Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 ноябрь 18-19 б.
  • «Юмарт кеше фатихалы булыр»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Юмарт кеше фатихалы булыр»
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Башкарыласы эш — зур эш»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Аларның артыгы кытлыкны каплый
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвә әзер булу рухын мул фатихалый
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 ноябрь 18-19 б.
Һанна яшь Ишмуилны изге чатырга алып килә

«Юмарт кеше фатихалы булыр»

КОРБАННАР китерү Аллаһыга гыйбадәт кылуда һәрвакыт мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, борынгы заманнарда исраиллеләр хайваннарны корбанга китергән. Ә мәсихчеләр Аллаһыны «мактау корбаны» белән данлаган. Әмма Аллаһы хезмәтчеләре моның белән генә чикләнмәгән (Евр. 13:15, 16). Киләсе мисаллардан күренгәнчә, алар Йәһвәгә башка корбаннар да китергән, нәтиҗәдә, зур шатлык һәм фатихалар алган. Бу Йәһвәнең күңеленә хуш килгән.

Аллаһының Һанна исемле тугры хезмәтчесе ир бала табарга бик теләгән, ләкин балага уза алмаган. Ул Йәһвәгә дога кылган һәм, улым туса, аны «гомере буена» Йәһвәгә хезмәт итүгә бирәчәкмен, дип нәзер әйткән (1 Иш. 1:10, 11). Вакыт узу белән Һанна авырга калган. Туган улына ул Ишмуил дигән исем кушкан. Малайны имчәктән аергач, Һанна, биргән антына тугры булып, улын изге чатырга алып килгән. Йәһвә бу тугры хатынны фидакарьлеге өчен фатихалаган: аның тагын биш баласы туган, ә Ишмуил Исраилдә пәйгамбәр булып киткән һәм Изге Язмаларны язуда катнашкан (1 Иш. 2:21).

Бүген мәсихчеләр, Һанна белән Ишмуил кебек, Барлыкка Китерүчегә үз тормышларын багышлый. Гайсә вәгъдә иткәнчә, без Йәһвәгә китергән бар корбаннар өчен мул фатихалар алачакбыз (Марк 10:28—30).

Беренче гасырда Дөркәс исемле апа-кардәш яшәгән. Кардәшләр аны бик яраткан, чөнки ул, «күп кенә яхшы эшләр кылып, ярлыларга юмарт ярдәм күрсәткән». Ләкин Дөркәс кинәт кенә авырып киткән һәм үлгән. Бу бөтен җыелыш өчен зур кайгы булган. Шул якларга Петернең килгәнен ишеткәч, кардәшләр аны үз шәһәренә чакырган. Петер алар янына килгән һәм Дөркәсне терелткән. Бу кардәшләргә зур шатлык китергән! Изге Язмаларда рәсүлләр моңа хәтле берәр кемне терелткән дип беркайда да әйтелми — күрәсең, бу беренче очрак булган (Рәс. 9:36—41). Әйе, Йәһвә Дөркәснең игелекле эшләрен онытмаган (Евр. 6:10). Изге Язмаларда язылган аның гаҗәеп үрнәге безнең өчен бик файдалы.

Рәсүл Паул да юмарт булуда яхшы үрнәк күрсәткән. Ул башкалар хакына вакытын һәм көчен сарыф итәргә әзер булган. Көринттәге мәсихчеләргә ул болай дип язган: «Җаннарыгыз хакына үземне сарыф итәргә, тулысынча сарыф ителергә шат булырмын» (2 Көр. 12:15). Паул үз тәҗрибәсеннән шуны аңлаган: башкалар файдасына игелек кылып, канәгатьлек тә кичерәсең, һәм иң мөһиме, Йәһвәнең хуплавын һәм фатихасын да аласың (Рәс. 20:24, 35).

Әйе, Патшалык һәм имандашлар хакына вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итүебез Йәһвәне бик шатландыра. Без Патшалык эшенә тагын ничек тә булса булышлык күрсәтә алабызмы? Әйе. Хезмәттә катнашудан тыш, без ирекле иганәләр дә бирә алабыз. Бу акча бөтендөнья вәгазь эше өчен кулланыла. Мәсәлән, иганәләр ярдәмендә миссионерлар һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләр үз хезмәтләрен башкара, шулай ук төрле телләрдә басмалар бастырыла, видеороликлар чыгарыла, табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтелә һәм Патшалык Заллары төзелә. Без «юмарт кеше фатихалы булыр» икәненә шикләнмибез һәм, Йәһвәгә кыйммәтле нәрсәләребезне биреп, аңа үз яратуыбызны күрсәтәбез (Гыйб. сүз. 3:9; 22:9).

Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләрне ничек биреп була?

Паул яшәгән вакытта мәсихчеләр, «акчаның бер өлешен аерып куеп», аны иганә итеп биргән. Бүген дә күп кенә Йәһвә Шаһитләре, үз бюджетыннан билгеле бер сумманы бүлеп куеп, аны җыелыштагы «Бөтендөнья вәгазь эше» дип аталган тартмага сала (1 Көр. 16:2). Җыелышлар һәр ай бу ирекле иганәләрне Йәһвә Шаһитләренең җирле филиалына җибәрә. Мәсихче үз иганәләрен җирле филиалга турыдан-туры да җибәрә ала. Илегездә Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган төп юридик затның исемен белер өчен, филиалга мөрәҗәгать итегез. Түбәндә филиалга турыдан-туры җибәреп булган ирекле иганәләрнең төрләре китерелә. (Иганәләрне теге я бу юл белән җибәреп буламы, юкмы икәнлеге җирле шартлардан тора.)

ФИЛИАЛ БЕЛӘН АЛДАН СӨЙЛӘШҮНЕ ТАЛӘП ИТМӘҮЧЕ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

  • Банк аша яисә дебит я кредит картасы ярдәмендә җибәрелә торган иганәләр. Кайбер филиалларга иганәләрне интернет аша да җибәреп була.

  • Турыдан-туры бирелгән акча я кыйммәтле әйберләр. Акчаны я кыйммәтле әйберләрне филиалга җибәрсәгез, хатта бу — ирекле иганә дип кыскача гына языгыз.

КИРЕ АЛУ МӨМКИНЛЕГЕ БЕЛӘН БИРЕЛГӘН АКЧА

  • Филиалга акчаны берникадәр вакытка биреп була. Кирәк булганда, аларны кире сорап була.

  • Акчаны филиалга җибәрсәгез, хатта бу — вакытлыча бирелгән ирекле иганә дип кыскача гына языгыз.

ФИЛИАЛ БЕЛӘН АЛДАН СӨЙЛӘШҮНЕ ТАЛӘП ИТҮЧЕ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

Бөтендөнья Патшалык эшенә акча я кыйммәтле әйберләр бирүдән тыш, башка төрле ирекле иганәләр белән дә ярдәм итеп була. Түбәндә аларның кайбер төрләре китерелә. Аларның берәр төрен сайларга булсагыз, бу мөмкинме, юкмы икәнен белер өчен, башта илегез турында кайгырткан филиал белән элемтәгә керегез. Төрле җирләрдә законнар төрле булганга, үзегезгә туры килгән ысулны сайлар өчен, тәҗрибәле юристлар һәм салым консультантлары белән киңәшләшегез.

Иминият акчасы. Тормышны иминиятләштерү я пенсия иминиятләве буенча төзелгән договорда акчаның Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка түләнәчәге турында языла.

Банк кертемнәре. Билгеле бер банкның кагыйдәләренә карап, кертемнәрне, депозит сертификатларын я шәхси пенсион планнарны Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка васыять итеп була.

Акцияләр һәм кыйммәтле кәгазьләр. Акцияләрне һәм кыйммәтле кәгазьләрне Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка бүләк итәргә я васыять итәргә мөмкин.

Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка бүләк итеп я васыять итеп була.

Васыятьнамә һәм милек белән идарә итәргә хокук биргән договор. Милек я акча Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка васыять ителергә мөмкин. Милек белән идарә итәргә хокук биргән договор буенча бу затны шулай ук табыш алучы итеп тә билгеләп була. Андый договор салым түләүдә өстенлекләр бирергә мөмкин.

Югарыда искә алынган ирекле иганәләрнең төрләре бүләк итүчедән тиешле планлаштыруны таләп итә. Бөтендөнья вәгазьләү эшенә материаль яктан булышлык күрсәтергә теләгән кешеләр өчен инглиз һәм испан телләрендә махсус брошюра чыгарылган иде (Charitable Planning to Benefit Kingdom Service Worldwide). Ул брошюрада ирекле иганәләрнең төрләре, шул исәптән васыятьнамәне ничек төзеп булганы турында әйтелә. Төрле җирләрдә салым белән бәйле һәм башка законнар төрле булганга, брошюрада искә алынган ысулларның кайберләре сезнең шартларыгызга туры килмәскә мөмкин. Аны укып чыккач, юрист я салым консультанты белән киңәшләшегез. Иганәләр бирүнең өстәрәк әйтеп кителгән ысуллар ярдәмендә күпләр безнең дөньякүләм дини һәм гуманитар эшчәнлегебезгә булышлык итә һәм шул ук вакыт салым түләүдә өстенлекләрдән файдалана. Сезнең илегездә бу брошюра булса, аны Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелышының сәркатибеннән сорап була.

Күбрәк мәгълүмат аласыгыз килсә, илегездәге филиалга мөрәҗәгать итегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу