Бу брошюраны ничек кулланырга
Бу брошюрада көндәлек шигырьләр һәм комментарийлар китерелә. Текст белән комментарийны иртән, көндез я кич укып булса да, күп кенә кеше көндәлек шигырьне көн башында карап чыгу яхшырак дип күрә. Нәтиҗәдә, алар көн дәвамында брошюрада язылганнар турында уйлана ала. Брошюраны көн дә гаилә белән карап чыгу бик мөһим. Бәйтел гаиләләрендә иртәнге вакытта нәкъ шулай эшлиләр дә.
Комментарийлар «Күзәтү манарасы» (w), 2023 ел апрель — 2024 ел март саннарыннан алынган. «Күзәтү манарасы»ның саныннан соң китерелгән сан — журналдагы бит(ләр). Шуннан соң абзац номерлары китерелә. (Астагы мисалны карагыз.) Комментарийдан соң китерелгән өйрәнү мәкаләсендә өстәмә фикерләр табып була.