Бөек Британия: кардәшләр халыкара конгресс делегатларын җылы каршы ала
БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГӘЗЬЛӘҮ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ
Европа
ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 47
ХАЛЫК САНЫ 743 421 605
ВӘГӘЗЬЧЕЛӘР 1 614 244
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 842 091
Бер хатын-кызны ялгыш сәламләү өйрәнүгә китерә
Килгән делегатлар өчен дә, җирле Йәһвә Шаһитләре өчен дә Бөек Британиядә, Лондон шәһәрендә, үткәрелгән халыкара конгресс искитмәле вакыйга булган. Эндрю белән Элизабет, делегатларны каршы алыр өчен, бер кунакханәгә килгән. Пөхтә киенгән бер хатын-кызны күреп алгач, Элизабет аны делегат дип уйлаган һәм аны җылы итеп кочаклап сәламләгән. Бу хатын-кыз моңа гаҗәпләнгән.
— Гафу итегез,— дип әйткән Элизабет.— Мин сезне делегат дип уйлаган идем!
— Нинди делегат? — дип сораган хатын-кыз.
Элизабет теркәү бүлегендә булган тактадагы язуга игътибар иткән. Анда Йәһвә Шаһитләрен сәламләү сүзләре язылган булган. Хатын-кыз: «Мин Йәһвә Шаһитенә охшаганмы? Мин бик шат!» — дип әйткәч, Элизабет аптырап калган.
Хатын-кыз белән сөйләшүне дәвам итеп, Элизабет аның белән яхшырак танышкан. Аның исеме Вивиен, ул Нигериядә туып үскән һәм аларның йортлары бер-берсеннән ерак түгел икәнлеге ачыкланган. Вивиен үз балалары белән бергә Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Аннары Эндрю һәм Элизабет Вивиен янына килгән. Хәзер инде ул аларны кочаклап каршы алган. Лондон үзәгендә аларның теге очрашулары Вивиенга бик тәэсир иткән. Эндрю һәм Элизабет Вивиенга «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны күрсәткәч, ул, минем бу китап инде бар һәм мин аны үз дүрт балам белән укыйм, дип әйткән. Кардәшләребез хәйран калган. Өйрәнү бу китап буенча үткәрелә икәнен белгәч, Вивиен: «Нәрсә көтәргә? Әйдәгез, хәзер ук өйрәнә башлыйк!» — дигән.
Чегән кешесеннән хат
2014 елның ноябрендә Словакиядә беренче чегән җыелышы оештырылган. Күптән түгел үткән район конгрессында чегән телендә сөйләшүче 21 вәгазьче суга чумдырылган. Аларның барысы да бер үк авылдан булган. Чегән телендә үткән Искә алу кичәсенә исә 495 кеше килгән. Күптән түгел генә суга чумдырылган бер абый-кардәш мондый хат язды:
Словакия: ике Патшалык вәгазьчесе чегән хатын-кызга яхшы хәбәрне шатланып сөйли
«Мин — Словакиядә, Жехра авылында яшәүче чегән кешесе. Бу якларда ак тәнле кешеләр безгә карата тискәре карашта тора. Алар безне пычрак кешеләр, алдакчылар һәм караклар дип саный. Бер көнне мин чиркәүгә кергәч, аның караучысы миңа анда булырга рөхсәт итмәде һәм китәргә кушты. Моннан соң ак тәнле кешеләргә карата мөнәсәбәтем нинди булып киткәнен аңлыйсыздыр. Бер мәлне Йәһвә Шаһитләре мине Патшалык Залына чакырдылар. Мин анда барырга булдым, ләкин яңадан тискәре караш белән очрашырмын дип уйладым. Әле Патшалык Залына кергәнче, ак тәнле бер кеше миңа кулын сузып исәнләште һәм мине җылылык белән каршы алды. Бу мине таң калдырды. Нотык вакытында мин игътибарлы була алмадым: ничек инде бар кешеләр миңа карата шундый ягымлы була алсын дип уйлап утырдым.
Патшалык Залында булган хәл турында уйлаганга, мин төнлә йоклый алмадым. Мин, яңадан анда барып, алар һәрвакыт шундый ягымлы микән яки бу бары тик очраклы хәл генәме дип тикшерергә карар иттем. Мин икенче тапкыр килгәндә, кешеләр хәтта тагы да игътибарлырак иде һәм миңа яхшы дуска кебек карады. Ул вакыттан алып мин һәрвакыт җыелыш очрашуларына йөрдем һәм хәзер суга чумдырылдым. Мин суга чумдырылганнан соң да, кардәшләр бер дә үзгәрмәде. Мин алар өчен кадерле икәнемне сизәм. Кайвакыт алар мине хәтта үзләре сирәк ашаган ризыклар белән сыйлый! Мин һәрвакыт бу оешманың өлеше булырга һәм Йәһвә Аллаһыга мәңге хезмәт итәргә телим».
Эчкерсез догага җавап
Азәрбайҗанда Айсель исемле апа-кардәш автобуста Гянджи шәһәреннән Баку шәһәренә барган. Ул, Йәһвәгә дога кылып, юлда берәрсе белән Изге Язмалар турында сөйләшергә теләгәне турында әйткән. Айсельнең билетында урыны язылган булса да, бер хатын-кыз аны үзе янына утырырга чакырган. Айсель аның белән аралаша башлаган һәм нәтиҗәдә сөйләшүне рухи темага борган. Бу хатын-кыз Гайсәне яратканы һәм аның хакында күбрәк белергә теләгәне турында әйткән. Алар телефон номерлары белән алмашынган һәм яңадан очрашырга сөйләшкән. Ул Айсельне, мөмкин булса, Изге Язмалар китабын алып килергә үтенгән.
Кире Гянджи шәһәренә кайткач, Айсель теге хатын-кызның эш урынына килгән. Хатын-кыз аның догалыгы бар һәм ул аны һәр көн укый дип әйткән. Бу «догалык» 2013 елның «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрасы булып чыккан икән! Моны күреп, Айсель бик гаҗәпләнгән. Өйрәнү башланган. Айсель неформаль рәвештә вәгазьләргә кыюлык биргәне өчен Йәһвәгә рәхмәтле.
Төрмәдә утырган кешедән рәхмәт хаты
Испания филиалына мондый хат килгән булган:
«Иң беренче чиратта сезгә Изге Язмалардагы хәбәрне һәртөрле кешегә җиткерергә тырышканыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Беренче тапкыр мин Йәһвә Шаһитләре белән 15 ел элек Албаниядә, Тирана шәһәрендә, таныштым. Мин бер Йәһвә Шаһитенең кыюлыгына гаҗәпләндем, чөнки ул безнең белән — ун яшүсмер белән сөйләшә башлады. Беркем дә безнең бандабыз белән сөйләшергә батырчылык итми иде бит. Без коралланган булсак та, бу кардәш безнең белән сөйләшә башлап, бер куркусыз Изге Язмалар турында сөйләде. Аның кыюлыгы мине таң калдырды.
Дүрт ел элек бер Йәһвә Шаһите, төрмәбезгә килеп, миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Ул вакыттан алып мин яхшы якка үзгәрә бардым. Мин бүтән агрессив, мәрхәмәтсез кеше түгел һәм инде күп ел бернинди дә начар хәлләргә эләкмим. Йәһвәне белгәч, мин тормыш мәгънәсен таптым. Мин башкалар белән тыныч яшәргә тырышам һәм инде бер елдан артык суга чумдырылмаган вәгазьче булып хезмәт итәм.
Төрмәдә инде унике ел утырсам да, соңгы дүрт ел дәвамында мин җан тынычлыгын сизеп бәхетле яшим. Мин моның өчен һәр көн Йәһвәгә рәхмәтләремне белдерәм.
Берничә атна элек мин сайтыбыздан кайбер роликларны карадым. Аеруча Кушма Штатларда төрмәдә утырган бер абый-кардәш турында ролик йөрәгемә үтеп керде. Мин әллә ни хисле кеше түгел, ләкин бу кардәшнең нинди үзгәрешләр ясаганын белеп, күзләремнән яшьләр чыкты.
Сез һәртөрле кешегә яхшы хәбәрне җиткерергә, бу хәбәрне күп телләргә тәрҗемә итәргә һәм төрмәдә утыручы кешеләргә килеп китәргә тырышасыз. Йәһвә сезне алга таба да фатихалап торсын.
Бик зур рәхмәт сезгә».
«Ниһаять, мин җан тынычлыгы таптым!»
«Мин һәрвакыт тормышымда бушлык сизә идем. Тормыш мәгънәсен табарга тырышсам да, таба алмый идем. Тормышым шулай уза иде»,— дип сөйли Швециядә яшәүче 68 яшьлек Фелисити. Католик чиркәвенең тәгълиматларыннан канәгать булмаганга, ул төрле диннәрне тикшерергә тотынган һәм ахыр чиктә күрәзәлек һәм сихерчелек белән шөгыльләнә башлаган.
Тормыш мәгънәсен таба алмаганга, Фелисити шулкадәр боеккан ки, хәтта үз-үзенә кул салу турында уйлый башлаган. «Үкереп елап, мин кычкырып Аллаһыга мөрәҗәгать иттем һәм аның миңа карата үз ихтыярын ачуын сорадым. Ике атнадан соң ишегемне шакыдылар. Яшь егет, елмаеп, Аллаһы Сүзе турында белем алырга теләр идегезме, дип сорады. Мин эчтән генә: «И Аллам! Йәһвә Шаһитләренең килүен сорамадым бит!» — дип әйттем.
Фелисити, ишекне шунда ук ябарга теләсә дә, тыңларга булган һәм «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап буенча өйрәнергә ризалашкан. «Изге Язмалар миңа яңа яктан ачылды»,— дип әйтә ул. Фелисити 2014 елда Швециядә региональ конгресста суга чумдырылган. Ул болай ди: «Гомер буе мин нәкъ моны эзләдем. Ниһаять, мин җан тынычлыгы таптым!»