Декабрь
Дүшәмбе, 1 декабрь
Үлгәннәр терелә (Лүк 20:37).
Йәһвәнең, үлгәннәрне терелтер өчен, көче бармы? Әлбәттә! Ул бит «Чиксез Кодрәт Иясе» (Ачыл. 1:8). Ул бар дошманнарын, шул исәптән үлемне дә, җиңә ала (1 Көр. 15:26). Өстәвенә, Йәһвә иксез-чиксез хәтергә ия. Ул һәрбер йолдызны исеме буенча атый (Ишаг. 40:26). Шулай ук ул үлгәннәрне исендә тота (Әюп 14:13; Лүк 20:38). Йәһвә терелтергә теләгән кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен, тормыш тәҗрибәләрен һәм хатирәләрен бик яхшы белә. Әйе, Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә теләге дә, көче дә бар. Шуңа күрә без аның бу вәгъдәсен үтәячәгенә бер дә шикләнмибез. Үткәндә булган терелтелү очраклары да безнең бу вәгъдәгә ышанычыбызны ныгыта. Изге Язмалар язылган чорда Йәһвә берничә тугры ир-атка, шул исәптән Гайсәгә, үлгәннәрне терелтергә көч биргән. w23.04 9, абз. 7, 8; 10, абз. 9
Сишәмбе, 2 декабрь
Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын (Көл. 4:6).
Әдәпле һәм юаш булсак, кешеләр безне теләбрәк тыңлар һәм сөйләшү дәвам ителер. Әлбәттә, безнең белән бәхәсләшергә я бездән көләргә теләгән кешеләр дә бар. Без алар белән сөйләшүне дәвам итәргә бурычлы түгел (Гыйб. сүз. 26:4). Әмма андый кешеләр әллә ни күп булмастыр. Ә менә тыңлаучылар күбрәк булыр. Шунысы ап-ачык, юашлык үстерү күп файда китерә. Сезгә мәкерле сорау бирсәләр я сезне гаделсез тәнкыйтьләсәләр, юаш булып калыр өчен, Йәһвәдән көч сорагыз. Истә тотыгыз, юаш булуыгыз фикер каршылыкларына, бәхәскә әйләнмәскә булышыр. Һәм юаш, хөрмәт тулы җавабыгыз башкаларны сезнең һәм Изге Язмалардагы хакыйкать турындагы карашларын үзгәртергә дәртләндерергә мөмкин. Ышануларыгызны «якларга һәрвакыт әзер булыгыз. Ләкин моны юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләгез» (1 Пет. 3:15). Юашлык күрсәтеп, көчле булыгыз. w23.09 19, абз. 18, 19
Чәршәмбе, 3 декабрь
Сабырлыкны киемне кигәндәй киегез (Көл. 3:12).
Сабыр кешегә хас дүрт якны карап чыгыйк. Беренчедән, сабыр кеше ярсырга ашыкмый. Башкалар аның ачуын чыгарырга тырышканда я стресс кичергәндә, ул тыныч булып кала һәм ташка таш атмый (Чыг. 34:6). Икенчедән, сабыр кеше тыныч калып көтә белә. Берәр нәрсәне озаграк көтәргә кирәк булганда, андый кеше хафаланмый һәм ачуланмый (Мат. 18:26, 27). Өченчедән, сабыр кеше ашык-пошык эш итми. Сабыр кешегә берәр мөһим эш кушылса, ул аңа шунда ук тотынырга ашыкмый һәм аны ашык-пошык башкармый. Киресенчә, ул барысын яхшы планлаштырыр өчен җитәрлек вакыт сарыф итә, ә аннары эшен сыйфатлы башкарып чыгар өчен кирәкле вакыт бүлеп куя. Дүртенчедән, сабыр кеше сынауларны зарланмыйча кичерә. Ул игътибарын тормышындагы яхшы нәрсәләргә тупларга тырыша һәм Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәр өчен бар тырышлыкларын куя (Көл. 1:11). Безгә бар бу дүрт яктан сабыр булу мөһим. w23.08 20, абз. 3; 21, абз. 4—6
Пәнҗешәмбе, 4 декабрь
Йөрәкләрне Йәһвә тикшерә (Гыйб. сүз. 17:3).
Йөрәгебезне саклар өчен төп сәбәпләрнең берсе — Йәһвә йөрәгебезне тикшерә. Башкалардан аермалы буларак ул безнең асылыбызны күрә. Акылыбызны тормыш бирүче зирәклек белән тутырсак, без аның күңеленә хуш килербез (Яхъя 4:14). Без Шайтан һәм аның дөньясыннан килгән әхлакый һәм рухи агудан үзебезне саклыйбыз (1 Яхъя 5:18, 19). Йәһвәгә якынлашсак, безнең аңа карата ярату һәм хөрмәт хисе үсәр. Атабызны рәнҗетергә теләмәгәнгә, хәтта гөнаһ кылу турындагы уй да безнең өчен җирәнгеч булыр. Хорватиядә яшәүче Марта исемле апа-кардәшнең гөнаһ кылу вәсвәсәсе туган. Ул болай дип язган: «Шул вакытта миңа аек фикер йөртү авыр иде. Гөнаһ шундый татлы булып күренә иде. Әмма Йәһвәне тирән хөрмәт итү мине яклады». Аллаһыга карата курку катыш ихтирам ничек яклый ала? Марта бу эшнең ачы нәтиҗәләре турында уйланган. Охшаш хәлгә эләксәк, әйдәгез, бу апа-кардәштән үрнәк алыйк. w23.06 20, абз. 3; 21, абз. 4
Җомга, 5 декабрь
«Мин халыкларның күз алдында сезнең арагызда изге ителгәч, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр»,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә (Йәз. 36:23).
Гайсәгә Йәһвәнең үз исемен изгеләндерергә һәм сафландырырга ниятләгәне бик яхшы билгеле булган. Менә ни өчен Гайсә үз шәкертләренә: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип дога кылырга кушкан (Мат. 6:9). Гайсә Йәһвәнең исемен изгеләндерү бар тере затлар алдында торган иң мөһим бәхәсле сорау булганын аңлаган. Бөтен галәмдә бер шәхес тә, Йәһвәнең исемен изгеләндерер өчен, шулкадәр күпне эшләмәгән. Әмма дошманнары, Гайсәне кулга алгач, аны нәрсәдә гаепләгән? Көфер сүз сөйләүдә! Гайсәне үзе иң яман эш дип санаган нәрсәдә гаепләгәннәр. Күрәсең, шуның аркасында Гайсә кулга алыныр алдындагы сәгатьләрдә «күңел газаплары кичергән» (Лүк 22:41—44). w24.02 11, абз. 11
Шимбә, 6 декабрь
Йорт зирәклек белән корыла (Гыйб. сүз. 24:3).
Тормышка алып баручы йөгерештә катнашыр өчен, без Йәһвә белән Гайсәне туганнарыбызга караганда күбрәк яратырга тиеш (Мат. 10:37). Әмма бу без, Аллаһы белән Мәсихкә ярарга тырышып, гаиләдәге вазифаларыбызны санга сукмый алабыз дигәнне аңлатмый. Киресенчә, безгә, аларның хуплавын алыр өчен, гаиләдәге вазифаларыбызны үтәргә кирәк (1 Тим. 5:4, 8). Бу безне бәхетлерәк итәчәк. Йәһвә шуны белә: ир белән хатын бер-берсен яратса һәм хөрмәт итсә, ата-аналар балаларын яратып тәрбияләсә, ә балалар ата-аналарына тыңлаучан булса, бу аларны бәхетле итәчәк (Эфес. 5:33; 6:1, 4). Гаиләдә сезнең ролегез нинди генә булмасын, хисләрегезгә, культурагызга, гаилә белгечләренә түгел, ә Изге Язмалардагы зирәклеккә таяныгыз. Бу яктан сезгә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар булышыр. Алар безгә Аллаһы Сүзендәге принципларны тормышта ничек кулланып булганын күрергә булыша. w23.08 28, абз. 6, 7
Якшәмбе, 7 декабрь
Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен... аны көне-төне укып уйлан. Шулчак синең юлың уңышлы булыр, һәм син зирәклек белән эш итәрсең (Йош. 1:8).
Мәсихче хатын-кызларга файдалы күнекмәләргә ия булу үтә мөһим. Аларның кайберләренә кызлар кечкенәдән өйрәнә һәм бу аларга бөтен тормышлары дәвамында ярдәм итеп тора. Мәсәлән, яхшы укый-язарга өйрәнү. Кайбер культураларда хатын-кызлар укый-яза белмәсә дә ярый дип санала. Әмма бу күнекмәләр һәр мәсихче өчен мөһим (1 Тим. 4:13). Укый-язарга өйрәнү җиңел бирелмәсә дә, бирешмә. Бу сиңа нинди файда китерер? Син эш таба алырсың һәм аны югалту ихтималлыгы әзрәк булыр. Шулай ук син Изге Язмаларны яхшырак өйрәнә һәм кешеләрне яхшырак өйрәтә алырсың. Ә иң мөһиме, Изге Язмаларны укып һәм укыганнарың нигезендә уйланып, син Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне ныгытырсың (1 Тим. 4:15). w23.12 20, абз. 10, 11
Дүшәмбе, 8 декабрь
Аллаһыга бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен Йәһвә белә (2 Пет. 2:9).
Вәсвәсәләргә каршы торыр өчен, Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Камилсез булганга, безгә һәрвакыт начарны эшләү теләге белән көрәшергә туры килә. Шайтан исә безнең болай да җиңел булмаган көрәшебезне тагы да авырайтырга тырыша. Мәсәлән, ул күңел ачулар ярдәмендә акылыбызны нәҗесләргә тели. Андый начар күңел ачулар акылыбызда әхлаксыз уйлар тудыра ала, ә бу уйлар, үз чиратында, шәхесебезне боза һәм хәтта җитди гөнаһка китерергә мөмкин (Марк 7:21—23; Ягък. 1:14, 15). Вәсвәсәләргә каршы торыр өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк. Гайсә үрнәк догасында: «Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш һәм Явыздан коткар»,— дип әйткән (Мат. 6:13). Йәһвә безгә булышырга тели, әмма без Йәһвәдән ярдәм сорарга тиеш. Шулай ук догаларыбыз буенча эш итү үтә мөһим. w23.05 6, абз. 15, 16; 7, абз. 17
Сишәмбе, 9 декабрь
Өч катлы бауны тиз генә өзеп булмый (Вәг. 4:12).
Ир белән хатын күктәге Аталары белән дуслыкларын кадерләсә, аның киңәшләрен теләбрәк тотар. Ә бу, үз чиратында, аларга мәхәббәтләрен сүрелдерә алган авырлыклардан качарга я аларны җиңеп чыгарга булышыр. Рухи кешеләр шулай ук Йәһвәдән үрнәк ала һәм аңа хас сыйфатлар үстерә. Ир белән хатын бер-берсенә игелекле, түземле булса һәм бер-берсен ихлас күңелдән кичерсә, аларның мәхәббәтләре чәчәк атар (Эфес. 4:32—5:1). 25 елдан артык никахта булган Лена исемле апа-кардәш болай ди: «Рухи кешене ярату һәм хөрмәт итү күпкә җиңелрәк». Изге Язмалардагы бер мисалга игътибар итик. Мәсихнең ата-анасын сайлаганда, Йәһвә Йосыф белән Мәрьямгә игътибар иткән. Ни өчен ул Давыт токымнары арасыннан нәкъ аларны сайлаган? Аларның икесенең дә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләре булган. Йәһвә аларның никахларында үзе белән мөнәсәбәтләре беренче урында торачагын белгән. w23.05 20, абз. 3; 21, абз. 4
Чәршәмбе, 10 декабрь
Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булыгыз (Евр. 13:17).
Җыелыш башы Гайсә камил булса, ул җитәкчелекне ышанып тапшырган кешеләр камилсез. Шуңа күрә безгә аларга буйсыну авыр була ала, аеруча алар безгә без теләмәгәнне эшләргә кушса. Бер тапкыр Петер үзенә бирелгән җитәкчелеккә буйсынырга теләмәгән. Бер фәрештә аңа Муса кануны буенча чиста булмаган хайваннарны ашарга кушкач, Петер өч тапкыр баш тарткан! (Рәс. 10:9—16) Ни өчен? Чөнки бу аңа акылсыз булып күренгән. Икенче яктан Иерусалимдагы өлкәннәр рәсүл Паулга, дүрт кешене алып, гыйбадәтханәдә үзен пакьләндерергә кушкач, ул буйсынган. Шулай итеп, ул Канунны үтәгәнен күрсәткән булыр иде. Паул мәсихчеләр Канунны үтәргә тиеш түгел икәнен белгән һәм ул бернинди дә начарлык эшләмәгән. Шулай да «икенче көнне Паул теге кешеләрне үзе белән алып, алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәгән» (Рәс. 21:23, 24, 26). Паул, буйсынып, җыелыштагы бердәмлеккә үз өлешен керткән (Рим. 14:19, 21). w23.10 10, абз. 15, 16
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь
Йәһвәгә курку-хөрмәт белән хезмәт итегез (Зәб. 2:11).
Сез дуслык өчен курку-хөрмәт кирәк дип бер дә уйламассыз. Шулай да Йәһвә белән дус булырга теләүчеләр аңа карата «курку-хөрмәт» күрсәтергә тиеш. Без Йәһвәгә күпме генә хезмәт итсәк тә, безнең барыбызга да аны тирән хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтү нәрсәне аңлата һәм моңа ничек өйрәнергә? Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтүче кеше аны ярата һәм аның белән мөнәсәбәтләрен боза алган һәр нәрсәдән кача. Гайсә дә «Аллаһыдан куркып яшәгән» (Евр. 5:7). Аның куркудан коты алынмаган (Ишаг. 11:2, 3). Киресенчә, ул Аллаһыны бик нык яраткан һәм аңа һәр нәрсәдә буйсынырга теләгән (Яхъя 14:21, 31). Гайсә кебек, без дә, Йәһвә кайгыртучан, зирәк, гадел һәм кодрәтле булганга, аңа курку-хөрмәт күрсәтәбез. Шулай ук без Йәһвәнең үзебезне яратканын һәм эшләребезнең аңа тәэсир иткәнен беләбез. Без Йәһвәнең йөрәген сызлата я сөендерә алабыз (Зәб. 78:41; Гыйб. сүз. 27:11). w23.06 14, абз. 1, 2; 15, абз. 5
Җомга, 12 декабрь
Зур куәткә ирешкәч, ул үз башына горур йөрәкле булып китте. Ул... Аллаһысы Йәһвәгә карата тугрылыксызлык күрсәтте (2 Елъ. 26:16).
Узия патша, куәтле патша булып киткәч, үзенең кем ярдәмендә уңышлы булганын онытып җибәргән. Моннан сабак нинди? Без тормышыбызда һәм хезмәтебездә булган бар яхшы нәрсәләр Йәһвәдән килгәнен онытмаска тиеш. Казанышларыбыз белән мактаныр урынына, әйдәгез, бөтен данны Йәһвә Аллаһыга юнәлтик (1 Көр. 4:7). Безгә басынкылык белән үзебезнең камилсез һәм төзәтүгә мохтаҗ булганыбызны танырга кирәк. 60 яшьләр тирәсендә булган абый-кардәш болай ди: «Башкалар минем хаталарыма игътибар иткәндә, мин үпкәләмәскә һәм боекмаска өйрәндем. Мине берәрсе төзәтсә, мин борын салындырып йөрмим, ә алга атларга тырышам». Аллаһыга карата курку-хөрмәт күрсәтеп, үзебезне басынкы тотсак, безнең барысы да яхшы булачак (Гыйб. сүз. 22:4). w23.09 10, абз. 10, 11
Шимбә, 13 декабрь
Аллаһы ихтыярын үтәп, вәгъдә ителгәнне алыр өчен, сезгә чыдамлык кирәк (Евр. 10:36).
Беренче мәсихчеләргә чыдамлылык кирәк булган. Алар бар кешеләр кичергән авырлыкларны гына түгел, ә өстәмә сынаулар да кичергән. Күбесен, дин җитәкчеләре һәм Рим хакимиятләреннән тыш, гаилә әгъзалары да эзәрлекләгән (Мат. 10:21). Җыелышта да аларга мөртәтләрнең тәэсире һәм бүленешләргә китерүче тәгълиматлары белән көрәшергә туры килгән (Рәс. 20:29, 30). Шулай да алар чыдам булып калган (Ачыл. 2:3). Аларга нәрсә ярдәм иткән? Алар чыдам булып калган Аллаһының хезмәтчеләре, мәсәлән Әюп, турында уйланган (Ягък. 5:10, 11). Алар көч сорап дога кылган (Рәс. 4:29—31). Өстәвенә, бу тугры мәсихчеләр, чыдам булып калса, нинди фатихалар алачакларын истә тоткан (Рәс. 5:41). Аллаһы Сүзеннән һәм басмаларыбыздан чыдамлылык күрсәткән кешеләр турында уку һәм мисаллары турында уйлану безгә дә чыдам булып калырга булышыр. w23.07 3, абз. 5, 6
Якшәмбе, 14 декабрь
Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер (Мат. 6:33).
Йәһвә белән Гайсә безне калдырмаячак. Гайсәдән ваз кичкәннән соң, рәсүл Петер мөһим сайлау алдында торган: Мәсих эзеннән барыргамы я бирешергәме? Элегрәк Гайсә Йәһвәдән Петернең иманы кимемәсен дип сораган булган. Аннары ул Петергә аның хакында дога кылганы турында һәм Петернең киләчәктә кардәшләрен ныгытачагы турында әйткән (Лүк 22:31, 32). Гайсәнең сүзләрен исенә төшергән саен, Петер һичшиксез дәртләнеп киткән! Без мөһим сайлау алдында торсак, Йәһвә безгә кайгыртучан өлкәннәр аша тугры калырга булышыр (Эфес. 4:8, 11). Йәһвә Петернең һәм башка рәсүлләрнең ихтыяҗлары турында кайгырткан. Без хезмәтне тормышыбызда беренче урынга куйсак, Йәһвә безне дә матди яктан кайгыртачак. w23.09 24, абз. 14; 25, абз. 15
Дүшәмбе, 15 декабрь
Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була, Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр (Гыйб. сүз. 19:17).
Йәһвә безнең кылган хәтта кечкенә игелекле эшләребезне күрә. Ул моны кыйммәтле корбан дип һәм үзен әҗерен кайтарырга бурычлы дип саный. Әгәр дә сез хезмәттәш ярдәмче я өлкән булып хезмәт итү вазифасын югалтсагыз, Йәһвә сезнең үткәндә кылган игелекле эшләрегезне һәм алар нигезендә яткан мәхәббәтегезне хәтерли (1 Көр. 15:58). Ул шулай ук сезнең мәхәббәт күрсәтүне дәвам итүегезне дә игътибарсыз калдырмый. Йәһвә безнең үзенә һәм кардәшләргә карата яратуыбызда үсүебезне тели. Изге Язмаларны уку, укыганнарыбыз турында уйлану һәм регуляр рәвештә дога кылу безгә Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерергә булыша. Ә кардәшләргә гамәли ярдәм күрсәтү аларга яратуыбызны ныгыта. Мәхәббәтебез безне Йәһвәгә һәм рухи гаиләбезгә якынлаштыра, ә андый дуслык мәңге сүрелмәячәк. w23.07 10, абз. 11; 11, абз. 13; 13, абз. 18
Сишәмбе, 16 декабрь
Һәркем бит үз йөген үзе йөртәчәк (Гәл. 6:5).
Сәламәтлекне кайгыртуга килгәндә, һәр мәсихче үзе сайлау ясый. Изге Язмаларда дәвалау ысуллары белән бәйле нибары берничә канун бар. Алар канга һәм спиритизмга кагыла (Рәс. 15:20; Гәл. 5:19, 20). Башка өлкәләрдә мәсихчеләр үзләре сайлау ясый. Без үзебез сайлаган дәвалау ысулын дөрес дип санасак та, башкаларның дәвалануга кагылышлы карарларын хөрмәт итәргә тиеш. Моның өчен безгә мондый фикерләрне истә тотарга кирәк: 1) Аллаһы Патшалыгы гына кешеләрне чирләрдән тулысынча һәм мәңгегә азат итәчәк (Ишаг. 33:24). 2) Һәр мәсихче, дәвалану ысулын сайлаганда, шәхсән үзе өчен бу иң яхшы сайлау булырмы, юкмы икәнлеге турында уйланырга тиеш (Рим. 14:5). 3) Без кешеләрне хөкем итмибез һәм аларның юлына абыну ташы куймыйбыз (Рим. 14:13). 4) Мәсихчеләр ярату күрсәтә һәм үз сайлау ирекләрен җыелышның бердәмлегеннән өстен куймый (Рим. 14:15, 19, 20). w23.07 24, абз. 15
Чәршәмбе, 17 декабрь
Үзенең нәзир булуының бар көннәрендә ул Йәһвә өчен изге (Сан. 6:8).
Сез Йәһвә белән дуслыгыгызны кадерлисезме? Һичшиксез! Тарих дәвамында андый кешеләр күп булган (Зәб. 104:33, 34). Алар, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, фидакарь тормыш алып барган. Бу кешеләр санына борынгы Исраилдә яшәгән нәзирләр дә, ягъни багышланганнар да кергән. Бу исраиллеләр Йәһвәгә махсус рәвештә хезмәт иткән. Муса кануны буенча, ир кешеләр һәм хатын-кызлар, Йәһвәгә махсус ант биреп, күпмедер вакыт дәвамында нәзирләр булып хезмәт итә алган (Сан. 6:1, 2). Бу ант я тантаналы вәгъдә буенча, алар башка исраиллеләрдән аермалы буларак, нәрсәнедер эшләргә, ә нәрсәдәндер баш тартырга тиеш булган. Исраиллене нәзир булырга нәрсә дәртләндергән? Күрәсең, Йәһвәгә тирән ярату һәм аның бүләкләре өчен рәхмәтле булу (Кан. 6:5; 16:17). w24.02 14, абз. 1, 2
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь
Йәһвә Аллаһым, син... үзеңне яратканнарга һәм әмерләреңне үтәп яшәүчеләргә карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтәсең (Дан. 9:4).
Изге Язмаларда «тугрылык» я «тугры мәхәббәт» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе җылылык һәм бирелгәнлек дигән мәгънә йөртә. Ул еш кына Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә булган хисләрен һәм кардәшләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен күрсәтер өчен кулланыла (2 Иш. 9:6, 7). Вакыт узу белән андый тугрылык ныгый гына. Даниялның тормышыннан бу ап-ачык күренә. Озын тормышы дәвамында Даниялның Йәһвәгә тугрылыгы күп тапкыр сыналган. Әмма аңа 90 нан артык булганда, ул аеруча авыр бер сынауга очраган. Патша сараендагы түрәләр Даниялны өнәп бетермәгән һәм Йәһвәне хөрмәт итмәгән. Шуңа күрә алар, Даниялны үтерер өчен, хәйлә корган. Алар Дарий патшаны бер закон чыгарырга инандырган. Бу закон буенча патшадан тыш берәр кешегә я илаһка мөрәҗәгать иткән кеше үтерелергә тиеш булган. Даниял, 30 көн дәвамында Йәһвәгә дога кылмаган булса, үз тугрылыгын бозган булыр иде. Әмма ул Йәһвәгә дога кылудан туктамаган (Дан. 6:12—15, 20—22). w23.08 5, абз. 10—12
Җомга, 19 декабрь
Бер-беребезне яратып яшик (1 Яхъя 4:7).
Йәһвә без кардәшләребезне яратырбыз дип көтә. Берәр кардәшебез безгә карата үзен мәсихчеләрчә тотмаса, «ул Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә тели, әмма кайвакыт уйламыйча эш итә» дип аны акларга тырышыйк (Гыйб. сүз. 12:18). Йәһвә дә бит үз хезмәтчеләрен аларның кимчелекләренә карамастан ярата. Ул аларны кире какмый һәм аларга ачу тотмый (Зәб. 103:9). Безгә шәфкатьле Атабыздан үрнәк алу үтә мөһим! (Эфес. 4:32—5:1) Бу дөнья ахыры якынлашкан саен, кардәшләргә карата яратуыбызны ныгыту үтә мөһим. Күрәсең, киләчәктә эзәрлекләүләрнең саны артыр гына. Иманыбыз аркасында хәтта төрмәгә эләгүебез бар. Алай булса, без кардәшләрнең яратуына тагы да ныграк мохтаҗ булырбыз (Гыйб. сүз. 17:17). w24.03 15, абз. 6, 7
Шимбә, 20 декабрь
Кешенең адымнарын Йәһвә юнәлтә (Гыйб. сүз. 20:24).
Изге Язмаларда Йәһвәгә дус булган, аның хуплавын алган һәм бәхетле тормыш алып барган яшь кешеләрнең мисаллары язылган. Давыт аларның берсе булган. Яшь чагында ул Йәһвә ягына баскан һәм соңрак тугры патша булып киткән (1 Пат. 3:6; 9:4, 5; 14:8). Давытның тормышы турында күбрәк белү сине Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә дәртләндерер. Шулай ук Марк һәм Тимути мисалларын өйрәнеп кара. Алар Йәһвәгә яшь чакларыннан хезмәт иткән, аның хуплавын алган һәм аларның карарлары күктәге Аталарын бәхетле иткән. Кадерле яшь кардәшләребез, сезнең киләчәгегез бүгенге карарларыгызга бәйле. Сез үз-үзегезгә түгел, ә Йәһвәгә таянсагыз, ул сезнең адымнарыгызны юнәлтер. Нәтиҗәдә, тормышыгыз бәхетле һәм мәгънәле булачак. Шуны онытмагыз: Йәһвә сезнең үзенә кылган игелекле эшләрегезне кадерли. Әллә яратучы күктәге Атабызга хезмәт итеп яшәүдән яхшырак тормыш була аламы соң?! w23.09 13, абз. 18, 19
Якшәмбе, 21 декабрь
Бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез (Көл. 3:13).
Рәсүл Паул кардәшләрнең камилсез булганын бик яхшы белгән. Мәсәлән, башта кайбер кардәшләр аңа шикләнеп караган (Рәс. 9:26). Соңрак кайберәүләр, аның турында астыртын, яман сүзләр сөйләп, аның абруен төшерергә тырышкан (2 Көр. 10:10). Шулай ук Паул бер өлкәннең башкаларны абындыра алган хата кылуына шаһит булган (Гәл. 2:11, 12). Паулның якын хезмәттәше Марк та аның өметен акламаган (Рәс. 15:37, 38). Бу вакыйгалар аркасында Паул үзен рәнҗеткән кардәшләрне тормышыннан сызып ташлый алган. Әмма ул аларга уңай караган һәм Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән. Паулга нәрсә булышкан? Паул кардәшләрен бик яраткан. Бу аңа кардәшләрнең кимчелекләрен түгел, ә яхшы сыйфатларын күрергә ярдәм иткән. Мәхәббәт аңа шулай ук бүгенге көндәлек шигырьдә язылганча эш итәргә булышкан. w24.03 15, абз. 4, 5
Дүшәмбе, 22 декабрь
Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотсын (2 Тим. 2:24).
Изге Язмаларда юашлыкның мөһимлеген күрсәтүче күп очраклар бар. Исхак мисалына игътибар итик. Ул филистилеләр җиренә Герарга килеп, анда урнашкач, аның көнчел күршеләре атасының хезмәтчеләре казыган коеларны күмеп куйган. Хокуклары өчен көрәшер урынына Исхак өйдәгеләре белән бүтән җиргә күченгән һәм шунда башка коелар казыган (Ярат. 26:12—18). Әмма филистилеләр шул коелар өчен дә бәхәсләшкән. Шулай да Исхак алар белән тынычлык сакларга тырышкан (Ярат. 26:19—25). Башкалар Исхакның ачуын чыгарырга тырышканда, аңа юаш булып калырга нәрсә булышкан? Әти-әнисенең үрнәге. Әтисе Ибраһим тыныч холыклы кеше булган, ә әнисе Сара «тыныч һәм юаш рухы» белән билгеле булган (1 Пет. 3:4—6; Ярат. 21:22—34). w23.09 15, абз. 4
Сишәмбе, 23 декабрь
Мин моны ниятләдем һәм моны үтәрмен (Ишаг. 46:11).
Йәһвә җиргә үзенең бердәнбер Улын җибәргән. Гайсә кешеләрне Патшалык турында өйрәткән һәм, аларны үлемнән һәм гөнаһтан йолып алыр өчен, үз тормышын биргән. Соңрак ул, Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып китәр өчен, терелтелгән булган. Изге Язмаларның төп темасы нинди? Мәсих идарәсе астындагы Патшалык ярдәмендә Йәһвәнең җиргә карата нияте үтәлгәч, аның исеме изгеләндереләчәк. Йәһвәнең нияте үзгәрмәячәк. Беркем һәм бернәрсә дә аңа үз ниятен үтәргә комачаулый алмаячак (Ишаг. 46:10, иск.; Евр. 6:17, 18). Киләчәктә җир оҗмахка әйләнәчәк һәм анда Адәм белән Хауваның тәкъва һәм камил токымнары мәңге яшәячәк (Зәб. 22:26). Әмма Йәһвәнең нияте моның белән генә чикләнми. Ул күктәге һәм җирдәге бар акылга ия затларны берләштерергә тели. Аларның барысы да Аллаһы Тәгаләнең хакимлеген таныячак һәм аңа тугры булачак (Эфес. 1:8—11). Аллаһының үз ниятен ничек үтәячәген белү таң калдыра! w23.10 20, абз. 7, 8
Чәршәмбе, 24 декабрь
«Нык бул... Мин бит сезнең белән»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә (Һәг. 2:4).
Яһүдләр, Бабылдан кайткач, матди авырлыкларга дучар булган. Һәм сәяси тотрыксызлык, каршылыклар аркасында да кыенлыклар туган. Шуңа күрә аларга Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызуны мөһим дип санау авыр булган. Аларның рухларын күтәрер өчен, Йәһвә хезмәтләре бик уңышлы булган Һәггәй һәм Зәкәрия пәйгамбәрләрне җибәргән (Һәг. 1:1; Зәк. 1:1). Ләкин якынча 50 елдан соң яһүдләр кабат дәртләндерүгә мохтаҗ булган. Шунда Бабылдан Иерусалимга Канунны оста күчереп язучы Езра, Аллаһы халкын саф гыйбадәт кылуны беренче урынга куярга дәртләндерер өчен, кайткан (Езра 7:1, 6). Үткәндә Һәггәй һәм Зәкәрия пәйгамбәрләр Аллаһы халкына, каршылыкларга очраганда, Йәһвәгә таянырга булышкан. Бүген бу пәйгамбәрлекләр турында укып уйлану безгә дә авыр вакытта Йәһвәгә таянырга булыша ала (Гыйб. сүз. 22:19). w23.11 14, абз. 2, 3
Пәнҗешәмбе, 25 декабрь
Мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре (Көл. 3:14).
Без яратуны гамәлдә ничек күрсәтә алабыз? Моның өчен бер мөмкинлек — кардәшләрне юату. Әгәр дә йөрәгебездә кызгану хисләре булса, аларны юата алырбыз (1 Тис. 4:18). Ә бу хисләрне күрсәтү өчен йөрәктә ярату булырга тиеш. Ул сүнмәсен өчен, нәрсә эшләргә? Кыен булса да, бер-беребезнең хаталарын кичерергә өйрәнергә кирәк. Ни өчен ярату күрсәтү аеруча бүген мөһим? Бу сорауга җавапны Петернең сүзләреннән табабыз: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә... бер-берегезне нык яратыгыз» (1 Пет. 4:7, 8). Әйе, бу дөньяның ахыры бик якын. Якын киләчәктә безне нәрсә көтә? Гайсә Мәсих үз шәкертләренә болай дигән: «Сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр» (Мат. 24:9). Әйе, мондый дошманлыкны кичереп чыгар өчен, безгә бердәм булырга кирәк. Мәхәббәт сыйфатын күрсәтеп торсак, Шайтан бердәмлегебезне беркайчан да җимерә алмаячак (Флп. 2:1, 2). w23.11 13, абз. 18, 19
Җомга, 26 декабрь
Без бит — Аллаһының хезмәттәшләре (1 Көр. 3:9).
Изге Язмалардагы хакыйкатьләр зур көчкә ия. Кешеләрне Йәһвә һәм аның чынлыкта нинди икәне турында өйрәткәндә, гаҗәеп үзгәрешләр була. Шайтанның ялганы томандай тарала һәм кешеләр күктәге Аталарының нинди булуын ачыграк күрә башлый. Алар аның чиксез кодрәтенә таң кала (Ишаг. 40:26). Аның камил гаделлегенә инана һәм бөек зирәклегеннән күп нәрсәгә өйрәнә (Кан. 32:4; Ишаг. 55:9; Рим. 11:33). Ә иң мөһиме, Аллаһының мәхәббәт булуы аларны юата (1 Яхъя 4:8). Йәһвәгә якынлаша барганда, аларның җирдә мәңге яшәргә өметләре ныгый. Кешеләргә үз Аталары белән якынлашырга булышу безнең өчен чын хөрмәт! Шулай эшләгәндә, Йәһвә безне үзенең хезмәттәшләре итеп күрә (1 Көр. 3:5). w24.02 12, абз. 15
Шимбә, 27 декабрь
Вәгъдә бирмәү вәгъдә биреп тә, аны үтәмәүдән яхшырак (Вәг. 5:5).
Сез, Изге Язмаларны өйрәнсәгез я әти-әниегез сезне хакыйкатьтә тәрбияләсә, суга чумдырылу турында уйланасызмы? Бу бик яхшы максат! Әмма суга чумдырылыр алдыннан башта Йәһвәгә багышланырга кирәк. Йәһвәгә багышлану ничек үтә? Сез догада аңа гына гыйбадәт кылырга һәм аның ихтыярын тормышыгызда беренче урынга куярга вәгъдә итәсез. Асылда, сез Йәһвәгә алга таба да аны «бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз, бөтен акылыгыз һәм бөтен кодрәтегез белән яратырга» вәгъдә итәсез (Марк 12:30). Багышланганыгызны Йәһвәдән башка беркем күрми дә, ишетми дә. Әмма суга чумдырылу үткәндә, сез бар кеше алдында Йәһвәгә багышланганыгызны күрсәтәсез. Багышлану анты — җитди вәгъдә. Сезнең максатыгыз — бу вәгъдәне үтәү. Йәһвә дә сездән моны көтә (Вәг. 5:4). w24.03 2, абз. 2; 3, абз. 5
Якшәмбе, 28 декабрь
Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен (Эфес. 5:33).
Бар никахларда да авырлыклар булгалый. Изге Язмаларда никахтагыларның «тормышларында үз авырлыклары» булачак дип ап-ачык әйтелә (1 Көр. 7:28). Ни сәбәпле? Чөнки никах ике камилсез кешене берләштерә, аларның үз холыклары, яраткан һәм яратмаган нәрсәләре бар. Шулай ук чыгышлары һәм культуралары да аерылып торырга мөмкин. Ә вакыт узу белән никахка кадәр күренмәгән яклар да ачыклана ала. Бу авырлыкларның һәрберсе никахта киеренкелек тудыра ала. Бу киеренкелекне хәл итәр урынына, ир белән хатын бер-берсен гаепли башларга мөмкин. Нәтиҗәдә, алар аерым яшәү я аерылышу — бердәнбер чыгу юлы дип уйлый башлый ала. Әмма бу аларны чынлап та бәхетле итәрме? Юк. Ир белән хатынга бергә яшәү авыр булса да, Йәһвә аларның никахларын саклап калуларын тели. w24.03 16, абз. 8; 17, абз. 11
Дүшәмбе, 29 декабрь
Өмет оятка калдырмый (Рим. 5:5).
Суга чумдырылганнан соң, күбрәк белем алган саен һәм рухи яктан үскән саен, җирдәге оҗмахта яшәү өметегез ныгый барды (Евр. 5:13—6:1). Сез Римлыларга 5:2—4 тәге сүзләрнең хаклыгын үзегез татыгансыздыр. Сез, төрле сынауларда тугры калып, Аллаһы хуплавын сиздегез. Сез беләсез: Аллаһы сезне ярата һәм үз вәгъдәләрен, һичшиксез, үтәячәк. Хәзерге өметегезне элеккегесе белән хәтта чагыштырып та булмый. Андый нык өмет тормышыгызның бар өлкәләренә — гаиләгез белән ничек мөгаләмә итүегезгә, нинди карарлар кабул итүегезгә һәм вакытны ничек куллануыгызга тәэсир итә. Аллаһы хуплавына ия булган кешеләрнең өмете нык була. Рәсүл Паул андый кешеләрнең өметләре тормышка ашачагына ышандыра (Рим. 15:13). w23.12 12, абз. 16, 17; 13, абз. 18, 19
Сишәмбе, 30 декабрь
[Йәһвә] синең заманыңа тотрыклылык бирер (Ишаг. 33:6).
Кайгы кичергәндә, уйлар һәм хис тойгылар безне, дулкыннар сыман, тегендә-монда бәргәләп йөртергә мөмкин. Андый хисләр басканда, Йәһвә безгә ничек ярдәм итә? Йәһвә безне «тотрыклы» итәргә вәгъдә итә. Кораб давылга эләккәндә, җил һәм дулкыннар аны бер яктан икенче якка чайкалдыра. Көчле чайкалуны киметер өчен, күп кенә корабларда стабилизаторлар кулланыла. Стабилизаторлар — корабның ике ягындагы, су астында урнашкан, канатларга охшаш җайланмалар. Алар ярдәмендә кораб тотрыклы тора һәм пассажирлар сәяхәттә үзләрен комфортлырак хис итә. Андый стабилизаторлар кораб хәрәкәттә булганда эффективрак эш итә. Без дә авыр вакытларда Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам иткәнгә, ул безне «тотрыклы» итәчәк. w24.01 22, абз. 7, 8
Чәршәмбе, 31 декабрь
Ходаема таянам, курыкмыйм (Зәб. 56:4).
Курку биләп алганда, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Йәһвә үткәндә нәрсә эшләгән?» Йәһвәнең барлыкка китергән нәрсәләре турында уйланыгыз. Мәсәлән, Йәһвәнең кошлар һәм чәчәкләр турында ничек кайгыртканын күзәтү аның сезнең турында да кайгыртачагына ышанычыгызны ныгытыр. Сез бит аның үзенә охшаш итеп яратылган, аның яраткан хезмәтчеләре (Мат. 6:25—32). Шулай ук Йәһвәнең үзенең гыйбадәт кылучылары өчен нәрсә эшләгәне турында уйланыгыз. Сез Йәһвәнең борынгы һәм бүгенге хезмәтчеләре турында укый аласыз. Өстәвенә, Йәһвә үзегез өчен инде нәрсә эшләгәне турында уйланыгыз. Ул сезне хакыйкатькә ничек җәлеп иткән? (Яхъя 6:44) Ул догаларыгызга ничек җавап биргән? (1 Яхъя 5:14) Йәһвә биргән йолым корбаны сезгә көн саен нинди файда китерә? (Эфес. 1:7; Евр. 4:14—16) w24.01 4, абз. 6; 7, абз. 17