6—12 ОКТЯБРЬ
ВӘГАЗЬЧЕ 5, 6
42 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
Исраиллеләр игътибар белән руханины тыңлый, ә ул Канунны аңлата.
1. Бөек Аллаһыбызга тирән хөрмәт күрсәтегез
(10 мин)
Без очрашуларда программаны тыңлап һәм тиешле килеш-килбәтебез белән Аллаһыны хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез (Вг 5:1; w08 15.8. 15, 16, абз. 17, 18)
Без очрашуда җыелыш исеменнән дога кылганда, ул бик озын булмасын һәм хөрмәтебез чагылсын (Вг 5:2; w09 15.11. 11, абз. 21)
Без багышлануыбыз буенча яшибез (Вг 5:4—6; w17.04 6, абз. 12)
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Вг 5:8. Гаделсезлеккә очраганда, бу шигырь безне ничек юата ала? (w20.09 31, абз. 3—5)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Вг 5:1—17 (th 12 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(1 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешенең бәхәсләшәсе килә (lmd 4 дәрес, 5 пункт).
5. Беренче сөйләшү
(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. «Кешеләрне яратыгыз» брошюрасы, кушымта A, «Сөйләшер өчен темалар»дан кеше белән берәр хакыйкатьне уртаклаш (lmd 1 дәрес, 3 пункт).
6. Кабат килеп китү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәтү коралларыннан берәр видео күрсәтеп, фикер алыш (lmd 7 дәрес, 3 пункт).
7. Шәкертләр әзерләү
160 җыр
8. Сез «Сөйләшер өчен темалар»ны кулланасызмы?
(15 мин) Фикер алышу.
«Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез» брошюрасы, чыкканнан бирле, безгә сөйләшү осталыгыбызны яхшыртырга ярдәм итә. Бу брошюрада «Сөйләшер өчен темалар» дип аталган кушымта А бар. Ул безгә сөйләшүләр алып барырга булышыр өчен ясалган. Аның ярдәмендә кешеләрне Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән таныштырып була (Ев 4:12). Сез бу кушымтадагы тугыз тема белән инде таныштыгызмы?
Кеше белән сөйләшкәндә, уңайлы вакытны туры китереп, Изге Язмалардан берәр гади фикер белән ничек уртаклашырга? (lmd кушымта А)
Сезнең территориягездәге кешеләрне нинди темалар аеруча кызыксындыра?
Сез, А кушымтадагы шигырьләрне аңлата алыр өчен һәм истә калдырыр өчен, нәрсә эшли аласыз?
Хезмәтебездә бу шигырьләрне күбрәк кулланган саен, аларны яхшырак истә калдыра барырбыз. Моның өчен безгә кешеләр белән сөйләшер өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк.
«„Тимер тимерне кайрый“. Күбрәк кешегә вәгазьлик» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Хезмәттә күбрәк кешеләр белән сөйләшер өчен безгә нәрсә булыша ала?
9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb 24, 25 хикәяләр