«Һәртөрле яхшы эшләргә һәрвакыт әзер» тор
1 Гайсә үз шәкертләрен вәгазьләргә җибәргәндә, аларны бу эшкә әзерләр өчен вакыт бүлеп куйган (Мат. 10:5—14). Безнең барыбызның да эшебез күп, ләкин без өйдән-өйгә вәгазьгә әзерләнер өчен берничә минут бүлеп куйсак, бу яхшы нәтиҗәләргә китерер (2 Көр. 9:6).
2 Ничек әзерләнергә? Яхшы әзерләнү без тәкъдим итәргә теләгән басмалар белән танышудан башлана. Безгә шулай ук участоктагы кешеләр турында уйланырга кирәк. Аларны нәрсә борчый? Алар күбесенчә нәрсәгә ышаналар? Без «Безнең патшалык хезмәтебез»дә һәм «Изге Язмага нигезләнеп аңлату» (рус) дигән китапта китерелгән кереш сүзләрне карый алабыз.
3 Шулай ук хезмәт очрашуында демонстрацияләрне игътибар белән тыңлау безнең өчен ярдәм булачак. Без бу кереш сүзләрне ешрак куллансак, вәгазьгә әзерләнер өчен әзрәк вакыт кирәк булачак. Вәгазьгә барыр алдыннан әйтәчәк сүзләребез турында һәрвакыт уйлансак һәм кереш сүзләребезне яхшыртсак, без уңышлырак булачакбыз. Шулай ук вәгазьдә кирәк булачак басмаларны онытма.
4 Кереш сүзләрне истә тотарга нәрсә ярдәм итәчәк? Әйтергә теләгән сүзләрне кабатлау — бик зур ярдәм. Кайберәүләр кереш сүзләрне гаилә өйрәнүе вакытында сәхнәләштерәләр. Башкалар кереш сүзләрне кыскача язып куялар һәм ишек янына килер алдыннан карап алалар.
5 Ни өчен әзерләнү файдалы? Яхшы әзерләнү хезмәтебезне сыйфатлырак итә һәм без күбрәк шатлык алабыз. Бу безгә ишек алдында үзебезне тыныч хис итәргә һәм дулкынланмаска ярдәм итә. Без әйтергә теләгән сүзләребезгә түгел, ә кешегә күбрәк игътибар итә алабыз. Шулай ук басмаларны алдан укып барсак, бу безгә аларны шатлык белән тәкъдим итәргә булыша.
6 Изге Язмаларда «һәртөрле яхшы эшләргә һәрвакыт әзер торырга» дигән дәртләндерүче сүзләр язылган (Тит. 3:1). Яхшы хәбәрне вәгазьләп, без иң мөһим эш башкарабыз. Яхшы әзерләнсәк, без тыңларга ризалашкан кешегә һәм безгә бу эшне тапшырган Йәһвә Аллаһыга хөрмәт күрсәтәбез (Ишаг. 43:10).