Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 81 мәкалә
  • Аллаһы саңгыраулар турында кайгырта

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы саңгыраулар турында кайгырта
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһының саңгырауларга карата карашы
  • Йәһвә Шаһитләре саңгырауларга ничек ярдәм итә?
  • Саңгырауларга булышу өчен кораллар
  • Йәһвә үзенең йөзе белән аларны балкыта
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Саңгырау кардәшләрегезне кадерләгез!
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Саңгырау кешеләргә булышу теләгем тормышка аша
    Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
  • Йәһвә хезмәттә куйган тырышлыкларымны фатихалады
    Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
Күбрәк карарга
Төрле темалар
mrt 81 мәкалә
Йәһвә Шаһите кафеда бер хатын-кызга ишарәләр телендәге видеоролик күрсәтә. Хатын-кыз аны шатланып карый.

Аллаһы саңгыраулар турында кайгырта

Бүгенге көндә дөньяда якынча 70 миллион саңгырау кеше яши. Алар 200 дән артык ишарәләр телендә сөйләшә. Кызганычка каршы, саңгырау кешеләр гаделсез мөгамәләгә дучар була.

  • «Бөтен дөнья буенча яшәгән саңгырау һәм начар ишетүче кешеләрнең хокуклары бозыла» (АКШтагы Саңгырауларның милли ассоциациясе).

  • «Үсеш алган илләрдә саңгыраулар — иң ярлы кешеләр. Аларның белем алу, эшкә урнашу һәм мәгълүмат алу мөмкинлекләре чикле» (Саңгырауларның бөтендөнья федерациясе).

Аллаһының саңгырауларга карата карашы нинди? Изге Язмаларда алар турында нәрсә әйтелә? Йәһвә Шаһитләре ишетмәүче кешеләргә ничек ярдәм итә?

Аллаһының саңгырауларга карата карашы

Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвәa Аллаһы саңгырау кешеләр турында кайгырта һәм аларны гадел мөгамәләгә лаек дип саный. Ул аларның да, башка кешеләр кебек үк, Аллаһы турында белем алуын тели.

Изге Язмалардагы шигырь: «Саңгырауны каһәрләмә» (Левилеләр 19:14).

Мәгънәсе: Йәһвәнең борынгы Исраилгә биргән Кануны саңгырауларның хокукларын яклаган.

Изге Язмалардагы шигырь: «Аллаһы кешеләрне аермый» (Рәсүлләр 10:34).

Мәгънәсе: Йәһвә бар кешеләрне ярата. Ул төрле культурадан булган, төрле җирдә үскән, төрле телләрдә сөйләшкән кешеләр, шул исәптән саңгыраулар турында да кайгырта.

Изге Язмалардагы шигырь: «Гайсә... Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп... бар шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрде» (Маттай 9:35).

Мәгънәсе: Гайсә кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында һәм бу Патшалыкның бөтен кешеләр өчен нәрсә эшләячәге турында сөйләгән (Маттай 6:10).

Изге Язмалардагы шигырь: Гайсә могҗиза кылгач, «чукраклар ишетә, ә телсезләр сөйләшә башлаган» (Марк 7:37).

Мәгънәсе: Бер саңгырау кешене савыктырганда, Гайсә аңа карата игътибарлы булган һәм аның белән ишарәләр ярдәмендә аңлашкан (Марк 7:31—35). Ул, кешеләрне савыктырып, Аллаһы Патшалыгының саңгыраулар өчен нәрсә башкарачагын күрсәткән: алар ишетә һәм сөйләшә башлаячак.

Изге Язмалардагы шигырь: «Саңгырауларның колаклары ишетә башлар» (Ишагыя 35:5).

Мәгънәсе: Йәһвә саңгыраулар ишетә башлаячак дип вәгъдә итә (Ишагыя 29:18).

Йәһвә Шаһитләре саңгырауларга ничек ярдәм итә?

Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне саңгырауларга да вәгазьли. Моның өчен алар 100 дән артык ишарәләр телендә Изге Язмаларны һәм аны өйрәнү өчен басмаларны чыгара. Алар шулай ук саңгырау кешеләр белән Изге Язмаларны шәхси рәвештә дә өйрәнә, ишарәләр телендә очрашулар да үткәрә. Алар моны түләүсез эшли, чөнки Гайсә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дип әйткән (Маттай 10:8).

Бу басмаларны сез сайтыбыздан я махсус кушымтадан таба аласыз.

JW.ORG сайтындагы телләр төймәсе.

JW.ORG. Сайт битенең өске уң почмагындагы тел төймәсенә басып, кирәкле ишарәләр телен сайлагыз.

JW Library Sign Language кушымтасының эмблемасы.

JW Library Sign Language кушымтасы. Бу түләүсез кушымтаны электрон җайланмагызга йөкләгез. Аннан сез ишарәләр телендәге басмаларны йөкли я карый аласыз.

Саңгырауларга булышу өчен кораллар

Ишарәләр телендәге Изге Язмалар. Америка ишарәләр телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе» — ишарәләр телендәге Изге Язмаларның дөньядагы иң беренче тулы тәрҗемәсе. Һәр ел Изге Язмалар тулысынча я өлешчә башка ишарәләр телләренә дә тәрҗемә ителә. (Изге Язмаларның нинди ишарәләр телләрендә барлыгын күрер өчен я Изге Язмаларны онлайн карар өчен, «Ишарәләр телендә Изге Язмаларның „Яңа дөнья тәрҗемәсе“» дигән рамканы карагыз.)

  • Изге Язмаларны ишарәләр телләренә тәрҗемә итү эше турында белер өчен, «Полный „Перевод нового мира“ доступен на американском жестовом языке» дигән видеороликны карагыз.

  • Үз электрон җайланмагызга JW Library Sign Language кушымтасын йөкләгез. Аның ярдәмендә аерым шигырьләрне ишарәләр телендә карап була.

  • Дмитро һәм Вита бөтенләй ишетми, ә аларның балалары ишетә. Бу гаилә һәр көн ишарәләр телендә Изге Язмаларны карый. Бу аларга нинди файда китергәне турында видеоролик карагыз.

Изге Язмаларга нигезләнгән видеороликлар. Йәһвә Шаһитләре ишарәләр телләрендә төрле видеороликлар чыгара. Бу видеоларда мондый темаларга кагылышлы киңәшләр карала:

  • Гаилә тормышы

  • Яшүсмерләрнең авырлыклары

  • Балалар үстерү

Аерым кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнү. Ишарәләр телен белгән Йәһвә Шаһите сезнең белән Изге Язмалар өйрәнүен бушлай үткәрә ала. Аңардан өйрәнүнең ничек үткәнен күрсәтүен сорагыз.

Джейсон Сенахонон Филиппинда яши. Изге Язмаларны өйрәнү аңа Аллаһыга якынлашырга ничек булышканы турында белегез.

Марио Антунес җырлый.

Марио Антунес Гондураста бер чиркәүнең пасторы иде. «Җавапларга караганда сорауларым күбрәк иде» дигән мәкаләдән сез аның үз сорауларына ничек Изге Язмалардан җаваплар тапканын белерсез.

Очрашулар. Йәһвә Шаһитләре оешмасында саңгырау кешеләрнең җыелышлары һәм төркемнәре бар. Алар өчен һәр атна очрашулар һәм ел саен зур конгресслар үткәрелә. Саңгырау-сукыр булган кешеләр өчен дә программа тәрҗемә ителә. Оешмабыз Брайль шрифтындагы басмаларны да бушлай тарата.

  • Якындагы җыелышны табыгыз.

  • Һәр ел үткәрелә торган конгресслар турында белешегез.

  • Елның иң мөһим вакыйгасы — Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә килегез.

Хосе Луис Айала Мексикада яши. Ул саңгырау булып туган, ә соңрак күрү сәләтен дә югалткан. Шулай да ул башкаларны Изге Язмаларга уңышлы өйрәтә. Аның турында видеоролик карагыз.

Ишарәләр телендә Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»

Изге Язмалар тулысынча я өлешчә мондый ишарәләр телләренә тәрҗемә ителгән (2025 елның 1 гыйнварына):

Изге Язмалар төймәсе.

Тулы Изге Язмалар

  • Америка ишарәләр теле

  • Бразилия ишарәләр теле

  • Италия ишарәләр теле

  • Мексика ишарәләр теле

  • Рус ишарәләр теле

Изге Язмалар төймәсе.

Мәсихче Грек Язмалары (Инҗил)

  • Аргентина ишарәләр теле

  • Британия ишарәләр теле

  • Зимбабве ишарәләр теле

  • Испания ишарәләр теле

  • Колумбия ишарәләр теле

  • Корея ишарәләр теле

  • Көньяк Африка ишарәләр теле

  • Малави ишарәләр теле

  • Перу ишарәләр теле

  • Польша ишарәләр теле

  • Һиндстан ишарәләр теле

  • Чили ишарәләр теле

  • Эквадор ишарәләр теле

  • Япония ишарәләр теле

Изге Язмалар төймәсе.

Изге Язмаларның аерым китаплары

  • Австралия ишарәләр теле

  • Ангола ишарәләр теле

  • Венесуэла ишарәләр теле

  • Германия ишарәләр теле

  • Замбия ишарәләр теле

  • Индонезия ишарәләр теле

  • Куба ишарәләр теле

  • Кытай ишарәләр теле

  • Мозамбик ишарәләр теле

  • Филиппин ишарәләр теле

  • Франция ишарәләр теле

Башка ишарәләр телләренә Изге Язмаларның аерым шигырьләре тәрҗемә ителгән.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу