Кереш сүзләр
Июль аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау
«Һәр кешенең диярлек озак һәм бәхетле яшисе килә. Сезнеңчә, кайчан да булса фән һәм медицина мәңгелек тормышка юл таба алырмы? [Җавабын тыңла.] Карагызчы менә монда нәрсә дип әйтелә». «Диннәрнең кайсысы хак?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт һәм беренче сорау астында китерелгән материалны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп китү турында сөйләш.
Искәрмә: бу кереш сүзләрне кулланып 6 нчы июльдә үткәреләчәк вәгазь очрашуында демонстрация ясагыз.
«Диннәрнең кайсысы хак?» дигән брошюра
«Күпчелек кешенең үз дине бар. Әмма кайберәүләр бер дингә дә ышанмый. Ә сез диннәр турында нәрсә уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Диннең хак булуын белер өчен, Гайсә пәйгамбәрнең мондый сүзләрен кулланып була. [Лүк 6:44а укы.] Бу брошюрада диннәр китергән начар җимешләрнең кайберләре карала. Бу брошюрадан сез шулай ук „Диннәрнең кайсысы хак?“ дигән сорауга җавап таба алырсыз».
«Бүген күпләр, бәхетлерәк булыйм дип, мал-мөлкәт җыялар. Изге Язмаларда Аллаһы безнең бәхетле булуыбызны тели дип әйтелә. [Рәсүлләр 14:16, 17 не укы һәм, кеше берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны тыңла.] Бу мәкаләдә Аллаһы без бәхетле булсын өчен нәрсә эшләгән икәне карала». 11 нче биттәге мәкаләне ач һәм брошюраны тәкъдим ит.
«Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюра
«Без бүген кешеләргә Аллаһы Сүзеннән дәртләндерүче фикерләр укып күрсәтәбез. Күпләр ни өчен Аллаһы газапларга юл куя дип гаҗәпләнә. Сезнеңчә, Аллаһы чыннан да кешеләрнең газапланып яшәүләрен теләгәнме?». Җавабын тыңла. Шуннан соң 5 нче дәресне ач. Беренче ике абзацны һәм курсив белән язылган шигырьләр буенча фикер алыш. Брошюраны тәкъдим ит һәм, калын шрифт белән язылган чираттагы сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.