Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 70 хикәя
  • Юныс һәм зур балык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Юныс һәм зур балык
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә Юныска карата сабырлык күрсәтә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ул үз хаталарыннан сабак алган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул үз хаталарыннан сабак алган
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Юныс эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 70 хикәя
Зур балык Юнысны менә-менә йота

ҖИТМЕШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Юныс һәм зур балык

КАРА: бер кеше су астына төшеп бара. Аны хәзер зур балык йотачак! Әйе, бу кеше куркыныч хәлдә. Кем ул? Бу Юныс. Ничек соң ул бу бәлагә эләккән? Әйдә моны белик.

Юныс — Йәһвәнең пәйгамбәре. Элиша үлеп берникадәр вакыт үткәч, Йәһвә Юныска: «Ниневә дигән бөек шәһәргә бар. Анда яшәүче кешеләр бик зур явызлык эшли. Һәм аларга моның турында әйт»,— ди.

Әмма Юнысның анда барасы килми. Ул икенче якка баручы корабльгә утырып китә. Йәһвәгә бу ошамый. Шуңа күрә ул диңгездә каты давыл кузгата, һәм корабль чак кына батмый. Моряклар бик нык курка һәм үз илаһларына ярдәм сорап ялвара башлый.

Юнысны диңгезгә ташлагач, моряклар суга карый

Шунда Юныс аларга: «Мин күкне һәм җирне яраткан Йәһвә Аллаһы хезмәтчесе. Ә хәзер мин ул кушканны үтәмичә, качып барам»,— ди. Һәм моряклар: «Давыл туктасын өчен, безгә синең белән ни эшләргә соң?» — дип сорыйлар.

«Мине диңгезгә ташласагыз, давыл туктаячак»,— ди Юныс. Морякларның алай эшлисе килми, әмма давыл көчәя бара, һәм алар Юнысны диңгезгә ташлыйлар. Давыл шунда ук туктый, һәм диңгез тынычлана.

Су астында Юнысны бик зур балык йота. Әмма Юныс үлми. Ул өч көн һәм өч төн балыкның эчендә кала. Йәһвәне тыңламыйча Ниневәгә бармаганына ул бик нык үкенә. Беләсеңме нәрсә ул эшли?

Юныс ярдәм сорап Йәһвәгә дога кыла. Йәһвә теләге буенча, балык Юнысны коры җиргә чыгарып ташлый. Һәм Юныс Ниневәгә бара. Йәһвә кушканның барысын да үтәргә кирәк, шулай бит?

Изге Язмаларның Юныс китабы.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу