29 СЕНТЯБРЬ — 5 ОКТЯБРЬ
ВӘГАЗЬЧЕ 3, 4
93 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
Бер-берегез һәм Йәһвә белән вакыт үткәрегез
1. Никахыгыз өч катлы бау кебек нык булсын
(10 мин)
Эчтәлекле сөйләшүләр өчен вакыт бүлеп куегыз (Вг 3:1; ijwhf 10, абз. 2—8)
Эшләрне бергә башкарыгыз (Вг 4:9; w23.05 23, 24, абз. 12—14)
Йәһвә белән нык мөнәсәбәтләр үстерегез (Вг 4:12; w23.05 21, абз. 3)
ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Без, ирле-хатынлы буларак, бер-беребездән аерым озак вакыт үткәрсәк, мәсәлән, аерым отпускага я еш кына эш буенча китсәк, бу никахыбызга ничек тәэсир итәргә мөмкин?»
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Вг 3:12, 13. Йәһвә безне ничек барлыкка китергән һәм ни өчен? (w25.04 2, абз. 1)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Вг 4:1—16 (th 2 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. 2025 елгы «Күзәтү манарасы» № 1 кулланып, әңгәмә башла. Ә кешене башка тема кызыксындыра икән, аңа яраклаш (lmd 2 дәрес, 5 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. 2025 елгы «Күзәтү манарасы» № 1 алган кешегә өйрәнү тәкъдим ит (lmd 9 дәрес, 4 пункт).
6. Нотык
(5 мин) Тема: «Аллаһы гадел һәм кешеләрне аермый» (lmd кушымта А, 12 пункт) (th 19 дәрес).
131 җыр
7. Никахта авырлыклар туганда, Йәһвәгә таяныгыз
(15 мин). Фикер алышу.
Йәһвә мәсихче парларның бәхетле һәм уңышлы булуларын тели. Моның өчен ул аларга бар кирәклесен бирә. Шулай да, өйләнешкән парлар вакыт-вакыт авырлыклар кичерәчәк (1Кр 7:28). Бу авырлыклар, хәл ителмәгән килеш калса, йөрәк әрнүенә китерә ала һәм хәтта кайвакыт җиңеп булмаслык кебек тоелырга мөмкин. Сезнең никахыгызда андый авырлыклар бар икән, нәрсә эшләргә?
«Нәрсә ул чын мәхәббәт?» дигән видеода күрсәтелгәнчә, бер яшь пар үз никахында җитди авырлыклар кичерә. Хәтерлисездер, кызы, Йәһвәне исәпкә алмыйча, карарын тормышка ашырырга әзер булганда, әтисе аңа киңәш бирә.
«Нәрсә ул чын мәхәббәт?» (өзек) дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен без, никахта авырлыклар кичергәндә, Йәһвәнең җитәкчелегенә таянырга тиеш? (Иш 48:17; Мт 19:6)
Никахыгызда җитди авырлыклар кичерсәгез, Йәһвә белән дуслыгыгызны сакларга тырышыгыз: җыелышларны калдырмагыз, Изге Язмаларны укып-өйрәнегез һәм вәгазьләгез. Аллаһы Сүзендәге принципларны кулланып, үз авырлыкларыгызны чишәргә тырышыгыз. Туган хәлгә Йәһвә кебек карар өчен, басмаларыбызда кирәкле мәгълүмат эзләгез. Шулай эшләп, сез Йәһвәнең ярдәменә һәм фатихасына мохтаҗ икәнегезне күрсәтерсез (Гс 10:22; Иш 41:10).
«Ясалма тынычлык сезне алдамасын! (Даррел һәм Дебора Фрисингер)» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Никахтагы җитди авырлыкларны хәл итүгә килгәндә, сез Фрисингер абый- һәм апа-кардәшнең очрагыннан нәрсәгә өйрәндегез?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb 22 хикәя, 5 кисәккә кереш сүз һәм 23 хикәя