Бразилия: Валдира шәм яктылыгында телефон аша өйрәнә
БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГӘЗЬЛӘҮ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ
Америка
ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 57
ХАЛЫК САНЫ 982 501 976
ВӘГӘЗЬЧЕЛӘР 4 102 272
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 4 345 532
Кырда шәм яктылыгында өйрәнү
Бразилиянең ерак җирләрендә махсус пионерлар булып хезмәт иткән бер ирле-хатынлы Валдира исемле хатын-кыз турында ишеткән. Ул 13 ел элек Изге Язмаларны өйрәнгән булган. Бу хатын-кыз янына барып җитәр өчен, пионерларга тузанлы юллар буйлап барырга һәм елгалар аша үтәргә туры килгән. Валдира яңадан өйрәнергә теләгән, ләкин вәгазьчеләрдән ерак җирдә яшәгәнгә, кайбер авырлыклар туган. Валдираның телефоны булган булса да, сигнал өеннән ерак булган кырда гына тоткан. Өстәвенә, Валдира кичке тугыздан соң гына өйрәнә алган. Күзаллап карагыз: яшь хатын-кыз төнлә кырда шәм яктылыгында телефон буенча Изге Язмаларны өйрәнә.
Шулай ук Валдира якшәмбе көнне үткән җыелыш очрашуы программаларын телефон аша тыңлый. Ул кырга Изге Язмаларны, «Күзәтү манарасы»н һәм җыр китабын ала. Яңгыр яуса, ул зонтигын да алып чыга.
Валдира март аенда, якынча 100 километр үтеп, Патшалык Залына махсус очрашуга килгән. Бу очрашуда португал телендә яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең чыкканы турында игълан ителгән. Ул яңа Изге Язмаларны алуына куанган. Кардәшләр Валдираны Изге Язмаларны өйрәнергә дип куйган тырышлыклары өчен мактаганда, ул болай дип әйтә: «Бу миңа әллә ни авыр түгел!»
«Берәр көнне килерсез дип ышана идем»
Юпа кабиләсе — Колумбиядә яшәүче индеец кабиләләренең берсе. Фрэнк исемле махсус пионер бу кабилә яшәгән авылларның берсенә барырга булган. Аны Джон Хайро исемле кабилә башлыгыннан кисәткәннәр. Бу башлык үз кабиләсенә вәгазьләргә килгән кешеләр төркемнәрен куып чыгарып торган. Мәсәлән, бер пасторның бу кабилә кешеләреннән гошер җыеп йөргәнен белгәч, Джон Хайро, аны куркытырга теләп, мылтыгыннан күккә ата башлаган. Пастор чабып киткән.
Колумбия: Фрэнк исемле махсус пионер юпа кабиләсе кешеләре белән Изге Язмаларны өйрәнә
Фрэнк болай дип сөйли: «Бу авылга килеп, без вәгазьләгән иң беренче кеше Джон Хайроның кызы булды! Без аңа „Изге Язмаларның хак тәгълиматлары“ дигән китапны күрсәткәч, ул шунда ук болай диде: „Мин сезнең динегездә булырга телим!“ Аннары ул, әтисе янына йөгереп, безнең килүебез турында сөйләде. Джон безне шунда ук үзенә чакырды. Без, дулкынланып, аның янына киттек. Сүз дә әйтергә өлгермәдек, ул болай диде: „Динегез хак икәнен беләм. Сез кызыма биргән шундый ук китапны мин сигез ел элек Бесеррил шәһәренең чүплегендә тапкан идем. Мин аны укып чыктым һәм ул вакыттан алып сезнең килүегезне көтәм. Берәр көнне килерсез дип ышана идем. Мине, гаиләмне һәм бу кабиләне Изге Язмаларга өйрәтегез. Безнең ишекләребез сезнең өчен һәрвакыт ачык“.
Бу сүзләрне ишетеп, күзләребездән яшьләр чыкты. Бөтен кабилә безне тыңларга җыелды. Джон Хайро вәгазебезне үз телләренә тәрҗемә итте. Без киткәндә, ул безгә үз ишәген биреп торды. Ишәк әйберләребезне алып барды. Хәзер без юпа кабиләсендәге төрле авылларда 120 кеше белән, шул исәптән Джон Хайро һәм аның кызы белән, 47 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрәбез».
Эзәрлекләүче үзгәрә
Элек ашкынучан католик булган Хосе Эквадорда яши. Ул болай дип яза: «Үткәндә мин Йәһвә Шаһитләрен нәфрәт итә идем. Ун ел буе мин аларны эзәрлекләдем. Мин, халык төркемнәрен җыеп, аларга һөҗүм иттем һәм аларны караклар дип гаепләдем. Полиция аларны төрмәгә утыртса, мин төрмә йозагын үз кулларым белән бикләргә сорый идем. Бер мәлне без бер Йәһвә Шаһитенең машинасын җимердек. Икенче очракта без Йәһвә Шаһитләренең мотоциклын кыядан ташладык.
2010 елда мин дуңгыз гриппы белән чирләп киттем. Тизрәк терелер өчен, табиб миңа, Анд тауларында урнашкан йортымны калдырып, җылы якларга — диңгез янына күченергә киңәш итте. Мин бер туганымның диңгез ярында урнашкан кечкенә фермасына күчендем һәм соңрак бу ферма турында үзем кайгырта башладым. Берүзем яшәгәнгә, берәрсе белән булса да сөйләшергә теләгән идем. Һәм, беләсезме, кем фермага килде? Йәһвә Шаһитләре! Ялгызлыктан интеккәнгә, мин алар белән сөйләшергә булдым һәм аларның Изге Язмаларны никадәр яхшы белгәннәренә гаҗәпләндем. Алар миндә кызыксыну уятты, шуңа күрә мин алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Алты ай өйрәнгәннән соң, мин беренче тапкыр җыелыш очрашуына бардым. Кешеләрнең үземә карата игелек күрсәткәннәрен һәм минем белән эчкерсез кызыксынганнарын күреп, мин үземә мондый сорау бирдем: «Ә бәлки бу чыннан да Аллаһының чын хезмәтчеләредер?» Мин рухи уңышларга ирештем һәм 2014 елның апрелендә суга чумдырылдым.
Йәһвә Шаһитләрен элек эзәрлекләгәнгә, вөҗданым мине газаплый иде. Ләкин Йәһвә миңа ниндидер дәрәҗәдә зыянны төзәтергә мөмкинлек бирде. 2014 елның 4 октябрендә үткән район конгрессында мин интервью бирдем. Элек Йәһвә Шаһитләренә каты каршылык күрсәткәнемне белеп, кардәш миннән болай дип сорады: «Әгәр синең гафу үтенергә мөмкинлегең булса, кемнән гафу үтенер идең?» Мин Эдмундо исемле кардәшне телгә алдым һәм аны ничек табарга белмәгәнемне әйттем. Район күзәтчесе сәхнә артына бу кардәшне чакырган булган икән. Мин моның турында белми идем. Эдмундо сәхнәгә чыккач, без кочаклашып елаштык. Моны күреп, бар тыңлаучылар да күз яшьләрен тыя алмады».
«Йәһвә, зинһар өчен, синең Шаһитләрең мине тапсын»
Парагвай: бу хатын-кыз кардәшләребездән, алар Йәһвә Шаһитләре түгелме, дип сораган
Парагвайда, Асунсьон шәһәрендә, апа-кардәшләр көйдергеч кояш астында билгеләнмәгән территориядә вәгазьләгән. Инде вәгазьне тәмамлаганда, алар тагын берничә йортка керергә булган. Бер апа-кардәш болай дип әйтеп куйган: «Бәлки, хәзер кемдер дога кыладыр». Үз йортының ишегалдында басып торган яшь хатын-кыз, апа-кардәшләребезгә елмаеп, алар Йәһвә Шаһитләре түгелме, дип сораган. Бу хатын-кыз бер ел элек эше аркасында Боливиядән Парагвайга күченгән. Күченгәнче, ул Изге Язмаларны өйрәнгән. Парагвайда исә аның күршеләре Йәһвә Шаһитләрен кайда табып булганын белмәгән, шуңа күрә ул: «Йәһвә, зинһар өчен, синең Шаһитләрең мине тапсын»,— дип үтенгән. Нәкъ шул көнне апа-кардәшләребез аның янына килгән һәм Изге Язмалар өйрәнүе башланган.