«Ихтыяр белдерү» документын тутыру мөһим
«Ихтыяр белдерү һәм дәвалау турындагы ышаныч язу» документы суга чумдырылу үткән Шаһитләргә бирелә. Без «иртәгә тормышыбызда нәрсә буласын» белмибез, шуңа күрә алдан ук шуны карап чыгу мөһим: син берәр хәл килеп чыкса, дәвалауның нинди төрләренә һәм нинди медик процедураларына риза? Шуннан соң документта үз ихтыярыңны белдереп, бу документны тутыру мөһим (Ягък. 4:14; Рәс. 15:28, 29). Безгә бу яктан ярдәм итәр өчен, «Кеше тәненә кан җибәрмичә дәвалау. Авырган кешегә аның хокукларын бозмыйча ничек ярдәм итәргә?» (рус) дигән видеофильм чыгарылган иде. Бу фильмны карап чык һәм дога кылып, аның эчтәлеге турында уйлан. (Әти-әниләр, бу фильмда кайвакыт хирургик операцияләр күрсәтелә, шуңа күрә сез, бәлки, бу фильмны балалар белән бергә карамаска булырсыз).
1) Ни өчен кайбер табиблар кеше тәненә кан җибәрүгә карата үз карашларын үзгәртәләр? 2) Кеше тәненә кан җибәрмичә ясалган өч катлаулы операция мисалын китер. 3) Бөтен дөнья буенча кеше тәненә кан җибәрмичә дәваларга ничә табиб теләк белдергән? Ни өчен алар андый теләк белдергән? 4) Күптән түгел генә кан куллану турында үткәрелгән тикшерүләр нәрсә ачыклаган? 5) Кеше тәненә кан җибәреп дәвалау нинди куркыныч тудыра? 6) Кеше тәненә кан җибәрмичә дәвалауның нинди яхшы яклары бар? Белгечләр моның турында нәрсә әйтә? 7) Анемиягә нәрсә китерә? Кеше анемияне ни дәрәҗәдә кичерә ала? Кешедә анемия булса, аңа ничек ярдәм итеп була? 8) Авыру кешедә кан булдыру процессы тизрәк барсын өчен, нәрсә эшләп була? 9) Операция барганда авыру кеше әзрәк кан югалтсын өчен, нәрсә эшлиләр? 10) Төрле ашыгыч очракларда һәм кечкенә балаларны аларның тәненә кан җибәрмичә дәвалап буламы? 11) Сыйфатлы медик дәвалауның төп этик якларын әйтеп бирегез. 12) Ни өчен мәсихчеләргә кеше тәненә кан җибәрмичә дәвалау төрләрен алдан ук сайлау мөһим? Моны ничек эшләп була?
Фильмда төрле дәвалау төрләре турында әйтелә, әмма һәрбер кеше үзе, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданына нигезләнеп, үзенә яраклысын сайлый. Синең үзеңә һәм балаларыңа яраклы дәвалану һәм медик процедуралар төрләрен син инде карап чыктыңмы һәм «Ихтыяр белдерү һәм дәвалау турындагы ышаныч язу» документын тутырып яздыңмы? Моның турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы мәхәббәте» китабының 7 нче бүлеген һәм искәрмәләрдә китерелгән материалны игътибар белән карап чык. Шулай ук «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2006 ел, ноябрь санындагы өстәмә битләрендә «Кан фракцияләренә карата һәм үз канымны кулланып дәвалауга карата карашым нинди?» дигән мәкаләне кара. Соңыннан үз карарыңны «Ихтыяр белдерү» документына дөрес итеп язып куй. Дәвалау буенча синең вәкилләрең һәм Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнарың син сайлаган дәвалауны һәм моның сәбәпләрен белергә тиеш.
[3 биттәге рамка]
• Үзеңә һәм балаларыңа яраклы дәвалану һәм медик процедуралар хакында карар кабул иттеңме?
• Көтелмәгән хәл килеп чыкса дип, тутырылган «Ихтыяр белдерү» документын үзең белән йөртәсеңме?