Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 47 дәрес
  • Сез суга чумдырылырга әзерме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез суга чумдырылырга әзерме?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Сез суга чумдырылуга әзерме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Аллаһыга багышлану һәм суга чумдырылу
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Суга чумдырылу — мәсихчеләрдән таләп ителгән адым
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 47 дәрес
Дәрес 47. Изге Язмаларны өйрәнүче конгресста бер ир-атның суга чумдырылуын карап тора һәм суга чумдырылу турында уйлана.

ДӘРЕС 47

Сез суга чумдырылырга әзерме?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Изге Язмаларны өйрәнгән вакытта сез Йәһвә турында инде күп нәрсәләр белдегез. Өйрәнгәннәрегезне тормышта кулланыр өчен сез кайбер үзгәрешләр ясагансыздыр. Шулай да Йәһвәгә багышланудан һәм суга чумдырылудан сезне нәрсәдер тоткарлап торадыр. Бу дәрестә без суга чумдырылырга еш кына комачаулаган кайбер киртәләрне һәм аларны ничек җиңәргә икәнен карап чыгарбыз.

1. Суга чумдырылу үтәр өчен күпме белем кирәк?

Суга чумдырылыр өчен сезгә «хакыйкать турында төгәл белем алырга» кирәк (1 Тимутигә 2:4). Бу сез Изге Язмалар белән бәйле һәр сорауга җавапны белергә тиеш дигәнне аңлатмый. Хәтта күп еллар элек суга чумдырылган мәсихчеләр дә белем алуларын дәвам итә (Көләсәйлеләргә 1:9, 10). Ләкин сезгә Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны аңларга кирәк. Җыелыш өлкәннәре сезгә суга чумдырылыр өчен белемегез җитәрлекме икәнен аңларга ярдәм итәчәк.

2. Чумдырылганчы, нинди адымнар ясарга кирәк?

Суга чумдырылганчы, сез «тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга» тиеш. (Рәсүлләр 3:19 укы.) Бу нәрсәне аңлата? Сез кылган гөнаһларыгызга үкенергә һәм Йәһвәдән кичерүен сорарга тиеш. Шулай ук начар тәртиптән баш тартырга һәм Аллаһы хуплаганча яшәргә тәвәккәл булырга кирәк. Өстәвенә, сез очрашуларга йөрергә һәм җыелыш белән вәгазьли башларга тиеш.

3. Ни өчен курку сезне тоткарларга тиеш түгел?

Кайберәүләр Йәһвәгә вәгъдә иткәнчә яши алмаслар дип курка. Әлбәттә, сез вакыт-вакыт хаталар эшләрсез. Хәтта Изге Язмаларда искә алынган тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар да хаталар кылган. Ләкин Йәһвә үзенең хезмәтчеләреннән камиллекне көтми. (Зәбур 103:13, 14 укы.) Сез хәлегездән килгәнне эшләсәгез, ул канәгать булыр! Ул сезгә ярдәм итәчәк. Йәһвә безне «һичбер нәрсә... [үзенең] мәхәббәтеннән аера алмаячак» дип ышандыра. (Римлыларга 8:38, 39 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвәне яхшырак белеп һәм аның ярдәмен кабул итеп, суга чумдырылырга комачаулаган киртәләрне ничек җиңеп була икәнен белегез.

Коллаж: Бер кыз суга чумдырылырга комачаулаган киртәләрне җиңеп чыга.

4. Йәһвә белән яхшырак танышыгыз

Бу кыз бер Йәһвә Шаһите белән Изге Язмаларны өйрәнә.

Суга чумдырылганчы, Йәһвәне никадәр яхшы белергә кирәк? Алган белемнәрегез сездә аңа карата ярату һәм аны сөендерергә теләк тудырган икән, димәк, сез аны яхшы беләсез. Төрле илләрдә яшәгән Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең суга чумдырылуга ничек әзерләнгәнен белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннары сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Суга чумдырылуга алып баручы адымнар» (3:56)

  • Бу кешеләргә суга чумдырылуга әзерләнергә нәрсә ярдәм иткән?

Римлыларга 12:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмалардагы тәгълиматлар турында я Йәһвә Шаһитләренең хакыйкатькә өйрәтүенә шикләрегез бармы?

  • Булса, аларны юкка чыгарыр өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

5. Суга чумдырылырга комачаулаган киртәләрне җиңегез

Бу кыз сумкасына Изге Язмаларны сала, а анасы аны ачулана.

Үзебезне Йәһвәгә багышларга һәм суга чумдырылырга карар иткәч, без барыбыз авырлыкларга очрыйбыз. Бер мисалга игътибар итик. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Йәһвәне ярату киртәләрне җиңә» (5:22)

  • Нарангерелга Йәһвәгә хезмәт итәр өчен нинди киртәләрне җиңәргә туры килгән?

  • Йәһвәне ярату аңа бу киртәләрне җиңәргә ничек ярдәм иткән?

Гыйбрәтле сүзләр 29:25 һәм 2 Тимутигә 1:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Киртәләрне җиңәр өчен кыюлыкны кайдан алырга?

6. Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышаныгыз

Бу кыз бер олы яшьтәге хатын-кызга вәгазьли, ә янында аның Изге Язмаларны өйрәтүчесе тора.

Йәһвә сезгә үзе хуплаганча яшәргә ярдәм итәчәк. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Сиңа Йәһвә Аллаһы ярдәм итәр» (2:50)

  • Бу өйрәнүчегә суга чумдырылырга нәрсә комачаулаган?

  • Аңа Йәһвәгә ышанычын ныгытырга нәрсә ярдәм иткән?

Ишагыя 41:10, 13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен сез багышланганда биргән вәгъдәгезне үти алганыгызга ышана аласыз?

7. Йәһвәнең яратуы өчен рәхмәтле булуыгызны тирәнәйтегез

Бу кыз дога кыла.

Йәһвәнең үзегезгә күрсәткән яратуы турында күбрәк уйланган саен, сезнең рәхмәт хисегез һәм аңа мәңге хезмәт итәргә теләгегез үсә барачак. Зәбур 40:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәнең нинди фатихалары өчен сез аеруча рәхмәтле?

Ирмия пәйгамбәр Йәһвәне һәм аның сүзен яраткан. Һәм ул Йәһвәнең исемен йөртү хөрмәтен бик кадерләгән. Ул болай дигән: «Синең сүзең минем өчен сөенү һәм күңел шатлыгы булып китте, чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә» (Ирмия 15:16). Мондый сорауларга җавап бирегез:

  • Ни өчен Йәһвә Шаһите булу зур хөрмәт?

  • Сез, суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып китәргә телисезме?

  • Сезгә моны эшләргә берәр нәрсә комачаулыймы?

  • Сезнеңчә, суга чумдырылу үтәр өчен сезгә нәрсә эшләргә кирәк?

Бу кыз суга чумдырылу үтә.

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Минемчә, мин багышлануым һәм суга чумдырылуым буенча яши алмам»,— дип әйтә.

  • Сез дә шулай дип уйлыйсызмы?

ЙОМГАКЛАУ

Сез Йәһвә ярдәме белән суга чумдырылырга комачаулаган киртәләрне җиңә аласыз.

Кабатлау

  • Суга чумдырылу үтәр өчен, Изге Язмалардан күпме белем алырга кирәк?

  • Суга чумдырылу үтәр өчен, сезгә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк булыр?

  • Ни өчен курку сезне тоткарларга тиеш түгел?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Суга чумдырылу карары нәрсәгә нигезләнергә тиеш икәнен карап чыгыгыз.

«Сез суга чумдырылуга әзерме?» («Күзәтү манарасы» 2020 ел, март)

Сезне тоткарлый алган кайбер авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга икәнен белегез.

«Суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» («Күзәтү манарасы» 2019 ел, март)

Бер ир кеше, суга чумдырылу үтәр өчен, ничек кайбер киртәләрне җиңгән?

«Суга чумдырылырга сиңа нәрсә комачаулый?» (1:10)

Башта Атаа исемле ир-ат суга чумдырылу үтәргә икеләнгән. Бу мөһим адымны ясарга аны нәрсә дәртләндергән?

«Мин моңа чыннан да лаекмы?» (7:21)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу