Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 7/14 2 б.
  • Йәһвә миңа ничек карый?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә миңа ничек карый?
  • Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларны көзгене куллангандай кулланыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Беренче мәхәббәтеңне» сакла
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Алга таба да фидакарьлек рухы күрсәтеп торыгыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Ни өчен мин тышкы кыяфәтем турында борчылам?
    Яшьләрнең 10 соравына җавап
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2014
km 7/14 2 б.

Йәһвә миңа ничек карый?

1. Ни өчен Изге Язмалар көзге белән чагыштырыла?

1 Син көзгегә еш карыйсыңмы? Һәрберебез диярлек көн дә карый. Көзгегә карап, без тышкы кыяфәтебездәге кимчелекләрне күрәбез. Изге Язмалар көзге белән чагыштырыла. Аллаһы Сүзен укып, без Йәһвә генә күрә алган үз йөрәгебездәге нәрсәләрне күрәбез (1 Иш. 16:7; Ягък. 1:22—24). Аллаһы Сүзе «йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый» (Евр. 4:12). Изге Язмаларны көн дә уку һәм анда язылганнар турында уйлану безгә төзәтәсе якларны күрергә һәм яхшы хәбәрне остарак вәгазьләргә ничек булыша ала? (Мәд. 1:1—3)

2. Изге Язмалар безгә үз-үзебезне тикшереп чыгарга ничек булыша ала?

2 Изге Язмаларга көзгегә караган кебек кара. Изге Язмаларда тугры хезмәтчеләр турында язылганнардан Йәһвә карашыннан күркәм дип саналган сыйфатлар турында белеп була. Мәсәлән, Давыт Аллаһы исемен ашкынып яклаган (1 Иш. 17:45, 46). Ишагыйя ваемсыз кешеләргә вәгазьләргә кыю ризалашкан (Ишаг. 6:8, 9). Гайсә, үзенең күктәге Атасын нык яратканга, хезмәттән көч һәм канәгатьлек тапкан; аның өчен хезмәт авыр йөк булмаган (Яхъя 4:34). Беренче гасыр мәсихчеләре ашкынып вәгазьләгән, Йәһвәгә таянган һәм бирешмәскә тәвәккәл булган (Рәс. 5:41, 42; 2 Көр. 4:1; 2 Тим. 4:17). Андый кешеләрнең үрнәкләре турында уйлану безгә үзебезгә объектив караш белән карарга булыша. Шулай итеп, изге хезмәтебезнең сыйфаты яхшырачак.

3. Ни өчен безгә кирәкле якларны кичектермичә үзгәртергә кирәк?

3 Кимчелекләреңне төзәт. Көзгегә карагач, кимчелекне игътибарсыз калдыру мәгънәсез. Без Йәһвәдән үз-үзебезгә объектив караш белән карарга һәм кирәкле нәрсәләрне төзәтергә булышсын дип сорый алабыз (Мәд. 138:23, 24; Лүк 11:13). Вакыт бик аз калганга һәм кешеләрнең тормышлары куркыныч астында булганга, безгә кирәкле якларны кичектермичә үзгәртергә кирәк (1 Көр. 7:29; 1 Тим. 4:16).

4. Аллаһы Сүзен тикшереп кимчелекләрен төзәтүче кеше нинди җимешләр ура?

4 Кешенең йөрәгендәге нәрсәләр — Йәһвә шуларга игътибар итә — аның тышкы кыяфәтенә караганда күпкә мөһимрәк (1 Пет. 3:3, 4). Аллаһы Сүзен тикшереп кимчелекләрен төзәтүче кеше нинди җимешләр ура? Ул «ишеткәнен онытмыйча, сүзгә буйсынучы була, шулай эшләп ул бәхетле була» (Ягък. 1:25). Без дә, «Йәһвәнең данын көзгедәй чагылдырганга», бәхетле булырбыз һәм остарак вәгазьләрбез (2 Көр. 3:18).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу