшләргә карата мәхәббәтегезне ныгытырга кирәк. Башкаларга Йәһвә күзлегеннән карасак, аларны яратканыбызны расларбыз. Бөек афәт вакытында мәхәббәт күрсәтү үтә мөһим булачак. Бөек афәт башлангач, без яклау кайда эзләрбез? Мидиялеләр белән фарсылар Бабылга һөҗүм иткәндә, исраиллеләргә Йәһвәнең мондый киңәше буенча эш итәргә кирәк булган: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кер һәм артыңнан ишекләреңне яп. Аллаһының ярсуы басылганчы, бер мизгелгә яшерен» (Ишаг. 26:20). Бу сүзләр, күрәсең, бөек афәт бусагасында торган мәсихчеләргә дә кагыла. w23.07 6, абз. 14, 15; 7, абз. 16
Җомга, 12 сентябрь
Бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә бара (1 Көр. 7:31).
Акыллы кеше репутациясенә ия булыгыз. Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мине акыллы, юл бирүчән һәм йомшак кеше дип беләләрме? Я мине үзсүзле, үҗәт я киребеткән кеше дип саныйлармы? Мин башкаларны тыңлап, бу урынлы булса, карарымны үзгәртергә әзерме?» Йәһвәдән һәм Гайсәдән никадәр күбрәк үрнәк алсак, шулкадәр акыллырак булырбыз. Акыллы кеше, хәл-шартлары үзгәргәндә, аларга җайлаша ала. Андый үзгәрешләр көтелмәгән авырлыкларга китерергә мөмкин. Мәсәлән, безнең сәламәтлек белән бәйле авырлыклар туа ала, ә экономик я сәяси үзгәрешләр тормышыбызны астын-өскә китерергә мөмкин (Вәг. 9:11). Хәтта билгеләнүебезнең үзгәрүе дә безнең өчен чын сынау була ала. Киләсе дүрт адым безгә үзгәрешкә җайлашырга булышыр: 1) чынбарлыкны таный белү, 2) алга карау, 3) уңай караш саклау, 4) башкаларга ярдәм итү. w23.07 21, абз. 7; 22, абз. 8
Шимбә, 13 сентябрь
Син кадерле кеше (Дан. 9:23).
Яшь Даниял патша сараенда хезмәт иткән булган. Ничек ул анда эләккән? Бабыллылар, Даниял әле яшь чагында, Иерусалимга һөҗүм иткән һәм аны әсирлеккә алып киткән. Изге Язмаларда: «Кеше күзләре күргәнне... күрә»,— диелә (1 Иш. 16:7). Бабыллылар да Даниялның абруйлы гаиләдән һәм «һичнинди кимчелексез, күркәм килеш-килбәтле» булганына игътибар иткән. Шуңа күрә алар аны патша сараенда хезмәт итсен өчен өйрәтә башлаган (Дан. 1:3, 4, 6). Йәһвә Даниялны бик яраткан. Ул аны нинди тормыш юлы сайлаганы өчен кадерләгән. Ул аны хәтта дистәләгән еллар буе тугры хезмәт иткән Нух белән Әюпкә тиңләгән. Уйлап кына карагыз, ул вакытларда Даниялга 20 яшь тирәсе генә булган бит (Ярат. 5:32; 6:9, 10; Әюп 42:16, 17; Йәз. 14:14). Озын һәм вакыйгаларга бай тормышы дәвамында Даниял Аллаһының мәхәббәтендә калган (Дан. 10:11, 19). w23.08 2, абз. 1, 2
Якшәмбе, 14 сентябрь
Киңлекне, озынлыкны, биеклекне һәм тирәнлекне тулысынча аңларга сәләтле итсен (Эфес. 3:18).
Сез йорт сатып алырга теләсәгез, аны аркылыга-буйга тикшереп чыгарсыз. Бу Изге Язмаларны укуга һәм өйрәнүгә охшаш. Әгәр дә без, Аллаһы Сүзен тиз-тиз генә укысак, «Аллаһының изге сүзләренең башлангыч тәгълиматларын» гына белә алырбыз (Евр. 5:12). Безгә бу образлы йортның «эченә» кереп, аны тикшерергә кирәк. Изге Язмаларны өйрәнер өчен яхшы бер мөмкинлек — бу төрле хәбәрләрнең бер-берсе белән ничек бәйле булганын күрергә тырышу. Шулай ук безгә нинди хакыйкатьләргә ышанганыбыз гына түгел, ә ни өчен аларга ышанганыбызны күрергә тырышырга кирәк. Изге Язмаларны аңлар өчен, без аны тирәнтен тикшерергә тиеш. Рәсүл Паул үз имандашларын Изге Язмаларны җентекләп өйрәнергә дәртләндергән. Шулай итеп, алар хакыйкатьнең «киңлеген, озынлыгын, биеклеген һәм тирәнлеген тулысынча аңларга сәләтле» булыр иде. Шулай эш итсә, алар «иманда тамырланыр» иде (Эфес. 3:14—19). Безгә дә Паулның бу киңәшен тотарга кирәк. w23.10 18, абз. 1—3
Дүшәмбе, 15 сентябрь
Кардәшләр, авырлыкларны кичереп чыгу һәм сабырлык турында әйткәндә, Йәһвә исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз (Ягък. 5:10).
Изге Язмаларда башка күп кенә сабыр кешеләрнең мисаллары китерелә. Шәхси өйрәнү вакытында ник аларның мисалларын карап чыкмаска? Мәсәлән, Давыт яшь чагында патша булыр өчен майланган булса да, тәхеткә утыруын аңа күп еллар дәвамында көтәргә кирәк булган. Шимон белән Ханна, вәгъдә ителгән Мәсихне күп еллар дәвамында көтеп, Йәһвәгә тугры гыйбадәт кылган (Лүк 2:25, 36—38). Андый мисалларны өйрәнгәндә, мондый сорауларга җавап табарга тырышыгыз: «Бу кешегә сабырлык күрсәтергә нәрсә булышкан? Сабыр булуы аңа нинди файда китергән? Мин аңардан ничек үрнәк ала алам?» Сабыр булмаган кешеләрнең мисалларын да карап чыгуның зыяны булмас (1 Иш. 13:8—14). Үзегездән болай дип сорагыз: «Күрәсең, ни сәбәпле бу кеше сабырсыз булган? Бу нинди нәтиҗәләргә китергән?» w23.08 25, абз. 15
Сишәмбе, 16 сентябрь
Син — Аллаһының Изгесе, без моңа ышанабыз һәм моны беләбез (Яхъя 6:69).
Рәсүл Петер тугры булган, ул бернигә дә карамастан, Гайсәгә иярүеннән туктамаган. Бер очрак моны раслый: Гайсә үз шәкертләре аңламаган фикер әйткән (Яхъя 6:68). Күп кенә шәкертләре, Гайсәнең аңлатма бирүен көтмичә, аны калдырып киткән. Әмма алардан аермалы буларак, Петер «мәңгелек тормыш сүзләре» Гайсәдә генә икәнен таныган һәм аңа иярүеннән туктамаган. Гайсә, җирдә яшәгән соңгы төнендә Петернең һәм башка рәсүлләрнең үзеннән ваз кичәчәген белгән. Гайсә Петернең хезмәт итүен дәвам итәчәгенә һәм тугры булып калачагына ышанган (Лүк 22:31, 32). Ул «рух көчле, ә тән хәлсез» икәнен аңлаган (Марк 14:38). Шуңа күрә Петер Гайсәдән ваз кичсә дә, Гайсә аны кире какмаган. Терелтелгәч, күрәсең, Петер берүзе булганда, Гайсә аңа күренгән (Марк 16:7; Лүк 24:34; 1 Көр. 15:5). Бу кылган эшенә үкенгән рәсүлне бик ныгыткан булса кирәк! w23.09 22, абз. 9, 10
Чәршәмбе, 17 сентябрь
Явыз эшләре кичерелгән һәм гөнаһлары гафу ителгән кешеләр бәхетле (Рим. 4:7).
Аллаһы үзенә иман иткән кешеләрне кичерә һәм аларның гөнаһларын каплый. Ә инде кичерсә, Йәһвә үткәндә кылган гөнаһларны искә алмый (Зәб. 32:1, 2). Йәһвә кешеләрне иманнары нигезендә гаепсез һәм тәкъва дип саный. Ибраһим, Давыт һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре тәкъва дип игълан ителсә дә, барыбер камилсез булып калган. Алар, имансыз кешеләрдән аермалы буларак, иманнары нигезендә саф дип танылган (Эфес. 2:12). Рәсүл Паул үз хатында Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр нигезендә иман ятканын күрсәткән. Бу Ибраһим белән Давыт мисалларыннан да ачык күренә. w23.12 3, абз. 6, 7
Пәнҗешәмбе, 18 сентябрь
Аллаһыга мактау корбаны китерик, ягъни аның исемен башкаларга телебез белән игълан итик (Евр. 13:15).
Бүген без, мәсихчеләр буларак, Йәһвәгә корбаннар китерү хөрмәтенә ия. Без корбаннарыбызны Патшалык эшләре өчен вакытыбызны, көчебезне һәм материаль әйберләребезне сарыф итеп китерәбез. Без Йәһвәгә гыйбадәт кылу мөмкинлеген кадерләгәнебезне иң яхшы корбаннар китереп күрсәтәбез. Еврейләргә язган хатының азагында рәсүл Паул гыйбадәт кылганда, беркайчан да онытырга ярамаган нәрсәләрне санап киткән (Евр. 10:22—25). Бу Йәһвәгә дога кылу, вәгазьләү, җыелыш очрашуларына йөрү һәм бер-беребезне дәртләндерү. «Моның барысын [Йәһвәнең] көне якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарырга» кирәк. Ачылыш китабының ахырында Йәһвәнең фәрештәсе ике тапкыр: «Аллаһыга сәҗдә кыл!» — дип әйткән (Ачыл. 19:10; 22:9). Әйдәгез, беркайчан да Йәһвәнең бөек гыйбадәтханәсе турындагы бу тирән хакыйкатьләрне онытмыйк һәм бөек Аллаһыбызга гыйбадәт кылу мөмкинлеген һәрчак кадерләп торыйк! w23.10 29, абз. 17, 18
Җомга, 19 сентябрь
Бер-беребезне яратып яшик (1 Яхъя 4:7).
Без барыбыз да «бер-беребезне яратып яшәргә» телибез. Ләкин Гайсә соңгы көннәрдә «күпләрнең мәхәббәте суыныр» дип әйткән, шуңа күрә безгә Гайсәнең бу сүзләрен истә тоту мөһим (Мат. 24:12). Гайсә моны үз шәкертләре турында әйтмәгән. Шулай да безгә сак булырга кирәк, чөнки бу явыз дөньяның рухы безгә дә тәэсир итәргә мөмкин. Без кардәшләргә карата яратуыбыз никадәр нык икәнен ничек тикшерә алабыз? Кардәшләребезгә карата мәхәббәтебез никадәр нык икәнен тикшерер өчен, мондый сорау турында уйланыйк: «Кардәшләрнең кимчелекләрен күргәндә, без үзебезне ничек тотабыз?» (2 Көр. 8:8) Рәсүл Петер болай дип язган: «Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый» (1 Пет. 4:8). w23.11 10, абз. 12, 13
Шимбә, 20 сентябрь
Бер-берегезне яратыгыз (Яхъя 13:34).
Без җыелыштагы кайберәүләрне генә яратсак, Гайсәнең ярату турындагы әмеренә буйсына алмабыз. Әлбәттә, Гайсә кебек, без берәрсен башкаларга караганда якынрак күрергә мөмкин (Яхъя 13:23; 20:2). Ләкин рәсүл Петер без бар кардәшләргә «туганнарча ярату» күрсәтергә тырышырга тиеш дип язган. Шулчак һәркем үзен гаиләдә кебек хис итәчәк (1 Пет. 2:17). Петер безне «бер-беребезгә ихлас күңелдән тирән мәхәббәт күрсәтергә» дәртләндерә (1 Пет. 1:22). Бу контекстта «тирән» мәхәббәт яратырга авыр булган кешене ярату дигәнне аңлата. Мәсәлән, берәр кардәш безне рәнҗеткәндә, безнең аны яратырга түгел, ә аңардан үч алырга теләгебез туадыр. Шулай да Петер Гайсәдән андый тәртип Аллаһыга яраклы түгел икәненә өйрәнгән (Яхъя 18:10, 11). Петер болай дип язган: «Явызлыкка явызлык белән я хурлауга хурлау белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатихалагыз» (1 Пет. 3:9). Тирән мәхәббәт сезне игелекле һәм игътибарлы булырга дәртләндерсен. w23.09 28, абз. 9; 29, абз. 10, 11
Якшәмбе, 21 сентябрь
Шулай ук хатын-кызлар да... гадәтләрендә тыйнак, бар яктан тугры булсыннар (1 Тим. 3:11).
Балалар бик тиз үсә һәм моның өчен алар әллә ни тырышлыклар да куймый. Әмма рухи үсеш турында алай дип әйтеп булмый (1 Көр. 13:11; Евр. 6:1). Рухи җитлеккәнлеккә ирешер өчен, безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк. Шулай ук без изге рухка мохтаҗ. Аның ярдәме белән генә без мәсихче сыйфатлар, кирәкле күнекмәләр үстерә алабыз һәм киләчәккә әзерләнә алабыз (Гыйб. сүз. 1:5). Йәһвә кешеләрне ир-атлар һәм хатын-кызлар итеп яраткан (Ярат. 1:27). Алар бер-берсеннән физик яктан гына түгел, ә башка яклардан да аерылып тора. Мәсәлән, Йәһвә аларга төрле рольләр биргән һәм бу рольләрне үтәр өчен аларга билгеле бер сыйфатлар һәм күнекмәләр кирәк (Ярат. 2:18). w23.12 18, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 22 сентябрь
Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны... танучыларны суга чумдырыгыз (Мат. 28:19).
Гайсә башкаларның Аллаһы исемен куллануын теләгәнме? Әлбәттә. Кайбер дин җитәкчеләре Аллаһы исемен куллану хөрмәтсезлек дип санаган. Әмма Изге Язмаларга нигезләнмәгән бу традицияләр Гайсәгә Атасының исемен кулланырга комачауламаган. Бер очракны исебезгә төшерик. Гайсә гәрәсәлеләр җирендә җен хакимлегендәге бер кешене савыктырган. Ләкин анда яшәгән кешеләр, куркуга бирелеп, Гайсәне китәргә сораган (Марк 5:16, 17). Әмма китсә дә, ул кешеләрнең Йәһвәнең исемен белүләрен теләгән. Шуңа күрә теге кешегә башкаларга аны үзенең түгел, ә Йәһвәнең савыктырганы турында сөйләргә кушкан (Марк 5:19). Бүген бернәрсә дә үзгәрмәгән: Гайсә шулай ук безнең Атасының исемен бөтен дөньяда игълан итүебезне тели! (Мат. 24:14; 28:20) Без вәгазьдә Аллаһы исемен кулланганда, Патшабыз Гайсә шатлана. w24.02 10, абз. 10
Сишәмбе, 23 сентябрь
Син... минем исемем хакына күп нәрсәләр кичереп тә, хәлсезләнмәдең (Ачыл. 2:3).
Бу авыр соңгы көннәрдә Йәһвә оешмасында булу — чын фатиха. Тормыш итү көннән-көн авырая бара, әмма Йәһвә безгә бердәм рухи гаилә биргән (Зәб. 133:1). Ул безгә гаиләдәгеләребез белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булыша (Эфес. 5:33—6:1). Шулай ук күңел тынычлыгы сакларга өйрәтә. Шулай да Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итәр өчен, безгә күп тырышлыклар куярга кирәк. Ни өчен? Чөнки башкалар безне кайчак рәнҗетергә мөмкин. Шулай ук без үз хаталарыбыз, аеруча бер үк тырмага кат-кат басканыбыз, аркасында боега алабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, 1) кардәшләребез безне рәнҗеткәндә, 2) тормыш иптәшеннән өмет өзелгәндә һәм 3) үз-үзебездән канәгать булмаганда, Йәһвәгә тугры калыйк. w24.03 14, абз. 1, 2
Чәршәмбе, 24 сентябрь
Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик (Флп. 3:16).
Кайчак сез башкаларның изге хезмәттә ирешкән уңышлары турында ишетерсез. Кемдер Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыр я ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченер. Сезнең өчен дә андый максатлар ирешерлек икән, аларга омтылыгыз. Йәһвәнең хезмәтчеләре бит аның өчен күбрәкне эшләргә ашкынып тора (Рәс. 16:9). Әмма мөмкинлекләрегез әлегә чикле булса, нәрсә эшләргә? Үзегезне башкалардан ким дип санамагыз. Мәсихче юлында бирешмәү үтә мөһим (Мат. 10:22). Хәлегездән килгәнне эшләгәндә, Йәһвәне сөендергәнегезне беркайчан да онытмагыз. Бу бит Гайсәгә ияреп барыр өчен иң яхшы юл (Зәб. 26:1). w24.03 11, абз. 11
Пәнҗешәмбе, 25 сентябрь
Ул бар ялгышлыкларыбызны ихлас күңелдән кичерде (Көл. 2:13).
Күктәге Атабыз гөнаһларыннан тәүбә иткән кешеләрне кичерергә вәгъдә итә (Зәб. 86:5). Шуңа күрә эчкерсез тәүбә итсәк, Йәһвәнең үз сүзен тотачагына шикләнер өчен сәбәп юк. Бу хисләрдән арынырга безгә нәрсә булышыр? Йәһвәнең катгый һәм таләпчән булмаганын истә тоту. Ул без булдыра алмаганны беркайчан да таләп итми. Көчебездән килгәнне эшләгәндә, ул шатлана. Изге Язмаларда Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт иткән кешеләр искә алына. Рәсүл Паул турында уйланыйк. Ул Йәһвәгә еллар буе ашкынып хезмәт иткән, меңләгән чакрым үткән, күп кенә җыелышлар оештырган. Әмма кайчак хәл-шартлары үзгәргәч, Паул элеккечә күп хезмәт итә алмаган. Ләкин ул Йәһвәнең хуплавын югалтканмы? Юк. Ул булдыра алганны эшләгән һәм Йәһвә аны фатихалаган (Рәс. 28:30, 31). Безнең дә кайвакыт хәл-шартларыбыз үзгәрергә мөмкин. Андый чакларда Йәһвә өчен безнең күпме хезмәт итүебез түгел, ә ни өчен хезмәт итүебез мөһим икәнен онытмыйк. w24.03 27, абз. 7, 9
Җомга, 26 сентябрь
Иртән иртүк, әле яктырганчы... [Гайсә] аулак урынга китте һәм анда дога кыла башлады (Марк 1:35).
Гайсә дога кылуда безгә искиткеч үрнәк күрсәткән. Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә үз Атасына еш дога кылган. Моның өчен Гайсәгә вакыт бүлеп куярга кирәк булган, чөнки аның буш вакыты булмаган диярлек һәм еш кына аның тирәли күп кеше булган (Марк 6:31, 45, 46). Берүзе дога кылыр өчен, ул кайвакыт иртән иртүк торган. Ким дигәндә, бер очракта, мөһим карар кабул итәр алдыннан, Гайсә төне буе дога кылып чыккан (Лүк 6:12, 13). Үлеме алдындагы төнне Гайсә кат-кат дога кылган, чөнки аны хезмәтенең иң катлаулы өлеше көткән (Мат. 26:39, 42, 44). Гайсәнең үрнәгеннән күренгәнчә, вакытыбыз бик тыгыз булса да, дога кылыр өчен вакыт бүлеп кую үтә мөһим. Мәсәлән, без моның өчен иртәрәк тора я соңрак ята алабыз. Шулай эшләсәк, без Йәһвәгә аның бу бүләген кадерләгәнебезне күрсәтербез. w23.05 3, абз. 4, 5
Шимбә, 27 сентябрь
Үзебезгә бирелгән изге рух аша күңелебезгә Аллаһының мәхәббәте иңде (Рим. 5:5).
Бер белешмәлектә бүгенге шигырьдә китерелгән «иңде» дигән сүзгә мондый аңлатма бирелә: Аллаһының мәхәббәте «ташкын сыман ургылды». Бу көчле метафора Йәһвәнең майланганнарны никадәр нык яратканын күрсәтә. Майланган мәсихчеләр үзләре дә Йәһвәнең яратуын ачык сизә (Яһүд 1). Рәсүл Яхъя майланганнарның хисләрен болай дип белдергән: «Карагыз, күктәге Атабыз безгә никадәр зур мәхәббәт күрсәтте! Ул безгә Аллаһы балалары дип аталырга мөмкинлек бирде» (1 Яхъя 3:1). Әмма Йәһвә майланганнарга гына түгел, ә безнең барыбызга да мәхәббәт күрсәтә. Йәһвәнең безне яратканына иң яхшы дәлил — йолым корбаны (Яхъя 3:16; Рим. 5:8). w24.01 28, абз. 9, 10
Якшәмбе, 28 сентябрь
Сиңа ярдәм сорап ялварган көнне дошманнарым чигенер. Аллаһының минем яклы икәненә ышанычым нык минем (Зәб. 56:9).
Бүгенге көндәлек шигырьдә Давытка үз куркуларын җиңәргә нәрсә ярдәм иткәне турында әйтелә. Давытның тормышына дошманнар янаса да, ул Йәһвә кирәкле вакытта аны коткарачак икәнен белгән. Йәһвә бит аңа: «Син киләчәктә Исраил патшасы булырсың»,— дип вәгъдә иткән. Ә Давыт Йәһвәнең вәгъдәләренә шулкадәр ышанган ки, алар аның өчен инде үтәлгән кебек булган (1 Иш. 16:1, 13). Әйе, Давыт Йәһвәнең аның өчен киләчәктә нәрсә эшләячәге турында уйланган. Ә безгә Йәһвә нәрсә вәгъдә итә? Әлбәттә, бүген ул безне бар проблемалардан якламас. Шулай да яңа дөньяда ул бар авырлыкларыбызны чишәчәк (Ишаг. 25:7—9). Барлыкка Китерүчебезнең, моны эшләр өчен, кодрәте җитәрлек. Киләчәктә ул үлгәннәрне терелтәчәк, безне бар чирләрдән савыктырачак һәм дошманнарыбызны юк итәчәк (1 Яхъя 4:4). w24.01 6, абз. 12, 13
Дүшәмбе, 29 сентябрь
Җинаяте кичерелгән, гөнаһы гафу ителгән кеше бәхетле (Зәб. 32:1).
Багышлануыгыз һәм суга чумдырылуыгыз турында уйланыгыз. Сез, Йәһвә ягында булырга теләгәнгә, адымнар ясадыгыз. Үткәннәрне исегезгә төшерегез: сез Йәһвә Шаһитләрендә хакыйкать булганын аңладыгыз, сез Йәһвә турында төгәл белем алдыгыз һәм күктәге Атагызны хөрмәт итә һәм ярата башладыгыз. Сез иман үстердегез һәм гөнаһларыгыздан тәүбә иттегез, йөрәгегез сезне начар эшләрне калдырырга һәм Аллаһы ихтыяры буенча яшәргә дәртләндерде. Йәһвәнең үзегезне кичергәнен аңлагач, сез күңелегездә тынычлык сиздегез (Зәб. 32:2). Сез җыелыш очрашуларына йөри һәм белгәннәрегезне башкалар белән уртаклаша башладыгыз. Аннары, багышланып һәм суга чумдырылып, сез тормыш юлына бастыгыз. Бу юлдан сез тайпылмаска тәвәккәл (Мат. 7:13, 14). Нык булыгыз, Йәһвәгә яратуыгызны үстерегез һәм аның әмерләрен үтәгез. w23.07 17, абз. 14; 19, абз. 19
Сишәмбе, 30 сентябрь
Аллаһы тугры, һәм ул сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк, әмма вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк (1 Көр. 10:13).
Багышлану догагыз турында уйлану сезгә вәсвәсәләргә каршы торыр өчен көч бирер. Мәсәлән, сез берәрсенең тормыш иптәше белән гыйшык уены уйнарсызмы? Һичшиксез, юк! Сез бит андый нәрсәләргә инде юк дидегез. Дөрес булмаган хисләргә йөрәгегездә тамыр җәяргә ирек бирмәсәгез, сезгә күңел газабыннан интегергә туры килмәс. Шулай итеп, сез «явызлар юлыннан» «читкә китәрсез» (Гыйб. сүз. 4:14, 15). Сезгә Гайсәнең мисалы ярдәм итә ала. Ул үз Атасын сөендерергә тәвәккәл булган. Аңардан үрнәк алып, сез Йәһвәне күңелсезләндергән нәрсәләрне икеләнмичә кире кагарсыз (Мат. 4:10; Яхъя 8:29). Чынлыкта, сынаулар һәм вәсвәсәләр сезгә Йәһвәгә «өзлексез ияреп барырга» тәвәккәл булуыгызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезгә ярдәм итеп торачак. w24.03 10, абз. 8—10