Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 72-79 б.
  • Океания

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Океания
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Өстәмә исемнәр
  • Кыюлык белән вәгазьләү
  • Ярминкәдә кызыклы басмалар
  • «Нәкъ шунысы укучыларга кирәк тә»
  • Кибеттә роликлар күрсәтелә
  • Хатын-кыз китапта Аллаһы исемен тапкан
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 72-79 б.
Австралиядә укучылар «Кем чын дус?» дип аталган роликны карый

Австралия: укучылар «Кем чын дус?» дип аталган роликны карый

БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГӘЗЬЛӘҮ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ

Океания

  • ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 29

  • ХАЛЫК САНЫ 40 642 855

  • ВӘГӘЗЬЧЕЛӘР 98 353

  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 66 022

Кыюлык белән вәгазьләү

12 яшьлек Эмили Австралиядә яши. Бер көнне аның укытучысы үз сыйныфы белән яхшы дуслар сайлауның мөһимлеге турындагы теманы карап чыккан. Бу мөмкинлектән файдаланып, Эмили үз укытучысына каләм ярдәмендә сабаклар дигән рубрикадагы «Кем чын дус?» дип аталган ролик күрсәткән. Соңрак укытучы шул роликны сыйныфка күрсәткән, һәм укучылар аны зур игътибар белән караган. Аннары алар бер сәгать буе бу ролик турында фикер алышкан. Укытучы бу роликны шулай ук башка берничә сыйныфка күрсәткән. Шуннан соң Эмили үз укытучысын һәм сыйныфташларын сайтыбыз белән таныштырган. «Йәһвә миңа йөзләгән укучыларга сайтыбыз турында сөйләр өчен кыюлык бирде. Ул чыннан да мине фатихалады!» — дип әйтә ул.

Ярминкәдә кызыклы басмалар

Көнчыгыш Тиморда биш вәгазьче, Суай шәһәрендә басмалар белән стендны куеп вәгазьләр өчен, анда 9 сәгать буе таулар аша барган. Анда кешеләр, 12 җирле телдә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны күреп, таң калган, чөнки бу телләрнең күбесендә бик аз басма я хәтта бернинди басма да булмаган. Бер хатын-кыз, бер брошюраның исемен күргәч: «Бу минем телемдә язылган бит!» — дип әйткән. Ул үз телендә — бунак телендә — бастырылган басманы беренче тапкыр күргән. Дүрт көн эчендә генә вәгазьчеләр 4 571 басма тараткан, һәм күп кенә кеше вәгазьчеләрне үз өйләренә килеп китәргә сораган. Кызыксынган кешеләрнең күбесе моңарчы Йәһвә Шаһитләре белән таныш булмаган. Балалар тетум телендә «Йәһвәнең дусты бул» дигән мультфильмнарны сәгатьләр буе караган. Кайбер балалар бу мультфильмнардагы җырларның сүзләрен хәтта истә калдырган һәм шатланып җырлап йөргән.

Тимор-Лесте, Суай шәһәрендә, балалар күчмә стенд янында «Йәһвәнең дусты бул» дигән мультфильмнарны карый

Тимор-Лесте: балалар безнең мультфильмнарыбызны карый

«Нәкъ шунысы укучыларга кирәк тә»

Палау утравындагы миссионерлар Брайан белән Роксанн, бер колледж янында күчмә стенд куярга теләп, бу колледжның президентына мөрәҗәгать иткән. Алар аңа сайтыбыздан иҗтимагый урыннарда вәгазьләү турында ролик күрсәткән һәм стендка куярга теләгән басмаларны укырга калдырган. Президент аларны студентлар белән эшләү буенча директорга җибәргән. Бу директор, үз чиратында, миссионерларга деканга мөрәҗәгать итәргә кушкан.

«Без декан белән яхшы гына сөйләштек,— дип әйтә Брайан.— Ләкин ул безне кире колледж президентына җибәрде. Без нәкъ шулай эшләдек тә. Анда безгә күчмә стендны кую турындагы үтенечебезне хатта язарга куштылар. Безне тегендә-монда йөртәләр кебек тоелды, һәм күңелебез азрак төште, шулай да без хатны язарга булдык».

Палауда Роксанн һәм Брайан, колледж янында күчмә стенд белән торып, күп студентлар белән сөйләшә

Палау: Роксанн һәм Брайан, колледж янында күчмә стенд белән торганда, күп студентлар белән сөйләшә алганПалау: Роксанн һәм Брайан, колледж янында күчмә стенд белән торганда, күп студентлар белән сөйләшә алган

Брайан белән Роксанн, яңадан декан янына барганда, ул аларның үтенечен кире кагар дип уйлаган. Брайан болай дип әйтә: «Без бик гаҗәпләндек, чөнки декан, сез калдырган китапларны укып чыктым һәм алар миңа ошады, дип әйтте. „Нәкъ шунысы укучыларга кирәк тә“,— дип әйтте ул». Шулай итеп, безгә рөхсәт бирелде!

Брайан болай дип дәвам итә: «Аннары студентлар белән эшләү буенча директор безгә шуны әйтте: колледж тулай торакларда яшәгән студентларны якшәмбе көннәрендә үзләре теләгән чиркәүләргә транспортта алып бара ала. „Алар сезнең чиркәвегезгә барырга теләсә, без аларны шунда алып бара алабыз“,— дип аңлатты ул. Без Роксанн белән гаҗәпкә калдык: үтенечебездән баш тартыр урынына колледж безгә студентларны Патшалык Залына алып барырга тәкъдим итте!»

Күчмә стендны колледж территориясендә урнаштырган көнне Брайан һәм Роксанн 65 китап, 8 журнал һәм 11 брошюра тараткан. Алар шулай ук күп студентлар белән сөйләшә алган. Декан һәм директор Роксанн белән Брайанны тагын килергә чакырган.

Кибеттә роликлар күрсәтелә

Сөләйман утрауларында Бәйтелдә хезмәт иткән Липсон кардәш, иртән вәгазьләгәннән соң, өйгә кайтып барганда, бер кибеттән Патшалык җырын ишеткән. Кызыксынып, ул бу кибеткә керергә булган. Анда кешеләр һәм балалар «Йәһвәнең дусты бул!» дигән мульфильмнарның сериясеннән «Ниһаять, чиксез тормыш!» исемле 55 нче җырны карап торган булган. Бу җыр тәмамлангач, кибет хуҗасы: «Мин сезгә башка ролик күрсәтергә телим»,— дигән. Аннары ул «Урларга ярамый!» дигән мультфильмны күрсәткән. Шуннан соң ул кибеттә булган кешеләрне үз кибетеннән бернәрсә дә урламаска үтенгән.

Роликлар уйнаганда, башка кешеләр дә кибеткә кергән. Шуңа күрә кибет хуҗасы аларга: «Сезгә иң яраткан җырымны күрсәтәсем килә»,— дигән. Аннары ул 55 нче җырны кабат кабызган, ә шуннан соң аларга пиджин телендә «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» һәм «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән роликлар күрсәткән.

Сөләйман утрауларында кешеләр һәм балалар белән кибеттә сайтыбыздан йөкләнгән мультфильмнарны карый

Сөләйман утраулары: кибет хуҗасы кешеләргә сайтыбыздан роликлар күрсәтә

Сөләйман утрауларында аз кеше генә интернетка керә ала, чөнки интернет бик кыйбат һәм аны бар җиргә дә үткәреп булмый. Ләкин кибет хуҗасы, Йәһвә Шаһите булмаса да, үзенең кибетендә роликлар күрсәтеп, хакыйкать орлыкларын чәчүдә булыша.

Хатын-кыз китапта Аллаһы исемен тапкан

Яңа Каледониядә бер ирле-хатынлы һәр дүшәмбе Нумеа башкаласында күчмә стенд белән вәгазьли. Бер көнне бер хатын-кыз, бераз оялыбрак стенд янына килеп, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны алган. Бер сәгать ярымнан соң ул кулында шушы китапны тотып кире килгән. Ул теге ирле-хатынлыдан: «Сез моны күрдегезме?» — дип сораган һәм, китапны ачып, Йәһвә исемен күрсәткән. «Бу — Аллаһының исеме! — дип әйткән ул.— Мин, Аллаһы турында белер өчен, китапханәдә берничә атна тикшерүләр үткәреп утырдым. Аннары, китабыгызны алып, машинага утырдым. Китапны ачуым гына булды, күзем Аллаһының исеме Йәһвә икәненә төште. Мин, кире килеп, сезгә рәхмәтемне әйтергә тиешмен, дип уйладым». Ирле-хатынлының бу хатын-кыз белән яхшы сөйләшү булган. Алар аның игътибарын «Хак тәгълиматлар» китабында «Аллаһының исеме. Аны куллану һәм аның мәгънәсе» дигән кушымтага юнәлткән. Хатын-кыз китапханәдә өстәмә мәгълүмат табарга җыенганы турында әйткән. Һәрхәлдә, хәзер ул стендның дүшәмбе көнне кайда торганын белә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу