Син ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракларга әзерме?
Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очраклар, гадәттә, көтелмәгәндә килеп чыга (Ягък. 4:14). Шуңа күрә зирәк кешеләр андый хәлләрнең булуына мөмкин кадәр яхшырак әзерләнә (Гыйб. сүз. 22:3). Дәвалауның нинди төрләренә һәм нинди медик процедураларына ризалашырга? Син моның турында уйландыңмы һәм үз ихтыярыңны язма формада белдердеңме? Безгә бу яктан ярдәм итәр өчен, «Кеше тәненә кан җибәрмичә дәвалау. Авырган кешегә аның хокукларын бозмыйча ничек ярдәм итәргә?» (рус) дигән видеофильм чыгарылган иде. Ул — «Тәнгә кан җибәрүгә альтернатив дәвалану. Фәнни-документаль фильмнар» (рус) дигән DVD дискка кергән өч видеофильмның икенчесе. Бу фильмны караганда, аста китерелгән сорауларга җавап тап. Фильмда кайвакыт хирургик операцияләр күрсәтелгәнгә, аны кечкенә балалары белән караргамы-юкмы икәнен әти-әниләргә үзләренә хәл итәргә кирәк.
1) Ни өчен кайбер табиблар кеше тәненә кан җибәрүгә карата үз карашларын үзгәртәләр? 2) Кеше тәненә кан җибәрмичә ясалган өч катлаулы операция мисалын китер. 3) Ни өчен бөтен дөнья буенча меңләгән табиб һәм хирург авырган кешеләрне тәннәренә кан җибәрмичә дәваларга тели? 4) Күптән түгел генә кан куллану турында үткәрелгән тикшерүләр нәрсә ачыклаган? 5) Кеше тәненә кан җибәреп дәвалау нинди куркынычлар тудыра? 6) Кеше тәненә кан җибәрмичә дәвалауның нинди яхшы яклары бар? Белгечләр моның турында нәрсә әйтә? 7) Анемиягә нәрсә китерә? Кешедә анемия булса, аңа ничек ярдәм итеп була? 8) Авыру кешедә кан булдыру процессы тизрәк барсын өчен, нәрсә эшләп була? 9) Операция барганда авыру кеше әзрәк кан югалтсын өчен, нәрсә эшлиләр? 10) Кечкенә балаларны һәм яшәү белән үлем арасында булган кешеләрне тәннәренә кан җибәрмичә дәвалап буламы? 11) Сыйфатлы медик дәвалауның төп этик ягын әйтеп бирегез.
Фильмда әйтелгән төрле дәвалау төрләренең кайсысын сайларга икәнен һәрбер кеше, үз вөҗданына нигезләнеп, үзе хәл итә. Шуңа күрә үзеңнең берәр көтелмәгән хәлгә эләгүеңне көтеп торма, үзең өчен яраклы булган дәвалау төрләрен мөмкин кадәр тизрәк сайла. «Аллаһы мәхәббәте» китабының 7 нче бүлеге, андагы искәрмәләрдә китерелгән материал һәм «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2006 ел, ноябрь санындагы өстәмә битләрдәге мәгълүмат сиңа бу сорау буенча шәхси карар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Аннары син суга чумдырылган булсаң, үз карарыңны «Ихтыяр белдерү» документына язып куй. Бу документны көн саен үзең белән йөрт.
[3 биттәге иллюстрация]
Дәвалауның нинди төрләренә һәм нинди медик процедураларына ризалашырга? Син моның турында уйландыңмы һәм үз ихтыярыңны язма формада белдердеңме?