Хезмәт очрашуларының тәртибе
12 май атнасы
Җыр: 4 (43)
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр. Сигезенче биттә күрсәтелгән кереш сүзләрне яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган башка кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы» (апрель-июнь) санының тәкъдим ителүен күрсәт.
15 мин. Без һәркайсы сынауларны җиңә алабыз! «Күзәтү манарасы» (рус) 2005 ел, 15 июнь, 30, 31 битләрдәге мәкаләгә нигезләнгән нотык. Кайбер вәгазьчеләрдән Йәһвә аларга сынауларны җиңәргә ничек ярдәм иткәне турында сора.
20 мин. Син бу җәйдә ярдәмче пионер булып хезмәт итә аласыңмы? Сораулар ярдәмендә фикер алышу. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 112, 113 битләрен карап чык. Ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен таләпләрне әйтеп бир. Отпускыда ярдәмче пионер булып хезмәт иткән кардәшләрдән алган фатихалары турында сора. Мәктәптәге каникуллар вакытында ярдәмче пионер булып хезмәт иткән кардәшләрдән аларны ата-аналар һәм башкалар ничек дәртләндергәне һәм ярдәм иткәне турында сора. Ярдәмче пионер булып хезмәт итү аларга рухи яктан үсәргә ничек булышкан? Бу хезмәт аларга нинди шатлык китергән? Җәйге айларда кардәшләрне ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә дәртләндер.
Җыр: 17 (187)
19 май атнасы
Җыр: 7 (51)
10 мин. Белдерүләр. «Сораулар рамкасы»н карап чык.
15 мин. «Патшалык Залларын төзү хак гыйбадәт кылуны киңәйтә»a.
20 мин. «Син бай була аласың!»b. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 113, 114 битләрендә китерелгән гомуми пионерлар өчен таләпләрне искә ал. Сентябрьдә пионер хезмәтен башларга теләгән кардәшләр гаризаны мөмкин булганча тизрәк язсыннар.
Җыр: 29 (222)
26 май атнасы
Җыр: 6 (45)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турында айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: май ае өчен отчетларын бирсеннәр. Сигезенче биттәге яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы» (апрель-июнь) санының тәкъдим ителүен күрсәт.
15 мин. «Минем камытымны үзегезгә киегез»c. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
20 мин. Июнь аенда «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны тәкъдим ит. Нотык һәм демонстрацияләр. «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус) 2006 ел, гыйнвар ае санының өстәмә битләрендә китерелгән кайбер кереш сүзләрне карап чык. Ике өлештән торган демонстрация әзерлә. Китапны ничек тәкъдим итеп булганын һәм кабат килгәндә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башлап булганын күрсәт.
Җыр: 3 (32)
2 июнь атнасы
Җыр: 27 (221)
15 мин. Белдерүләр. Март, апрель һәм май айларында ярдәмче пионер булып хезмәт иткәннәрнең санын әйтеп бир һәм аларны макта. Күпме яңа Изге Язмалар өйрәнүләре башланганын һәм хезмәттә ирешкән башка уңышлар турында әйт. Тыңлаучылар искә алу Кичәсенә чакырулар тарату кампаниясе белән бәйле очраклар сөйләсеннәр. Ярдәмче пионер булып хезмәт иткәндә алган фатихалар турында ике яки өч вәгазьчедән кыска интервью ал.
15 мин. «Йәһвәнең эшләре турында сөйләү бик файдалы!» (1 өлеш, 1—11 нче абзацлар)d. Сораулар ярдәмендә фикер алышу. Ике абый-кардәштән алдан ук бу китапны шәхси рәвештә яки гаилә белән ничек укыганнарын сөйләргә сора. Бу китаптагы кайбер файдалы фикерләрне искә алсыннар.
15 мин. «Һәртөрле яхшы эшләргә һәрвакыт әзер» торe. Тыңлаучылардан өйдән-өйгә вәгазьгә кайчан һәм ничек әзерләнәләр икәнен сора.
Җыр: 20 (93)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
d Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
e Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.