«Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән брошюраны ничек кулланырга
Яңа брошюра өйрәнүчеләрне Аллаһы оешмасы белән таныштыра
1. «Йәһвә ихтыяры» дигән брошюра нинди максатлар белән бастырылган булган?
1 «Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән яңа брошюраны син куллана башладыңмы? Аның максатлары: 1) өйрәнүчеләрне безнең белән, халык буларак, таныштыру, 2) аларга безнең эшебез турында күбрәк белергә ярдәм итү һәм 3) оешмабызның ничек эш итә икәнен күрергә булышу. «Йәһвә ихтыяры» дигән брошюраның һәрбер битендә бер дәрес урнашкан. Моның ярдәмендә һәр өйрәнү азагында, хәтта 5—10 минут эчендә генә бер дәресне карап чыгып була.
2. Брошюраның үзенчәлекләрен әйтеп кит.
2 Брошюра үзенчәлекләре. Брошюра өч өлештән тора, һәр өлештә, өстә әйтелгәнчә, Йәһвә оешмасының бер ягы карала. 28 дәреснең исемнәре сорау рәвешендә ясалган, ә калын хәрефләр белән язылган өстәмә исемнәр бу сорауларга җавап бирә. Брошюра 50 илдән булган фотографияләр белән бизәлгән, һәм бу безнең эшебез бөтен дөнья буенча башкарылганын һәм никадәр киң итеп җәелгәнен күрсәтә. Кайбер дәресләрдә «Күбрәк белегез» дигән рамка бар. Син өйрәнүчеңне рамкада китерелгән киңәшләрне кулланырга дәртләндерә аласың.
3. «Йәһвә ихтыяры» дигән брошюраны ничек кулланырга?
3 Брошюраны ничек кулланып була. Башта кешегә дәрес исемен күрсәт. Аннары дәресне бергә укыганда калын хәрефләр белән язылган өстәмә исемнәргә басым яса. Бит астында китерелгән кабатлау сораулары ярдәмендә өйрәнүне тәмамла. Дәресне тулысынча яисә өлешләп укып фикер алышыгыз. Китерелгән шигырьләрнең кайсыларын укырга икәнен үзең сайла. Рәсемнәр һәм «Күбрәк белегез» дигән рамка буенча фикер алышырга онытма. Дәресләрне чиратлап үтү яхшырак булыр иде. Әмма кирәк булса, башка дәрескә күч. Мәсәлән, конгресс алдыннан 11 нче дәресне карап чыгып була.
4. Ни өчен син яңа брошюраның бастырылуына шат?
4 Кеше белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, без аңа күктәге Атабыз белән танышырга ярдәм итәбез. Әмма без шулай ук аны Йәһвә оешмасы белән таныштырырга тиеш (Гыйб. сүз. 6:20). Без моны яңа «корал» ярдәмендә эшли алабыз, һәм без моңа бик шат!