Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 май 8-13 б.
  • Юанычны Йәһвәдә эзләгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Юанычны Йәһвәдә эзләгез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ШӘФКАТЬЛЕ АЛЛАҺЫБЫЗ БЕЗНЕ КИЧЕРӘ
  • ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ӨМЕТ БИРӘ
  • ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ КИЛӘЧӘКТӘН КУРЫКМАСКА БУЛЫША
  • Йәһвә «китек күңеллеләрне... савыктыра»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Без беркайчан да ялгыз түгел
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 май 8-13 б.

20 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

Юанычны Йәһвәдә эзләгез

«Рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы макталсын» (2 КӨР. 1:3).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә әсирлектә булган исраиллеләрне юаткан кебек, безне дә юатачак.

1. Әсирлеккә эләккән яһүдләрнең хәлен сурәтләп бирегез.

ИСРАИЛЛЕЛӘР Аллаһының сайланган халкы булган һәм Вәгъдә ителгән җирдә яшәгән. Ләкин Аллаһыны тыңламаганнары аркасында алар Бабылга әсирлеккә эләккән (2 Елъ. 36:15, 16, 20, 21). Чит илдә яшәү турында нәрсә әйтеп була? Бер яктан, аларның анда күпмедер дәрәҗәдә иреге булган (Ирм. 29:4—7). Икенче яктан, үз теләкләре белән алар анда күченмәс иде. Әсирлектә булган бер еврей үз хисләрен болай дип сурәтләп биргән: «Бабыл елгалары буенда утырдык без, Сионны искә төшереп еладык» (Зәб. 137:1). Һичшиксез, әсирлеккә эләккән яһүдләр юанычка мохтаҗ булган. Алар аны кайдан таба алган?

2, 3. а) Йәһвә әсирлектә булган еврейләр өчен нәрсә эшләгән? ә) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

2 Йәһвә — «һәртөрле юаныч Аллаһысы» (2 Көр. 1:3). Ул үз хезмәтчеләрен юатуда шатлык таба. Йәһвә Бабылга эләгәчәк еврейләрнең кайберләре тәүбәгә киләчәкләрен белгән (Ишаг. 59:20). Шуңа күрә бу вакыйгаларга кадәр бер гасыр алдарак ул Ишагыя пәйгамбәрне китап язарга дәртләндергән. Бу китап аларга ничек ярдәм итә алган? Ишагыя болай дип язган: «„Юатыгыз, минем халкымны юатыгыз“,— ди сезнең Аллаһыгыз» (Ишаг. 40:1). Әйе, Ишагыянең пәйгамбәрлекләре әсирлеккә эләгәчәк еврейләрне юата алган.

3 Йәһвә Аллаһы 1) тәүбә иткән еврейләрне кичерергә вәгъдә иткән, 2) аларга өмет биргән һәм 3) киләчәктән курыкмаска булышкан. Бу мәкаләдән без моның турында күбрәк белербез. Без шулай ук Йәһвәнең безне ничек юатканын карап чыгарбыз. Без дә бит вакыт-вакыт юатуга мохтаҗ.

ШӘФКАТЬЛЕ АЛЛАҺЫБЫЗ БЕЗНЕ КИЧЕРӘ

4. Йәһвә шәфкатьле булуын ничек күрсәткән? (Ишагыя 55:7)

4 Йәһвә — «рәхимлелек Атасы» (2 Көр. 1:3). Ул үз хезмәтчеләренә болай дигән: «Мәңгелек тугры мәхәббәт белән сиңа шәфкать күрсәтермен» (Ишаг. 54:8). Йәһвә әсирлектә булган еврейләргә, алар Бабылда мәңгегә калмаячак, ә туган якларына кайтачак, дип вәгъдә иткән. (Ишаг. 40:2; Ишагыя 55:7 укы.) Бу вәгъдәне биреп, Йәһвә үз мәрхәмәтен күрсәткән. Һичшиксез, бу сүзләрне ишетү еврейләрне бик рухландырган!

5. Ни өчен без Йәһвәнең гөнаһларыбызны кичерүенә ышана алабыз?

5 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Йәһвә үз хезмәтчеләрен кичерергә әзер. Әсирлектә булган еврейләр белән чагыштырганда, безнең моңа ышаныр өчен сәбәпләребез тагы да күбрәк. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки без Йәһвәнең нәрсә нигезендә хаталарыбызны кичергәнен беләбез: Ишагыя яшәгән вакыттан соң җиде гасыр үткәч, җиргә Аллаһының яраткан Улы килгән һәм үз тормышын йолым итеп биргән. Бу корбан нигезендә Йәһвә гөнаһларыбызны «юып төшерә», ягъни тулысынча кичерә (Рәс. 3:19; Ишаг. 1:18; Эфес. 1:7). Нинди мәрхәмәтле Аллаһыга без хезмәт итәбез!

6. Йәһвәнең шәфкатьлелеге турында уйлану безгә нинди файда китерә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Ишагыя 55:7 дәге сүзләр гаеп хисеннән интеккән кардәшләрне юата ала. Кайбер кардәшләр элеккеге хаталары аркасында үзләрен һаман да битәрли — аеруча үз хаталарының ачы җимешләрен татып яшәсә. Әмма шуны онытмаска кирәк: әгәр без гөнаһыбыз турында өлкәннәргә сөйләгәнбез һәм тәртибебезне үзгәрткәнбез икән, Йәһвәнең кичерүенә шикләнмәскә була. Йәһвә өчен үткән хаталарыбыз түгел, ә бүгенге эшләребез мөһим (Йәз. 33:14—16). Ул, кичергәндә, гөнаһларыбызны инде исенә төшерми. Әйдәгез, без дә элеккеге хатирәләр белән яшәмик. (Ирмия 31:34 белән чагыштыр.) Ә киләчәктә шәфкатьле Атабыз безне хаталарыбыз нәтиҗәләреннән тулысынча арындырыр.

Ышаныч белән алга атлаучы абый-кардәш. Аның артында — элеккеге тормышы, ә алдында хәзерге тормышы күрсәтелгән. Элеккеге начар эшләре. 1. Мәрхәмәтсез видеоуеннар уйнау. 2. Күп эчү һәм тәмәке тарту. 3. Компьютердан яраксыз нәрсәләр карау. Бүгенге эшләре: 1. Патшалык Залында җыештыру. 2. Олы яшьтәге апа-кардәш белән аралашу. 3. Вәгазьдә катнашу.

Йәһвә өчен үткән хаталарыбыз түгел, ә бүгенге эшләребез мөһим (6 нчы абзацны кара)


7. Гөнаһыбыз турында өлкәннәргә сөйләргә безне нәрсә дәртләндерер?

7 Ә әгәр без гөнаһыбыз турында сөйләмәгәнбез икән, шул чакта нәрсә эшләргә? Изге Язмалар безне өлкәннәрдән ярдәм эзләргә дәртләндерә (Ягък. 5:14, 15). Моны эшләү авыр булырга мөмкин. Әмма эчкерсез тәүбә итсәк һәм Йәһвә белән өлкәннәрнең үзебезне яратканнарын истә тотсак, шул адымны ясый алырбыз. Вөҗдан газапларын кичергән А́ртурa исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул болай дип сөйли: «Якынча бер ел мин порнография карадым. Бер мәлне мин вөҗдан темасына багышланган нотык тыңладым һәм үз гөнаһым турында хатыныма һәм өлкәннәргә сөйләргә булдым. Мин зур җиңеллек сизсәм дә, үземне барыбер нәҗес итеп хис иттем. Өлкәннәр миңа, Йәһвә әле дә синең дустың булырга тели, ул яратканга сине төзәтә, дип ышандырды. Аларның сүзләре йөрәгемә үтеп керде һәм фикер йөртүемне үзгәртергә булышты». Бүген Артур гомуми пионер һәм хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә. Ризалашырсыз, Йәһвәнең кичерүчән булуын белү шундый юата!

ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ӨМЕТ БИРӘ

8. а) Йәһвә әсирлектә булган еврейләргә нинди өмет биргән? ә) Ишагыя 40:29—31 буенча, өмет аларга нәрсә биргән?

8 Бабыл империясе беркайчан да әсирләрне җибәрмәгән, шуңа күрә, кеше карашыннан, яһүдләрнең хәле өметсез булган (Ишаг. 14:17). Ләкин Йәһвә үз халкына өмет биргән: яһүдләр бервакыт туган якларына кайтачак дип вәгъдә иткән. Бернәрсә дә аңа үз сүзен үтәргә комачаулый алмаган (Ишаг. 44:26; Ишаг. 55:12). Йәһвә күзлегеннән, Бабыл тузан кебек кенә булган: аны җиңел генә өреп төшереп булган (Ишаг. 40:15). Бу өмет яһүдләргә юаныч та, көч тә биргән. Ишагыя болай дип язган: «Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр. Алар бөркетләр кебек үз канатларында күккә күтәрелер». (Ишагыя 40:29—31 укы.) Әйе, өметкә ия булганга, яһүдләр күккә күтәрелгән бөркетләрдәй көчле булган.

9. Ни өчен яһүдләр Йәһвәнең пәйгамбәрлекләренә ышана алган?

9 Әсирлектә булган яһүдләрнең Йәһвә әйткән пәйгамбәрлекләрнең дөреслегенә шикләнер өчен бер сәбәбе дә булмаган. Ни өчен? Чөнки моңа кадәр дә Йәһвә пәйгамбәрлекләр әйткән һәм алар нечкәлекләренә кадәр үтәлгән (Ишаг. 42:9; Ишаг. 46:10). Мәсәлән, Йәһвә ассириялеләрнең Төньяк Исраил патшалыгын яулап алачагын һәм халыкны әсирлеккә алып китәчәген пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 8:4). Шулай ук Аллаһы бабыллыларның Иерусалимны җимерәчәген һәм халыкны әсирлеккә алып китәчәген пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 39:5—7). Бар бу пәйгамбәрлекләр төгәл үтәлгән. Сидкыя патшага кагылышлы пәйгамбәрлекләр дә чынга ашкан: аны сукырайтканнар һәм Бабылга алып киткәннәр (Ирм. 39:7; Йәз. 12:12, 13). Шулай итеп, яһүдләрнең Йәһвәгә ышаныр өчен нигезе булган. Әгәр ул, яһүдләр Исраил җиренә кайтачак, дип вәгъдә иткән икән, димәк, бу вәгъдәсе дә, һичшиксез, үтәлергә тиеш булган.

10. Бу соңгы көннәрдә өметебез турында онытмаска безгә нәрсә булышыр?

10 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Без соңгы көннәрдә яшибез, һәм дошманнарыбыз көчле. Ләкин Йәһвә безгә тыныч яңа дөньяда мәңге яшәргә өмет бирә. Бу өмет безгә көч өсти. Шуңа күрә боекмыйк һәм бирешмик. Киләчәккә карашыгыз пычрак тәрәзә аша карагандай тоныкланмасын. Моның өчен яңа дөньяда тормыш нинди булачагы турында регуляр рәвештә уйланыгыз, яңа дөнья турындагы мәкаләләр укыгыз, роликлар карагыз һәм җырлар тыңлагыз. Шулай ук Йәһвәгә догада яңа дөньяда нинди вәгъдәләрнең үтәлүен көткәнегезне әйтегез.

11. Джой исемле апа-кардәшкә көчле булырга нәрсә булыша?

11 Хроник авыруы булган Джой исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул болай дип сөйли: «Кайвакыт проблемалар бер үк вакытта башыма килеп төшә. Андый чакларда мин йөрәгемне Йәһвәгә бушатам. Ул бит мине бик яхшы аңлый. Җавап итеп ул миңа „кеше көченнән өстенрәк кодрәт“ бирә» (2 Көр. 4:7). Джой шулай ук үзен яңа дөньяда сәламәт кеше итеп күз алдына китерә (Ишаг. 33:24). Без дә Йәһвәгә үз хисләребезне сөйләсәк һәм өметебез турында уйлансак, безнең бар авырлыкларны кичереп чыгар өчен көчебез булыр.

12. Йәһвәнең вәгъдәләренә ышаныр өчен, безнең нинди сәбәбебез бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Әсирлектә булган яһүдләрнең очрагындагы кебек, безнең дә, Йәһвәнең вәгъдәләренә ышаныр өчен, сәбәпләребез аз түгел. Без дә Йәһвә әйткән пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәнен күрәбез. Мәсәлән, Изге Язмаларда «яртылаш каты, яртылаш уалучан» бөтендөнья державасы булачак дип пәйгамбәрлек ителгән булган (Дан. 2:42, 43). Шулай ук анда соңгы көннәрдә «урыны-урыны белән... җир тетрәүләр» булачак һәм «бар халыкларга шаһитлек биреләчәк» дип әйтелгән (Мат. 24:7, 14). Бүген без бар бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен үз күзләребез белән күрәбез. Бу безне шуңа ышандыра: Йәһвә үзенең башка вәгъдәләрен дә, һичшиксез, үтәячәк.

Бер апа-кардәшебез пәйгамбәрлек турында укып уйлана. 1. Мәсихче ирле-хатынлы стенд янына килгән бер ир-кеше белән сөйләшеп тора. 2. Бер ата улы белән афәттән калган җимерекләргә карап басып тора. 3. Нәбукаднизар төшендә күргән зур сынның аякларына зур таш килеп бәрелгән (Даниял 2 бүлек). 4. Кешеләр оҗмахтагы тормышка шатлана.

Бүген пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен күрү калганнарының да үтәлүенә ышанычыбызны ныгыта (12 нче абзацны кара)


ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ КИЛӘЧӘКТӘН КУРЫКМАСКА БУЛЫША

13. а) Әсирлекнең азагында яһүдләрне нинди авырлыклар көткән? ә) Ишагыя 41:10—13 буенча, Йәһвә яһүдләрне нәрсәгә ышандырган?

13 Йәһвә, яһүдләргә өмет бирсә дә, Бабылдан кайту вакыты җиткәч, аларның авырлыклары да булачагын белгән. Аллаһы бер көчле патшаның күрше халыкларны яулап алачагын һәм Бабылга һөҗүм итәчәген пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 41:2—5). Бу вакытта яһүдләргә куркырга кирәк булганмы? Юк, чөнки Йәһвә аларны болай дип ышандырган: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың». (Ишагыя 41:10—13 укы.) «Мин синең Аллаһың» диеп, Йәһвәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул яһүдләргә алар үзенә генә гыйбадәт кылырга тиешлекләрен исләренә төшерергә теләгәнме? Юк, күрәсең. Чөнки алар болай да моны белгән. Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә әле дә алар яклы булуын күрсәтергә теләгән (Зәб. 118:6).

14. Йәһвә әсирләрне куркуларыннан ничек арындырган?

14 Йәһвә яһүдләрне йолдызлы күккә карарга чакырган һәм үзенең чиксез кодрәте һәм белеме турында уйланырга дәртләндергән. Ул бар йолдызларны барлыкка китергәне һәм һәрбер йолдызга исеме белән дәшкәне турында әйткән (Ишаг. 40:25—28). Шулай итеп ул яһүдләрне куркуларыннан арындырган. Әгәр Йәһвә йолдызларны барлыкка китергән һәм аларның исемнәрен хәтерли икән, димәк, үз халкына ярдәм итү дә аның көченнән килә һәм ул һәрбер хезмәтчесенең исемен исендә тота. Әйе, яһүдләрнең борчылыр я куркыр өчен бер сәбәбе дә булмаган.

15. Йәһвә үз халкын киләчәктәге вакыйгаларга ничек әзерләгән?

15 Йәһвә үз халкын киләчәктәге вакыйгаларга әзерләгән. Ишагыя китабында Аллаһының мондый сүзләре язылган: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кер һәм артыңнан ишекләреңне яп. Аллаһының ярсуы басылганчы, бер мизгелгә яшерен» (Ишаг. 26:20). Күрәсең, бу сүзләр беренче тапкыр Кир Бабылга һөҗүм иткәндә үтәлгән. Борынгы грек тарихчысы Ксенофо́н әйтүенчә, Кир, Бабылга кергәч, «үз гаскәриләренә урамда булган һәрбер кешене үтерергә боерган». Бабыл халкының никадәр куркуга төшкәннәрен күз алдыгызга гына китерегез! Яһүдләр исә, Аллаһының җитәкчелеге буенча эш итеп, мөгаен, өйләрендә утырган һәм шуңа күрә исән калган.

16. Ни өчен безгә киләчәктән куркасы юк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Тиздән кешелек тарихындагы иң бөек афәт булачак. Бу афәт башлангач, халыклар куркуга төшәр һәм нәрсә эшләргә дә белмәс. Әмма Аллаһы халкын курку биләп алмас. Йәһвә бит безнең якта. Шуңа күрә без тураеп басарбыз һәм, «котылуыбыз якынлашып килүен» белеп, башыбызны күтәрербез (Лүк 21:28). Хәтта Гог, ягъни халыклар берләшмәсе һөҗүм иткәндә дә, без бирешмәбез (Йәз. 38:18). Йәһвә безгә фәрештәләр ярдәмендә булышыр һәм тормышны коткара торган күрсәтмәләр бирер. Бу күрсәтмәләр ничек тапшырылыр? Анысын вакыт күрсәтер. Бәлки, алар җыелышлар аша тапшырылыр. Ниндидер мәгънәдә җыелышлар «эчке бүлмәләр» кебек булыр. Киләчәктәге вакыйгаларга без ничек әзерләнә алабыз? Кардәшләребез белән якын мөнәсәбәтләр үстерик, оешмабыз биргән җитәкчелеккә теләп буйсыныйк һәм Йәһвәнең үзебезне җитәкләп барганына шикләнмик (Евр. 10:24, 25; 13:17).

Бөек афәт вакытында кардәшләр бер бүлмәдә Изге Язмаларны укып утыра. Алар төнге күккә карый. Бер абый-кардәш, бармагы белән йолдызларга күрсәтеп, нәрсәдер сөйли.

Бөек афәт вакытында без хафага төшмәбез, чөнки Йәһвәнең безне коткара алуына шикләнмәбез (16 нчы абзацны кара)b


17. Без юанычны Йәһвәдә ничек таба алабыз?

17 Әйе, яһүдләрнең хәле җиңел булмаган, ләкин Йәһвә аларны юаткан. Шуны ук ул безнең өчен дә эшләячәк. Шуңа күрә, нинди генә авырлыклар булмасын, сыенычны Йәһвәдә эзләгез, аның шәфкатьле булуына шикләнмәгез, өметегез турында уйланыгыз һәм онытмагыз: Йәһвә сезнең Аллаһыгыз, шуңа күрә бернәрсәдән дә куркасы юк.

БИРЕДӘ КИТЕРЕЛГӘН ШИГЫРЬЛӘР СЕЗНЕ НИЧЕК ЮАТА?

  • Ишагыя 55:7

  • Ишагыя 40:29—31

  • Ишагыя 41:10—13

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Кардәшләр кечкенә төркем булып җыелган. Алар Йәһвәнең көченә һәм коткара алуына шикләнми.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу