ИЛЛЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ
Йәһвә Юныска карата сабырлык күрсәтә
Асси́риянең башкаласы Нинәвәдә́ яшәүчеләр бик явыз булган. Йәһвә үзенең Юныс исемле пәйгамбәренә, Нинәвәгә́ барып, аларны явыз эшләрен калдырсыннар дип кисәтергә кушкан. Әмма Юныс капма-каршы якка качкан. Ул, корабка утырып, Таршишка́ киткән.
Диңгездә бик каты давыл күтәрелгән. Куркудан диңгезчеләр үз илаһларыннан: «Ни өчен давыл купкан?» — дип сорый башлаган. Ахыр чиктә Юныс аларга: «Моңа мин гаепле. Мин, Йәһвәнең боерыгын үтәмәс өчен, качып йөрим. Мине, күтәреп, диңгезгә ыргытыгыз, һәм диңгез тынар»,— дип әйткән. Диңгезчеләр аны ташларга теләмәгән. Ләкин, Юныс үз сүзендә торгач, алар аны суга ташлаган, һәм давыл туктаган.
Юныс, үләрмен, дип уйлаган. Батып барганда, ул Йәһвәгә дога кылган. Шунда, Йәһвәнең кушуы буенча, Юныс янына бер зур балык йөзеп килгән һәм аны йоткан. Әмма Юныс исән калган. Балык эченнән Юныс дога кылган: «И Йәһвә, мин сине һәрвакыт тыңлаячакмын. Вәгъдә итәм». Йәһвә Юнысны балык эчендә өч көн тоткан. Аннан соң балык аны коры җиргә төкереп чыгарган.
Әйе, Йәһвә Юнысны коткарган. Әмма бу хәзер Нинәвәгә́ бармаска да була дигәнне аңлатканмы? Юк. Йәһвә Юнысны яңадан Нинәвәгә́ җибәргән. Бу юлы Юныс аны тыңлаган. Анда барып, ул явыз Нинәвә́ халкына: «40 көннән соң Нинәвә́ һәлак булыр»,— дип игълан иткән. Шунда көтелмәгән нәрсә килеп чыккан: нинәвәлелә́р, Аллаһыны тыңлап, үз тәртипләрен үзгәрткән. Нинәвәне́ң патшасы үз халкына болай дигән: «Аллаһыга ялварыгыз һәм тәүбә итегез. Кем белә, бәлки, Аллаһы үз ачуын тыяр һәм без һәлак булмабыз». Йәһвә, аларның тәүбә иткәннәрен күргәч, Нинәвәне́ һәлак итмәскә булган.
Шәһәр юк ителмәгәнгә күрә, Юнысның ачуы чыккан. Уйлап кына кара: Йәһвә Юныска карата сабыр, кызганучан булган, ә Юныс Нинәвә́ кешеләрен кызганмаган. Ул шәһәрдән чыккан һәм, чыраен сытып, кынтар кабагы күләгәсенә утырган. Кабак шиңгәч, Юныс моңа ачуланган. Йәһвә аңа болай дигән: «Син нинәвәлелә́р турында түгел, ә күбрәк шушы үсемлек турында уйлыйсың. Мин аларны кызгандым, һәм алар исән калды». Йәһвәнең Юныска нинди сабак бирәсе килгән? Үсемлеккә караганда, Нинәвәдәге́ кешеләр күпкә мөһимрәк булган.
«Йәһвә... сезнең белән үзен сабыр тота. Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9)