46 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
17 ҖЫР «Телим!»
Гайсә — шәфкатьле Баш руханиебыз
«Безнең баш руханиебыз йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала» (ЕВР. 4:15).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Гайсә — иң яхшы Баш руханиебыз, чөнки ул безнең хәлгә керә ала һәм безгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
1, 2. а) Нинди максатлар белән Йәһвә үз Улын җиргә җибәргән? ә) Бу мәкаләдән без нәрсә белербез? (Еврейләргә 5:7—9)
ЯКЫНЧА 2 000 ел элек Йәһвә Аллаһы үз кадерле Улын җиргә җибәргән. Нинди максат белән? Кешелекне гөнаһ белән үлем коллыгыннан йолып алыр өчен һәм Шайтан китергән зыянны юк итәр өчен (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 3:8). Өстәвенә, Йәһвә белгән: Гайсәнең җирдә кеше булып яшәве аны кызганучан, шәфкатьле Баш рухани булуга әзерләр иде. Гайсә бу хезмәтен б. э. 29 елында суга чумдырылгач башлаганa.
2 Бу мәкаләдә без Гайсәгә кызганучан Баш рухани ролен камил рәвештә үтәргә нәрсә ярдәм иткәнен белербез. Моны аңлау бик мөһим, чөнки гөнаһларыбыз һәм хаталарыбыз аркасында без боега алабыз. Ә Гайсәнең Баш рухани роле турында күбрәк белсәк, безгә Йәһвәгә дога кылу һәм якынлашу җиңелрәк булыр. (Еврейләргә 5:7—9 укы.)
АЛЛАҺЫНЫҢ ЯРАТКАН УЛЫ ҖИРГӘ КИЛӘ
3, 4. Гайсә, җиргә килгәч, нинди үзгәрешләр кичергән?
3 Күпчелек кешегә хәл-шартларының үзгәрүе җиңел бирелми. Мәсәлән, сезгә яраткан йортыгызны, туганнарыгызны һәм дусларыгызны калдырып, башка җиргә күченергә туры килсә, сез моны бик яхшы аңлыйсыз. Әмма Гайсә кичергән үзгәрешләрне бер кеше дә кичермәгән. Ул күктә фәрештәләр арасында иң күренеклесе булган. Гайсә Атасының мәхәббәтенә күмелеп яшәгән, аның «уң ягында булу» аңа бетмәс бәхет китергән (Зәб. 16:11; Гыйб. сүз. 8:30). Шулай да ул, Филипиялеләргә 2:7 дә әйтелгәнчә, «бар нәрсәдән баш тартып», җирдә камилсез кешеләр арасында яшәр өчен, үзенең күктәге югары урынын калдырырга ризалашкан.
4 Гайсәнең тууы һәм җирдәге тормышының беренче еллары турында уйланыйк. Ул туганнан соң, әти-әнисе гади корбан китергән. Моннан күренгәнчә, Гайсә ярлы гаиләдә туган (Лев. 12:8; Лүк 2:24). Мәсихнең тууы турында белгәч, явыз Һируд патша аны үтерергә теләгән. Шуңа күрә Гайсәнең гаиләсе берникадәр вакытка Мисырга качкан (Мат. 2:13, 15). Әйе, Гайсәнең җирдәге тормышы күктәгесеннән бик нык аерылып торган!
5. Гайсә, җирдә булганда, нәрсә күргән һәм бу аны Баш рухани роленә ничек әзерләгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
5 Җирдә яшәгәндә, Гайсә кешеләрнең күп кайгы-хәсрәт кичергәнен күргән. Ул үзе дә, һичшиксез, яраткан кешеләрнең үлемен кичергән. Алар арасында, күрәсең, үги атасы Йосыф та булган. Гайсә шулай ук махаулы, сукыр, параличланган, балаларын югалткан кешеләрне күргән һәм аларны кызганган (Мат. 9:2, 6; 15:30; Мат. 20:34; Марк 1:40, 41; Лүк 7:13). Әлбәттә, Гайсә, күктә булганда да, кешеләрнең газапларын күргән. Әмма җирдә кеше булып яшәгәндә, ул кешеләрнең хисләрен, борчуларын һәм авыртуларын яхшырак аңлый алган (Ишаг. 53:4). Гайсә үзе арыганлык, кайгы һәм җәфа чигү нәрсә икәнен татыган.
Гайсә кешеләрнең хәленә кергән һәм аларны кызганган (5 нче абзацны кара)
ГАЙСӘ КЕШЕЛӘРНЕ КЫЗГАНА
6. Ишагыя пәйгамбәр кулланган чагыштырулар Гайсәнең кызгануы һәм шәфкате турында нәрсә ачыклый? (Ишагыя 42:3)
6 Гайсә һәрвакыт көчсез һәм җәберләнгән кешеләрне кызганган. Шулай итеп ул Ишагыя язган бер пәйгамбәрлекне үтәгән. Бу пәйгамбәрлектә ярлы һәм мескен кешеләр беркемгә дә кирәкмәгән сынык камыш һәм пыскып янган филтә белән чагыштырыла. (Ишагыя 42:3 укы.) Ишагыя, бу чагыштыруны кулланып, Гайсәнең гади һәм башкалар санга сукмаган кешеләргә карата ярату һәм шәфкать күрсәтәчәген пәйгамбәрлек иткән.
7, 8. Гайсә Ишагыя пәйгамбәрлеген ничек үтәгән?
7 Маттай, Ишагыя пәйгамбәрлеген Гайсәгә кулланып, болай дип язган: «Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс» (Мат. 12:20). Әйе, Гайсә үзләрен өметсез итеп хис иткән һәм җәберләнгән кешеләргә кызгану күрсәткән. Бер тапкыр ул бөтен тәне махаулы бер кешене очраткан. Бу кешенең хисләрен күз алдына китерик. Чире аркасында ул башкалар янына килә алмаган. Ул кайчан да булса, савыгып, якыннары һәм дуслары белән бергә була алачак дип өметләнмәгәндер дә (Лүк 5:12, 13). Башка очракта Гайсә янына бик авыр сөйләшкән бер саңгырау кешене китергәннәр. Башкаларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен аңлый алмаганда, аның нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китерегез (Марк 7:32, 33).
8 Җитмәсә, Гайсә көннәрендә күп кенә яһүдләр, кешеләр үзләренең я ата-аналарының гөнаһлары аркасында чирли, дип ышанган (Яхъя 9:2). Моның аркасында авырган кешеләр үзләрен тагы да начаррак хис иткән. Әмма Гайсә, Ишагыя пәйгамбәрлеген үтәп, аларны савыктырган. Моның ярдәмендә алар Аллаһы үзләре турында кайгырта икәнен аңлый алган. Бу безне нәрсәгә ышандыра?
9. Еврейләргә 4:15, 16 да Баш руханиебызның нинди сыйфаты турында әйтелә?
9 Еврейләргә 4:15, 16 укы. Без Гайсәнең һәрвакыт хәлебезгә керә алачагына ышана алабыз. Хәлгә керү нәрсәне аңлата? Бу башкаларның газапларын, авыртуын сизү дигән сүз. «Хәлгә керү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе, үзеңне кеше урынына куеп, аның хисләрен аңлау дигән фикерне белдерә. (Паул шул ук грек сүзен Еврейләргә 10:34 тә дә куллана.) Гайсәнең могҗизаларыннан аның газапланган кешеләрне никадәр кызганганы күренә. Ул аларны үзен мәҗбүриләп түгел, ә теләп савыктырган. Мәсәлән, махаулы кешене савыктырганда, Гайсә моны ерактан эшли алыр иде, әмма ул аңа кагылырга булган. Бу кешенең хисләрен күз алдына китереп карагыз, аңа бит инде күп еллар буе беркем дә кагылмагандыр! Гайсә шулай ук, саңгырау кешенең хисләрен дә исәпкә алып, аны шау-шулы халык төркеменнән читкәрәк алып китеп савыктырган. Башка бер тапкыр үз гөнаһларыннан тәүбә иткән хатын, Гайсәнең аякларын күз яшьләре белән чылатып, чәчләре белән сөртә башлаган. Ләкин, бер фарисей аңа түбәнсетеп карагач, Гайсә, бу хатынны яклап, фарисейның карашын төзәткән (Мат. 8:3; Марк 7:33; Лүк 7:44). Әйе, Гайсә авырган я җитди гөнаһ кылган кешеләрдән читләшмәгән. Ул аларны якты йөз белән кабул иткән һәм кызганган. Һичшиксез, Гайсә безнең хәлебезгә дә керә.
БАШ РУХАНИЕБЫЗДАН ҮРНӘК АЛАБЫЗ
10. Без саңгырау һәм сукыр кешеләргә ничек ярдәм итә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
10 Без дә, Гайсәдән үрнәк алып, кешеләрне яратырга, кызганырга һәм аларның хәлләренә керергә тырышабыз (1 Пет. 2:21; 3:8). Сукырларны һәм саңгырауларны савыктыра алмасак та, без аларга рухи яктан ярдәм итә алабыз. Мәсәлән, басмаларыбыз 100 дән артык ишарәләр теленә тәрҗемә ителә. Ә сукыр һәм начар күргән кешеләр өчен басмаларыбыз 60 тан артык телдә Брайль шрифтында чыга. Өстәвенә, 100 дән артык телдә видеолар тифлокомментарийлар белән ясала. Боларның барысы саңгырау һәм сукыр кешеләргә Йәһвәгә һәм аның Улына якынлашырга булыша.
Басмаларыбыз 1 000 нән артык телдә чыгарыла
Сулда: 100 дән артык ишарәләр телендә
Уңда: 60 тан артык телдә Брайль шрифтында
(10 нчы абзацны кара)
11. Оешмабыз, Гайсәдән үрнәк алып, чыгышлары төрле булган кешеләр турында ничек кайгырта? (Рәсүлләр 2:5—7, 33) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
11 Йәһвә оешмасы чыгышлары төрле булган кешеләргә булышырга тырыша. Искә төшерик: Гайсә, терелтелгәч, Илленче көн бәйрәмендә шәкертләренә изге рухны иңдергән. Нәтиҗәдә, бәйрәмгә килгән һәркем яхшы хәбәрне «үз туган телендә» ишетә алган. (Рәсүлләр 2:5—7, 33 укы.) Бүген Гайсәнең җитәкчелегендә оешма басмаларыбызны 1 000 нән артык телдә чыгара. Аларның кайберләрендә чагыштырмача әз кеше сөйләшә. Шул телләргә Төньяк һәм Көньяк Америкада яшәүче кайбер индеецларның телләре дә керә. Шулай да оешмабыз басмаларны 160 тан артык андый телгә тәрҗемә итә. Шулай ук басмаларыбыз 20 дән артык чегән телендә дә чыга. Моның ярдәмендә бу телләрдә сөйләшүче меңләгән кеше Йәһвәгә хезмәт итә башлаган.
Сулда: 160 тан артык индеецлар телендә
Уңда: 20 дән артык чегән телендә
(11 нче абзацны кара)
12. Йәһвә оешмасы тагын нинди ярдәм күрсәтә?
12 Моннан тыш, Йәһвә оешмасы табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә булыша. Афәтләр вакытында меңләгән ирекле хезмәтчеләр үз имандашларына ярдәмгә ашыга. Шулай ук оешмабыз, кешеләр Аллаһының мәхәббәте турында белә алсын өчен, аларны тыйнак гыйбадәт кылу урыннары белән тәэмин итә.
БАШ РУХАНИЕБЫЗ ҺӘРБЕРЕБЕЗГӘ БУЛЫША
13. Гайсә безгә ничек булыша?
13 Яхшы көтүче буларак, Гайсә һәрберебезнең рухи ихтыяҗларын кайгырта (Яхъя 10:14; Эфес. 4:7). Кайчак без үзебезне сынык камыш я пыскып янган филтә итеп хис итәбез. Без авыр чир, хаталарыбыз я имандашыбыз белән бозылган мөнәсәбәтләребез аркасында бик боегырга мөмкин. Җан әрнүе безгә киләчәктәге өметебезне күрергә комачаулый ала. Әмма онытмагыз, Гайсә нинди авырлыклар кичергәнегезне күрә һәм иң эчке хисләрегезне аңлый. Кызгануы аны сезнең хакка эш итәргә дәртләндерә. Мәсәлән, көчсез чагыгызда ул изге рух ярдәмендә сезгә көч бирергә мөмкин (Яхъя 16:7; Тит. 3:6). Шулай ук Гайсә өлкәннәр һәм башка кардәшләр аша сезне рухландыра һәм сезгә булыша ала (Эфес. 4:8).
14. Боекканда, безгә нәрсә булышыр?
14 «Филтәгез» пыскып янса я рухыгыз сынык булса, Гайсәнең Баш рухани роле турында уйланыгыз. Истә тотыгыз: Йәһвә аны җиргә безнең хакка йолым бирсен өчен генә түгел, ә шулай ук авырлыкларыбызны яхшырак аңласын өчен җибәргән. Без гөнаһларыбыз я йомшак якларыбыз аркасында боекканда, Гайсә безгә кирәкле ярдәм бирергә әзер (Евр. 4:15, 16).
15. Бер абый-кардәшкә җыелышка кайтырга нәрсә булышкан?
15 Гайсә шулай ук үз халкына җыелыштан читләшкән кешеләрне табарга һәм аларга ярдәм итәргә булыша (Мат. 18:12, 13). Сте́фаноb мисалына игътибар итик. Җыелыштан читләштерелгәннән соң 12 ел үткәч, ул очрашуга килергә булган. «Уңайсыз булса да, мин кабат Йәһвәнең кайгыртучан гаиләсенә кушылырга теләдем,— дип әйтә ул.— Өлкәннәр мине якты йөз белән каршы алды. Кайчак мин, үземне лаексыз дип санап, бирешергә теләдем. Әмма абый-кардәшләр Йәһвәнең һәм Гайсәнең алга таба да тырышлыклар куюымны теләгәнен исемә төшерде. Мин җыелышка кайтарылгач, бөтен кардәшләр мине һәм гаиләмне җылы итеп кабул итте. Вакыт узу белән хатыным Изге Язмаларны өйрәнә башлады, һәм хәзер бөтен гаиләбез Йәһвәгә хезмәт итә». Без тәүбә иткән кардәшләргә җыелышка кайтырга ярдәм иткәндә, Баш руханиебыз бик сөенә!
16. Ни өчен сез Йәһвәгә Баш руханиебыз өчен рәхмәтле?
16 Җирдә яшәгәндә, Гайсә бик күп кешегә кирәкле ярдәм күрсәткән. Без Гайсәнең үзебезгә дә кирәкле вакытта ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмибез. Ә тиздән киләчәк яңа дөньяда ул безгә гөнаһның бар нәтиҗәләреннән тулысынча арынырга булышыр. Без кайгыртучан Йәһвә Аллаһыбызга шундый кызганучан Баш руханины биргәне өчен бик рәхмәтле!
13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез
a Гайсәнең Исраил баш руханиларыннан нәрсә белән аерылып торганы турында күбрәк белер өчен, 2023 елгы «Күзәтү манарасы»ның октябрь чыгарылышында, «Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсендә табыну мөмкинлеген кадерләгез» дигән мәкаләдә 7—9 нчы абзацларны карагыз.
b Исем үзгәртелгән.