Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Июль аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау
«Безнең барыбызның да туганыбызны я дустыбызны югалтканыбыз бар. Сез аларны яңадан күрергә өметләнәсезме? [Җавабын тыңла.] Менә бу юатучы фикергә игътибар итегез». «Мәгънәле тормыш. Бу мөмкинме?» брошюрадагы «Үлгәннәрнең өмете бармы?» дигән мәкаләдә китерелгән беренче өстәмә исемен һәм бер шигырьне укып карап чык. Брошюраны тәкъдим ит, һәм киләсе сорауга җавапны карап чыгар өчен кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Гаилә бәхетен ничек сакларга?» дигән брошюра. «Балалар бәләкәй булганда, әти-әниләре аларны һәр яктан яклый. Сез ничек уйлыйсыз, әти-әниләргә үз балаларын әхлаксызлыктан яклар өчен нәрсә эшләргә кирәк? [Җавабын тыңла.] Күп әти-әниләргә мондый киңәш ярдәм итә. [Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ны укы.] Бу брошюрада әти-әниләргә үз балаларын әхлак нормаларына өйрәтергә ярдәм итүче өч киңәш язылган». 18 нче биттә башланган мәкаләне күрсәт.