Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 46-51 б.
  • Африка

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Африка
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Өстәмә исемнәр
  • Мотоциклда вәгазьләү
  • Үз дигәнендә торган бала
  • Төрмәдә шаһитлек бирү
  • «Безгә ярдәм бик кирәк»
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 46-51 б.
Бурундидә Нолла үзеннән күмерләр сораган ир-атларга «Күзәтү манарасы»н күрсәтә

Бурунди: Нолла үзеннән күмерләр сораган ир-атларга «Күзәтү манарасы»н күрсәтә

БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГӘЗЬЛӘҮ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ

Африка

  • ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 58

  • ХАЛЫК САНЫ 1 082 464 150

  • ВӘГӘЗЬЧЕЛӘР 1 453 694

  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 3 688 959

Мотоциклда вәгазьләү

Бенинда Дезире яхшы хәбәр белән бүлешер өчен үз мотоциклына аудиоплеер куйган

Бенин: Дезире яхшы хәбәр белән бүлешер өчен үз мотоциклына аудиоплеер куйган

Мотоцикл таксиларын Бенинның көньягында урнашкан шәһәрләрендә земиджан дип атыйлар. Земиджан — анда яшәгән кешеләрнең иң яраткан транспортлары. Дезире исемле ярдәмче пионер үз земиджанына аудиоплеер урнаштырган һәм аның колонкаларын кеше утырган якка борып куйган. Ул һәрвакыт басмаларыбызны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән аудиопостановкаларны кабызып уйната. Гадәттә, кешеләр, аның земиджанына утыргач, шунда ук игътибар белән тыңлый башлый. Күпләр шулкадәр тыңлап китә ки, хәтта барып җитәсе урыннарына килеп җиткәч, аудиоязма беткәнчегә кадәр земиджаннан төшәргә ашыкмый я хәтта баш тарта. Дезире болай ди: «Әлбәттә, мин кешеләрнең түләп тизрәк китүләрен теләр идем. Шулчакта мин башка кешеләрне утырта алыр идем, ләкин аларның яхшы хәбәрне ишетүләре акчага караганда күпкә мөһимрәк икәнен аңлыйм. Моннан тыш, мин күп басмаларны тарата алдым».

Үз дигәнендә торган бала

Алты яшьлек кыз Нолла үз гаиләсе белән Бурунди иленең калкулыкларында яши. Бер көнне, аның гаиләсе күмерләр ярдәмендә яккан мичне кулланып ашарга пешергәндә, күршедә эшләгән ике ир-ат берничә күмер сораган. Бу кешеләр килгәндә, кечкенә Нолла ут артыннан карап торган. Ул аларга берничә күмер алырга рөхсәт иткән. Күп вакыт узмастан, Нолла, шул ике ир-ат яныннан үткәндә, тәмәкеләрен кабызыр өчен күмерне кулланганнарын күреп алган. Бу аны бик күңелсезләндергән, һәм ул аларга болай дип әйткән: «Күмерне тәмәке кабызыр өчен кулланганыгызны белгән булсам, мин сезгә аны бирмәгән булыр идем». Шунда ул Патшалык Залында күргән «Күзәтү манарасы» журналын исенә төшергән. Бу журналның тышлыгында тәмәке рәсеме төшерелгән булган. Ул, Патшалык Залына йөгереп, 2014 елның 1 июнь аендагы бу журналның ике данәсен алган. Нолла, теге кешеләргә кире килеп, аларга бу журналларны биргән һәм шунда ук укырга кушкан. Соңрак Нолла, бу кешеләрне кабат очратып, аларга буласы региональ конгресска чакыру биргән. Үз максатына омтылучан бу кыз балага гаҗәпләнеп, ир кешеләр конгрессның ике көненә барган. Төшке аш вакытында Нолла аларны үз гаиләсе белән ашарга чакырган. Конгресста күргәннәренә һәм ишеткәннәренә таң калып, аларның икесе дә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

Төрмәдә шаһитлек бирү

Либериядәге өлкәннәр төрмәләрдә утыручы кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерә. Монровия башкаласында Ив исемле махсус пионер болай дип сөйли: «Март аенда төрмәдә утырган өч кеше чумдырылмаган вәгазьче булып китте. Димәк, хәзер Монровиянең үзәк төрмәсендә алты кеше вәгазьче булып хезмәт итә». Алар вәгазьдә ничек катнаша? «Алар һәр чәршәмбе һәм шимбә көнне вәгазь очрашуын үткәрә,— дип аңлата Ив.— Шуннан соң аларга камерадан камерага йөреп Изге Язмаларга нигезләнгән өмет турындагы хәбәр белән бүлешергә рөхсәт ителә». Күп кенә кеше алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаша һәм төрмәдә үткәрелгән җыелыш очрашуларына килә. Филиал вәкиле, төрмәгә килеп, 79 кеше алдында нотык белән чыгыш ясаган. Өстәвенә, башка алты төрмәдә Изге Язмаларны төркемләп өйрәнергә рөхсәт ителә. Өйрәнү төрмәдә утыручыларның тормышларына яхшы йогынты ясый икәне күренә.

«Безгә ярдәм бик кирәк»

Намибиядә кардәшләр ерак җирләрдә яшәүчеләргә Искә алу кичәсенә килергә булышыр өчен бик тырыша. Мәсәлән, алар көньяк Африкада яшәүче сан дигән халыкка булышканнар. Бу халыкны бушмен халкы дип тә атыйлар. Алар гади тормыш алып бара, бер җирдән икенче җиргә күчеп йөри, ау белән шөгыльләнә һәм җимешләр җыя. 2015 елда төньяк Намибиядә яшәүче Гленн исемле махсус пионер, Кичәне сан халкы яшәгән авылда үткәрер өчен, чаралар күргән. Бу авыл Рунду шәһәреннән көнчыгышка таба якынча 270 километр ераклыкта урнаша. Бу Кичә шәһәрдә инде икенче кичә булган. Ике очракта да хөкүмәт Йәһвә Шаһитләренә суд бинасын бушлай кулланырга рөхсәт иткән. Көчле яңгырга карамастан, Искә алу кичәсенә 232 кеше килгән. Бушмен халкы бу җирләрдә кве телендә сөйләшә. Бу тел чиртү авазлары белән билгеле. Кичә вакытында нотык инглиз теленнән кве теленә тәрҗемә ителгән. Кве телендә Изге Язмалар китабы булмаганга, Ишагыя 35:5, 6 ны һәм башка шигырьләрне аңлатыр өчен, стенада проектор ярдәмендә төрле төсле рәсемнәр күрсәтелгән булган. Гленн бу өлкәдә берничә өйрәнү үткәрә, һәм алар рухи яктан яхшы үсә. Ул болай ди: «Соңгы ике ел мин монда ай саен киләм һәм, чатыр корып, берничә көн үткәрәм. Мондагы тел үзенчәлекләре аркасында һәм бу җиргә ерак барасы булганга, кайбер авырлыклар булды. Безгә ярдәм бик кирәк. Мин Искә алу кичәсен оештырыр өчен хөкүмәткә мөрәҗәгать иткәндә, дәүләт комитетының бер әгъзасы, сез гыйбадәт кылу өчен берәр бина төзергә җыенмыйсызмы, дип сорады. Ул хәтта, җир бирергә һәм үзебез төзү чыгымнарын капларга әзер, диде! Безгә берәр „пастор“ җибәрергә яисә авылдан берәр кешене, өйрәтеп, „пастор“ итеп куярга гына кирәк иде!»

Намибиядә ике вәгазьче химба кабиләсеннән булган хатын-кызга шатлык белән вәгазьли

Намибия: ике вәгазьче химба кабиләсеннән булган хатын-кызга шатлык белән вәгазьли

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу