42 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы
Догаларыбызны ничек яхшыртып була?
«Ихлас күңелдән ялварам. И Йәһвә, ишет мине» (ЗӘБ. 119:145).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Изге Язмаларда язылган Аллаһы хезмәтчеләренең догалары безгә үз догаларыбызны яхшыртырга булышыр.
1, 2. а) Йәһвәгә үз хисләребезне ачарга нәрсә комачаулый ала? ә) Йәһвәнең догаларыбызны игътибар белән тыңлаганын без кайдан беләбез?
СЕЗ кайчак, бертөрле сүзләр кулланып, өстен-өстен генә дога кыласызмы? Алай булса, сез ялгыз түгел. Хәзерге тормыш ыгы-зыгылы булганга, без еш кына күп нәрсәләрне ашык-пошык эшләргә мәҗбүр. Бу безнең догаларыбызга да тәэсир итә. Шулай ук, үзебезне Аллаһыга мөрәҗәгать итәргә лаексыз дип санаганга, безгә аңа үз хисләребезне ачу авыр булырга мөмкин.
2 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә өчен догаларыбызның матурлыгы иң мөһиме түгел. Ул басынкы йөрәктән чыккан догаларны хуп күрә. Әйе, ул «юашларның үтенечен ишетә» (Зәб. 10:17). Йәһвә һәрбер сүзебезне игътибар белән тыңлый, чөнки ул чыннан да безнең белән кызыксына (Зәб. 139:1—3).
3. Бу мәкаләдә без нинди сораулар карап чыгарбыз?
3 Без мондый сорауларга җавап табарбыз: ни өчен без, Йәһвәгә дога кылганда, үз хисләребезне һәм уйларыбызны курыкмыйча сөйли алабыз? Догаларыбыз эчтәлекле булсын өчен, нәрсә эшләп була? Изге Язмаларда язылган эчкерсез догалар безгә үз догаларыбызны яхшыртырга ничек булыша ала? Борчылу аркасында безгә догада үз хисләребезне белдерү авыр булса, нәрсә эшләргә?
ЙӘҺВӘГӘ КҮҢЕЛЕГЕЗНЕ БУШАТЫРГА КУРЫКМАГЫЗ
4. Йәһвәгә күңелебезне курыкмыйча бушатырга нәрсә булышыр? (Зәбур 119:145)
4 Йәһвә безнең тугры дустыбыз икәнен һәм ул безгә иң яхшысын тели икәнен истә тотсак, безгә догада күңелебезне бушату җиңелрәк булыр. 119 нчы мәдхиянең язучысы Йәһвә белән нәкъ шундый якын дуслыкка омтылган да. Аның тормышы авырлыкларсыз булмаган. Ул яла ягучылардан зыян күргән (Зәб. 119:23, 69, 78). Кайчак ул хаталары аркасында боеккан (Зәб. 119:5). Шулай булса да, ул үз йөрәген Йәһвәгә ачарга курыкмаган. (Зәбур 119:145 укы.)
5. Ни өчен үзебездән канәгать булмасак та, дога кылудан туктамаска кирәк? Мисал китерегез.
5 Йәһвә җитди гөнаһ кылган кешеләрне дә үзенә мөрәҗәгать итәргә чакыра (Ишаг. 55:6, 7). Шуңа күрә үзегездән канәгать булмасагыз, бу сезгә Йәһвәгә дога кылырга комачауламасын. Бер мисалга игътибар итик. Пилотлар, очканда, диспетчерлар белән элемтәдә тора. Берәр пилот адашса я хата эшләсә, диспетчердан ярдәм сорарга оялып торырмы? Юк, әлбәттә! Йәһвә дә һәрчак безнең белән элемтәдә тора. Без нинди карар кабул итәргә икәнен белмәсәк я гөнаһ кылсак, Йәһвәгә догада тоткарланмыйча мөрәҗәгать итә алабыз (Зәб. 119:25, 176).
ДОГАЛАРЫБЫЗ ЭЧТӘЛЕКЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
6, 7. Ни өчен, догаларыбыз эчтәлекле булсын өчен, Йәһвәнең сыйфатлары турында уйлану мөһим? Мисал китерегез. (Искәрмәне дә кара.)
6 Йәһвәгә ачык итеп эчке хисләребезне һәм тирән уйларыбызны белдерсәк, догаларыбыз күпкә эчтәлеклерәк булыр. Безгә шулай итеп дога кылырга нәрсә булышыр?
7 Йәһвәнең сыйфатлары турында уйланыгызa. Аллаһының сыйфатлары турында уйланган саен, безгә үз хисләребезне белдерү җиңелрәк булыр (Зәб. 145:8, 9, 18). Кристи́нb исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аның әтисе мәрхәмәтсез кеше булган. Кристин болай дип сөйли: «Йәһвәне Әти буларак кабул итү миңа җиңел булмады. Үземнең кимчелекләрем аркасында миңа Аллаһы үземне калдырды дип тоелган иде». Йәһвәнең нинди сыйфаты аңа карашын үзгәртергә булышкан? Ул болай дип аңлата: «Йәһвәнең тугры мәхәббәте мине аның яратуына ышандырды. Хәзер мин беләм: ул минем кулымны җибәрмәячәк. Мин егылсам да, ул миңа күтәрелергә ярдәм итәчәк. Бу мине аңа кайгы-шатлыкларымны иркенләп сөйләргә дәртләндерде».
8, 9. Ни өчен дога кылыр алдыннан уйлану мөһим? Мисал китерегез.
8 Нәрсә әйтәсен уйлагыз. Дога кылыр алдыннан үзебезгә берничә сорау бирик. Мәсәлән: «Минем нинди авырлыкларым бар? Миңа берәрсен кичерергә кирәкме? Үзгәргән шартларым аркасында мин Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗмы?» (2 Пат. 19:15—19) Шулай ук без Гайсәнең үрнәк догасын истә тотып, Йәһвәнең исеменә, Патшалыгына, ихтыярына бәйле нәрсәләр турына дога кыла алабыз (Мат. 6:9, 10).
9 Алиса исемле апа-кардәшенең ирендә баш мие рагының соңгы стадиясе булган. Моның турында белеп алгач, Алисага дога кылу авыр бирелгән. Ул болай дип искә төшерә: «Мин шулкадәр боеккан идем, хәтта дога кылыр өчен фикерләремне җыя алмадым». Аңа нәрсә булышкан соң? Ул болай дип аңлата: «Дога кылыр алдыннан, фикерләремне туплар өчен, мин берничә минут бүлеп куям. Бу миңа үзем һәм авырлыкларым турында гына түгел, ә башка нәрсәләр турында да дога кылырга булыша. Шулай ук моның ярдәмендә мин тынычланам һәм уңай караш саклый алам».
10. Ни өчен, озаграк дога кылсак, яхшырак булыр? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
10 Озаграк дога кылырга тырышыгыз. Хәтта кыска догалар да безне Йәһвә белән якынлаштыра. Ә озаграк дога кылсак, бу безгә Йәһвәгә үз хисләребезне һәм уйларыбызны ачарга күбрәк мөмкинлек бирәc. Алисаның ире Эла́йджа болай ди: «Көн дәвамында мин күп тапкыр һәм озак дога кылырга тырышам. Андый догалар Йәһвә белән дуслыгымны бик ныгытты. Йәһвә беркая да ашыкмый, кайчан инде мин дога кылып бетерәм, дип уйламый. Шуңа күрә мин аңа иркенләп күңелемне бушата алам». Ә сез озак дога кылыр өчен тыныч урын һәм вакыт таба аласызмы? Андый шартларда игътибар читкә китмәс һәм, бәлки, сез кычкырып та дога кыла алырсыз. Андый догалар гадәтегезгә кереп китсен.
Күктәге Атагызга озаграк дога кылыр өчен, туры килгән урынны һәм вакытны сайлагыз (10 нчы абзацны кара)
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ЯЗЫЛГАН ДОГАЛАР ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ
11. Ни өчен Изге Язмаларда язылган догалар турында уйлану файдалы? («Сезгә аларның хисләре танышмы?» дигән рамканы да кара.)
11 Изге Язмаларда язылган догалар, мәдхияләр турында уйланып, сез күп файда күрерсез. Аллаһы хезмәтчеләренең ничек үз хисләрен белдергәненә игътибар итсәгез, бу сезне дә Йәһвәгә йөрәгегезне ачарга дәртләндерер. Бәлки, сез догаларда кулланырлык яңа мактау сүзләрен табарсыз. Шулай ук Йәһвәгә әйтергә теләгән уйларыгыз һәм үтенечләрегез чагылган догаларга тап булырсыздыр.
12. Изге Язмалардагы догалар турында уйланганда, без үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз?
12 Изге Язмалардагы догалар турында уйланганда, без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Бу сүзләрне кем һәм нинди шартларда әйткән? Миңа шушы кешенең хисләре танышмы? Аның догасыннан мин нәрсәгә өйрәнә алам?» Сез, бу сорауларга җавап табар өчен, бәлки, өстәмә тикшерүләр үткәрерсез. Әмма тырышлыкларыгыз заяга булмас. Әйдәгез, берничә мисал карап чыгыйк.
13. Һаннадан нәрсәгә өйрәнеп була? (1 Ишмуил 1:10, 11) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 1 Ишмуил 1:10, 11 укы. Һанна бу доганы әйткәндә, аның тормышында ике зур авырлыгы булган: ул балага уза алмаган һәм иренең икенче хатыны аны кимсеткән (1 Иш. 1:4—7). Бәлки, сезнең дә озак вакыт чишелми торган берәр авырлыгыгыз бардыр. Алай булса, сез Һаннадан нәрсәгә өйрәнә аласыз? Һанна Йәһвәгә озак вакыт догалар кылып һәм күңелен бушатып юаныч тапкан (1 Иш. 1:12, 18). Без дә Йәһвәгә үзебезне борчыган нәрсәләр турында сөйләп, үз йөгебезне аңа салабыз, шулай итеп юаныч табарбыз (Зәб. 55:22).
Һанна балага уза алмаган һәм иренең икенче хатыны аңардан мыскыллап көлгән. Бу йөктән арыныр өчен, ул күңелен Йәһвәгә бушаткан (13 нче абзацны кара)
14. а) Һаннаның үрнәгеннән без тагын нәрсәгә өйрәнә алабыз? ә) Изге Язмаларда язылганнар турында уйланып, без догаларыбызны ничек баета алабыз? (Искәрмәне кара.)
14 Соңрак Һаннаның Ишмуил исемле улы туган, һәм берничә елдан соң ул аны баш рухани Илий янына китергән (1 Иш. 1:24—28). Үзенең эчкерсез догасында Һанна Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләрен кайгыртканына һәм яклаганына ышанычын белдергәнd (1 Иш. 2:1, 8, 9). Гаиләдәге авырлыклары әле кала бирсә дә, ул игътибарын Йәһвәнең фатихаларына туплаган. Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Йәһвәнең безгә элек һәм хәзер ничек булышканы турында уйлансак, безгә авырлыкларыбызны кичереп чыгарга җиңелрәк булыр.
15. Без Ирмия пәйгамбәрнең догасыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Ирмия 12:1)
15 Ирмия 12:1 укы. Ирмия пәйгамбәр явыз кешеләрнең чәчәк атканнарын күргән һәм милләттәшләре аны мыскыл иткән. Боларның барысы Ирмияне боектырган (Ирм. 20:7, 8). Без намуссыз кешеләрнең бал да май эчендә йөзгәннәрен күрсәк я безне көлкегә калдырсалар, без Ирмиянекенә охшаш хисләр кичерергә мөмкин. Ирмия, үз борчуларын Йәһвәгә белдерсә дә, аны гаделсез булуда гаепләмәгән. Ирмия Йәһвәнең үз фетнәчел халкын ничек төзәткәнен күргәндә, аның Аллаһының гадел булуына ышанычы тагы да ныгыган (Ирм. 32:19). Без дә Йәһвәгә ачык итеп үз борчылуларыбызны әйтик. Шул ук вакыт аның бар гаделсезлекне юк итәчәгенә ышанычыбызны белдерик.
16. Шартларыбыз чикләнгән булса, без әсирлектә булган левиледән нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Зәбур 42:1—4) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
16 Зәбур 42:1—4 укы. Бу мәдхияне әсирлеккә эләккән левиле язган. Аның имандашлары белән бергә гыйбадәт кылырга мөмкинлеге булмаган. Үз хисләрен ул бу мәдхиядә белдергән. Сез дә ниндидер сәбәпләр аркасында өйдән чыга алмасагыз я иманыгыз өчен төрмәдә утырсагыз, сезгә аның хисләре таныштыр. Кәефегез гел алмашынып торырга мөмкин: бер көнне күтәренке булса, икенче көнне төшенке. Әмма хисләрегез нинди генә булмасын, аларны Йәһвәгә сөйләргә тартынып тормагыз. Бу сезгә хис-тойгыларыгызны аңларга һәм шартларыгызга дөрес караш сакларга булышыр. Мәсәлән, шул левиле Йәһвәне мактар өчен яңа мөмкинлекләр барлыгын күреп алган (Зәб. 42:5). Шулай ук ул Йәһвәнең үзен кайгыртуы турында уйланган (Зәб. 42:8). Әйе, эчкерсез догалар безгә үз хисләребезне тәртипкә салырга ярдәм итәр, җан тынычлыгы бирер һәм көч өстәр.
42 нче мәдхияне язган левиле Аллаһыга күңелен бушата. Без дә, Йәһвәгә хисләребезне ачсак, шартларыбызга дөрес караш саклый алырбыз (16 нчы абзацны кара)
17. а) Юныс пәйгамбәрнең догасыннан нәрсәгә өйрәнеп була? (Юныс 2:1, 2) ә) Изге Язмалардагы шигырьләрне истә калдыру безгә авыр чакларда ничек булыша ала? (Искәрмәне кара.)
17 Юныс 2:1, 2 укы. Бу доганы Юныс пәйгамбәр зур балык карынында булганда әйткән. Ул андый хәлгә тыңламаучанлыгы аркасында эләккән булса да, Йәһвәнең үзен ишетәчәгенә инанган булган. Догасында Юныс Зәбур китабыннан күп кенә фикерләрне искә алганe. Ул бу өзекләрне бик яхшы белгән, күрәсең. Алар турында уйланганга, Юныс Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә шикләнмәгән. Безгә дә Изге Язмалардагы шигырьләрне ятлау файдалы булыр. Авыр чакларда, дога кылганда, алар исебезгә төшәр һәм безне юатыр.
АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘГӘ ДОГАДА ЯКЫНЛАШЫГЫЗ
18, 19. Римлыларга 8:26, 27 язылганнар безне нәрсәгә ышандыра? Мисал китерегез.
18 Римлыларга 8:26, 27 укы. Кайчак без шундый боегабыз, хәтта хисләребезне Йәһвәгә әйтеп бирә алмыйбыз. Әмма безнең ярдәмебез бар. Андый чакларда Аллаһының изге рухы безгә булыша. Ничек итеп? Йәһвә, үз рухын кулланып, Изге Язмаларда күп кенә догаларны саклап калдырган. Кирәкле сүзләрне таба алмасак, Йәһвә шул догалардагы фикерләрне безнең үтенечләребез буларак кабул итә һәм безгә җавап бирергә мөмкин.
19 Бу фикер Россиядә яшәүче Елена исемле апа-кардәшкә булышкан. Ул дога кылганы һәм Изге Язмаларны укыганы өчен кулга алынган булган. Елена шундый зур стресс кичергән, хәтта дога кыла алмаган. Ул болай дип искә төшерә: «Кулга алынганнан соң, мин чын күңелдән дога кыла алмадым. Шул чакта миңа мондый киңәш исемә төште: „Йәһвәнең хезмәтчесенә стресс аркасында дога кылу авыр булса, ул Изге Язмаларда язылган догаларны укый ала. Андый догаларны Йәһвә үзебезнеке итеп кабул итәр“. Шул авыр чакта бу киңәш мине бик юатты».
20. Стресс кичергәндә дога кылыр алдыннан фикерләребезне тупларга нәрсә булышыр?
20 Стресс кичергәндә дога кылыр алдыннан фикерләребезне туплау авыр булса, мәдхияләрнең аудиосын тыңлагыз. Шулай ук, Давыт патша кебек, үз хисләрегезне язып куегыз (Зәб. 18, 34, 142, башлангыч сүзләр). Әлбәттә, дога кылуга әзерләнер өчен, ниндидер кагыйдәләр юк (Зәб. 141:2). Сезгә нәрсә булыша, шуны эшләгез.
21. Ни өчен чын күңелдән дога кылу мөһим?
21 Без әле нәрсәдер әйтергә өлгергәнче, Йәһвә моны инде белә. Бу фикер күңелебезне җылыта (Зәб. 139:4). Шулай да, без Йәһвәгә хис-кичерешләребезне ачсак, аңа таянганыбызны күрсәтсәк, бу аны сөендерә. Шуңа күрә күктәге Атабызга дога кылу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Изге Язмаларда язылган догаларны тикшерегез, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Йәһвәгә күңелегезне бушатыгыз. Шатлыкларыгызны да, кайгыларыгызны да сөйләргә тартынмагыз, һәм Йәһвә, чын дус буларак, һәрвакыт сезнең белән булачак!
45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым
a «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» китабының «Йәһвә» дигән темасында «Йәһвәнең кайбер сыйфатлары» дигән өстәмә исемне карагыз.
b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
c Гадәттә, җыелыш очрашуларында әйтелгән догалар кыска була.
d Һанна үз догасында Муса китапларында очраган сүзтезмәләргә охшаш сүзләр кулланган. Күрәсең, ул Изге Язмаларда язылганнар турында еш кына уйланган (Кан. 4:35; 8:18; 32:4, 39; 1 Иш. 2:2, 6, 7). Ә Гайсәнең әнисе Мәрьям әйткән дога Һаннаның догасын хәтерләтә (Лүк 1:46—55).
e Мәсәлән, Юныс 2:3—9 ны Зәбур 69:1; 16:10; 30:3; 142:2, 3; 143:4, 5; 18:6 һәм 3:8 белән чагыштырыгыз. Бу мәдхияләр Юныс догасында әйтелгән тәртиптә китерелә.