Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 ноябрь 2-7 б.
  • Олы яшьтә шатлыклы булып калыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Олы яшьтә шатлыклы булып калыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ШАТЛЫКНЫ УРЛАГАН НӘРСӘЛӘР
  • ШАТЛЫК САКЛАРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?
  • БАШКАЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?
  • Олы яшьтәге кардәшләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләре турында назлы итеп кайгырта
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Олы яшьтәге хезмәтчеләрнең үгет-нәсыйхәтләренә колак салыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 ноябрь 2-7 б.

44 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

138 ҖЫР Чал чәч — матурлык таҗы

Олы яшьтә шатлыклы булып калыгыз

«Хәтта картлык көннәрендә дә алар җимеш биреп торыр» (ЗӘБ. 92:14).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ни өчен олы яшьтәгеләргә шатлыклы булып калу мөһим һәм моны ничек эшләргә?

1, 2. Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләренә ничек карый? (Зәбур 92:12—14) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

ДӨНЬЯ буйлап кешеләр картлыкка төрлечә карый. Кайбер җирләрдә олы яшькә җитү хөрмәт дип санала. Башка җирләрдә исә кешеләр, картлык билгеләрен яшерер өчен, барысын эшли. Ә сез башыгызда беренче чал чәчне күргән көнне хәтерлисезме? Бәлки, сез, башкалар күрмәсен өчен, аны тиз генә йолкып алгансыздыр. Әмма соңрак сез моның белән чал чәчләрнең үсүен туктата алмаганыгызны аңлагансыз.

2 Ә Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләренә ничек карый? (Гыйб. сүз. 16:31) Ул аларны матур агачлар белән чагыштыра. (Зәбур 92:12—14 укы.) Куе яфраклар һәм хуш исле чәчәкләр белән капланган агачларга, гадәттә, дистәләгән ел була. Иң матур агачларның берсе — чәчәк аткан япон чиясе. Бу төр агачның кайберләренә меңнән артык яшь, һәм алар күз алмаслык матур. Олы яшьтәгеләр дә Аллаһы өчен бик матур һәм бик кадерле. Ул аларның тышкы кыяфәтләренә түгел, ә сыйфатларына игътибар итә. Аларның күп еллар дәвамында чыдам һәм тугры булып калулары Аны сокландыра.

Олы яшьтәге пар чәчәк аткан чияләр арасында эскәмиядә утыра.

Чәчәк аткан матур карт агачлар кебек, олы яшьтәгеләр дә бик матур һәм бик кадерле (2 нче абзацны кара)


3. Йәһвәнең үз ихтыярын үтәр өчен олы яшьтәгеләрне кулланганына мисаллар китерегез.

3 Йәһвә үз хезмәтчеләрен, алар картайгач та, кадерлиa. Ул аларны еш кына үз ихтыярын үтәр өчен куллана. Мәсәлән, Сара олы яшьтә булганда, Йәһвә аңардан көчле халык һәм Мәсих чыгачак дип әйткән (Ярат. 17:15—19). Өлкән яшьтәге Мусага Аллаһы исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарга кушкан (Чыг. 7:6, 7). Ә йөзне куып барган Яхъяны Йәһвә Изге Язмаларның биш китабын язарга рухландырган.

4. Гыйбрәтле сүзләр 15:15 тән күренгәнчә, олы яшьтәгеләргә авырлыкларын кичереп чыгарга нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Олы яшьтәгеләр күп авырлыкларга очрый. Бер апа-кардәш көлемсерәп болай дигән: «Картлык җебегәннәр өчен түгел». Әмма аларга үз авырлыкларын кичереп чыгарга шатлыкb булыша ала. (Гыйбрәтле сүзләр 15:15 укы.) Бу мәкаләдә картлык көннәрендә шатлык сакларга булышкан киңәшләр каралачак. Шулай ук без олы яшьтәге кардәшләргә җыелыштагылар ничек ярдәм итә алганын белербез. Башта, әйдәгез, өлкән яшьтәгеләрнең шатлыгын нәрсә урлый алганын карап чыгыйк.

Инде күрсәтелгән пар чәчәк аткан чия астында кочаклашып һәм елмаеп басып тора.

Шатлыклы йөрәк олы яшьтәгеләргә авырлыкларын кичереп чыгарга булыша (4 нче абзацны кара)


ШАТЛЫКНЫ УРЛАГАН НӘРСӘЛӘР

5. Олы яшьтәгеләрне нәрсә боектырырга мөмкин?

5 Олы яшьтәгеләр, сезне нәрсә боектыра? Бәлки, сез элек эшләгәнне эшли алмыйсыздыр. Яшьрәк, көчлерәк булган чакларыгызны сагынасыздыр (Вәг. 7:10). Мәсәлән, Ру́би исемле апа-кардәш болай ди: «Авыртулар аркасында һәм хәрәкәт итү авыр булганга, миңа киенү читен. Хәтта оекбаш кияр өчен, аягымны күтәрү дә көчкә бирелә. Кулларым оешканга һәм артрит аркасында гади эшләрне дә башкару авыр». Ә элек Бәйтелдә хезмәт иткән Ха́рольд исемле абый-кардәш болай ди: «Мин үз-үземне танымыйм. Кайчак ачуым чыга, чөнки хәзер мин яраткан нәрсәләрне эшли алмыйм. Яшь чакта мин җитез, көчле идем. Бейсбол яраткан уеным иде. Башкалар: „Тупны Харольдка ыргытыгыз. Ул безгә җиңү яулар“,— дип әйтә иде. Әмма хәзер мин тупны хәтта ыргыта да алмамындыр».

6. а) Олы яшьтәгеләрне тагын нәрсә хафага төшерә ала? ә) Өлкән яшьтәгеләргә машина йөртүдән туктаргамы, юкмы икәнен хәл итәргә нәрсә булышыр? (Бу журналдагы «Миңа машина йөртүдән туктаргамы?» дигән мәкаләне кара.)

6 Кайбер эшләрне башкаларның ярдәменнән тыш инде башкара алмавыгыз да сезне күңелсезләндерергә мөмкин. Бәлки, балаларыгыз я башка кеше, сезгә ярдәм итәр өчен, яныгызга килеп йөрергә я сезнең белән яшәргә тиештер. Яки сәламәтлегегез я күзләрегез шулкадәр начарланган ки, сез үзегез генә берәр кая барып килә я машина йөртә алмыйсыздыр. Әмма истә тотыгыз: Йәһвә һәм башкалар сезне барыбер кадерли. Йәһвә сезнең хисләрегезне бик яхшы аңлый. Ул үзенә һәм кардәшләргә карата мәхәббәтегезне күреп тора (1 Иш. 16:7).

7. Бу дөньяның ахырын үз күзләрем белән күрмәм дип борчылган кардәшләргә нәрсә ярдәм итә ала?

7 Мөгаен, сез бу дөньяның ахырын үз күзләрегез белән күрмәячәксез дип борчыласыздыр. Андый хисләрне җиңәргә нәрсә булышыр? Йәһвәнең бу явыз дөньяны юк итәчәген сабырлык белән көткәнен онытмагыз (Ишаг. 30:18). Ни өчен Йәһвә сабыр итә? Шулай итеп ул миллионлаган кешегә, үзе турында белем алып, үзенең хезмәтчеләре булып китәргә мөмкинлек бирә (2 Пет. 3:9). Шуңа күрә ачы хисләр биләп алганда, Йәһвәнең сабырлыгы никадәр күп кешегә файда китерәчәге турында уйланыгыз. Шул кешеләр арасында сезнең туганнарыгыз да булырга мөмкин.

8. Өлкән яшьтәгеләр авыру аркасында нәрсә эшләргә мөмкин?

8 Яшьме без, олымы, авырганда, һәрберебез үкенерлек берәр нәрсә әйтергә я эшләргә мөмкин (Вәг. 7:7; Ягък. 3:2). Мәсәлән, тугры Әюп, газап чиккәндә, «дуамалларча сөйләшкән» (Әюп 6:1—3). Шуңа күрә авырган я дарулар эчкән олы яшьтәгеләрнең кирәкмәгән нәрсә әйтү я эшләүләренә аптырыйсы юк. Шулай да игелексез я таләпчән булуны олы яшь я авыру белән аклау дөрес булмас иде. Берәрсен рәнҗеткәнебезне абайласак, шунда ук гафу үтеник (Мат. 5:23, 24).

ШАТЛЫК САКЛАРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

Чәчәк аткан чия ботагы; түгәрәкләрдә олы яшьтәгеләргә шатлыкларын саклап калырга ярдәм иткән ысуллар күрсәтелгән. Аннары бу ысуллар аерым-аерым күрсәтелә.

Сезгә, картлыкка карамастан, шатлык сакларга нәрсә булышыр? (9—13 нче абзацны кара)


9. Ни өчен ярдәмне кабул итәргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

9 Ярдәмне кабул итегез (Гәл. 6:2). Башта бу авыр булырга мөмкин. Гре́тел исемле апа-кардәш болай ди: «Башкалар өчен йөк булырга теләмәгәнгә, кайчак миңа ярдәмне кабул итү авыр. Фикер йөртүемне үзгәртер өчен һәм ярдәмгә мохтаҗ булуымны аңлар өчен, миңа вакыт кирәк булды». Истә тотыгыз: ярдәмне кабул итеп, сез башкаларга бирүдән шатлык табарга булышасыз (Рәс. 20:35). Кардәшләрнең үзегезне яратканын һәм кайгыртканын күреп, сез дә бәхет сизәрсез.

Олы яшьтәге апа-кардәш, яшь апа-кардәшнең кулына тотынып, кибеттә йөри.

(9 нчы абзацны кара)


10. Ни өчен рәхмәтләребезне белдерергә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

10 Рәхмәтләрегезне белдерегез (Көл. 3:15; 1 Тис. 5:18). Башкалар безгә игелек эшләгәндә, без, рәхмәт хисен сизсәк тә, моны белдерергә онытырга мөмкин. Әмма безгә игелек эшләгән кардәшкә елмайсак, рәхмәт сүзләре әйтсәк, ул үзен кадерлиләр икәнен сизәчәк. Бәйтелдә олы яшьтәгеләрне караучы Ли́я болай ди: «Мин кайгырткан бер апа-кардәш миңа рәхмәт сүзләрен язып калдыра. Бу язулар, кыска гына булса да, күңелне шундый җылыта. Бу апа-кардәшнең рәхмәтле булуы мине бәхетле итә».

Өлкән яшьтәге апа-кардәш открыткага рәхмәт сүзләрен яза.

(10 нчы абзацны кара)


11. Сез башкаларга ничек ярдәм итә аласыз? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

11 Ярдәмчел булыгыз. Башкаларга булышырга тырышсагыз, үз авырлыкларыгыз турында азрак уйларсыз. Бер Африка әйтемендә өлкән яшьтәгеләр зирәклеккә өйрәтүче китап тулы китапханә белән чагыштырыла. Әмма китап киштәдә калса, аннан бернәрсәгә дә өйрәнеп булмас. Олы яшьтәгеләр, сез — «тере китапханәләр», шуңа күрә белемнәрегез һәм тәҗрибәгез белән бүлешегез. Яшьләргә сораулар бирегез һәм аларны тыңлагыз. Аннары Йәһвәнең үзегезгә ничек булышканын сөйләгез һәм аның нормалары буенча яшәү аларны бәхетле итәчәгенә ышандырыгыз. Яшь дусларыгызны юату һәм ныгыту күңелегезне, һичшиксез, шатлык белән тутырыр (Зәб. 71:18).

Олы яшьтәге абый-кардәш игътибар белән яшь абый-кардәшне тыңлап утыра.

(11 нче абзацны кара)


12. Ишагыя 46:4 буенча, Йәһвә олы яшьтәгеләргә нәрсә вәгъдә итә? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

12 Йәһвәдән догада көч сорагыз. Сез физик я эмоциональ яктан арырга мөмкин, ә Йәһвә «беркайчан да армый һәм талмый» (Ишаг. 40:28). Ул чиксез көчен ничек куллана? Мәсәлән, ул олы яшьтәге хезмәтчеләрен ныгыта (Ишаг. 40:29—31). Йәһвә моны вәгъдә итә. (Ишагыя 46:4 укы.) Ә ул үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти (Йош. 23:14; Ишаг. 55:10, 11). Дога кылганнан соң, Йәһвәнең яратуын һәм ярдәмен сизгәч, сез, һичшиксез, шатлык кичерерсез.

Өлкән яшьтәге абый-кардәш дога кыла.

(12 нче абзацны кара)


13. 2 Көринтлеләргә 4:16—18 буенча, безгә нәрсәне истә тоту мөһим? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

13 Картлык вакытлы гына икәнен исегездә тотыгыз. Авырлыкларның бетәчәген истә тотсак, чыдам калу җиңелрәк булыр. Изге Язмаларда киләчәктә картлык та, чирләр дә булмаячак дип вәгъдә ителә (Әюп 33:25; Ишаг. 33:24). Әйе, яхшы вакытлар үткәндә түгел, ә әле алда. Әллә бу сөенер өчен сәбәп түгелме?! (2 Көринтлеләргә 4:16—18 укы.)

Өлкән апа-кардәш инвалид коляскасында Изге Язмаларны укып утыра. Ул үзенең оҗмахта яшь булачагын һәм, инвалид коляскасыннан торып, йөри алачагын күз алдына китерә.

(13 нче абзацны кара)


БАШКАЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

14. Ни өчен олы яшьтәгеләргә килеп китү һәм шалтырату мөһим?

14 Аларга регуляр рәвештә килеп китегез һәм шалтыратыгыз (Евр. 13:16). Өлкән яшьтәгеләр үзләрен ялгыз хис итәргә мөмкин. Камил исемле абый-кардәш болай ди: «Өйдән чыга алмаганга, миңа бик ямансу. Кайчак мин үземне читлектәге карт арыслан кебек хис итәм. Бу эчемне пошыра һәм ачуымны чыгара». Без өлкән яшьтәгеләргә килеп киткәндә исә, алар үзләрен кирәкле итеп, үзләрен яраталар икәнен сизә. Кайчак без олы яшьтәге кардәшебезгә шалтыратырга я барып килергә уйлыйбыздыр, ләкин эшләр аркасында килеп чыкмый. Әмма Изге Язмаларда «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә» киңәш ителә (Флп. 1:10). Ә олы яшьтәгеләргә килеп китү — шул мөһим нәрсәләрнең берсе. Бу мөһим эшне онытмаска нәрсә булышыр? Кемгә, кайчан шалтыратырга, электрон хәбәр җибәрергә я килеп китәргә икәнен календарегызга билгеләп куегыз.

15. Яшьләр һәм олы яшьтәгеләр бергә нәрсә эшли ала?

15 Сез олы яшьтәгеләр белән нәрсә турында сөйләшергә, алар белән бергә нәрсә эшләргә икән дип аптырарга мөмкин. Әмма чиктән тыш борчылмагыз, алар өчен нибары яхшы дус булырга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 17:17). Очрашуга кадәр һәм аннан соң алар белән аралашыгыз. Изге Язмалардагы яраткан шигырьләре белән бүлешсеннәр дип я балачактагы кызыклы очракларын сөйләсеннәр дип сорагыз. Бергә JW Broadcasting® программасын карарга тәкъдим итегез. Шулай ук гамәли ярдәм дә күрсәтеп була. Мәсәлән, электрон җайланмаларының кушымталарын яңартырга, яңа басмаларны йөкләргә булышыгыз. Кэ́рол исемле апа-кардәш болай ди: «Карт булсам да, мин әле дә тормышның рәхәтен күрәм. Мин кибетләр буйлап йөрергә, дусларым белән берәр җирдә ашап алырга, табигатькә чыгарга яратам. Үзегезгә нәрсә ошаса, безне дә моны бергә эшләргә чакырыгыз». Ә Ма́йра исемле апа-кардәш болай ди: «Минем бер дустыма 90 яшь. Яшь аермабыз 57 ел булса да, мин еш кына моның турында онытам. Без бергә көләбез, фильмнар карыйбыз. Ә авырлыклар булганда, бер-беребездән киңәш сорыйбыз».

16. Ни өчен олы яшьтәгеләр белән бергә табибка бару файдалы?

16 Табибы янына бергә барыгыз. Олы яшьтәгеләрне хастаханәгә илтү белән генә чикләнмәгез, алар белән бергә табиб янына да керегез. Шулай итеп сез табиб аларны яхшы карыймы икәнен белерсез (Ишаг. 1:17). Бәлки, табибның киңәшләрен язып барырга кирәк булыр. Рут исемле өлкән апа-кардәш болай дип әйтә: «Табиблар янына берүзем кергәндә, еш кына алар мине санга сукмый. Алар: „Сез сау-сәламәт, чирегезне уйлап кына чыгаргансыз“,— диләр. Әмма берәрсе минем белән булса, табиблар мине тиешенчә карый. Мин үземә ярдәм иткән кардәшләргә бик рәхмәтлемен».

17. Өлкән яшьтәгеләр белән хезмәттә катнашыр өчен нинди мөмкинлекләр бар?

17 Алар белән бергә хезмәт итегез. Кайбер олы яшьтәгеләр өйдән өйгә йөреп инде вәгазьли алмый. Аларны стенд белән вәгазьләүгә чакырып була. Үзегез белән урындык алсагыз, алар стенд янында утырып тора алыр. Я өлкән яшьтәге кардәшне өйрәнүегезгә чакырыгыз. Бәлки, өйрәнүне аның өендә үткәреп булыр. Кайбер олы яшьтәгеләргә вәгазь очрашулары үзләрендә үтсә, хезмәткә чыгу җиңелрәк. Шуңа күрә өлкәннәр андый мөмкинлекне карап чыгар. Олы яшьтәге кардәшләребезгә хөрмәт һәм кайгырту күрсәтер өчен куйган тырышлыкларыбыз Йәһвәне сөендерә (Гыйб. сүз. 3:27; Рим. 12:10).

18. Киләсе өйрәнү мәкаләсендә без нәрсә карап чыгарбыз?

18 Бу мәкаләдән күргәнебезчә, Йәһвә өлкән яшьтәгеләрне ярата һәм кадерли. Без дә аларны бик яратабыз! Картаю авыр булса да, Йәһвә ярдәме белән шатлык саклап була (Зәб. 37:25). Олы яшьтәге кардәшләр, онытмагыз, яхшы вакытлар үткәндә түгел, ә әле алда! Ә олы яшьтәге туганын, авырган баласын я дустын караучыларга, шатлыкларын югалтмас өчен, нәрсә эшләргә? Моны без киләсе өйрәнү мәкаләсендә карап чыгарбыз.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Олы яшьтәге кардәшләр нәрсә аркасында шатлыкларын югалтырга мөмкин?

  • Өлкән яшьтәгеләргә шатлыкларын югалтмаска нәрсә булышыр?

  • Җыелыштагылар олы яшьтәге кардәшләргә ничек ярдәм итә ала?

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

a JW.ORG сайтында я JW Library® кушымтасында «Олы яшьтәгеләр, сез мөһим роль уйныйсыз» дигән видеоны карагыз.

b АҢЛАТМА: Шатлык — рух җимешенең бер өлеше (Гәл. 5:22). Шуңа күрә чын шатлыкның нигезе — Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу