Хезмәт очрашуларының тәртибе
8 октябрь атнасы
Җыр: 3 (32)
10 мин. Белдерүләр. Сигезенче биттә күрсәтелгән кереш сүзләрне яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган башка кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы» журналының 1 октябрь санын тәкъдим итүне күрсәт.
20 мин. Йәһвә оешмасына якын бул. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» дигән китапның 17 нче бүлегенә нигезләнгән нотык һәм фикер алышу.
15 мин. «Өйдән-өйгә регуляр рәвештә хезмәт итү»a. Сораулар һәм җаваплар. Йәһвә Шаһитләре белән, алар өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, беренче тапкыр очрашкан кешеләрне моның турында комментарий бирергә чакыр. Ноябрь аенда тәкъдим ителә торган басмалар белән бергә йорттан-йортка хезмәт иткәндә «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюраны кулланырга дәртләндер. Ноябрь аенда рус телендә сөйләшүче кешеләргә «Уяныгыз!» журналының махсус саны тәкъдим ителәчәк, шуңа күрә бу журналны очраклы вәгазьләгәндә тәкъдим итеп була.
Җыр: 12 (113)
15 октябрь атнасы
Җыр: 25 (204)
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр.
20 мин. Хакыйкать син өйрәткән кешеләрнең йөрәкләрендә җимеш китерәме? «Күзәтү манарасы» (рус), 2005 ел, 1 февраль саны, 28—30 нчы битләр. Бу журналга нигезләнгән нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. «Хак тәгълиматлар» китабындагы сораулар өйрәнүче кешенең йөрәген күрергә ничек булыша? Моның турында сөйлә. Кайбер мисалларны карап чык, мәсәлән, 1 бүлек, 19 абзац; 2 бүлек, 4 абзац; 3 бүлек, 24 абзац; 4 бүлек, 18 абзац. Вәгазьчеләрне китапның төрле үзенчәлекле якларын яхшырак кулланырга дәртләндер.
15 мин. Хәтерлисеңме? «Күзәтү манарасы» (рус), 2007 ел, 15 август саны, 19 нчы бит. Бу журналга нигезләнгән фикер алышу.
Җыр: 21 (191)
22 октябрь атнасы
Җыр: 17 (187)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турындагы айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Сигезенче биттә күрсәтелгән кереш сүзләрне яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган башка кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы» 1 ноябрь санын тәкъдим итүне күрсәт.
15 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
20 мин. Яктылык кешеләре булып яшәгез. Нотык һәм интервью. Без бу дөнья караңгылыгын калдырдык һәм Йәһвәнең яктылыгында йөри башладык (Эфес. 5:8, 9). Бу тормышыбызны яхшы якка үзгәртә, аны мәгънәле итә (1 Тим. 4:8). Бу яктылык безгә шулай ук өмет бирә (Рим. 15:4). Йәһвә белән дуслашып, бу дуслыкны саклар өчен зур авырлыклар аша үтәргә туры килгән ике-өч вәгазьчедән интервью ал. Хакыйкать белән танышканда аларга нинди авырлыклар аша үтәргә туры килгән? Вәгазьчеләр бу авырлыкларны ничек җиңгәннәр? Кайсы яклардан аларның тормышлары хәзер яхшырак? Аларга хакыйкатьтә нык торырга нәрсә булыша? Азакта бар тыңлаучыларны рухи яктан үсәргә һәм Йәһвә ачкан хакыйкать өчен рәхмәтле булуларын күрсәтергә дәртләндер (2 Пет. 1:5—8).
Җыр: 26 (212)
29 октябрь атнасы
Җыр: 13 (124)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: октябрь ае өчен отчетларын бирсеннәр. Ноябрь аенда тәкъдим ителә торган әдәбият турында әйт, һәм берәр басманы ничек тәкъдим итәргә икәнен күрсәт.
15 мин. Барлыкка Китерүчеңне данлар өчен, рухи максатлар куй. «Күзәтү манарасы» (рус), 2004 ел, 15 июль саны, 21—23 нче битләр. Бу мәкаләгә нигезләнгән нотык һәм фикер алышу. Тыңлаучыларны комментарийлар бирергә чакыр. Алар үз рухи максатлары турында һәм максатларына ирешер өчен эшләгәннәрен сөйләп бирсеннәр. Бер-ике комментарийны алдан әзерләп була.
20 мин. «Фәкыйрьләргә өметебез турында сөйлик»b. Икенче абзацны карап чыкканда «Уяныгыз!» (рус), 2003 ел, 8 сентябрь саны, 26, 27 нче битләрдәге фикерләрне әйтеп кит.
Җыр: 2 (15)
5 ноябрь атнасы
Җыр: 19 (164)
10 мин. Белдерүләр.
15 мин. Балаларны Аллаһы акылына нигезләнеп ничек якларга? «Күзәтү манарасы» (рус), 2005 ел, 1 гыйнвар саны, 23—27 нче битләргә нигезләнгән нотык.
20 мин. «Бер-беребезне дәртләндерү өчен»c. Район күзәтчесе җыелышка килеп-киткәндә, бу сезне нәрсәгә дәртләндерде? Тыңлаучыларны комментарийлар бирергә чакыр. Бер-ике комментарийны алдан әзерләп була.
Җыр: 15 (127)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.