Җыелыш территориясе зур булса
1 Гайсә Мәсих борынгы Исраилнең зур территориясендә — Яһүдиядәге шәһәрләреннән Гәлиләядәге авылларга кадәр — тырышып вәгазьләгән (Марк 1:38, 39; Лүк 23:5). Безгә шулай ук мөмкин кадәр күбрәк кешегә яхшы хәбәрне җиткерергә кирәк (Марк 13:10). Ләкин бу авыр булырга мөмкин. Ни өчен?
2 Россиядәге күп җыелышларның территорияләре күп километрга сузыла. Чит телдә, шул исәптән саңгырау телендә, сөйләшә торган җыелышлар, үз телендә сөйләшүчеләрне эзләп, күп халыклы территорияләрдә вәгазьли. Без мондый зур территорияләрдә яшәгән кешеләргә Йәһвә, Гайсә һәм Патшалык турында хакыйкатьне ничек җиткерә алабыз?
3 Яхшылап планлаштырыгыз. Җыелыш уңышларга ирешсен өчен, хезмәт күзәтчесенә һәм участоклар өчен җаваплы кардәшкә бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Мәсәлән, хезмәтне вәгазьчеләрнең күбесе тулы көнне вәгазьли алган шимбә көннәрдә планлаштырып була. Җыелыш булмаган территориягә барганда, элеккегә караганда хезмәттә күбрәк вакыт үткәрергә планлаштырыгыз һәм үзегез белән төшке аш алыгыз. Юлга җитәрлек вакыт бүлеп куяр өчен, вәгазь очрашуын иртәрәк үткәреп була. Яки вәгазь очрашуын сез вәгазьләргә җыенган урыны янында үткәреп була. Һава торышы яхшы, ә юллар үтәрлек булганда, авылларда вәгазьләргә планлаштырыгыз.
4 Чит телдәге территориядә вәгазьләгән кешеләр кыйммәтле вакыт саклый ала. Ничек? Аларга бу телдә сөйләшкән кешеләрнең исемнәрен һәм адресларын, шулай ук бу адресларны табарга ярдәм итүче картаны кулланырга кирәк. Вәгазьгә барган төркем билгеләнгән районда бар адресларны әйләнеп чыксын өчен, участокларны үзара бүлегез.
5 Үзегез белән җитәрлек әдәбият алырга онытмагыз. Участок сирәк вәгазьләнсә, өйдә булмаган кешеләргә трактат я элек бастырылган брошюраны калдырып була. Сезнең җыелышыгызда «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактат булса, аны вәгазьдә очраган бар кешеләргә тәкъдим итегез, шул исәптән аны өйдә булмаган кешеләргә калдырыгыз.
6 Хезмәттәшлек кирәк. Зур территориядә вәгазьләү җыелыштагы бөтен вәгазьчеләргә үзара хезмәттәшлек итәргә кирәк икәнен аңлата. Машинада күп йөрергә туры килсә, бер машинада бергә йөргән кешеләр юллык акчаны үзара бүлә ала. Сезнең белән сөйләшергә теләүче кешеләрне тапканда, акыллы эш итегез. Шуны истә тотыгыз: безгә участоктагы бар кешеләргә вәгазьләргә кирәк.
7 Кешенең кызыксынуы кечкенә булса да, аны үстерер өчен, билгеле чаралар күрегез. Кызыксынучыга алда да вәгазьләр өчен, аңардан аның адресыннан тыш телефон номерын да сорагыз. Авылда урамнарның исемнәре язылмаса яки йортларда саннар булмаса, кызыксынучыга килеп китәр өчен, аны ничек табып була икәнен сурәтләгез яки территориядәге картаның рәсемен ясагыз.
8 Гайсәнең: «Берәр шәһәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табыгыз»,— дигән йөкләмәсен үтәү — бу зур хөрмәт! (Мат. 10:11). Сез үз көчегезне биреп бу канәгатьлек китерүче эштә катнашсагыз, Йәһвә, һичшиксез, сезнең тырышлыкларыгызны фатихалаячак!