Сарепт шәһәрендәге тол хатын үз иманы өчен әҗер алган
ЯРЛЫ тол хатын үз улын — бердәнбер баласын кочаклап ала. Ул үз күзләренә ышанып бетә алмый. Күптән түгел генә ул үз үле баласының гәүдәсен күкрәгенә назлы кысып торган иде, ә хәзер ул терелтелгән улына, аның елмаеп торуына дулкынланып карый. Тол хатынның йортында вакытлыча торучы кеше аңа болай ди: «Кара, синең улың тере».
Бу тирән хисләр уяткан терелү очрагы якынча 3 000 ел элек булган. Сез аның турында 1 Патшалар китабының 17 нче бүлегеннән укый аласыз. Тол хатынның йортында торучы кеше — Аллаһының пәйгамбәре Ильяс. Ә баланың анасы кем ул? Сарепт шәһәрендә яшәүче тол хатын. Изге Язмаларда аның исеме әйтелмәгән. Үз улының терелүен күрү шул тол хатынның иманын ныгыткан. Аның тормышында иманын ныгытучы вакыйгалар булса да, бу вакыйга аның иманын аеруча ныгыткан. Бу тол хатын турында күбрәк белгәч, без үзебез өчен мөһим сабаклар алырбыз.
ИЛЬЯС ИМАН КҮРСӘТКӘН ТОЛ ХАТЫННЫ ТАБА
Исраил патшалыгында явыз патша Ахаб идарә итә. Йәһвә шул җирләргә корылык җибәрергә булган. Ильяс булачак корылык турында әйткәч, Йәһвә аны Ахабтан яшергән һәм могҗизалы рәвештә аны ит һәм икмәк белән тукландырып торган. Аңа ризыкны козгыннар ташыган. Аннары Йәһвә Ильяска болай дигән: «Тор, Сидондагы Сарепт шәһәренә бар, һәм анда кал. Ә мин бер хатын-кызга, тол хатынга, сине ашатырга кушармын» (1 Пат. 17:1—9).
Сарепт шәһәренә килгәч, Ильяс утыннар җыеп йөрүче бер ярлы тол хатынны күрә. Пәйгамбәрне ашатып торырга тиеш хатын-кыз шулмы? Әгәр ул үзе ярлы икән, ул моны ничек эшли алыр? Үз шикләренә карамастан, Ильяс бу хатын-кыз белән сөйләшә башлый. «Миңа эчәргә савыт белән әз генә су алып килче»,— ди ул аңа. Хатын, су алып килер өчен киткәндә, Ильяс: «Үзең белән бер телем икмәк тә алчы»,— дип өсти (1 Пат. 17:10, 11). Чит илдән килгән кешене эчертергә тол хатынга авыр түгел, ләкин аңа икмәк бирү — башка нәрсә.
«Синең Аллаһың Йәһвә тере,— дип җавап кайтара ул,— миндә икмәк юк, ә зур савытта бер уч он гына һәм кечкенә савытта әз генә май бар. Мин бераз утын җыеп үземә һәм улыма берәр ризык барып әзерлим. Без аны ашыйбыз да һәм аннан соң үләбез» (1 Пат. 17:12). Әйдәгез, бу сөйләшү нәрсә ачыклый икәнен карап чыгыйк.
Тол хатын Ильясның Аллаһыдан куркып яшәгән исраилле булуын таныган. Моны «синең Аллаһың Йәһвә тере» дигән сүзләреннән күреп була. Аның сүзләре шулай ук шуны күрсәтә: тол хатын Исраил Аллаһысы турында әзрәк белсә дә, аңа Йәһвәне «минем Аллаһым» дип атар өчен белем җитмәгән. Ул Сарепт шәһәрендә яшәгән. Сарепт шәһәре «Сидондагы», ягъни финикиялеләрнең Сидон шәһәренә бәйле булгандыр. Сарепт шәһәрендә яшәүчеләр, күрәсең, Багалга табынган. Моңа карамастан, Йәһвә тол хатынның башкарак кеше булуын күргән.
Сарепт шәһәрендәге ярлы хатын, потка табынучылар арасында яшәгән булса да, иман күрсәткән. Ильясны тол хатын янына җибәреп, Йәһвә моны пәйгамбәрнең дә, тол хатынның да файдасына эшләгән. Моннан без бер мөһим сабак алабыз.
Сарепт шәһәрендәге кешеләр Багалга табынган, ләкин бу анда яшәүчеләрнең һәрберсе бозык дигәнне аңлатмаган. Ильясны тол хатын янына җибәреп, Йәһвә шуны күрсәткән: ул яхшы йөрәкле кешеләргә, алар аңа әле хезмәт итмәсә дә, игътибар итә. Чынында, Аллаһы «үзеннән куркучыны һәм тәкъвалык кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәс. 10:35).
Сез яшәгән җирдә Сарепт шәһәрендәге тол хатын кебек кешеләр күпме? Алар, бәлки, ялган дин тотучылар арасында яши, әмма шул ук вакыт яхшырак нәрсәгә омтыла. Алар, бәлки, Йәһвә турында әз белә я бөтенләй белми торгандыр, шуңа күрә аларга, саф гыйбадәт кылуны кабул итәр өчен, ярдәм кирәк. Сез андый кешеләрне эзлисезме һәм аларга ярдәм итәсезме?
«БАШТА ҮЗЕҢДӘ БУЛГАННАН МИҢА КЕЧКЕНӘ ИКМӘК ӘЗЕРЛӘП КИЛ»
Әйдәгез, Ильясның тол хатынны нәрсә эшләргә сораганын җентекләп карап чыгыйк. Тол хатын пәйгамбәргә үз хәлен аңлатып бирә: ул улы белән кичке ашны ашар, ә аннан соң үләр. Ә Ильяс аңа нәрсә әйтә? Ул болай ди: «Курыкма. Бар һәм әйткәнеңчә эшлә. Әмма башта үзеңдә булганнан миңа кечкенә икмәк әзерләп кил, ә аннан соң үзеңә һәм улыңа берәр нәрсә әзерләрсең. Йәһвә — Исраилнең Аллаһысы болай ди: „Йәһвә җиргә яңгыр җибәрәчәк көнгә хәтле зур савыттагы он бетмәячәк һәм кечкенә савыттагы май кимемәячәк“» (1 Пат. 17:11—14).
Берәрсе: «Мин сиңа соңгы икмәгемне бирергә тиешме? Син шаяртасыңдыр»,— дип әйткән булыр иде. Әмма тол хатын алай дими. Йәһвә турында күп белмәсә дә, ул Ильясның сүзләренә ышана һәм ул әйткәнне эшли. Тол хатынның иманы өчен нинди җитди сынау! Һәм нинди акыллы карар кабул итә ул!
Тол хатын Ильяс Аллаһысы Йәһвәгә ышанган, һәм бу аның һәм улының тормышын саклаган
Аллаһы ярлы тол хатынны онытмаган. Ильяс вәгъдә иткәнчә, Йәһвә тол хатынның җиткелексез запасларын күбәйткән. Шулай итеп, Ильясның, тол хатынның һәм аның улының корылык ахырына кадәр ризыклары булган. Әйе, «Йәһвәнең Ильяс аша әйткән сүзе буенча, зур савыттагы он бетмәгән һәм кечкенә савыттагы май кимемәгән» (1 Пат. 17:16; 18:1). Тол хатын башкача эшләгән булса, теге оннан һәм майдан ясалган ризык аның соңгы кичке ашы булыр иде. Әмма ул иман күрсәтеп эш иткән, Йәһвәгә таянган һәм башта Ильясны ашаткан.
Без мондый сабак ала алабыз: Аллаһы үзенә ышанган кешеләрне фатихалый. Сафлыгыгыз сыналганда, иман күрсәтсәгез, Йәһвә сезгә булышачак. Ул сезнең өчен Тәэмин Итүче, Яклаучы һәм Дус булачак һәм сезгә авырлыкларыгызны кичереп чыгарга ярдәм итәчәк (Чыг. 3:13—15).
1898 елда «Сион күзәтү манарасы»нда тол хатын очрагы каралган һәм мондый сабакка басым ясалган булган: «Тол хатынның, тыңлаучан булыр өчен, иманы җиткән икән, димәк, ул пәйгамбәр аша Ходайдан ярдәмне алырга лаек булган; әгәр тол хатын иман күрсәтмәгән булган булса, шул хөрмәт башка тол хатынга бирелер иде. Безнең белән дә шулай ук: тормышыбызның төрле чакларында, Ходай иманыбызны тикшереп тора. Иман күрсәтсәк, без аның фатихаларын алырбыз; иман күрсәтмәсәк, алардан мәхрүм калырбыз».
Берәр проблема туса, безгә Аллаһының җитәкчелеген эзләргә кирәк. Без аны Изге Язмалар китабында һәм шул китапка нигезләнгән басмаларыбызда таба алабыз. Аннан соң без Йәһвә җитәкчелеге буенча, аны кабул итү авыр булса да, эш итәргә тиеш. «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер»,— дигән сүзләр буенча эш итсәк, без күп фатихалар алырбыз (Гыйб. сүз. 3:5, 6).
«УЛЫМНЫ ҮТЕРЕР ӨЧЕН КИЛДЕҢ»
Тол хатынның иманы тагын бер сынауга дучар була. Изге Язмаларда болай дип бәян ителә: «Соңрак бу хатынның — бу өй хуҗабикәсенең улы нык авырып китә, хәтта ул суламый башлый». Шундый зур кайгының сәбәбен аңларга тырышып, кайгырган әни кеше Ильяска болай дигән: «Хак Аллаһы кешесе, синең миндә ни эшең бар? Син минем яныма гөнаһым турында искә төшерер өчен һәм улымны үтерер өчен килдең» (1 Пат. 17:17, 18). Шул ачы сүзләр нәрсә аңлаткан?
Тол хатын, вөҗдан газапларын кичереп, берәр гөнаһын исенә төшергәнме? Ул улының үлеме — бу Аллаһыдан җәза, ә Ильяс — үлем турында Аллаһының хәбәрен җиткерергә килде дип уйлаганмы? Изге Язмаларда моның турында бер нәрсә дә әйтелмәгән, ләкин шунысы ачык: тол хатын Аллаһыны бернинди гаделсезлектә гаепләмәгән.
Малай үлгән һәм тол хатын бу җан өзгеч хәсрәт Ильяс килүе аркасында төшкән дип уйлый. Моның барысы турында ишеткәч, Ильяс шаккатадыр. Малайның гәүдәсен өске бүлмәгә күтәреп, Ильяс болай дип ялвара: «Минем Аллаһым Йәһвә, мин бу хатын йортында килмешәк шикелле яшим. Әллә син аңа да, аның улын үтереп, явызлык эшләрсеңме?» Аллаһы яхшы һәм кунакчыл тол хатынның газапларына юл куйса, үз исемен хурлауга дучар итәр иде. Пәйгамбәр өчен бу фикер башка сыймаслык. Шуңа күрә Ильяс болай дип үтенә: «Минем Аллаһым Йәһвә, синнән үтенәм, бу баланың җаны кире аңа кайтсын» (1 Пат. 17:20, 21).
«КАРА, СИНЕҢ УЛЫҢ ТЕРЕ»
Йәһвә Ильясны тыңлаган. Тол хатын иман күрсәткән һәм пәйгамбәрне бар нәрсә белән тәэмин иткән. Аллаһы тол хатынның улын терелтәчәк һәм бу киләчәк буыннарга өмет бирәчәк икәнен белгән. Күрәсең, шул сәбәпле ул малайның чир аркасында үлүенә юл куйган. Бу терелү очрагы — Изге Язмаларда язылган терелү очракларның беренчесе. Ильяс кайнар дога кылганнан соң Йәһвә балага тормыш кайтара. Ильяс тол хатынга: «Кара, синең улың тере!» — дигәч, хатынның йөзендә нинди шатлык балкып торуын күз алдыгызга китерегез генә. Тол хатын Ильяска болай ди: «Хәзер мин шуны беләм: син Аллаһы кешесе һәм Йәһвәнең сүзе синең авызыңда хак» (1 Пат. 17:22—24).
1 Патшалар китабының 17 нче бүлегендә шул хатын турында бүтән бернәрсә дә әйтелми. Ләкин Гайсәнең аның турында уңай сүзләр әйткәнен исәпкә алсак, тол хатын калган тормышын Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булып уздырган дигән нәтиҗәгә килеп була (Лүк 4:25, 26). Бу хикәя безне шуңа өйрәтә: Аллаһы үз хезмәтчеләренә яхшылык эшләгән кешеләрне фатихалый (Мат. 25:34—40). Шул очрак безне шуңа да ышандыра: Аллаһының тугры хезмәтчеләре кыен шартларда булса да, ул аларны бар кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итә (Мат. 6:25—34). Әйе, Йәһвә үлгәннәрне терелтергә тели һәм моны эшли ала (Рәс. 24:15). Һичшиксез, бу искиткеч сабаклар безне Сарепт шәһәрендәге тол хатынны исебезгә төшереп торырга дәртләндерә.