Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp22 № 1 6-7 б.
  • 1 | Кешеләрне аермагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 1 | Кешеләрне аермагыз
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалардагы тәгълимат:
  • Бу нәрсәне аңлата?
  • Нәрсә эшләп була?
  • 3 | Фикер йөртү рәвешен үзгәртегез
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Нәфрәтне ничек җиңәргә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Йәһвә «кешеләрне аермый»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
wp22 № 1 6-7 б.
Кара тәнле ир кеше елмаючы ак тәнле ир-атның фотосын тота, ак тәнле ир кеше елмаючы кара тәнле ир-атның фотосын тота. Башка фотоларда усал кешеләр сурәтләнгән.

НӘФРӘТНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

1 | Кешеләрне аермагыз

Изге Язмалардагы тәгълимат:

«Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (РӘСҮЛЛӘР 10:34, 35).

Бу нәрсәне аңлата?

Йәһвәa Аллаһы безне милләтебезгә, расабызга, тән төсебезгә я культурабызга карап хөкем итми. Ул мөһимрәк нәрсәгә — безнең эчке торышыбызга игътибар итә. Әйе, «кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Ишмуил 16:7).

Нәрсә эшләп була?

Без кешенең йөрәген күрмәсәк тә, Аллаһыдан үрнәк алып, башкаларны аермаска тырыша алабыз. Кешеләргә төркемгә кебек түгел, ә аерым шәхесләргә кебек карагыз. Үзегездә берәр раса я милләт кешесенә карата тискәре хисләр туганын сизсәгез, Аллаһыга бу хисләрне тамыры белән йолкып ташларга ярдәм итсен дип дога кылыгыз (Зәбур 139:23, 24). Йәһвәдән чын күңелдән сорасагыз, ул сезгә, кешеләргә карата риясыз булыр өчен, көч бирер. Шикләнмәгез: ул сезне ишетәчәк һәм ярдәм итәчәк (1 Петер 3:12).

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

«Моңа кадәр мин беркайчан да ак тәнле кеше белән хәтта янәшәдә дә утырмадым... Хәзер мин халыкара кардәшлекнең бер өлеше» (ТАЙТУС).

Тормыштан алынган мисал. ТАЙТУС

Нәфрәт хисен җиңгән

Тайтус.

Тайтус аяусыз банда әгъзасы булган. Алар расизм белән бәйле гаделсез законнарга каршы торган. Ул болай ди: «Без кара тәнле кешеләргә керергә ярамаган урыннарга, ягъни отельләргә, барларга, барып, андагы кешеләр белән сугыша идек». Тайтус, үзенең нәфрәт белән тулы булганын танып, болай ди: «Берәрсе белән бәхәскә керсәм — мөһим түгел ир-атмы бу, хатын-кызмы — мин һәрвакыт беренче булып кул күтәрә идем».

Тайтус, Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, үзендә үзгәрешләр сизгән. Изге Язмаларны уку аңа зур йогынты ясаган. Аңа аеруча киләчәккә кагылышлы мондый вәгъдәләр тәэсир иткән: «Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4).

Тайтус нәфрәт хисеннән арынырга тырышкан. Ул болай ди: «Миңа фикер йөртү һәм эш итү рәвешен үзгәртү бик авыр булды». Ләкин Рәсүлләр 10:34, 35 тән «Аллаһы кешеләрне аермый» икәнен белү аңа ярдәм иткән.

Нәтиҗәсе нинди булган? Тайтус болай ди: «Мин Йәһвә Шаһитләренең дине чын икәненә инандым. Раса һәм тән төсенә карамастан, алар арасында мәхәббәт хөкем сөрә. Мин әле суга чумдырылганчы, бер ак тәнле Йәһвә Шаһите мине үз өенә кунакка чакырды. Бу төш кебек иде. Моңа кадәр мин беркайчан да ак тәнле кеше белән хәтта янәшәдә дә утырмадым, ә бергә ашау турында әйтәсе дә юк! Хәзер мин халыкара кардәшлекнең бер өлеше».

Тайтусның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 1 август, 28, 29 нчы битләрдән укып була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу