Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Май аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау
«Ни өчен Аллаһы хакында белем алырга кирәк икәне турында уйлаганыгыз бармы? [Җавабын тыңла.] Минем сезгә бу сорау буенча бер кызык фикерне күрсәтәсем килә». «Гадән бакчасы. Уйдырма яки фактмы?» дигән брошюраның 16 битендә китерелгән 1 нче сорау астындагы материалны һәм анда китерелгән шигырьләрнең берсен укып чык. Брошюраны тәкъдим ит һәм, 2 нче сорауга җавапны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Гаилә бәхетен ничек сакларга?» дигән брошюра. «Сезнеңчә, Аллаһы кем икәнен белеп буламы? [Җавабын тыңла.] Минем сезгә бу сорау буенча бер кызык фикерне күрсәтәсем килә». 16 нче биттә китерелгән 2 нче сорау астындагы материалны, шулай ук анда китерелгән шигырьләрнең берсен укып чык һәм бу материал буенча фикер алыш. Брошюраны тәкъдим ит, һәм 3 нче сорау астындагы материалны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш.