Тыелу вакытында кайбер тыңлаучылар конгрессны көймәдә утырып тыңлый
ИНДОНЕЗИЯ
Алга барырга тәвәккәл
Хөкүмәтнең эшчәнлегебезне тыйганы турында белгәч, филиалдагы кардәшләр чаралар күрә башлаган. «Без конфиденциаль документларыбызны, басмаларыбызны һәм филиалның акчаларын бөтен Джакарта буенча төрле урыннарда яшердек,— дип әйтә Роналд Джака.— Аннары без филиалны кеше белмәгән урынга күчердек һәм филиалның элеккеге биналарын шыпырт кына сатып җибәрдек».
Кардәшләрнең күбесе актив һәм кыю булып калган. Алар, тыюга китергән кырыс эзәрлекләүләрне кичереп чыгып, алга таба да Йәһвәгә таянган. Әмма хөкүмәт хезмәткәрләре абый-кардәшләрнең кайберләрен көтмәгәндә тотып алган. Кайбер өлкәннәр куркуга бирелгән һәм бүтән вәгазьләмәскә ризалашу турындагы документка кул куйган. Башкалар эзәрлекләүчеләргә җыелыш әгъзаларының исемнәрен әйткән. Шунда филиал җыелышларны ныгытыр өчен һәм иманнарыннан ваз кичкәннәргә ярдәм күрсәтер өчен, җитлеккән кардәшләрне җибәргән. Җитәкче советның әгъзасы Джон Бут та, Индонезиягә килеп, кардәшләргә аталарча киңәшләр биргән. Бу киңәшләр аларга үз вакытында бирелгән булган.
Әлбәттә, Бөек Көтүче Йәһвә үз халкын ныгыткан һәм юаткан (Йәз. 34:15). Өлкәннәр кардәшләребез турында тагы да күбрәк кайгырткан. Кардәшләр, акыллылык белән вәгазьләп, яңа ысуллар куллана башлаган (Мат. 10:16). Күп кенә вәгазьчеләр, Индонезиядәге Изге Язмалар Җәмгыятеннән Изге Язмаларны сатып алып, аларны өй хуҗаларына тәкъдим иткән һәм, мөмкин булганда, яхшы хәбәрне ипләп кенә сөйләгән. Башкалар исә, басмаларыбыздан нәшрият битләрен ертып ташлап, аларны кызыксынган кешеләргә тараткан. Күп кенә пионерлар, имеш нәрсәдер сатып өйдән-өйгә йөреп, вәгазьләүләрен дәвам иткән. Элек Япония оккупациясе вакытында кардәшләр нәкъ шулай ук эшләгән булган.
Маргарета белән Норберт Хойслер
1977 елда Дин эшләре буенча департамент, Йәһвә Шаһитләренә комачаулар өчен, миссионерларга визалар бирмәскә карар кабул иткән. Шунда миссионерларның күбесен башка илләргә билгеләгәннәрa. «Йөзләгән абый-апа кардәш безнең белән саубулашыр өчен аэропортка килде,— дип сөйләгән Норберт Хойслер (ул хатыны Маргарета белән Төньяк Сулавеси утравындагы Манадо шәһәрендә хезмәт иткән).— Без, самолет баскычы янына барганда, туктап борылып карадык һәм бик күп кардәшләрнең безгә кул болгап торганнарын күрдек. Без аларның: „Рәхмәт сезгә! Монда хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт сезгә!“ — дигән сүзләрне бертавыштан кычкырып әйткәннәрен ишеттек. Самолетка утыргач, без елап җибәрдек».
Сумбада җәберләү
Эшчәнлегебез тыелганы турындагы хәбәр Индонезия архипелагы буенча таралганнан соң, Индонезиядәге Чиркәүләр берләшмәсе үз мәхәллә кешеләренә, Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген күреп алса, моның турында хөкүмәткә сөйләргә кушкан. Шунда күп кенә утрауларда яшәүче кардәшләребез кулга алынган, һәм аларга допрослар үткәрә башлаганнар.
Сумба утравындагы Вайнгапу шәһәрендә хәрби округның командиры, 23 абый-кардәшне хәрби частька чакырып, үз иманнарыннан ваз кичү турындагы документка кул куярга боерык биргән. Кардәшләр баш тарткач, командир аларга киләсе көнне яңадан частька килергә кушкан. Моның өчен аларга бер якка 7 километр җәяү йөрергә туры килгән.
Кардәшләр киләсе көнне иртән килгәч, командир аларны бер-бер артлы чакыра башлаган һәм иманнан ваз кичү турындагы документка кул куярга яңадан боерган. Кардәшләр кул куймаган. Шуңа күрә солдатлар аларны чәнечкеле ботаклар белән камчылаган. Котырынган солдатлар кайбер кардәшләребезне шулкадәр кыйнаган ки, алар хәтта аңнарын югалткан. Шул арада башка кардәшләр үз чиратын көтеп торган. Ахыр чиктә, Моне Келе исемле бер яшь кардәш, алга чыгып, документта нәрсәдер язып куйган. Башка абый-кардәшләр, моны күреп, күңелсезләнгән, ләкин командир, язуны күреп, бик каты ярсыган. Бу документта Моне кардәш болай дип язган: «Мин мәңге Йәһвә Шаһите булачакмын!» Моның өчен аны кыйнаганнар, һәм ул хастәханәгә эләккән. Аның тәне урыны-урыны белән күгәреп чыккан булган. Моңа карамастан, ул рухи яктан нык булып калган.
Командир, кардәшләребезнең сафлыкларын бозарга тырышып, 11 көн дәвамында аларны интектергән. Ул аларга көне буе кояш астында бик каты эсселектә басып торырга кушкан. Шулай ук ул аларны берничә километр тез чүгеп кулларга таянып барырга яки авыр йөкләрне тотып йөгерергә мәҗбүр иткән. Тамакларына штык төртеп, командир кардәшләребезгә байракка честь бирергә кушкан. Ләкин кардәшләребез, нык калып, моңа ризалашмаган. Шунда командир аларны тагын да катырак кыйнарга боерган.
Һәр иртә кардәшләр, безне тагын нинди газаплар көтә икән, дип уйлап хәрби частька өстерәлеп барган. Юл буйлап алар бергә дога кылган һәм бер-берсен тугры булып калырга дәртләндергән. Һәр кич алар өйгә көчкә-көчкә кайткан. Тәннәрендә күгәргән урыннары, канаган яралары булса да, алар Йәһвәгә тугры булып кала алганнарына шатланган.
Филиалдагы кардәшләр солдатларның абый-кардәшләрне җәберләгәннәре турында ишеткәч, шунда ук телеграф аша Вайнгапу шәһәрендәге командирга, Тимор утравындагы региональ командирга, Бали утравындагы дивизия командирына, Джакартадагы югары командирга һәм хөкүмәттәге дәрәҗәле башка кешеләргә үз протестларын белдергән. Вайнгапудагы теге командир, үзенең җирәнгеч эшләре турында бөтен Индонезиягә билгеле булганын аңлагач, кардәшләрне җәберләүдән туктаган.
«Йәһвә Шаһитләре кадаклар кебек»
Киләсе елларда бик күп Йәһвә Шаһите кулга алынган, аларга допрослар үткәргәннәр һәм аларны физик яктан җәберләгәннәр. «Бер шәһәрдә күп кенә кардәшләрнең алгы тешләрен бәреп чыгарганнар,— дип әйткән миссионер Билл Перри.— Кардәшләр әле алгы тешләре булган кардәшне очратканда, шаяртып, аңардан: „Син яңа гына кардәш булып киттеңме әллә? Я иманыңны саттыңмы?“ — дип сорый иделәр. Бар авырлыкларга карамастан, бу кардәшләр шатлыкларын һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкынуларын беркайчан да югалтмаган».
«Төрмәдә мин күбрәк Йәһвәгә таянырга өйрәндем, һәм бу мине рухи яктан ныгытты»
13 ел дәвамында 93 Йәһвә Шаһите төрмәдә утырып чыккан. Аларга төрле сроклар бирелгән булган: ике айдан алып дүрт елга кадәр. Андый сынаулар аларның Йәһвәгә тугры булып калырга тәвәккәл булуларын ныгыткан гына. Сигез ай төрмәдә утырганнан соң, Муса Раде, кардәшләргә килеп китеп, аларны вәгазь эшен дәвам итәргә дәртләндергән. «Төрмәдә мин күбрәк Йәһвәгә таянырга өйрәндем, һәм бу мине рухи яктан ныгытты»,— дигән Раде кардәш. Аңлашыла ни өчен кайбер кешеләр болай дип әйтеп куйган: «Йәһвә Шаһитләре кадаклар кебек: аларга күбрәк каккан саен, алар тирәнрәк керә».
Кардәшләр Амбон шәһәренә (Малуку) вәгазьләргә бара
a Индонезиядә күп вакыт хезмәт иткән миссионерлар Петер Вандерхаген һәм Лен Дэйвис инде пенсиядә булганнар, ә Мэриан Тамбунан (элек Стувэ) Индонезиядә яшәгән кардәшкә кияүгә чыккан булган, шуңа күрә аларга Индонезиядә калырга рөхсәт иткәннәр. Шул кардәшләрнең өчесе дә рухи эшләрдә ашкынып катнашкан һәм эшчәнлегебез тыелган вакытта күп рухи җимешләр урган.