Йәһвә Шаһитләренең өлкә конгрессы, 2009 ел
1. а) Өлкә конгрессның ике көненә дә килсәк, без нинди фатихалар алачакбыз? б) Хәзердән үк нәрсәне планлаштырырга кирәк?
1 Без барыбыз да 2009 елның өлкә конгрессын түземсезлек белән көтәбез. Анда рухи ихтыяҗларын аңлаган һәм Йәһвәне данлаган кардәшләребез белән җыелырга мөмкинлек булачак (Мат. 5:3). Йәһвә көне бик якын, шуңа күрә безгә конгрессның ике көненә дә килергә кирәк, чөнки анда без мәсихче аралашудан зур файда алачакбыз, шулай ук иманда нык торыр өчен рухи көч алачакбыз (Соф. 1:14). Эшләреңне алдан планлаштыр. Мәктәптә яки эштә конгресс — гыйбадәт кылуыбызның мөһим өлеше икәнен әйт. Йәһвәнең фатихасын алырга тырыш, һәм ул сиңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк (Ишаг. 50:10).
2. Ни өчен күп өлкә конгресслар халыкара конгресска охшаш булачак дип әйтеп була?
2 Халыкара конгресслар. Бу конгресслар кайбер илләрдә һәм шәһәрләрдә генә үтәчәк, шуңа күрә анда чакырылган кардәшләр генә барырга тиеш. Чакырылган кардәшләр генә килсә, бар кешеләргә дә урын җитәчәк (1 Көр. 14:40; Евр. 13:17). Әмма күп кенә өлкә конгресслар халыкара конгресска охшаш булачак, чөнки күп миссионерлар, чит илдәге Вефильдә хезмәт иткән кардәшләр һәм халыкара программаның хезмәтчеләре туган илләрендәге конгрессларга барачак.
3. Җыелыштагы кайбер кардәшләргә карата мәсихче яратуыбызны ничек күрсәтеп була?
3 Башкаларга да конгресска килергә ярдәм ит. Җыелышыңдагы берәр кардәшкә конгресска барыр өчен ярдәм кирәкме? Башкаларга конгресска килергә ярдәм иткәндә, син «үзең турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртасың» (Флп. 2:4).
4, 5. Чакырылган конгресска бара алмасаң һәм башкасына барырга туры килсә, нәрсә эшләргә кирәк?
4 Информация кирәк булса. Филиалга конгрессларның урыны һәм вакыты турында сорап, күп кеше шалтырата. Бу сорау белән филиалга шалтыратыр алдыннан кирәкле информацияне җыелыш сәркатибеннән сора.
5 Син җыелышың чакырылган конгресска түгел, ә башкасына барырга җыенасың икән, «Тәкъдим ителгән тору урыннары исемлеге»н алыр өчен, «Махсус ихтыяҗлы кешеләрне урнаштыру турындагы заявка»ның икенче ягында күрсәтелгән урнаштыру бүлеге адресы буенча язып җибәрергә кирәк. Бу бланк тиздән җыелыш сәркатипләренә җибәреләчәк. Җавап бирүләрен теләсәң, хатка үзеңнең адресың белән конвертны һәм марканы сал.
6. Махсус ихтыяҗлары булган вәгазьче тору урынын конгрессның урнаштыру бүлеге аркылы алырга теләсә, нәрсә эшләргә кирәк?
6 Махсус ихтыяҗлар. Вәгазьче тору урынын конгрессның урнаштыру бүлеге аркылы алырга теләсә, аңа «Махсус ихтыяҗлы кешеләрне урнаштыру турындагы заявканы» тутырырга кирәк. Андый заявканы кемгә бирергә икәнен җыелышның хезмәт комитеты билгели. Сәркатип заявканы конгрессның урнаштыру бүлегенә җибәргәнче, бу бланктагы һәм бар өлкәннәр советларына язылган хаттагы (2008 ел, 14 декабрь) күрсәтмәләрне карап чыгарга кирәк.
7. а) Гостиницада кунарга җыенганда, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
7 Гостиницадагы бүлмәләр. Конгресска башка шәһәргә барырга теләсәң, гостиницада тору кыйбат булырга мөмкин икәнен истә тоту мөһим. Шуңа күрә өлкә конгресска барыр өчен һәм гостиницадагы бүлмәгә түләр өчен алдан ук акча җыеп барырга кирәк.
8. Һәр кешенең гостиницада бүлмә алырга мөмкинлеге булсын өчен, без ничек ярдәм итә алабыз?
8 Без кайберәүләр гостиницаны үзләре сайларга теләргә мөмкин икәнен аңлыйбыз. Әмма «Тәкъдим ителгән тору урыннары исемлеге»ндә китерелмәгән гостиницаларны сайлап, без абый-кардәшләргә кулай бәяләр турында сөйләшү эшен катлауландырабыз. Бүлмәдә кунарга җыенмасаң, аны үзең өчен яздырып куйма һәм башка гостиницада торыр өчен соңгы минутта яздырылган бүлмәдән баш тартма. Шулай эшләсәк, һәр кешенең гостиницада бүлмә алырга мөмкинлеге булачак (1 Көр. 10:24).
9. 2009 нче елның конгрессына әзерләнгәндә һәм конгресска килгәч, безнең өчен нәрсә иң мөһиме булырга тиеш?
9 Аллаһыны данлаучы эшләр. Без бар эшләребездә изге рух җимешен күрсәтергә тырышабыз. Шуңа күрә гостиницадагы эшчеләр һәм конгресс үткән шәһәрдәге башка кешеләр белән аралашканда сүзләребезгә һәм тәртибебезгә игътибар итеп, без Йәһвә халкының яхшы абруен саклыйбыз һәм башкаларга киртә куймыйбыз (1 Көр. 10:31; 2 Көр. 6:3, 4, 8). 2009 нче елның өлкә конгрессына килүебез һәм тәртибебез белән Аллаһыны данлыйк! (1 Пет. 2:12)
[5 биттәге рамка]
Конгресс расписаниясе:
Пәнҗешәмбе (Халыкара конгресс өчен генә)
13:20 — 16:55
Җомга
9:20 — 16:55
Шимбә
9:20 — 16:55
Якшәмбе
9:20 — 16:00