Туйлар форсатыннан конгресслар үткәрәләр
ИНДОНЕЗИЯ
Алар җыелыш очрашуларын калдырмаган
Эшчәнлегебез тыелган вакытта җыелышларның күбесе үз очрашуларын кардәшләрнең йортларында үткәргән. Үзләренә игътибар җәлеп итмәс өчен, күп кенә җыелышлар очрашуларында Патшалык җырларын җырламаган. Җыелышлар үткәрелгән кайбер урыннарга кинәт полиция килгән. Ләкин кардәшләр, гадәттә, моның аркасында борчылуларга бирелмәгән.
Еш кына кардәшләр, имеш гаилә белән очрашулар һәм туйлар үткәреп, конгресслар оештырган. «Гадәттә, кәләш белән кияү никахлашканда полициядән, зур җыелышны оештырыр өчен, рөхсәт алган,— дип сөйләгән Тагор Хутасоит.— Бәйрәм вакытында кияү белән кәләш сәхнәдә утырган, ә абый-кардәшләр Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар сөйләгән».
Андый бер очрашу вакытында полицейский Тагор кардәшкә мөрәҗәгать иткән.
«Күпчелек туйларны ике-өч сәгать кенә үткәрәләр. Ә ни өчен сезнең туегыз иртәннән кичкә кадәр бара?» — дип сораган ул.
«Никахка кергән кайбер кешеләрнең күп авырлыклары бар, шуңа күрә кияү белән кәләшкә Аллаһы Сүзенә нигезләнгән күп файдалы киңәшләр кирәк»,— дип җавап кайтарган Тагор кардәш.
«Кирәк шул»,— дип әйткән полицейский.
Бер «туйда» 1983 елда Джакартадагы зур стадионда «Патшалык бердәмлеге» дигән өлкә конгрессның бер өлеше үткәрелгән булган. Бу конгресста кешеләрнең иң зур саны якынча 4 000 булган һәм 125 кеше конгресс үткәрер алдыннан суга чумдырылган. Киләсе елларда эшчәнлегебезнең тыелуы әллә ни каты булмаган. Шул вакытта кардәшләр хәтта зуррак конгресслар үткәрә алган. Бер конгресска 15 000 нән артык кеше килгән.
Тыелу вакытында филиалны төзү
1980 һәм 1990 елларда филиалдагы кардәшләр, Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыймаска үтенеп, күп тапкыр хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән. Шулай ук чит илләрдән булган кардәшләр дә, Индонезия хөкүмәтеннән һәм аның илчеләреннән, ни өчен Йәһвә Шаһитләре Индонезиядә тыелган дип сорап, хатлар язган. Күп кенә чиновниклар Йәһвә Шаһитләрен бүтән тыймаска ризалашкан, ләкин Христиан диннәре буенча төп идарә моңа рөхсәт бирми торган булган.
1990 елда кардәшләр филиалны берәр кечкенә шәһәрдә төзеп була дип карар иткән. Шул ук елны Җитәкче совет Богор шәһәре тирәсендә җир сатып алырга рөхсәт иткән. Богор — Джакартадан көньякка таба якынча 40 километр ераклыкта урнашкан кечкенә шәһәр. Ләкин төзү эшләрендә кайбер кардәшләрнең генә тәҗрибәләре булган. Алайса, бу яңа филиалны ничек төзергә?
Халыкара кардәшлек бу эшкә булышлык күрсәткән. Бруклинда Төзү бүлегендә һәм Австралиядәге Региональ инженер бүлегендә төзү планнары әзерләнгән булган. Якынча 100 халыкара ирекле эшче ике ел буе барган бу проектка ярдәм итеп торган.
Кирәкле бар документлар җыйган һәм төзелеш вәкиле булган Хосиа Мансур болай дип сөйләгән: «Чиновниклар мөселманнар иде. Минем каскада исем белән фамилиямнең «Х.М.» дигән баш хәрефләрен күргәндә, алар «Х» хәрефе «хаджи» булуымны күрсәтә дип уйлады. Шулай дип хаҗ кылырга Мәккәгә барган кешене атыйлар. Шуңа күрә алар миңа зур хөрмәт белән карады. Аларның бу хәрефләрне дөрес аңламаганнары безгә төзү эшен оештырырга ярдәм итте».
Бу филиал тыелу вакытында төзелгән булган
Филиал 1996 елның 19 июлендә багышланган булган. Җитәкче советның әгъзасы Джон Барр багышлау нотыгын сөйләгән. Программаны 285 кеше, шул исәптән филиалның 118 вәкиле, күп төрле илләрдән килгән һәм элек Индонезиядә хезмәт иткән миссионерлар һәм Индонезиядәге Бәйтел гаиләсенең 59 әгъзасы тыңлаган. Аннары киләсе ике көнне 8 793 кеше Джакартада үткән «Аллаһыдан килгән тынычлык хәбәрчеләре» дигән өлкә конгресска килгән.
Йәһвә үз халкын коткара
1998 елда Индонезиядә инде күп еллар идарә иткән президент Сухарто үз вазифаларын калдырган. Шулай итеп, хөкүмәттә үзгәрешләр була алган. Кардәшләр, хөкүмәт эшчәнлегебезне рөхсәт итсен өчен, кабат тырышлыклар куя башлаган.
2001 елда Индонезиянең госсекретаре Джохан Эффенди, Нью-Йоркка килгәндә, Бруклиндагы Бәйтелдә экскурсиядә булган һәм Җитәкче советның өч әгъзасы белән очрашкан. Ул күргәннәренә гаҗәпләнгән һәм Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөньяда яхшы исемгә ия булганнарын таныган. Госсекретарь Эффенди Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлекләрен рөхсәт итәргә ризалашкан, ләкин моны шулай ук Индонезиянең генераль прокуроры Марзуки Дарусман да хупларга тиеш дигән.
Бу прокурор Йәһвә Шаһитләренә азатлык бирергә риза булган, ләкин аның департаментыннан булган кайбер чиновниклар безгә дошманнарча караган һәм бу прокурор урынына тиздән башка кеше килер дип өметләнгән. Ахыр чиктә, 2001 елның 1 июнендә Тагор Хутасоитны генераль прокурорның офисына чакырганнар. «25 ел элек мине шушы офиска чакырып, Йәһвә Шаһитләренең тыелганы турындагы документ биргән иделәр,— дип сөйләгән Тагор кардәш.— Ә бу юлы генераль прокурор үзенең соңгы эш көнендә миңа эшчәнлегебезнең рөхсәт ителүе турында документ бирде».
2002 елның 22 мартында Йәһвә Шаһитләренең оешмасы Дин эшләре буенча департаментта теркәлгән булган. Бу департаментның баш директоры филиал вәкилләренә болай дип әйткән: «Бу документ сезгә гыйбадәт кылу иреген бирми. Андый иреклек Аллаһыдан бирелә. Шушы документ динегезнең илдә рәсми рәвештә танылганын күрсәтә. Хәзер сезнең, башка диннәрнең кебек, хокукларыгыз бар, һәм хөкүмәт сезне якларга әзер».