Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 1/11 2 б.
  • Син карар кабул иттеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Син карар кабул иттеңме?
  • Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Охшаш мәкаләләр
  • Син карар кабул иттеңме?
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • «Ихтыяр белдерү» документын тутыру мөһим
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • «Ихтыяр белдерү» документын тутыру мөһим
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Син ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракларга әзерме?
    Безнең изге хезмәтебез 2012
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2011
km 1/11 2 б.

Син карар кабул иттеңме?

Бөтен дөнья буенча операцияләрне кан җибәрмичә ясаучы табибларның саны үсә бара. Син медицинада кулланылган кан җибәрмичә дәвалау төрләрен яхшы беләсеңме? Моны дәвалау һәм хирургиягә кагылышлы акыллы карар кабул итәр өчен белергә кирәк. «Кансыз дәвалау. Табибларның уңышлары» дигән фильмны кара. Аннан соң дога кылып, аста китерелгән сораулар ярдәмендә белгәннәрең турында уйлан. (Искәрмә. Бу фильмда кайвакыт операцияләр күрсәтелә, шуңа күрә әти-әниләр, бәлки, аны балалары белән карамаска булырлар.)

1) Йәһвә Шаһитләре нинди төп сәбәп аркасында кан җибәрүдән баш тарталар? 2) Йәһвә Шаһитләре нинди дәвалау алырга телиләр? 3) Пациентларның нинди төп хокукы бар? 4) Ни өчен кан җибәрмичә дәвалауны сайлау акыллы һәм ни өчен бу сайлау җаваплылык өсти? 5) Кеше күп кан югалтса, табиблар тиз арада нинди ике адым ясарга тиеш? 6) Кан җибәрмичә дәвалау нинди дүрт принципка нигезләнгән? 7) Табиблар ничек а) кан югалтуны киметә алалар? б) эритроцитларны саклый алалар? в) организмда кан ясап чыгаруны көчәйтә алалар? г) кешегә югалган канны кайтара алалар? 8) Гемодилюция һәм реинфузия процессларын аңлатып бирегез. 9) Кан җибәрмичә дәвалауның һәркайсы төре турында нинди мәгълүматны табиблардан сорарга кирәк? 10) Катлаулы операцияләрне кан җибәрмичә ясап буламы? 11) Медицинада нинди уңай үзгәрешләр очрый?

Фильмда төрле дәвалау төрләре турында әйтелә, әмма һәрбер кеше үзе, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданына нигезләнеп, үзенә яраклысын сайлый. Синең үзеңә һәм балаларыңа яраклы дәвалану һәм медик процедуралар төрләрен син инде карап чыктыңмы? «Ихтыяр белдерү» документын тутырсаң, табиблар, син аңсыз хәлдә булганда, сине ничек дәваларга кирәк икәнен белер. Андый сораулар турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус), 2004 ел, 15 июнь һәм «Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 февраль саннарында «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләләрне кара. Шулай ук дәвалауның кайсы төренә ризалашырга һәм кайсысыннан баш тартырга икәнен карар итәр өчен «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2006 ел, ноябрь санындагы өстәмә битләрендә «Кан фракцияләренә карата һәм үз канымны кулланып дәвалауга карата карашым нинди?» дигән мәкаләне кара. Соңыннан үз карарыңны «Ихтыяр белдерү» документына дөрес итеп язып куй. Дәвалау буенча синең вәкилләрең һәм Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнарың син сайлаган дәвалауны һәм моның сәбәпләрен белергә тиеш.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу