Җәберләнгән хатын-кызларга ярдәм
«БӨТЕН дөнья буенча миллионлаган төрле яшьтәге хатын-кыз җәберләнә, аларны кыйныйлар я көчлиләр. Сезгә дә андый хәл кичерергә туры килдеме? Шуны белегез: Аллаһы сезнең тыныч-имин яшәвегезне тели һәм ул, хатын-кызлар андый мөгамәләгә дучар булмасын өчен, тиздән чаралар күрәчәк».
Шушы сүзләр белән «Хатын-кызларның иминлеге. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?» дигән мәкалә башлана. Аны jw.org сайтында табып була. Мәкалә ахырында аны йөкләр өчен сылтама бар. Бу мәкаләне, бастыргач, дүрт битле буклет итеп бөкләп була. Кушма Штатларда яшәүче Сте́йси исемле апа-кардәш шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Җыелышыбыз территориясендә җәберләнгән хатын-кызлар өчен кризис үзәге бар. Без бер апа-кардәш белән бу буклетның берничә копиясен анда алып бардык».
Бу үзәктә эшләүче бер хатын, анда яшәгән хатын-кызларга таратыр өчен, күбрәк буклетлар китерсеннәр дип сораган. Нәтиҗәдә, апа-кардәшләр 40 тан артык буклет һәм 30 jw.org визит карточкасын тараткан. Соңрак үзәкнең администраторы апа-кардәшләрдән анда яшәүче хатын-кызларга Изге Язмалар өйрәнүенең ничек үткәнен күрсәтергә сораган.
Стейси һәм башка ике апа-кардәш тагын бер кризис үзәгенә барган. Анда алар биш буклет тараткан, һәм алардан күбрәк буклетлар китерүләрен сораганнар. «Бу бик файдалы мәгълүмат. Ул монда бик кирәк»,— дип әйткән кризис үзәгендә эшләүче бер хатын. Апа-кардәшләр кабат килгәч, анда яшәүче берничә хатын Изге Язмалар өйрәнүенең ничек үткәнен күрергә теләк белдергән. Аларның икесе киләсе ял көннәрендәге очрашуга килергә ризалашкан.
Стейси болай дип әйтә: «Без хатын-кызларның бу мәкаләне никадәр шатланып кабул итүләрен күреп таң калдык. Аны бастырып бөкләсәң, җәберләнгән хатын-кызларга Патшалык турындагы яхшы хәбәрне җиткерер өчен искиткеч буклет килеп чыга. Без алга таба да бу хатын-кызларга шаһитлек бирергә тәвәккәл һәм Йәһвәнең тырышлыкларыбызны тагын ничек фатихалаячагын күрергә бик телибез».