«Изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклагыз»
РӘСҮЛ ПАУЛ Эфестәге мәсихчеләрне: «Бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез, бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз»,— дип өндәгән (Эфес. 4:2, 3).
Без «бердәмлегебезгә» «изге рух [Аллаһының эш итүче көче] ярдәмендә ия». Әмма, Паул әйткәнчә, бердәмлегебезне сакларга кирәк. Моны кем эшләргә тиеш? Билгеле, бердәмлегебезгә һәр мәсихче үз өлешен кертә.
Әйтик, берәрсе сезгә яңа машина бүләк итте ди. Аны кайгырту өчен кем җаваплы булыр? Җавабы ап-ачык. Сез машинаны тиешенчә карамаганга, ул ватылса, моның өчен аны бүләк иткән кешене гаепләп булмый.
Нәкъ шулай ук, мәсихче бердәмлегебез Аллаһының бүләге булса да, аны саклау өчен һәрберебез җаваплы. Шуңа күрә берәр кардәш белән мөнәсәбәтләребез бозылса, үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин, бу хәлне җайга салыр өчен һәм бердәмлегебезне саклар өчен, нәрсә эшләдем?»
«БЕРДӘМЛЕГЕГЕЗНЕ САКЛАР ӨЧЕН БАР КӨЧЕГЕЗНЕ КУЕГЫЗ»
Паул язганча, бердәмлегебезне саклар өчен бар көчебезне куярга кирәк. Бу җиңел булмаска мөмкин, аеруча берәрсе безне рәнҗетсә. Андый чакта мәсьәләне уртага салып сөйләшү һәрвакытта да кирәкме? Юктыр. Үз-үзегездән сорагыз: «Рәнҗетүчем белән сөйләшү хәлне яхшыртырмы я киресенчә катлауландырыр гынамы?» Кайчак кешене гафу итү һәм барысын да оныту — иң яхшы чыгу юлы (Гыйб. сүз. 19:11; Марк 11:25).
Үз-үзегездән сорагыз: «Рәнҗетүчем белән сөйләшү хәлне яхшыртырмы я киресенчә катлауландырыр гынамы?»
Паул шулай ук: «Бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез»,— дип язган (Эфес. 4:2). Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, бу сүзләрне болай дип тәрҗемә итеп була: «башкаларны нинди бар, шундый итеп кабул итегез». Димәк, кардәшләрнең, безнең кебек үк, гөнаһлы булганнарын истә тотарга кирәк. Әлбәттә, барыбыз да «яңа шәхес булып киенергә» тырышабыз (Эфес. 4:23, 24). Әмма беребез дә моны камил рәвештә эшли алмый (Рим. 3:23). Моны кабул итсәк, башкаларга сабырлык күрсәтү, аларны кичерү һәм шулай итеп «бердәмлегебезне саклау» җиңелрәк булыр.
Кардәшләрне кичерсәк һәм туган хәлләрне онытсак, без алга таба да «бер-беребез белән тыныч-тату яшәрбез». Паул Эфеслеләргә 4:3 тә кулланган грек сүзе «аерым предметларны бер-берсенә беркетә торган нәрсәне» аңлата. Шул ук сүз Көләсәйлеләргә 2:19 да «сеңерләр» дип тәрҗемә ителгән. Сеңер — сөякләрне үзара берләштерә торган бик тыгыз тукыма. Тынычлыкка омтылу һәм кардәшләргә карата ярату, сеңерләр кебек, безгә, аермаларыбызга карамастан, бердәм булырга булыша.
Шуңа күрә, әйдәгез, кардәшебез безне рәнҗетсә, күңелсезләндерсә я ачуыбызны чыгарса, аны тәнкыйтьләмик, ә аңа кызгану күрсәтик (Көл. 3:12). Камилсез булганга, без дә башкаларны рәнҗетергә мөмкин. Моны истә тоту безгә «изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегебезне саклауга» үз өлешебезне кертергә булышыр.