Ноябрь
Шимбә, 1 ноябрь
Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең (Мат. 21:16).
Ата-аналар, балаларыгызга, яшенә карап, комментарийлар әзерләргә булышыгыз. Кайвакыт җыелыш очрашуында җитди сораулар, мәсәлән никахтагы авырлыклар я әхлакка кагылышлы сораулар, карала. Әмма хәтта шундый материалда да, балалар комментарий бирә алырлык, бер-ике абзац булырга мөмкин. Шулай ук балаларыгызга гел алардан гына сорамаячакларын аңлатыгыз. Алар ни өчен шулай булганына төшенсәләр, әзрәк күңелсезләнер (1 Тим. 6:18). Без барыбыз да Йәһвәне данларлык һәм кардәшләребезне дәртләндерерлек комментарийлар әзерли алабыз (Гыйб. сүз. 25:11). Кайвакыт, җавап биргәндә, без үзебез турында сөйләргә мөмкин. Әмма андый чакларда, үзебезгә артык игътибар җәлеп итмик (Гыйб. сүз. 27:2; 2 Көр. 10:18). Киресенчә, игътибарыбызны күбрәк Йәһвәгә, аның Сүзенә һәм аның халкына туплыйк (Ачыл. 4:11). w23.04 24, абз. 17; 25, абз. 18
Якшәмбе, 2 ноябрь
Башкалар кебек йоклап ятмыйк, киресенчә, уяу һәм аек фикерле булыйк (1 Тис. 5:6).
Уяу һәм аек фикерле булып калыр өчен, безгә мәхәббәт күрсәтергә кирәк (Мат. 22:37—39). Мәхәббәт, төрле авырлыкларга карамастан, вәгазь эшендә катнашырга булыша (2 Тим. 1:7, 8). Без Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләрне яратабыз. Шуңа күрә без өйдән өйгә йөрибез, хатлар һәм телефон аша вәгазьлибез һәм кешеләрнең йөрәкләре хакыйкатькә ачылыр дип өметләнәбез (Йәз. 18:27, 28). Кардәшләребез дә безнең якыннарыбыз булып тора. Без Паулның: «Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз»,— дигән киңәшен тотабыз. Шулай эшләп, кардәшләребезгә яратуыбызны күрсәтәбез (1 Тис. 5:11). Сугышчылар, иңгә-иң сугышканда, бер-берсенә терәк булган. Без дә имандашларыбызны дәртләндерә һәм ныгыта алабыз. Без кардәшләребезне юри рәнҗетмибез һәм яманлыкка яманлык белән кайтармыйбыз (1 Тис. 5:13, 15). Үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләрне хөрмәт итеп тә без аларга карата ярату күрсәтәбез (1 Тис. 5:12). w23.06 9, абз. 6; 11, абз. 10, 11
Дүшәмбе, 3 ноябрь
[Йәһвә] берәр нәрсә әйтсә, моны эшләмәсме? (Сан. 23:19)
Иманыбызны ныгытыр өчен бер мөмкинлек — йолым турында уйлану. Йолым Аллаһы вәгъдәләренең тормышка ашачагына гарантия булып тора. Йолымның ни өчен бирелгәне һәм аның үз эченә нәрсә алганы турында уйлансак, Аллаһының яңа дөньяга кагылышлы вәгъдәләренә иманыбыз нык булыр. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Йолым үз эченә нәрсә ала? Йәһвә үзенең яраткан беренче Улын күктән җиргә камил кеше булып тусын өчен җибәргән. Җирдә яшәгәндә, Гайсә төрле авырлыклар кичергән. Ахырда, ул газап чиккән һәм интегеп үлгән. Нинди зур бәя түләгән Йәһвә! Яратучы Атабыз безгә яхшы, әмма кыска вакытлы гына тормыш бирергә теләсә, үз Улының газаплы үлеменә юл куймас иде (Яхъя 3:16; 1 Пет. 1:18, 19). Андый зур бәя түләгәнгә, Йәһвә без яңа дөньяда мәңге яши алсын өчен дә кайгыртачак. w23.04 27, абз. 8, 9
Сишәмбе, 4 ноябрь
И Үлем, чаккычың кая? (Һош. 13:14)
Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә теләге бармы? Һичшиксез, бар. Ул Изге Язмаларны язучыларның берничәсен үледән терелтелү турында язарга дәртләндергән (Ишаг. 26:19; Ачыл. 20:11—13). Йәһвә, берәр нәрсә вәгъдә итсә, үз сүзен һәрвакыт тота (Йош. 23:14). Йәһвә үлгәннәрне терелтергә бик тели. Әюпнең сүзләрен исебезгә төшерик. Ул, хәтта үлсә дә, Йәһвә үзен юксыныр һәм яңадан тормышка кайтарыр дип ышанган (Әюп 14:14, 15). Йәһвә шулай ук бар үлгән хезмәтчеләренең кабат тере, сау-сәламәт һәм бәхетле булуларын тели. Ә Йәһвә турында бернәрсә дә белмичә үлгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә аларны да терелтергә тели (Рәс. 24:15). Ул аларга үзенең дуслары булып китәргә һәм җирдә мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (Яхъя 3:16). w23.04 9, абз. 5, 6
Чәршәмбе, 5 ноябрь
Аллаһы безгә көч бирер (Зәб. 108:13).
Сез өметегезне ничек ныгыта аласыз? Җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнәсез икән, Изге Язмалардан оҗмах турындагы хәбәрләрне укыгыз (Ишаг. 25:8; 32:16—18). Яңа дөньядагы тормышның нинди булачагы турында уйланыгыз. Үзегезне шунда булгандай күз алдына китерегез. Яңа дөньяга өметегез тере булса, бүгенге авырлыкларыгыз сезнең өчен «кыска вакытлы» булыр һәм «әллә ни авыр булмас» (2 Көр. 4:17). Бу өмет аша Йәһвә сезне ныгытып торыр. Ул безне инде бар кирәклесе белән тәэмин иткән. Шуңа күрә, берәр йөкләмәне үтәр өчен, сынауны кичереп чыгар өчен һәм шатлыклы булып калыр өчен, ярдәм кирәк булса, Йәһвәгә эчкерсез дога кылыгыз һәм, шәхси өйрәнү үткәреп, аңардан җитәкчелек сорагыз. Кардәшләрегез сезне дәртләндергәндә, баш тартмагыз. Регуляр рәвештә өметегез турында уйланыр өчен, вакыт бүлеп куегыз. Шулай эшләсәгез, «сез сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калсын өчен, [Аллаһының] шөһрәтле кодрәте сезгә кирәкле көч-куәт биреп» торыр (Көл. 1:11). w23.10 17, абз. 19, 20
Пәнҗешәмбе, 6 ноябрь
Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз (1 Тис. 5:18).
Йәһвәгә рәхмәтләр әйтегез. Безнең Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен сәбәпләребез бик күп. Без Йәһвәгә, үзебездә булган бар яхшы нәрсәләр өчен, рәхмәтләр әйтә алабыз, чөнки һәртөрле яхшы бүләк Аллаһыдан килә (Ягък. 1:17). Мәсәлән, без матур планетабыз һәм искиткеч итеп барлыкка китерелгән башка нәрсәләр өчен рәхмәтләр әйтә алабыз. Шулай ук без тормышыбыз, гаиләбез, дусларыбыз һәм өметебез өчен бик рәхмәтле. Ә үзе белән якын дуслар булырга мөмкинлек биргәне өчен, без Йәһвәгә чиксез рәхмәтле! Безгә Йәһвәнең бүләкләре турында уйланырга кирәк. Бүгенге көндә рәхмәтсез кешеләр бик күп. Алар күбрәк ия булырга теләгән нәрсәләр турында уйлый, ә булганы өчен рәхмәтләр әйтү аларның уйларына да килми. Андый карашны без дә йоктырсак, догаларыбыз үтенечләрдән генә торачак. Алай булмасын өчен, Йәһвәнең безнең хакка башкарган бар эшләре өчен, алга таба да рәхмәт хисен үстерергә һәм белдерергә кирәк (Лүк 6:45). w23.05 4, абз. 8, 9
Җомга, 7 ноябрь
Иман белән, бер дә шикләнмичә сорагыз (Ягък. 1:6).
Яратучан ата буларак, Йәһвә безнең газаплануыбызны күрергә теләми (Ишаг. 63:9). Әлбәттә, ул безне «елгалар» я «ялкын» сыман сынаулардан азат итми. Ләкин ул безгә алар «аша үтәргә» ярдәм итә (Ишаг. 43:2). Йәһвә сынауларның безгә төзәтелмәслек зыян китерүен рөхсәт итмәс. Ул шулай ук үз хезмәтчеләренә, сынауларны җиңеп чыгар өчен, кодрәтле изге рухын бирә (Лүк 11:13; Флп. 4:13). Әйе, барысын кичереп чыгар өчен һәм аңа тугры булып калыр өчен, Йәһвә безгә бар кирәклесен бирә. Йәһвә без аңа таянырбыз дип көтә (Евр. 11:6). Кайвакыт безнең сынауларыбыз үтә алмаслык кебек тоела, һәм без Йәһвә безгә чыннан да булышырмы дип шикләнә башларга мөмкин. Әмма Изге Язмалар без Аллаһының кодрәте белән хәтта «диварларга менә» алабыз дип ышандыра (Зәб. 18:29). Шуңа күрә шикләргә бирелер урынына, иман белән дога кылырга һәм Йәһвә безнең догаларыбызга җавап бирәчәк дип ышанырга кирәк (Ягък. 1:6, 7). w23.11 22, абз. 8, 9
Шимбә, 8 ноябрь
[Мәхәббәт] ялкыны — балкып янган ут, Йәһ ялкыны. Ярсулы сулар сөю утын сүндерә алмый, дәрьялар да аны агызып алып китә алмый (Җыр. 8:6, 7).
Менә нинди ул чын мәхәббәт! Бу сүзләр никахтагыларны шуңа ышандыра: сез бер-берегезне мәңге ярата аласыз. Никахта мәхәббәт гомерлек булсын өчен, ир белән хатынга тырышлыклар куярга кирәк. Бер мисалга игътибар итик. Учак янып торсын өчен, аңа утын өстәп торырга кирәк. Шулай эшләмәсәң, учак сүнәчәк. Шул ук рәвешчә, ир белән хатын бер-берсен мәңге яратсын өчен, аларга үзара мөнәсәбәтләрен ныгытып торырга кирәк. Әмма кайчак никахта сөю ялкыны сүрелергә мөмкин. Бу, аеруча, ир белән хатынның матди авырлыклары туса, сәламәтлекләре какшаса я алар балалар тәрбияләсә булырга мөмкин. «Йәһ ялкыны» балкысын өчен, ир белән хатынга Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк. w23.05 20, абз. 1—3
Якшәмбе, 9 ноябрь
Курыкма (Дан. 10:19).
Син, кыю булыр өчен, нәрсә эшли аласың? Әти-әниләрең сине кыю булырга дәртләндерәдер. Әмма сиңа үзеңә бу сыйфатны үстерергә кирәк. Ул бит нәсел буенча күчми. Кыюлык үстерү яңа күнекмәгә өйрәнүгә охшаш. Моның өчен, кеше остазның ничек эшләгәнен күзәтә һәм аннары аның артыннан кабатлый. Шул ук рәвешчә без, кыюлыкны үстерер өчен, бу сыйфатны күрсәткән кешеләрне күзәтеп, алардан үрнәк алабыз. Даниял кебек кыю булыр өчен, сиңа Изге Язмаларны яхшы белергә, Йәһвә белән еш һәм ачык итеп аралашырга һәм аның ярдәм итәчәгенә тулы йөрәк белән ышанырга кирәк. Шулай эшләсәң, һич шикләнмә, син иман сынауларын кыюлык белән каршы ала алырсың. Еш кына кыю кешеләрне хөрмәт итәләр. Әйе, кыюлык үстерер өчен, безнең сәбәпләребез күп. w23.08 2, абз. 2; 4, абз. 8, 9
Дүшәмбе, 10 ноябрь
Һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез (1 Тис. 5:21).
«Тикшерегез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кыйммәтле металларның чын булуын тикшерүне сурәтләр өчен кулланылган. Паулның киңәшен ничек кулланып була? Безгә ишеткән һәм укыган нәрсәләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк. Бу безнең өчен, бөек афәт бусагасында басып торганнар өчен бик мөһим. Безгә, акыл сәләтен кулланып, укыган һәм ишеткән нәрсәләрне Изге Язмаларда язылганнар һәм Йәһвә оешмасыннан ишеткәннәр белән чагыштырырга кирәк. Шулай эшләсәк, без җеннәр пропагандасына алданмабыз (Гыйб. сүз. 14:15; 1 Тим. 4:1). Аллаһының хезмәтчеләре төркем буларак бөек афәтне кичереп чыгачак. Һәрберебез турында әйткәндә, без хәтта иртәгә нәрсә буласын да белмибез (Ягък. 4:14). Без бөек афәткә кадәр үләрбезме я аны кичереп чыгарбызмы, шуны онытмыйк: тугры калсак, без мәңгелек тормышны алырбыз. Әйдәгез, бар игътибарыбызны гаҗәеп өметебезгә туплыйк һәм Йәһвә көненә әзер торыйк! w23.06 13, абз. 15, 16
Сишәмбе, 11 ноябрь
Аллаһы... үзенең серен үз хезмәтчеләренә... ача (Амус 3:7).
Без кайбер пәйгамбәрлекләрнең ничек чынга ашачагын белмибез (Дан. 12:8, 9). Әмма бу аларның үтәлмәячәген аңлатмый. Без бер дә шикләнмибез, Йәһвә Аллаһы нәкъ кирәкле вакытта бар пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсен аңларга булышачак. Аның бит элек тә шулай эшләгәне бар. Тиздән халыклар «тынычлык һәм иминлек» игълан итәчәк (1 Тис. 5:3). Аннары сәяси көчләр ялган дингә һөҗүм итеп, аны юк итәчәк (Ачыл. 17:16, 17). Шуннан соң алар Аллаһы халкына да ябырылачак (Йәз. 38:18, 19). Боларның барысы Армагеддон сугышына китерәчәк (Ачыл. 16:14, 16). Бу вакыйгалар бик тиздән булачак. Ә әлегә, әйдәгез, пәйгамбәрлекләрне өйрәник, аларның үтәлешен күзәтик һәм башка кешеләргә дә моны эшләргә ярдәм итик. Шулай эшләп, без күктәге Атабызга пәйгамбәрлекләре өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез. w23.08 13, абз. 19, 20
Чәршәмбе, 12 ноябрь
Әйдәгез, бер-беребезне яратып яшик, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан (1 Яхъя 4:7).
Рәсүл Паул, көринтлеләргә юллаган беренче хатта иман, өмет һәм мәхәббәт турында язганда, «аларның иң бөеге — мәхәббәт» дип әйткән (1 Көр. 13:13). Ни өчен ул шулай әйткән? Чөнки киләчәктә, Аллаһының яңа дөнья турындагы бар вәгъдәләре тормышка ашкач, безгә инде иман да, өмет тә кирәк булмаячак. Ләкин безгә Йәһвәне һәм кешеләрне һәрвакыт яратырга кирәк булачак. Безнең мәхәббәтебез мәңге үсеп торачак. Шулай ук мәхәббәт безнең чын мәсихчеләр икәнебезне күрсәтә. Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Өстәвенә, ярату безне берләштерә. Рәсүл Паул мәхәббәтне «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» дип атаган (Көл. 3:14). Рәсүл Яхъя моның турында үз имандашларына болай дип язган: «Аллаһыны яратучы үз кардәшен дә яратырга тиеш» (1 Яхъя 4:21). Әйе, бер-беребезне яратканда, без Аллаһыны да яратуыбызны күрсәтәбез. w23.11 8, абз. 1, 3
Пәнҗешәмбе, 13 ноябрь
Һәр йөгебезне... өстебездән алып ташлыйк (Евр. 12:1).
Изге Язмаларда мәсихче тормыш йөгереш белән чагыштырыла. Бу йөгерештә җиңгән кешеләр, бүләк итеп, мәңгелек тормышны алачак (2 Тим. 4:7, 8). Безгә йөгерештә бик тырышып катнашырга кирәк, чөнки бүгенге көннәрдә финиш аеруча якын. Рәсүл Паул безгә кайбер киңәшләр биргән. Ул болай дигән: «Һәр йөгебезне... өстебездән алып ташлыйк... үзебезгә билгеләнгән ярыш юлыннан чыдамлылык белән йөгерик». Рәсүл Паул мәсихчеләр бар йөкләрдән дә арынырга тиеш дип әйтергә теләгәнме? Юк, Паулның без һәр кирәкмәгән йөктән арынырга тиеш дип әйтәсе килгән. Андый йөк безгә йөгерештә комачауларга һәм аның аркасында без бик нык арырга мөмкин. Йөгерешне дәвам итәр өчен, безгә андый кирәкмәгән йөкләрне тиз арада билгеләп, алардан арынырга кирәк. Шул ук вакыт без кирәкле йөкләрне алып ташласак, безне йөгерештән чыгарырлар (2 Тим. 2:5). w23.08 26, абз. 1, 2
Җомга, 14 ноябрь
Сезнең матурлыгыгыз... тышкы матурлык [булмасын] (1 Пет. 3:3).
Юл бирүчән булу безгә башкаларның карашларын хөрмәт итәргә булыша. Мәсәлән, кайбер апа-кардәшләр бизәнергә ярата, башкалары исә гел бизәнми. Кайбер мәсихчеләргә исерткеч эчемлекләрне эчү ошый (әлбәттә, чамасын белеп), ә кайберләре бөтенләй эчмәскә карар итә. Бар мәсихчеләр дә сәламәтлекләрен кайгырта, әмма моның өчен төрле ысуллар сайлый. Без, минем генә карашым дөрес дип, аны кардәшләребезгә тага башласак, алар өчен абыну ташы булып китә алабыз. Ә бу җыелышта бүленешләр тудыра ала (1 Көр. 8:9; 10:23, 24). Мәсәлән, кием сайлауга кагылышлы катгый кагыйдәләр урнаштырыр урынына Йәһвә безгә принциплар биргән. Аллаһы хезмәтчеләре булганга, киенү рәвешебездә акыллылык, тыйнаклык, төплелек чагылырга тиеш (1 Тим. 2:9, 10). Шуңа күрә без үз-үзебезгә артык игътибар җәлеп итәргә теләмибез. Изге Язмалардагы принциплар шулай ук өлкәннәрне кием сайлауга һәм прическага кагылышлы кагыйдәләр урнаштырудан саклый. w23.07 23, абз. 13; 24, абз. 14
Шимбә, 15 ноябрь
Мине игътибар белән тыңлагыз һәм яхшы ризык ашагыз, шунда җаныгыз чыннан да туклыклы ризык белән ләззәтләнер (Ишаг. 55:2).
Йәһвә безгә бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. «Акылсыз хатынның» чакыруын кабул итүчеләр яшерен «татлы» тормыштан ләззәт табып яши. Алда аларны «кабер тирәнлекләре» генә көтә (Гыйб. сүз. 9:13, 17, 18). «Чын зирәклекнең» чакыруы әлеге чакырудан бик нык аерылып тора (Гыйб. сүз. 9:1). Без Йәһвә яратканны яратырга, ә нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә өйрәнәбез (Зәб. 97:10). Башка кешеләрне «чын зирәклектән» өйрәнергә чакыру безгә шатлык китерә. Без, әйтерсең лә, «шәһәр калкулыкларыннан»: «Кем тәҗрибәсез, монда килсен»,— дип чакырабыз. Бу үзебезгә дә, чакыруны кабул итүчеләргә дә хәзер һәм киләчәктә күп файда китерәчәк. «Аңлау сәләте» безне алга алып барса, без мәңге фатихалар алырбыз (Гыйб. сүз. 9:3, 4, 6). w23.06 24, абз. 17; 25, абз. 18
Якшәмбе, 16 ноябрь
Ярсырга ашыкмаган кеше көчле кешедән, ә үз-үзен тота белүче шәһәрне яулап алучыдан яхшырак (Гыйб. сүз. 16:32).
Бергә эшләгән кешеләр я сыйныфташлар сездән ышануларыгыз турында сораганда, сез үзегезне ничек хис итәсез? Дулкынланасызмы? Күбебез әйе дияр. Әмма андый сораулар кешенең нәрсә уйлаганын һәм нәрсәгә ышанганын ачыклый, ә бу безгә яхшы хәбәр белән бүлешергә мөмкинлек бирә. Ләкин кайчак кеше андый сорауларны безнең белән риза булмаганга я бәхәсләшергә теләгәнгә бирергә мөмкин. Һәм бу безне бер дә гаҗәпләндерми, чөнки кайберәүләр безнең турындагы ялганга ышана (Рәс. 28:22). Өстәвенә, без «соңгы көннәрдә» яшәгәнгә, күпләр «килешмәүчән» һәм хәтта «рәхимсез» (2 Тим. 3:1, 3). Сезнең сорау туадыр: «Берәрсе Изге Язмаларга нигезләнгән ышануларымны шик астына алса, ничек йомшак итеп җавап кайтарырга?» Бу яктан сезгә нәрсә булыша алыр? Бер сүз белән әйткәндә — юашлык. Юаш кеше, берәрсе үзенең ачуын чыгарырга тырышканда я ничек җавап бирергә икәнен белмәгәндә, тыныч кала. w23.09 14, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 17 ноябрь
Син аларны бөтен җир буйлап мирзалар итеп билгеләрсең (Зәб. 45:16).
Кайчак без киңәшләр ишетәбез. Алар безгә материализм тозагына эләкмәскә һәм Йәһвә канунын бозарга этәрүче эшләрдән сакланырга булыша. Йәһвә биргән бу киңәшләр безгә файда китерә (Ишаг. 48:17, 18; 1 Тим. 6:9, 10). Йәһвә бөек афәт вакытында да, Мәсихнең меңьеллык идарәсе вакытында да җитәкчелекне җирдәге вәкилләре аша бирүен дәвам итәчәк. Без андый күрсәтмәләргә буйсынырбызмы? Бу без инде хәзер Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынабызмы, юкмы икәненә бәйле. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәнең җитәкчелегенә, шул исәптән билгеләнгән ир-атлар аша бирелгәненә дә, буйсынырга һәрчак әзер булыйк (Ишаг. 32:1, 2; Евр. 13:17). Безнең җитәкчебез Йәһвәнең күрсәтмәләреннән шикләнер өчен бер сәбәп тә юк. Ул бит безне рухи куркынычлардан яклый һәм яңа дөньядагы мәңгелек тормышка алып бара. w24.02 25, абз. 17, 18
Сишәмбе, 18 ноябрь
Юмарт игелеге сезне коткарды (Эфес. 2:5).
Рәсүл Паул Йәһвәгә хезмәт итүдән зур шатлык тапкан, әмма авырлыкларсыз да булмаган. Паул озын аралар үткән, ә ул вакытларда сәяхәтләр җиңел булмаган. Кайвакыт аңа «елгаларда, юлбасарлардан... хәвеф-хәтәр янаган». Шулай ук дошманнары да Паулны кыйнаган (2 Көр. 11:23—27). Өстәвенә, кайчак имандашлары аның ярдәмен кабул итәргә әллә ни теләмәгән (2 Көр. 10:10; Флп. 4:15). Паулга үз хезмәтен дәвам итәргә нәрсә булышкан? Ул Изге Язмалардан һәм үз тәҗрибәсеннән Йәһвәнең нинди икәнен белгән. Паул Йәһвәнең яратуына инанган (Рим. 8:38, 39; Эфес. 2:4, 5). Ул үзе дә Йәһвәне бик нык яраткан. Ярату аны «изгеләргә хезмәт итәргә һәм шул хезмәтне дәвам итәргә» дәртләндергән (Евр. 6:10). w23.07 9, абз. 5, 6
Чәршәмбе, 19 ноябрь
Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын (Рим. 13:1).
Күп кенә кешеләр хакимиятләр булырга тиеш һәм күпчелек очракларда алар чыгарган законнарга буйсынырга кирәк дип саный. Әмма шул ук кешеләр, закон гаделсез я аны үтәү катлаулы булып тоелса, аны үтәргә ашыкмый. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кеше хөкүмәтләре газаплар китерә, алар Шайтан йогынтысы астында һәм тиздән юк ителәчәк (Зәб. 110:5, 6; Вәг. 8:9; Лүк 4:5, 6). Анда шулай ук «хакимлеккә каршы килүче Аллаһының билгеләнгән тәртибенә каршы килә» дип тә әйтелгән. Йәһвә тәртип булсын өчен, хөкүмәтләргә күпмедер вакыт дәвамында идарә итәргә рөхсәт итә һәм без аларга буйсынырбыз дип көтә. Шуңа күрә без «һәркемгә тиешлесен бирәбез», шул исәптән салым түлибез, хөрмәт күрсәтәбез һәм буйсынабыз (Рим. 13:1—7). Кайбер законнар безгә гаделсез, аларны үтәү авыр я кыйммәткә төшә дип тоелырга мөмкин. Әмма шул законнар Аллаһының канунына каршы килмәсә, без аларны үтибез, чөнки бездән моны Йәһвә көтә (Рәс. 5:29). w23.10 8, абз. 9, 10
Пәнҗешәмбе, 20 ноябрь
Аңа Йәһвәнең рухы иңде (Хак. 15:14).
Шимшон туганда, Исраил халкы өстеннән филистилеләр идарә иткән һәм аларны кысрыклаган (Хак. 13:1). Моның аркасында исраиллеләр зур газап кичергән. Йәһвә Шимшонны «Исраилне филистилеләр кулыннан коткарыр» өчен сайлаган (Хак. 13:5). Ризалашырсыз, бу авыр йөкләмәне үтәр өчен, Шимшонга Йәһвәгә таянырга кирәк булган. Берчак филистилеләрнең гаскәре, Шимшонны кулга алыр өчен, Ләһигә килгән. Ул, күрәсең, Яһүд җирендә урнашкан булган. Яһүд кешеләре филистилеләрдән бик курыккан. Шуңа күрә Шимшонны аларга бирергә булган. Алар Шимшонны ике яңа бау белән яхшылап бәйләгән һәм филистилеләр кулына тапшырган (Хак. 15:9—13). Әмма Шимшонга «Йәһвәнең рухы иңгән» һәм ул баулардан арынган. Аннары нәрсә булганы Изге Язмаларда болай дип сурәтләнә: «Ул күптән түгел генә үлгән ишәкнең казналык сөяген тапты һәм кулын сузып аны алды да аның белән 1000 кешене үтерде» (Хак. 15:14—16). w23.09 2, абз. 3, 4
Җомга, 21 ноябрь
Бу Мәсихкә — Хуҗабыз Гайсәгә кагылышлы Аллаһының мәңгелек нияте буенча булды (Эфес. 3:11).
Нинди генә хәлләр тумасын, Йәһвә «үз ниятен тормышка ашыра» алачак (Гыйб. сүз. 16:4). Йәһвә үзенең «мәңгелек ниятен» Изге Язмалар аша еллар дәвамында ача барган. Һәм без аны белә алганыбызга бик рәхмәтле. Йәһвәнең нияте «мәңгелек», чөнки ул бөтен тере затларга мәңге файда китереп торачак. Ә Йәһвәнең нияте нинди? Һәм аны тормышка ашырыр өчен, Йәһвә нинди үзгәрешләр ясаган? Аллаһы беренче кешеләргә үз ниятен ачкан булган. Ул аларга: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз. ...Барлык тереклек сезгә буйсынсын»,— дип әйткән. Шулай ук аларга бөтен тереклек буйсынырга тиеш булган (Ярат. 1:28). Адәм белән Хаува, фетнә күтәреп, бөтен кешелекне гөнаһка батырса да, Йәһвәнең нияте үзгәрмәгән. Ул аны башка юл белән тормышка ашырырга булган. Ул, кешелеккә һәм җиргә карата ниятен үтәр өчен, шунда ук күктә Патшалык булдырырга булган (Мат. 25:34). w23.10 19, абз. 6; 20, абз. 7
Шимбә, 22 ноябрь
Әгәр Йәһвә ярдәмчем булмаган булса, мин тиз арада һәлак булыр идем (Зәб. 94:17).
Йәһвә безгә бирешмәскә ярдәм итә ала. Кайбер кимчелекләребез белән еллар буе көрәшкәнгә, безгә кайвакыт хәлебез рәсүл Петернекеннән авыррак булып тоелырга мөмкин. Әмма Йәһвә безне көчле итә ала (Зәб. 94:18, 19). Мәсәлән, бер абый-кардәшебез, хакыйкатькә килгәнче, күп еллар дәвамында гомосексуалист булган. Ул тормышын тамырдан үзгәрткән. Әмма шулай да кайвакыт аңа начар теләкләре белән көрәшергә туры килгән. Аңа бирешмәскә нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Йәһвә мине көчле итте. Аның рухы ярдәмендә мин әле дә хакыйкать юлыннан баруымны дәвам итәм. Бар кимчелекләремә карамастан, Йәһвә мине куллана һәм ныгытып тора». w23.09 23, абз. 12
Якшәмбе, 23 ноябрь
Басынкы булу һәм Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтү байлык белән дан китерә һәм тормыш бирә (Гыйб. сүз. 22:4).
Яшь абый-кардәш, мәсихче җитлеккәнлек үзеннән-үзе килми. Сиңа үрнәк алырлык мисаллар сайларга, фикер йөртү сәләтен үстерергә, ышанычлы булырга, файдалы күнекмәләргә өйрәнергә һәм киләчәккә әзерләнергә кирәк. Боларның барысы турында уйланганда, син борчыла башларга мөмкинсең. Әмма син уңышлы була аласың! Истә тот, Йәһвә сиңа ярдәм итәргә әзер (Ишаг. 41:10, 13). Әлбәттә, җыелыштагылар да сине ярдәмсез калдырмас. Җитлеккәнлеккә ирешкәч, синең тормышың мәгънәле, шатлыклы булып китәр. Яшь абый-кардәшебез, без сине бик яратабыз! Җитлеккәнлеккә омтылган арада Йәһвә сине мул итеп фатихалап торсын. w23.12 29, абз. 19, 20
Дүшәмбе, 24 ноябрь
Үпкә тотма (Гыйб. сүз. 19:11).
Сез дусларыгыз белән бергә очраштыгыз, ди. Вакытны бик күңелле үткәрәсез һәм бергә фотога төшәсез. Алай-болай фотосурәт яхшы килеп чыкмаса дип, гадәттә, тагын берничә сурәт төшерәсез. Һәм соңыннан караганда, чынлап та, бер фотода бер абый-кардәш елмаймаган икәнен күрәсез һәм ул фотосурәтне юк итәсез. Без кардәшләр белән вакыт үткәрергә яратабыз. Ә әгәр дә шул вакытта берәр кардәш безгә ошап җитмәгән нәрсәдер әйтсә я эшләсә, нәрсә эшләрбез? Ни өчен начар фотографияне юк иткән кебек, күңелдәге начар истәлекләрне дә алып ташламаска? (Эфес. 4:32) Безнең яраткан кардәшләребез белән күпме күңелле матур мизгелләр булды! Шуларны хәтеребездә саклыйк. w23.11 12, абз. 16, 17
Сишәмбе, 25 ноябрь
Хатын-кызлар да... үзләрен... Аллаһыга бирелеп яшибез диюче хатын-кызларга хас булганча... бизәсеннәр (1 Тим. 2:9, 10).
Бу өзектә кулланылган грек сүзләреннән күренгәнчә, мәсихче хатын-кызларның киенү рәвешендә башкаларның хисләрен һәм карашларын хөрмәт итүе чагылырга тиеш. Без тыйнак киенгән апа-кардәшләребез белән сокланабыз! Җитлеккән мәсихче апа-кардәшләрне шулай ук зирәклек аерып тора. Зирәк кеше яхшыны яманнан аерырга сәләтле һәм акыллы карарлар кабул итә. Абигыя мисалын карап китик. Аның ире өйдәгеләрен куркыныч астына куйган акылсыз карар кабул иткән булган. Абигыя, моның турында белгәч, шунда ук чаралар күргән. Аның тәвәккәл эш итүе күпләрнең тормышларын коткарып калган (1 Иш. 25:14—23, 32—35). Зирәклек безгә шулай ук сөйләү һәм сөйләмәү вакытын дөрес билгеләргә булыша. Шуны да әйтми булмый: зирәк кеше башкаларның эшләренә тыкшынмый (1 Тис. 4:11). w23.12 20, абз. 8, 9
Чәршәмбе, 26 ноябрь
Без Аллаһы үзебезгә югары урын бирер дип өметләнәбез, шуңа күрә шатланып торыйк (Рим. 5:2).
Рәсүл Паул бу сүзләрне Римдагы җыелышка язган. Андагы кардәшләр үз вакытында Йәһвә белән Гайсә турында белем алган, иманнарын үстергән һәм мәсихчеләр булып киткән. Аллаһы «иманнары нигезендә» аларны «тәкъва дип игълан иткән» һәм изге рух белән майлаган (Рим. 5:1). Моның ярдәмендә аларның әҗерләрен алачагына төпле ышанычы булган. Соңрак Паул Эфестәге майланган мәсихчеләргә аларның өмете һәм алачак мирасы турында язган (Эфес. 1:18). Ә көләсәйлеләргә Паул алар үз әҗерләрен күкләрдә алачак дип язган (Көл. 1:4, 5). Димәк, майланган мәсихчеләрнең өмете — күктә мәңге яшәү һәм Мәсих белән идарә итү (1 Тис. 4:13—17; Ачыл. 20:6). w23.12 9, абз. 4, 5
Пәнҗешәмбе, 27 ноябрь
Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак (Флп. 4:7).
«Саклаячак» дип тәрҗемә ителгән сүз — хәрби термин. Ул сүз шәһәрне һөҗүмнәрдән яклаган гаскәриләргә карата кулланылган. Кешеләр, шәһәр капкаларында сакчылар үзләрен яклап торганын белеп, тыныч кына йоклый алган. Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне һәм аңыбызны саклаганда, без дә үзебезне тыныч-имин хис итәбез (Зәб. 4:8). Изге Язмаларда искә алынган Һанна кебек, без дә, авырлыгыбыз шунда ук чишелмәсә дә, җан тынычлыгына ия була алабыз (1 Иш. 1:16—18). Ә йөрәгебездәге тынычлык безгә аек фикер йөртергә һәм акыллы карарлар кабул итәргә булыша. Аллаһы тынычлыгына ия булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз? Кайгы-хәсрәт кичергәндә, «сакчыларны» чакырыгыз, ягъни Аллаһы тынычлыгы сизгәнгә кадәр дога кылыгыз (Лүк 11:9; 1 Тис. 5:17). Бәла-каза кичергәндә, өзлексез дога кылыгыз, һәм Йәһвәнең тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны саклаячак (Рим. 12:12). w24.01 21, абз. 5, 6
Җомга, 28 ноябрь
Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен (Мат. 6:9).
Атасының исемен изгеләндерер өчен, Гайсә төрле газаплар кичергән. Аны мыскыллаганнар һәм аңа яла якканнар. Ул Атасына бар нәрсәдә тыңлаучан булганын һәм бернинди начарлык эшләмәгәнен белгән (Евр. 12:2). Шулай ук ул бу авыр сәгатьләрдә үзенә Шайтан һөҗүм иткәнен аңлаган (Лүк 22:2—4; 23:33, 34). Билгеле, Шайтан Гайсә үз сафлыгын югалтыр дип өметләнгән, әмма аның өметләре акланмаган! Гайсә Шайтанның ялганчы булганын һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре хәтта иң авыр сынауларда да сафлыкларын саклап кала алганнарын раслаган! Сез идарә итүче Патшагызны сөендерергә телисезме? Алай булса, алга таба да, кешеләргә Аллаһының сыйфатлары турында сөйләп, аның исемен мактагыз. Шулай эшләп, сез Гайсәнең эзләре буенча барганыгызны күрсәтәсез (1 Пет. 2:21). Гайсә кебек, Йәһвәнең күңелен табарга тырышыгыз һәм аның дошманы Шайтанның ялганчы булганын раслагыз! w24.02 11, абз. 11, 12; 12, абз. 13
Шимбә, 29 ноябрь
Миңа кылган бар яхшылыгы өчен Йәһвәгә ни кайтарыйм? (Зәб. 116:12)
Соңгы биш ел эчендә бер миллионнан артык кеше Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылган. Тормышыгызны Йәһвәгә багышлаганда, сез Гайсә Мәсихнең шәкерте булып китәсез һәм Аллаһының ихтыярын тормышыгызда беренче урынга куясыз. Багышланган кешедән нәрсә көтелә? Гайсә болай дигән: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын» (Мат. 16:24). «Үз-үзеннән баш тартсын» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе шулай ук «ул үз-үзенә юк дип әйтергә тиеш» дигән мәгънәгә ия. Йәһвәгә багышланган хезмәтче Аллаһының ихтыярына каршы килгән нәрсәләргә юк дип әйтергә тиеш (2 Көр. 5:14, 15). Бу үз эченә «гөнаһлы тәннең эшләрен», шул исәптән әхлаксызлыкны, ала (Гәл. 5:19—21; 1 Көр. 6:18). Андый чикләр тормышны авырайтамы? Әгәр сез Йәһвәне яратсагыз һәм аның кануннары файдага гына барганына инанган булсагыз, бер дә авырайтмый (Зәб. 119:97; Ишаг. 48:17, 18). w24.03 2, абз. 1; 3, абз. 4
Якшәмбе, 30 ноябрь
Мин сине хуплыйм (Лүк 3:22).
Йәһвә үзе хуплаган кешеләргә изге рухын бирә (Мат. 12:18). Без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Мин рух җимешенә кергән нинди сыйфатларны күрсәтәм?» Хакыйкатьне белгәннән соң, без башкаларга карата түземлерәк булып киттекме? Асылда, рух җимешенә кергән сыйфатларны яхшырак күрсәтергә өйрәнсәк, без Йәһвәнең үзебезне хуплаганын ачыграк күрербез. Йәһвә үзе хуплаган кешеләргә карата йолым корбанын куллана (1 Тим. 2:5, 6). Сез йолымга иман итсәгез һәм суга чумдырылган булсагыз да, йөрәгегез сезне «син Йәһвәнең хуплавына лаек түгел» дип ышандырырга мөмкин. Шуны онытмагыз: хисләребезгә һәрчак ышанып булмый. Әмма Йәһвәгә һәрвакыт ышанып була. Йолым корбанына иман иткән кешеләрне ул тәкъва дип саный һәм фатихаларга вәгъдә итә (Зәб. 5:12; Рим. 3:26). w24.03 30, абз. 15; 31, абз. 17