Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 48 хикәя 116 б.-117 б., 1 абз.
  • Тол хатынның улы үледән терелтелә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тол хатынның улы үледән терелтелә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сарепт шәһәрендәге тол хатын үз иманы өчен әҗер алган
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Ул үз Аллаһысында юаныч тапкан
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Сезнең ялгызлык һәм курку хисен сизгәнегез булдымы?
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Йәһвә Ильясны ныгыта
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 48 хикәя 116 б.-117 б., 1 абз.
Ильяс чыбык-чабык җыеп йөрүче тол хатынны чакыра

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Тол хатынның улы үледән терелтелә

Он һәм май тулы чүлмәкләр

Корылык вакытында Йәһвә Ильяска болай дип әйткән булган: «Сарифа́т шәһәренә бар. Анда бер тол хатын сиңа ашарга бирер». Шәһәр капкалары янында Ильяс чыбык-чабык җыеп йөрүче ярлы тол хатынны күргән. Ул аңардан эчәргә бераз су сораган. Хатын су алырга китеп барганда, Ильяс: «Үзең белән бер кисәк ипи дә алчы»,— дип үтенгән. Тол хатын исә болай дигән: «Минем сиңа бирерлек ипием юк. Минем әз генә оным һәм әз генә маем калды. Бу улыма һәм үземә бераз ризык әзерләр өчен генә җитәрлек». Ильяс аңа әйткән: «Башта миңа ипи пешереп бирсәң, Йәһвәнең вәгъдәсе буенча, яңгырлар башланганчы, оның бетмәячәк һәм маең кимемәячәк».

Шунда тол хатын, өенә кайтып, Йәһвәнең пәйгамбәре өчен ипи пешергән. Йәһвә вәгъдә иткәнчә, корылык вакытында тол хатынның һәм аның улының һәрвакыт ашарларына ризыклары булган. Аларның чүлмәкләрендә оны да, мае да бетмәгән.

Шуннан соң бик зур кайгы булган. Тол хатынның малае нык авырып киткән һәм үлгән. Хатын Ильястан ярдәм итүен үтенгән. Ильяс малайны анасының кулыннан алган да аны өске бүлмәгә алып менгән. Ул баланы ятакка салган һәм: «Йәһвә, зинһар, бу баланы үледән терелтче»,— дип ялварган. Йәһвә моны эшләсә, бу гаҗәеп нәрсә булыр иде. Беләсеңме ни өчен? Чөнки моңарчы беркемнең дә үледән терелтелгәне булмаган. Моннан тыш, бу тол хатын һәм аның улы хәтта исраиллелә́р дә булмаган.

Ләкин Йәһвә малайны терелткән һәм тегесе сулый башлаган! Ильяс тол хатынга: «Кара, улың тере»,— дип әйткән. Анасының шатлыгына чик-чама булмаган! Ул Ильяска: «Син чыннан да Аллаһы кешесе. Мин моны беләм, чөнки син Йәһвә әйткәнне генә сөйлисең һәм синең сүзең һәрвакыт үтәлә»,— дигән.

Ильяс үледән терелгән малайны әнисе янына китерә

«Кошларга игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» (Маттай 6:26)

Сораулар: Сарифаттагы́ тол хатын Йәһвәгә таянганын ничек күрсәткән? Ильясның Йәһвә пәйгамбәре булганын без кайдан беләбез?

1 Патшалар 17:8—24; Лүк 4:25, 26

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу