Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 1.2. 3 б.
  • Муса пәйгамбәр кем булган?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Муса пәйгамбәр кем булган?
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Янып торган куак
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ни өчен Муса качкан
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Янып торучы куак
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 1.2. 3 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: МУСА ПӘЙГАМБӘРДӘН БЕЗ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ?

Муса пәйгамбәр кем булган?

Мусаның исемен ишеткәч, сез кемне күз алдына китерәсез?

  • Әнисе Нил елгасында кәрзиндә калдырган баланымы?

  • Мисырдагы фиргавен кызы тәрбияләсә дә һәм бай тормыш алып барса да, яһүд булуын онытмаган малайнымы?

  • 40 ел Мидьян җирендә сарык көтүен көткән кешенеме?

  • Йәһвәa белән янып торган куак янында сөйләшкән кешенеме?

  • Мисыр фиргавене янына курыкмыйча барып исраиллеләрне азат итәргә сораган кешенеме?

  • Аллаһы җитәкчелеге буенча Мисырга, аның фиргавене хак Аллаһыга буйсынмаганга, ун җәзаны җибәргән кешенеме?

  • Исраиллеләрне могҗизалы рәвештә Мисырдан чыгарган җитәкченеме?

  • Кызыл диңгезне аерган кешенеме?

  • Исраиллеләргә Аллаһыдан Ун әмер биргән кешенеме?

БУ БАР эшләрне Муса кылган, хәтта күбрәк тә башкарган. Шуңа күрә мәсихчеләрнең, яһүдләрнең һәм мөселманнарның бу тугры пәйгамбәрне тирән хөрмәт итүенә гаҗәпләнәсе юк!

һичшиксез, Муса «кодрәтле һәм куркыныч эшләрне» кылучы пәйгамбәр булган (Канун 34:10—12). Ул Аллаһыга үзен гаҗәеп рәвештә кулланырга рөхсәт иткән. Шулай да Муса гади кеше булган. Мусаның, Ильяс пәйгамбәрнең кебек, бар кешеләргә хас хисләр булган (Ягъкуб 5:17; Маттай 17:1—9). Мусаның да безнең кебек авырлыклары булган, һәм ул аларны җиңеп чыккан.

Сез аның моны ничек эшләгәнен белергә теләр идегезме? Әйдәгез, Мусаның өч күркәм сыйфат ничек чагылдырганын, һәм аның безгә нинди үрнәк калдырганын карап чыгыйк.

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — ул Аллаһының исеме.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу