Гыйнвар
Чәршәмбе, 1 гыйнвар
Бер тол хатынның бердәнбер улының мәетен күтәреп чыга иделәр (Лүк 7:12).
Гайсә кайгыга баткан ананы «күргәч аны бик кызгана» (Лүк 7:13). Әмма Гайсә кызгану хисен тоеп кына калмый, ул кызгануын белдерә. Ул аны юатып: «Елама»,— ди. Аннары аның улын үледән терелтеп, «аны анасына тапшыра» (Лүк 7:14, 15). Гайсәнең могҗизалы рәвештә тол хатынның улын терелтүеннән нәрсәгә өйрәнеп була? Без кайгырган кешеләргә кызгану күрсәтергә өйрәнәбез. Гайсә кебек, күзәтүчән булып, якыннарын югалткан кешеләргә кызгану хисен үстерә алабыз. Шулай ук без кызгануыбызны сүзләребез һәм эшләребез белән күрсәтә алабыз (Гыйб. сүз. 17:17; 2 Көр. 1:3, 4; 1 Пет. 3:8). Гади сүзләр һәм гади эшләр зур көчкә ия. w23.04 5, абз. 13; 6, абз. 14, 15
Пәнҗешәмбе, 2 гыйнвар
Бу авыру аңа үлем түгел, ә Аллаһыга дан китерәчәк (Яхъя 11:4).
Гайсә шунда ук Лазар янына китми, ул вәгазьләгән җирендә тагын ике көнгә кала. Гайсә Битаниягә барып җиткәндә, Лазар инде дүрт көн үле була. Әмма Гайсә үз дусларын сөендерәчәк һәм Аллаһыга дан китерәчәк зур могҗиза ясарга ниятли (Яхъя 11:6, 11, 17). Бу очрактан без чын дуслыкның нинди булырга тиеш икәнен күрәбез. Марта белән Мәрьям, Гайсә янына хәбәрчене җибәреп, аны Битаниягә килергә сорамаган. Алар Лазар авырып киткән генә дип әйткән (Яхъя 11:3). Лазар үлеп киткәч, Гайсә аны беркая да бармыйча терелтә алган. Әмма ул Битаниягә үзенең дуслары — Марта белән Мәрьям — янына киткән. Ә сезнең ярдәмгә килергә әзер дусларыгыз бармы? Алай булса, сез «бәхетсезлеккә очраганда» ялгыз калмассыз (Гыйб. сүз. 17:17). Безгә дә Гайсә кебек яхшы дуслар булырга кирәк. w23.04 10, абз. 10, 11
Җомга, 3 гыйнвар
Вәгъдә бирүче тугры (Евр. 10:23).
Сынаулар кичергәндә, Йәһвәнең яңа дөньясы беркайчан килмәс дип тоелырга мөмкин. Әмма иманыбыз зәгыйфь дип уйларга ашыкмыйк. Бер мисалга игътибар итик. Салкын кышны безгә җәй беркайчан да килмәячәк кебек тоела ала. Шулай да җәй килми калмас. Шул ук рәвешчә, төшенкелеккә бирелгәндә, безгә яңа дөнья беркайчан да булмаячак дип тоелырга мөмкин. Әмма нык иманлы кеше Аллаһы вәгъдәләренең, һичшиксез, үтәләчәген белә (Зәб. 94:3, 14, 15; Евр. 6:17—19). Андый ышаныч белән без алга таба да Йәһвәгә гыйбадәт кылуны тормышыбызда беренче урынга куярбыз. Нык иман кирәк булган тагын бер як — вәгазь эше. Күп кеше «яхшы хәбәрне» әкият дип саный (Мат. 24:14; Йәз. 33:32). Андый карашны йоктырмас өчен, безгә иманыбызны ныгытып торырга кирәк. w23.04 27, абз. 6, 7; 30, абз. 14
Шимбә, 4 гыйнвар
Сораганнарыбыз безгә биреләчәк икәненә дә ышанычыбыз бар, чөнки без аңардан сорадык (1 Яхъя 5:15).
Сезнең берәр кайчан Йәһвә догаларыгызга җавап бирәме дип шикләнгәнегез булдымы? Булса, борчылмагыз. Күп кенә кардәшләрнең, аеруча алар авырлыклар кичергәндә, шундый ук соравы туа. Сынаулар вакытында безгә дә Йәһвәнең догаларыбызга ничек җавап биргәнен күрергә авыр булырга мөмкин. Ни өчен Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәненә бер дә шикләнмәскә була? Изге Язмаларда язылганча, Йәһвә безне бик ярата һәм кадерли (Һәг. 2:7; 1 Яхъя 4:10). Менә ни өчен ул без, аңардан ярдәм сорап, дога кылырбыз дип көтә (1 Пет. 5:6, 7). Ул безгә авырлыкларыбызны уңышлы кичереп чыгарга һәм үзе белән якын мөнәсәбәтләр сакларга булышырга тели. Изге Язмаларда еш кына Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәне турында языла. Сез берәр очракны исегезгә төшерә аласызмы? w23.05 8, абз. 1—4
Якшәмбе, 5 гыйнвар
Мәрьям болай диде: «Җаным Йәһвәне данлый» (Лүк 1:46).
Мәрьямнең Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләре булган. Аның иманы Йосыфның эшләренә бәйле булмаган. Ул Изге Язмаларны яхшы белгән. Шулай ук Мәрьям уйланыр өчен вакыт бүлеп куйган (Лүк 2:19, 51). Мәрьямнең рухилыгы, һичшиксез, аңа менә дигән хатын булырга булышкан. Безнең көннәрдә күп кенә хатыннар Мәрьям кебек эш итәргә тырыша. Мәсәлән, Эмико́ исемле апа-кардәш болай ди: «Ялгыз булганда, мин рухилыгым турында үзем кайгырттым. Кияүгә чыккач, барысы да үзгәрде. Хәзер без бергә булганда ирем дога кыла һәм гыйбадәт кылуны үткәрә. Бермәлне мин иманым иремә бәйле булганын абайлап алдым. Мин Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне ныгытыр өчен, үземә дә тырышлыклар куярга кирәклеген күрдем. Шуңа күрә Аллаһы белән булыр өчен: дога кылыр, Изге Язмаларны укыр һәм уйланыр өчен, вакыт бүлеп куя башладым» (Гәл. 6:5). Кадерле хатыннар, Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытсагыз, ирләрегез сезне күбрәк мактар һәм сөяр (Гыйб. сүз. 31:30). w23.05 21, абз. 6
Дүшәмбе, 6 гыйнвар
Мин сезне Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә өйрәтермен (Зәб. 34:11).
Йәһвәгә карата тирән хөрмәт тумыштан килми, аны үстерергә кирәк. Моның өчен без барлыкка китерелгән нәрсәләрне күзәтә алабыз. Аллаһы «булдырган нәрсәләр» аша күренгән аның зирәклеге, кодрәте һәм безне нык яратуы аңа карата хөрмәтебезне һәм яратуыбызны тирәнәйтә (Рим. 1:20). Шулай ук Аллаһыга курку-хөрмәт үстерергә безгә дога булыша. Ешрак дога кылган саен, без Йәһвәне яхшырак белә башлыйбыз. Аңардан сынауларны кичереп чыгар өчен көч сораганда, без аның Чиксез Кодрәт Иясе булганын исебезгә төшерәбез. Безнең хакка Улын биргәне өчен рәхмәтләр белдергәндә, аның үзебезне никадәр яратканын сизәбез. Йәһвәгә берәр авырлыкны чишәргә булышсын дип ялварганда, күңелебездә аның никадәр зирәк булганы уелып кала. Андый догалар аша без Аллаһыны күбрәк ихтирам итә башлыйбыз һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне җимерә алган һәр нәрсәдән ерак торырга тәвәккәллегебез ныгый. w23.06 15, абз. 6, 7
Сишәмбе, 7 гыйнвар
Йәһвә — Канун Чыгаручыбыз (Ишаг. 33:22).
Йәһвә үз халкына һәрвакыт ачык, аңлаешлы кануннар биргән. Мәсәлән, беренче гасырдагы җитәкче совет өч өлкәгә игътибар иткән: 1) потка табынуны кире кагу һәм Йәһвәгә генә гыйбадәт кылу, 2) канны изге дип санау һәм 3) Изге Язмалардагы югары әхлакый нормалар буенча яшәү (Рәс. 15:28, 29). Мәсихчеләргә бүген бу өч өлкәдә ничек нык булырга? Без потка табынуны кире кагабыз һәм Йәһвәгә генә гыйбадәт кылабыз. Йәһвә исраиллеләрдән үзенә генә гыйбадәт кылуларын таләп иткән (Кан. 5:6—10). Иблис Гайсәне вәсвәсәләгәндә, Гайсә җавап итеп аңа асылда: «Без Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш»,— дип әйткән (Мат. 4:8—10). Менә ни өчен без потларга табынмыйбыз. Без шулай ук дини җитәкчеләрне, сәясәтчеләрне, атаклы спортчыларны, актерларны я танылган җырчыларны илаһлар итеп күрмибез. Без «бар нәрсәне яраткан» Йәһвәгә генә гыйбадәт кылабыз (Ачыл. 4:11). w23.07 14, абз. 3; 15, абз. 4
Чәршәмбе, 8 гыйнвар
Йәһвәгә карата курку-хөрмәт явызлыктан саклый (Гыйб. сүз. 16:6).
Бүген Шайтан дөньясы кешеләрне җенси әхлаксызлык һәм порнография сазлыгына батырырга тырыша (Эфес. 4:19). Шуңа күрә безгә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт үстерү һәм явыз эшләрдән читләшү үтә мөһим. Гыйбрәтле сүзләр китабының 9 нчы бүлегендә без зирәклек һәм акылсызлык итеп сурәтләнгән ике хатын турында укыйбыз. Бу хатыннар акылсызларга мөрәҗәгать итеп, асылда, «йортыма керегез», «ашап алырсыз» дип әйтә (Гыйб. сүз. 9:1, 4—6). Бу чакырулар бертөрле яңгыраса да, капма-каршы нәтиҗәләргә китерә. Әйдәгез, «акылсыз хатынның» чакыруына игътибар итик (Гыйб. сүз. 9:13—18). Бу хатын, бер дә оялмыйча, акылсыз кешеләрне үзенең йортына керергә һәм ашап алырга чакыра. Андый чакыру нәрсәгә китерә? Бу өзектә «ул хатынның өе гүр ияләре йорты» дип әйтелә. Ә башка шигырьләрдә «азгын... бозык хатынның» «йорты үлемгә алып бара» дип әйтелә (Гыйб. сүз. 2:11—19). Ә Гыйбрәтле сүзләр 5:3—10 да «азгын хатынның» «аяклары үлемгә алып төшә» дип әйтелгән. w23.06 22, абз. 6, 7
Пәнҗешәмбе, 9 гыйнвар
Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын (Флп. 4:5).
Өлкәннәр юл куючан булуда башкалар өчен яхшы үрнәк булырга тиеш (1 Тим. 3:2, 3). Мәсәлән, өлкән, мин башка өлкәннәрдән өлкәнрәк, шуңа күрә барысы да мин әйткәнчә булыр, дип уйларга тиеш түгел. Ул акыллы карар кабул ителсен өчен, Йәһвә рухының өлкәннәр советындагы башка өлкәннәргә дә тәэсир итә алганын истә тотарга тиеш. Изге Язмалардагы принциплар бозылмаса, юл бирүчән өлкән күпчелек өлкәннәрнең карары белән ризалаша, хәтта алар башка тәкъдимнәр ясаган булса да. Акыллы эш итү күп фатихаларга китерә. Без кардәшләребез белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия, һәм җыелышыбызда тынычлык хөкем сөрә. Безнең холкыбыз һәм культураларыбыз төрле булса да, Йәһвә безне үзенең зур гаиләсенә җыйган. Бу безне шатлыклы итә. Ә иң мөһиме, без юл бирүчән Аллаһыбыз Йәһвәдән үрнәк алабыз һәм моны белү безне бәхетле итә. w23.07 25, абз. 16, 17
Җомга, 10 гыйнвар
Төшенүчән кешеләр исә аңлар (Дан. 12:10).
Даниял пәйгамбәрлекләрне дөрес мотивлар белән — хакыйкатьне белү максаты белән өйрәнгән. Даниял шулай ук басынкы булган. Бу нәрсәдән күренгән? Ул шуны таныган: Йәһвә үз пәйгамбәрлекләрен үзен яраткан һәм саф тормыш алып барган кешеләргә генә аңларга булыша (Дан. 2:27, 28). Даниял Йәһвәдән ярдәм эзләгән. Моннан да аның басынкы булуы күренә (Дан. 2:18). Өстәвенә, Даниял Изге Язмаларны тырышып өйрәнгән. Даниял аның көннәрендә булган Язмаларны тирәнтен тикшергән (Ирм. 25:11, 12; Дан. 9:2). Без Даниялдан ничек үрнәк ала алабыз? Үз мотивларыгызны тикшерегез. Сезне Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнергә нәрсә дәртләндерә? Сез дә, Даниял кебек, хакыйкатьне белергә теләп өйрәнсәгез, Йәһвә сезгә үз пәйгамбәрлекләрен аңларга, һичшиксез, ярдәм итәчәк (Яхъя 4:23, 24; 14:16, 17). Кайберәүләр Изге Язмаларның Аллаһыдан булмаганын раслар өчен аны өйрәнә. Изге Язмаларны кире какканга, алар үзләрен андагы әхлакый нормалар буенча яшәргә мәҗбүр түгел дип саный. Менә ни өчен Изге Язмаларны дөрес мотивлардан өйрәнергә кирәк. w23.08 9, абз. 7; 10, абз. 8
Шимбә, 11 гыйнвар
Күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк (Гыйб. сүз. 24:10).
Без үзебезне башкалар белән чагыштырсак, тормышка ашмаслык максатлар куярга ихтимал (Гәл. 6:4). Андый чагыштырулар аркасында без көнчел һәм ярышучан булып китә алабыз (Гәл. 5:26). Үз сәләтләребезне һәм хәл-шартларыбызны исәпкә алмыйча, башкалар ирешкән нәрсәләргә ирешергә тырышсак, без тәмам хәлдән таярга мөмкин. Әгәр «озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә» икән, тормышка ашмаячак максатлар һәм өметләр турында әйтәсе дә юк! (Гыйб. сүз. 13:12) Алар аркасында без алҗырга һәм тормышка алып баручы йөгерештә тизлегебезне киметергә мөмкин. Үзегездән Йәһвә көткәннән күбрәкне көтмәгез. Ул сез бирә алмаганны сездән беркайчан да көтми (2 Көр. 8:12). Ул шулай ук сезне башкалар белән дә чагыштырмый (Мат. 25:20—23). Ул сезнең фидакарь хезмәтегезне, сезнең тугрылыгыгызны һәм сезнең чыдамлыгыгызны кадерли. w23.08 29, абз. 10, 11
Якшәмбе, 12 гыйнвар
Мин сусаудан үләргә... тиешме? (Хак. 15:18)
Йәһвә, Шимшонның ялваруына җавап итеп, могҗизалы рәвештә су чыганагы булдырган. Аннан су эчкәч, «аның көче кайткан, һәм аңа хәл кергән» (Хак. 15:19). Еллар узгач, Ишмуил, Хакимнәр китабын язганда, шул чишмә, күрәсең, әле дә булган. Бу чишмә исраиллеләрнең исләренә шуны төшергән: Йәһвә үзеннән ярдәм сораган тугры хезмәтчеләреннән йөзен беркайчан да бормый. Безнең ниндидер талантларыбыз һәм сәләтләребез булырга мөмкин, без шулай ук хезмәттә нәрсәгәдер ирешкәнбездер. Алай да безгә һәрчак Йәһвәдән ярдәм эзләргә кирәк. Без басынкылык белән шуны танырга тиеш: Йәһвәгә таянсак кына, чын уңышка ирешербез. Шимшон Йәһвә биргән суны эчкәч, аңа көч кергән. Безгә дә, рухи яктан нык булып калыр өчен, Йәһвә биргән бар нәрсәдән файдаланырга кирәк (Мат. 11:28). w23.09 4, абз. 8—10
Дүшәмбе, 13 гыйнвар
Йомшак җавап ярсуны баса, ә каты сүз ачуны кузгата (Гыйб. сүз. 15:1).
Киеренке хәлдә, мәсәлән берәрсе Аллаһы исемен хурлаганда я Изге Язмаларны тәнкыйтьләгәндә, үзебезне ничек тотарга? Юаш җавап кайтарыр өчен, безгә Йәһвәдән изге рух белән зирәклек сорарга кирәк. Әмма соңрак, сөйләшүдән соң, йомшаграк җавап биреп булганын аңласак, нәрсә эшләргә? Кабат дога кылыйк һәм киләсе тапкыр ничек яхшырак җавап кайтарып булганы турында уйланыйк. Йәһвә исә үзебезне контрольда тотар өчен һәм юаш булыр өчен изге рухын бирәчәк. Изге Язмалардагы кайбер шигырьләр безгә телебезне тезгендә тотарга булыша ала. Аллаһының изге рухы шул шигырьләрне, кирәк булганда, исебезгә төшерер (Яхъя 14:26). Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр китабындагы принциплар безгә юаш булырга ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 15:18). Шулай ук бу китапта киеренке хәлләрдә тыныч калуның файдасы күрсәтелә (Гыйб. сүз. 10:19; 17:27; 21:23; 25:15). w23.09 15, абз. 6, 7
Сишәмбе, 14 гыйнвар
Болар турында хәтерегезгә һәрвакыт төшереп торачакмын (2 Пет. 1:12).
Рәсүл Петер тормышының тиздән тәмамланачагын белгән. Дистәләгән еллар дәвамында хезмәт итеп, ул Гайсә белән йөргән, башка халыклардан булган кешеләргә вәгазьли башлаган һәм җитәкче совет әгъзасы булып хезмәт иткән. Әмма эш әле күп булган. Якынча б. э. 62—64 елларында, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, ул ике хат язган. Алар Петернең беренче һәм икенче хатлары буларак билгеле (2 Пет. 1:13—15). Петер үз хатларын имандашларының «төрле сынаулардан интеккәнен» белгәнгә язган (1 Пет. 1:6). Явыз кешеләр җыелышта ялган тәгълиматлар һәм бозык тәртип таратырга тырышкан (2 Пет. 2:1, 2, 14). Иерусалимда яшәгән мәсихчеләр «һәр нәрсәнең ахырын» көткән, чөнки Рим армиясе тиздән шәһәрне һәм гыйбадәтханәне җимерергә тиеш булган (1 Пет. 4:7). Петернең хатлары, һичшиксез, мәсихчеләргә шул көннәрдәге һәм киләчәктәге сынауларны кичереп чыгарга булышкан. w23.09 26, абз. 1, 2
Чәршәмбе, 15 гыйнвар
Мәсих... кичергән газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнгән (Евр. 5:8).
Гайсә кебек, без дә еш кына тыңлаучанлыкка авыр шартларда өйрәнәбез. Хәтерегездәме, COVID-19 пандемиясе башлангач, безгә Патшалык Залларында очрашуларны үткәрмәскә һәм өйдән өйгә йөреп хезмәт итмәскә куштылар. Сезгә бу күрсәтмәгә буйсыну җиңел идеме? Шулай да сез буйсындыгыз һәм бу сезне яклады, җыелышны берләштерде һәм Йәһвәне шатландырды. Моның ярдәмендә безнең барыбызга бөек афәттә биреләчәк күрсәтмәләргә буйсыну җиңелрәк булачак. Бу бит безнең исән калуыбыз белән бәйле! (Әюп 36:11) Безне Йәһвәгә буйсынырга, башлыча, аны ярату һәм аны шатландырырга теләк дәртләндерә (1 Яхъя 5:3). Без беркайчан да Йәһвәгә игелеген тулысынча кайтара алмаячакбыз (Зәб. 116:12). Әмма аңа һәм ул өстебездән хакимлек биргән кешеләргә буйсыну хәлебездән килә. Тыңлаучан булсак, зирәк булганыбызны күрсәтербез һәм, шулай итеп, Йәһвәнең йөрәген сөендерербез (Гыйб. сүз. 27:11). w23.10 11, абз. 18, 19
Пәнҗешәмбе, 16 гыйнвар
Күкне, җирне... Булдыручыга табыныгыз (Ачыл. 14:7).
Берәр фәрештә сезгә нәрсәдер әйтергә булса, сез аны, һичшиксез, тыңлар идегез. Шулай бит? Чынлыкта хәзер бер фәрештә «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» дәшә. Ул болай ди: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз... Күкне, җирне... Булдыручыга табыныгыз» (Ачыл. 14:6, 7). Әйе, Йәһвә — бердәнбер хак Аллаһы, барысы да аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш. Без Йәһвәгә үзенең бөек гыйбадәтханәсендә табынырга мөмкинлек биргәне өчен бик рәхмәтле! Рухи гыйбадәтханә нәрсә ул? Аның турында мәгълүматны кайдан табып була? Рухи гыйбадәтханә ниндидер бина түгел. Ул — Гайсәнең йолым корбанына нигезләнгән, Йәһвәнең саф гыйбадәт өчен күргән чарасы. Рәсүл Паул моның турында Яһүдиядә яшәгән еврей мәсихчеләренә юнәлгән хатында язган булган. w23.10 24, абз.1, 2
Җомга, 17 гыйнвар
«Хәрби көч тә, куәт ярдәмендә дә түгел, ә минем рухым ярдәмендә булачак»,— дип әйтә... Йәһвә (Зәк. 4:6).
Б. э. к. 522 елда яһүдләр дошманнарының тырышлыклары нәтиҗәсендә гыйбадәтханәне төзү эше рәсми рәвештә тыелган булган. Ләкин Зәкәрия яһүдләрне Йәһвәнең бар киртәләрне алып куячагына ышандырган. Аның сүзләре чынга ашкан. Б. э. к. 520 елда Дарий патша гыйбадәтханәне төзү эшен дәвам итәргә рөхсәт иткән һәм хәтта яһүдләргә матди ярдәм күрсәткән (Езра 6:1, 6—10). Йәһвә үз халкына, гыйбадәтханәне төзү эшен беренче урынга куйсалар, ярдәм итәчәк дип вәгъдә иткән (Һәг. 1:8, 13, 14; Зәк. 1:3, 16). Пәйгамбәрләрнең сүзләре яһүдләрне бик рухландырган һәм б. э. к. 520 елда алар гыйбадәтханәне төзү эшенә яңадан керешкән. Биш ел да үтмәстән, алар бу эшне тәмамлаган. Яһүдләр, бар билгесезлекләргә карамастан, Аллаһы ихтыярын беренче урынга куйганга, Йәһвә аларга булышкан. Нәтиҗәдә, алар Йәһвәгә шатлык белән гыйбадәт кыла алган (Езра 6:14—16, 22). w23.11 15, абз. 6, 7
Шимбә, 18 гыйнвар
Иман юлы буйлап та тугры барыйк, ә андый иман атабыз Ибраһимда... булган (Рим. 4:12).
Бүгенге көндә күп кенә кешеләр Ибраһим турында ишеткән булса да, аның турында бик әз белә. Әмма сезнең турында алай дип әйтеп булмый. Мәсәлән, сезгә Ибраһимның иман итүчеләрнең атасы дип аталганы мәгълүм (Рим. 4:11). Ләкин сезнең: «Мин дә Ибраһим кебек нык иманлы кеше була аламмы?» — дигән сорау туадыр. Әйе, һичшиксез була аласыз. Ибраһим кебек нык иманга ия булыр өчен, безгә аның мисалын карап чыгарга кирәк. Аллаһының кушуы буенча, Ибраһим ерак җиргә күченгән, дистәләгән ел чатырларда яшәгән һәм үз улы Исхакны корбан итеп китерергә әзер булган. Бар бу эшләреннән аның нык иманга ия булганы күренә. Иманы белән эшләре нигезендә Йәһвә аны хуп күргән һәм үз дусты дип санаган (Ягък. 2:22, 23). Йәһвә безнең дә андый фатихаларга ия булуыбызны тели. Шул сәбәпле Йәһвә Паул белән Ягъкубны Ибраһим турында язарга дәртләндергән. w23.12 2, абз. 1, 2
Якшәмбе, 19 гыйнвар
Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... ашыкмасын (Ягък. 1:19).
Апа-кардәшләр, аралашырга өйрәнегез. Мәсихчеләргә аралаша белү бик мөһим. Шәкерт Ягъкуб бу өлкәгә кагылышлы бик яхшы киңәш биргән: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... ашыкмасын». Кешеләрне игътибар белән тыңлаганда, син аларга шәфкатьле булуыңны һәм аларның «хәленә кергәнеңне» күрсәтәсең (1 Пет. 3:8). Әңгәмәдәшеңнең нәрсә әйткәнен я аның нәрсә хис иткәнен аңлап бетермәсәң, аңа ипләп кенә сораулар бирә аласың. Синең сөйләү вакытың җиткәч, башыңа беренче килгән фикерне әйтмә (Гыйб. сүз. 15:28). Үзеңә мондый сораулар бир: «Әйтәсе сүзем дөресме һәм башкаларны ныгытырмы? Ул әдәпле һәм игелекле яңгырармы?» Яхшы аралаша белгән җитлеккән апа-кардәшләрдән өйрән (Гыйб. сүз. 31:26). Аларның ничек сөйләшкәненә игътибар ит. Бу күнекмәне яхшы үзләштерсәң, башкалар белән мөнәсәбәтләрең тагы да яхшырыр. w23.12 21, абз. 12
Дүшәмбе, 20 гыйнвар
Башкалардан читләшүче кеше... зирәклекне кире кага (Гыйб. сүз. 18:1).
Бүген дә Йәһвә, безгә ярдәм итәр өчен, гаиләбезне, дусларыбызны һәм өлкәннәрне кулланырга мөмкин. Әмма, кайгы кичергәндә, безнең башкалардан читләшеп берүзебез генә каласыбыз киләдер. Бу табигый реакция. Шулай да, Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Башкалардан читләшү теләгенә каршы торыгыз. Үз-үзебезгә йомылганда, игътибарыбыз үзебезгә һәм проблемаларыбызга гына тупланырга мөмкин. Моның аркасында акылсыз карарлар кабул итүебез бар. Әлбәттә, һәрберебезгә дә вакыт-вакыт, аеруча кайгы кичергәндә, берүзебезгә генә калырга кирәк. Әмма үз-үзебезгә озакка йомылсак, без Йәһвәнең ярдәмен күрми калырга мөмкин. Шуңа күрә дуслар, туганнар һәм өлкәннәрнең ярдәмен кабул итегез. Йәһвә бит алар аша сезгә булыша (Гыйб. сүз. 17:17; Ишаг. 32:1, 2). w24.01 24, абз. 12, 13
Сишәмбе, 21 гыйнвар
Ул... чәчен кырмасын (Сан. 6:5).
Нәзирләр чәчләрен кыркымаска ант биргән. Шулай итеп, алар тулы йөрәк белән Йәһвәгә буйсынганнарын күрсәткән. Кызганычка каршы, кайвакыт исраиллеләр нәзирләргә хөрмәт белән карамаган һәм аларга булышмаган. Кайчак нәзир булыр өчен һәм башкалардан аерылып торыр өчен кыюлык кирәк булган (Амус 2:12). Без дә, Йәһвәнең ихтыярын үтәргә карар иткәнгә, бу дөнья кешеләреннән бик нык аерылып торабыз. Эштә я мәктәптә үзебезнең Йәһвә Шаһите булуыбызны әйтер өчен кыюлык кирәк. Кешеләрнең тәртипләре көннән-көн начарланганга, безгә, күрәсең, Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү авырая барачак (2 Тим. 1:8; 3:13). Һәрвакыт шуны истә тотыйк: Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләрдән аерылып торырга курыкмасак, без Йәһвәнең йөрәген сөендерербез (Гыйб. сүз. 27:11; Мал. 3:18). w24.02 16, абз. 7; 17, абз. 9
Чәршәмбе, 22 гыйнвар
Бер-берегезне... кабул итегез (Рим. 15:7).
Рим җыелышындагы төрлелеккә игътибар итик. Алар арасында Муса канунын тотып үскән яһүдләр дә, культуралары бөтенләй аерылып торган башка халык кешеләре дә булган. Алар арасында коллар, ирекле кешеләр һәм хәтта кол биләүчеләр булган. Шундый аермаларга карамастан, бу мәсихчеләр үзара мәхәббәтне ничек ныгыткан? Рәсүл Паул аларны: «Бер-берегезне... кабул итегез»,— дип өндәгән. Ул нәрсәне күздә тоткан? «Кабул итегез» дигән сүз берәр кемне ачык йөз белән үз өеңдә кабул итүне я дус итеп күрә башлауны аңлата. Мәсәлән, Паул Филимунны качкан кол Анисимусны «ихлас күңелдән... кабул итәргә» дәртләндергән (Фил. 17). Ә Прискиллә белән Әкил мәсихче дин турында бигүк яхшы белмәгән Аполлосны «үзләре белән алган», ягъни аны «кабул иткән» (Рәс. 18:26). Бу мәсихчеләр төрлелеккә үзара мөнәсәбәтләрен бозарга юл куймаган, ә бер-берсенә ярату күрсәткән. w23.07 6, абз. 13
Пәнҗешәмбе, 23 гыйнвар
Йәһвәгә биргән вәгъдәләремне... үтәрмен (Зәб. 116:14).
Кешене Йәһвәгә багышланырга, беренче чиратта, мәхәббәт дәртләндерә. Әмма андый мәхәббәт хис-тойгыларга гына нигезләнми. Сезнең яратуыгыз Йәһвә һәм аның ихтыяры турында «төгәл белем» алганга үсте (Көл. 1:9). Изге Язмаларны өйрәнеп, сез 1) Йәһвәнең реаль булганына, 2) Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына һәм 3) Аллаһы үз ихтыярын үтәр өчен оешмасын кулланганына инандыгыз. Йәһвәгә багышланырга булган кеше Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны белергә һәм Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә тиеш. Ул шулай ук, үз мөмкинлекләреннән чыгып, вәгазьләргә тырыша (Мат. 28:19, 20). Аның Йәһвәгә карата яратуы үсә һәм ул аңа гына гыйбадәт кылырга тели. Сезнең турында да шуны ук әйтеп буламы? w24.03 4, абз. 6, 7; 5, абз. 8
Җомга, 24 гыйнвар
Икесе бер тән булыр (Ярат. 2:24).
Абигыянең Набал исемле ире булган. Изге Язмаларда ул «тупас һәм холыксыз кеше» булган дип әйтелә (1 Иш. 25:3). Андый ир белән яшәү бер дә җиңел булмагандыр. Абигыянең никахын өзәр өчен берәр мөмкинлеге булганмы? Әйе. Исраилнең булачак патшасы Давыт, үзен кимсеткәне өчен, Набалны үтерергә ниятләгәч, андый мөмкинлек туган (1 Иш. 25:9—13). Абигыя, качып китеп, Давытка Набалны үтерергә юл куя алган. Әмма ул Давытны Набалны исән калдырырга инандырган (1 Иш. 25:23—27). Ни өчен ул шулай эшләгән? Абигыя Йәһвәне яраткан һәм аның никахка кагылышлы нормаларын хөрмәт иткән. Ул Йәһвәнең никахны изге дип санаганын белгән. Аллаһыны сөендерергә теләгәнгә, ул өйдәгеләрен, шул исәптән ирен, коткарган. Абигыя, тиз эш итеп, Давытны үч алудан тотып калган. w24.03 16, абз. 9, 10
Шимбә, 25 гыйнвар
Мин сезне сүзләрем белән ныгытыр идем (Әюп 16:5).
Җыелышыгызда, ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченер өчен, тормышларын гадиләштергән кардәшләр бармы? Бу җиңел булмаса да, сыйныфташларыннан аерылып торырга курыкмаган яшьләрне беләсезме? Гаиләдәгеләрнең каршылыкларына карамастан, тугрылык күрсәткәннәр да юк түгелдер. Әйдәгез, андый фидакарьлек һәм кыюлык күрсәткән кардәшләребезгә мактау сүзләре әйтүдә саран булмыйк (Фил. 4, 5, 7). Йәһвә шуңа бер дә шикләнми: без барыбыз аны сөендерергә телибез һәм, багышлану антыбыз буенча яшәр өчен, корбанга барырга әзер. Үзенә карата ярату күрсәтергә мөмкинлек биреп, ул безне олылый (Гыйб. сүз. 23:15, 16). Әйдәгез, алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәр өчен үзебездә булганның иң яхшысын бирик. w24.02 18, абз. 14; 19, абз. 16
Якшәмбе, 26 гыйнвар
Ул игелек кылып... кешеләрне савыктырып, ил буйлап йөрде (Рәс. 10:38).
Безнең эраның 29 елының көзе. Гайсә үз хезмәтен башлый. Гайсә белән аның әнисен Кәнәдә үткән туй мәҗлесенә чакыралар. Мәрьям күрәсең, кунакларны кайгыртырга булыша. Мәҗлес вакытында шәрабның бетеп барганы билгеле була. Мәрьям тиз генә улы янына килеп: «Аларның шәраблары калмаган»,— дип әйтә (Яхъя 2:1—3). Гайсә нәрсә эшләр? Ул могҗиза кылып, суны «яхшы шәрабка» әйләндерә (Яхъя 2:9, 10). Хезмәте дәвамында Гайсә башка күп могҗизалар да башкарган. Үзенең могҗизалы көчен Гайсә дистәләгән мең кешегә ярдәм итәр өчен кулланган. Ике очракка игътибар итик. Бер тапкыр ул 5000 ир-атны, ә соңрак 4000 ир-атны тукландырган. Анда булган хатын-кызлар белән балаларны исәпкә алганда, бу очракларда, тулаем алганда, 27000 нән артык кеше була алган (Мат. 14:15—21; 15:32—38). Гайсә шул кешеләрне тукландырып кына чикләнмәгән, ә шулай ук күпләрне савыктырган (Мат. 14:14; 15:30, 31). w23.04 2, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 27 гыйнвар
Мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: «Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен»,— диям (Ишаг. 41:13).
Фаҗигале вакыйгадан соң без үзебезне физик һәм эмоциональ яктан көчсез итеп хис итәбездер. Безнең, Ильяс пәйгамбәр очрагындагы кебек, торып басар өчен хәлебез булмаска һәм йоклыйсыбыз гына килергә мөмкин (1 Пат. 19:5—7). Безгә, хезмәттә актив булып калыр өчен, ярдәм кирәк булырдыр. Йәһвә безне бүгенге көндәлек шигырьдәге сүзләр белән ярдәм итәчәгенә ышандыра. Давыт Патша Йәһвәнең ярдәмен татыган. Дошманнар аңа янаганда, ул Йәһвәгә болай дигән: «Уң кулың миңа булыша» (Зәб. 18:35). Безгә ярдәм итәр өчен, Йәһвә еш кына башкаларны куллана. Мәсәлән, Давыт үзен көчсез итеп хис иткәндә, дусты Йонафан, аның янына килеп, аны дәртләндергән һәм ныгыткан (1 Иш. 23:16, 17). Ильяс пәйгамбәргә ярдәм итәр өчен дә, Йәһвә Илишаны кулланган (1 Пат. 19:16, 21; 2 Пат. 2:2). w24.01 23, абз. 10, 11; 24, абз. 12
Сишәмбе, 28 гыйнвар
Зирәклекне Йәһвә үзе бирә, белем һәм аңлау бирүче сүзләр аның авызыннан чыга (Гыйб. сүз. 2:6).
Гыйбрәтле сүзләр китабының тугызынчы бүлегендә «чын зирәклек» итеп сурәтләнгән хатынның мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә — юмарт һәм кайгыртучан. Шул хатын иттән ризык пешергән, шәрабын тәмләткән һәм табын әзерләгән (Гыйб. сүз. 9:2). Аннары дүртенче һәм бишенче шигырьләрдә болай диелә: «Акылсызга ул болай ди: „Кил, икмәгем белән туклан“». Ни өчен зирәклек йортына керергә һәм андагы ризыкларны ашарга кирәк? Йәһвә үз балаларының зирәк һәм исән-имин булуын тели. Аллаһы үз хезмәтчеләренең тәҗрибәне абынып-сөртенеп җыюын теләми. «Ул зирәклекне намуслылар өчен саклый» (Гыйб. сүз. 2:7). Йәһвәне тирән хөрмәт иткәнгә, без аның хуплавын алырга телибез. Без Йәһвәнең зирәк киңәшләрен тыңлыйбыз һәм аларны тоту безгә шатлык китерә (Ягък. 1:25). w23.06 23, абз. 14; 24, абз. 15
Чәршәмбе, 29 гыйнвар
Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне... онытмаячак (Евр. 6:10).
Төрле сәбәпләр аркасында хезмәттә күп нәрсә эшли алмасак та, Йәһвә чын күңелдән башкарган бар эшләребезне дә кадерли. Без моны кайдан беләбез? Бабылдагы яһүдләр Иерусалимга җибәргән алтын белән көмештән Йәһвә Зәкәриягә таҗ ясарга кушкан (Зәк. 6:11). Бу мәһабәт таҗ аларның юмарт иганәләре турында истәлек булып торырга тиеш булган (Зәк. 6:14, иск.). Бу очрактан күренгәнчә, Йәһвә безнең дә авыр вакытларда аңа хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны беркайчан да онытмаячак. Бу соңгы көннәрдә авырлыклар тагын да күбрәк булыр һәм шартлар начарланганнан начарлана барыр гына (2 Тим. 3:1, 13). Әмма безгә артык борчылырга кирәкми. Йәһвәнең Һәггәй көннәрендә үз халкына әйткән сүзләрен истә тотыйк: «Мин бит сезнең белән... [...] Курыкмагыз!» (Һәг. 2:4, 5) Без дә Йәһвә ихтыярын үтәүдә кулыбыздан килгәнне эшләсәк, Йәһвә безнең белән дә булачак. w23.11 19, абз. 20, 21
Пәнҗешәмбе, 30 гыйнвар
Мин бит гөнаһлы кеше (Лүк 5:8).
Йәһвә Петернең хаталарын Изге Язмаларга юкка гына кертмәгән (2 Тим. 3:16, 17). Кимчелекләре һәм куркулары булган бу кеше турында күбрәк белү безгә Йәһвәнең үзебездән камиллекне көтмәгәнен күрергә булышыр. Әйе, күктәге Атабыз безнең, кимчелекләребезгә карамастан, бирешмәвебезне тели. Ни өчен безгә бирешмәскә кирәк? Без берәр гадәтебезне җиңдек дип уйласак та, ул үзен кабат белдерергә мөмкин. Әмма без алга таба максатыбызга омтылабыз. Безнең барыбыз да берәр нәрсә әйтә я эшләп куя, ә аннары үкенә. Шулай да бирешмәсәк, Йәһвә безгә яхшырырга булышачак (1 Пет. 5:10). Петернең хаталарына карамастан, Гайсә аңа карата шәфкатьле булган. Моны белү безгә алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә булышыр. w23.09 20, абз. 2, 3
Җомга, 31 гыйнвар
Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде (Яхъя 11:21).
Марта бүгенге шигырьдә әйткәнчә, Гайсә Лазарны савыктыра алыр иде. Әмма Гайсә тагы да зуррак могҗиза кылырга ниятли. Ул Мартага: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип әйтә. Гайсә шулай ук аңа: «Мин — терелү һәм тормыш»,— ди (Яхъя 11:23, 25). Моңарчы Гайсә яңа гына үлгән кызны терелткән булган. Ә бер егетне Гайсә, күрәсең, аның үлгән көнендә терелткән (Лүк 7:11—15; 8:49—55). Әмма Лазар бит инде дүрт көн элек үлгән һәм аның тәне инде чери башлаган. Гайсә аны терелтә алырмы? Мәрьям, Лазарның башка апасы, Гайсә янына килеп, Мартаның сүзләрен кабатлый: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде» (Яхъя 11:32). Аларның елауларын күреп һәм ишетеп, Гайсәнең күңеле сыкрана. Дусларын кызганганга, ул да елый башлый. Гайсә якын кешене югалту никадәр зур кайгы китергәнен аңлый. Әмма тиздән елар өчен сәбәп калмаячак! w23.04 10, абз. 12; 11, абз. 13