20 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
67 ҖЫР «Сүзне вәгазьлә»
Сезне вәгазьләргә мәхәббәт дәртләндереп торсын!
«Иң элек барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш» (МАРК 13:10).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Мәхәббәтнең яхшы хәбәрне ашкынып һәм ихлас күңелдән вәгазьләргә ничек дәртләндергәнен белегез.
1. 2023 елгы еллык очрашуында без нәрсә белдек?
2023 елгы еллык очрашуындаa кайбер тәгълиматларны аңлавыбызга ачыклык кертелде һәм хезмәтебезгә кагылышлы белдерүләр яңгырады. Мәсәлән, без кайбер кешеләрнең, мөгаен, хәтта Бөек Бабыл юк ителгәннән соң да Йәһвә халкына кушылырга мөмкинлеге булачагын белдек. Шулай ук 2023 елның ноябреннән алып вәгазьчеләргә хезмәт турындагы отчетларында әзрәк мәгълүмат язарга кирәк булачагы турында әйтелде. Андый үзгәрешләр хезмәтебезнең әһәмиятен киметәме? Һич тә юк.
2. Ни өчен вәгазь эше ашыгыч? (Марк 13:10)
2 Көннән-көн хезмәтебезнең әһәмияте арта бара. Ни өчен? Чөнки вакыт әзәйгәннән-әзәя бара. Гайсә соңгы көннәрдә вәгазь эше киң колач алачак дип әйткән. (Марк 13:10 укы.) Маттай хәбәрендә Гайсәнең мондый сүзләре язылган: «Яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Мат. 24:14). «Ахыр» дигән сүз Шайтан дөньясының ахырын аңлата. Йәһвә моның «көнен һәм сәгатен» билгеләгән (Мат. 24:36; 25:13; Рәс. 1:7). Һәр үткән көн безне шул вакыйгага якынлаштыра (Рим. 13:11). Ә әлегә, ахыр килгәнче, без вәгазьләргә тиеш.
3. Ни өчен без вәгазьлибез?
3 Мондый мөһим сорау турында уйланыйк: «Ни өчен без яхшы хәбәрне вәгазьлибез?» Кыска гына әйткәндә, вәгазьләргә безне мәхәббәт дәртләндерә. Без бу эштә кешеләрне, ә иң мөһиме, Йәһвә белән аның исемен яратканга катнашабыз. Әйдәгез, бу якларны карап чыгыйк.
БЕЗ ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ЯРАТАБЫЗ
4. Берәр яхшы хәбәрне ишеткәндә, сез нәрсә эшлисез?
4 Берәр яхшы хәбәрне ишеткәнегезне исегезгә төшерегез. Бәлки, берәр туганыгыз бала тапкан булгандыр. Ә бәлки, сезгә яхшы эш тәкъдим иткәннәрдер. Һичшиксез, сез бик шат булгансыздыр һәм бу хәбәрне башкалар белән бүлешергә теләгәнсездер. Иң яхшы хәбәрне — Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрне ишеткәч тә, сезнең, мөгаен, охшаш хисләр тугандыр.
5. Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне беренче тапкыр ишеткәч, сез нәрсә хис иттегез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
5 Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне беренче тапкыр ишеткәч, нәрсә хис иткәнебезне исебезгә төшерик. Без күктәге Атабызның үзебезне яратканын белдек, аның безне үз гаиләсенә кабул итәргә теләгәнен аңладык. Аның авырту белән газапларны бетерергә дигән вәгъдәсе белән таныштык, һәм күңелләребездә үлгән якыннарыбызны оҗмахта кабат күрергә өмет чаткысы кабынды (Марк 10:29, 30; Яхъя 5:28, 29; Рим. 8:38, 39; Ачыл. 21:3, 4). Бу һәм башка хакыйкатьләр күңелебезгә хуш килде (Лүк 24:32). Без бу тәгълиматларны бик яраттык, һәм инде аларны башкаларга сөйләми булдыра алмадык. (Ирмия 20:9 белән чагыштыр.)
Яхшы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, без аны башкаларга сөйләми булдыра алмадык! (5 нче абзацны кара.)
6. Сез Эрнест белән Роза мисалыннан нәрсәгә өйрәндегез?
6 Бер мисалны карап чыгыйк. Эрне́стb исемле абый-кардәш якынча 10 яшендә әтисен югалткан. Эрнест болай дип исенә төшерә: «Мине „Әтием кайда микән? Күккә киттеме яисә бөтенләйгә юкка чыктымы?“ дигән сораулар борчый иде». Ул әтиләре исән булган балалардан көнләшкән. Елдан-ел ул зиратка көн саен диярлек йөргән. Әтисенең кабере янына тезләнеп, ул: «Аллаһы Тәгаләм, әтиемнең кая булуын белергә ярдәм итче»,— дип үтенгән. Әтисе үлгәннән соң якынча 17 ел үткәч, Эрнестка Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткәннәр, һәм ул ризалашкан. Ул үлгәннәрнең йокыга охшаш хәлдә булуын аңлаган. Шулай ук ул үлгән кешеләрнең киләчәктә тереләчәген белгән (Вәг. 9:5, 10; Рәс. 24:15). Нәтиҗәдә, Эрнест күп еллар борчыган сорауларына җаваплар тапкан. Изге Язмалардагы хакыйкатьләр аның күңеленә май булып яткан. Аның хатыны Роза да Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, һәм белгәннәре аңа бик ошаган. 1978 елда алар суга чумдырылган. Алар кыйммәтле хакыйкатьләрне туганнарына, дусларына һәм башка кешеләргә ашкынып сөйләгән. Нәтиҗәдә, Эрнест белән Роза 70 тән артык кешегә, рухи яктан үсеп, суга чумдырылырга булышкан.
7. Изге Язмалардагы хакыйкать йөрәгебездә тамыр җәйгәч, нәрсә булды? (Лүк 6:45)
7 Аллаһы Сүзендәге хакыйкать безне битараф калдырмады. Без үзебезне Гайсәнең шәкертләре кебек хис итәбез. Алар болай дигән: «Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәс. 4:20). Без хакыйкатьне шулкадәр яратабыз ки, аны мөмкин кадәр күбрәк кешегә сөйләргә телибез. (Лүк 6:45 укы.)
БЕЗ КЕШЕЛӘРНЕ ЯРАТАБЫЗ
8. Безне яхшы хәбәрне сөйләргә нәрсә дәртләндерә? («Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез» дигән рамканы кара.) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Йәһвәдән һәм аның Улыннан үрнәк алып, без кешеләрне яратабыз (Гыйб. сүз. 8:31; Яхъя 3:16). «Өметсез һәм Аллаһысыз» булган кешеләрне без бик кызганабыз (Эфес. 2:12). Алар тормыш авырлыкларына «бата бара», һәм без аларга «коткару жилеты» ыргытабыз: Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне сөйлибез. Моны эшләргә безне ярату һәм кызгану дәртләндерә. Бу кыйммәтле хәбәр аларга өмет бирә ала, инде хәзер бәхетле тормыш алып барырга булыша һәм Аллаһының яңа дөньясында булачак «чын тормышка» — мәңгелек тормышка юл ача (1 Тим. 6:19).
Кешеләрне яратканга һәм кызганганга, без аларга яхшы хәбәрне сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланабыз (8 нче абзацны кара.)
9. Без кешеләрне киләчәк турында нәрсә дип кисәтәбез һәм ни өчен? (Йәзәкил 33:7, 8)
9 Кешеләрне яратканга, без аларны бу явыз дөнья юк ителәчәк дип кисәтәбез. (Йәзәкил 33:7, 8 укы.) Без якыннарыбызны һәм Йәһвәгә иман итмәгән туганнарыбызны кызганабыз. Аларның күбесе дөнья куып яшәгәнгә, киләчәктә нәрсә буласын белми. Тиздән «бөек афәт булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак» (Мат. 24:21). Башта ялган дин юк ителәчәк, ә аннары Армагеддонда бөтен явыз дөнья юкка чыгарылачак. Без кешеләрнең шул хөкем вакыты турында белүләрен телибез (Ачыл. 16:14, 16; 17:16, 17; 19:11, 19, 20). Без мөмкин кадәр күбрәк кеше бу кисәтүгә колак салсын һәм саф гыйбадәткә кушылсын дип дога кылабыз. Әмма безне әлегә тыңламаган кешеләр, шул исәптән туганнарыбыз, турында нәрсә әйтеп була?
10. Ни өчен алга таба да кешеләрне кисәтү мөһим?
10 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, бәлки, кайбер кешеләр, Бөек Бабылның юк ителүен күреп, хакыйкатькә карашларын үзгәртер һәм Йәһвә аларны коткарырга булыр. Алай булса, кисәтү хәбәре тагы да ашыгычрак булып китә, чөнки кешеләр киләчәктә без әйткән нәрсәләрне исләренә төшерә алыр. (Йәзәкил 33:33 белән чагыштыр.) Бәлки, алар, безнең кисәтүләребезне исләренә төшереп, ахыр килгәнче, саф гыйбадәт ягына басар. Филипиядәге бер сакчы да бит «көчле җир тетрәү» булганнан соң гына хакыйкатькә карашын үзгәрткән (Рәс. 16:25—34). Шул ук рәвешчә, Бөек Бабылны юк итү бөтен җирне тетрәткәч, бәлки, безне хәзер тыңламаган кайбер кешеләр хакыйкать ягына басар.
БЕЗ ЙӘҺВӘНЕ ҺӘМ АНЫҢ ИСЕМЕН ЯРАТАБЫЗ
11. Без Йәһвәгә дан, хөрмәт һәм кодрәт ничек бирәбез? (Ачылыш 4:11) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
11 Без яхшы хәбәрне, иң беренче чиратта, Йәһвәне һәм аның изге исемен яратканга вәгазьлибез. Хезмәт безгә яраткан Аллаһыбызны мактарга мөмкинлек бирә. (Ачылыш 4:11 укы.) Күктә «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы» дип әйтүчеләр белән без тулысынча риза. Кешеләргә Аллаһының «бар нәрсәне... яратканы» һәм безне барлыкка китергәне турында сөйләп, без аңа «дан, хөрмәт» китерәбез. Ә вакытыбызны, көчебезне һәм материаль нәрсәләребезне хезмәттә кулланып, без Аллаһыга «кодрәт» бирәбез (Мат. 6:33; Лүк 13:24; Көл. 3:23). Әйе, безгә яраткан Аллаһыбыз турында сөйләү ошый. Шулай ук без башкаларга аның исеме һәм шәхесе турында сөйләргә телибез. Ни өчен?
Вакытыбызны, көчебезне һәм материаль нәрсәләребезне хәлебездән килгәнчә хезмәттә кулланып, без Йәһвәгә үз көчебезне бирәбез (11 нче абзацны кара.)
12. Вәгазьләгәндә, без Йәһвә исемен ничек изгеләндерәбез?
12 Йәһвәне ярату безне аның исемен изгеләндерергә дәртләндерә (Мат. 6:9). Без кешеләргә Шайтанның Йәһвә турында әйткәннәре чеп-чи ялган булганын әйтергә телибез (Ярат. 3:1—5; Әюп 2:4; Яхъя 8:44). Вәгазьләгәндә, без тыңлаган һәр кешегә Йәһвә турында хакыйкатьне сөйләргә омтылабыз. Без аларга Йәһвәнең төп сыйфаты мәхәббәт булганын, аның идарәсе гадел һәм тәкъва икәнен, ә Патшалыгы тиздән бар газапларны юк итәчәген һәм кешелеккә тыныч һәм бәхетле тормыш китерәчәген сөйләргә телибез (Зәб. 37:10, 11, 29; 1 Яхъя 4:8). Хезмәттә Йәһвәнең абруен яклаганда, без аның исемен изгеләндерәбез. Өстәвенә, «Йәһвә Шаһитләре» дигән исемебез буенча яшәгәндә, без канәгатьлек сизәбез. Ни өчен алай дип әйтеп була?
13. Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре булуыбыз белән горурланабыз? (Ишагыя 43:10—12)
13 Йәһвә безне үзенең шаһитләре дип атаган. (Ишагыя 43:10—12 укы.) Ничектер Җитәкче советның бер хатында болай диелгән булган: «Без ия булган иң зур хөрмәт бу — Йәһвә Шаһитләре дип аталу»c. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Бер мисалга игътибар итик. Берәр җинаятьтә гаепләнгәнгә, сезгә судта шаһит кирәк булса, сез яхшы белгән һәм абруе шаһитлегенә ышаныч өстәгән кешене сайлар идегез. Безне үзенең шаһитләре буларак сайлап, Йәһвә безне яхшы белгәнен һәм безгә ышанганын күрсәткән. Ул без аның бердәнбер хак Аллаһы булуын раслый алуыбызга ышана. Аның шаһитләре булуыбыз белән без шундый горурланабыз, аның исемен билгеле итәр өчен һәм аның турында таратылган ялганны фаш итәр өчен, һәр мөмкинлекне кулланабыз! Шулай итеп, без «Йәһвә Шаһитләре» дигән исемебез буенча яшибез! (Зәб. 83:18; Рим. 10:13—15)
БЕЗ АХЫРГА КАДӘР ВӘГАЗЬЛӘРБЕЗ
14. Безне нинди искиткеч вакыйгалар көтә?
14 Без киләчәктәге вакыйгаларны түземсезлек белән көтәбез! Бөек афәт килгәнче, әле күп кеше хакыйкатьне кабул итәр дип без бер дә шикләнмибез. Йәһвә вәгазь эшен алга таба да фатихалап торыр. Кешелекнең шул иң караңгы чорында күпләр, Шайтанның үлеп баручы дөньясын калдырып, безнең белән Йәһвәне мактый башларга мөмкин. Әллә бу күңелләребезне шатлык белән тутырмыймы?! (Рәс. 13:48)
15, 16. Без алга таба да нинди эштә катнашырбыз һәм кайчанга кадәр?
15 Ә әлегә безнең башкарасы эшләребез бик күп. Без беркайчан да кабатланмас эштә катнашабыз: бөтен дөнья буйлап Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне таратабыз. Шулай ук без кешеләрне киләчәктә булачак вакыйгалар турында кисәтәбез. Алар бу дөньяның ахыры бик тиз якынлашканын белергә тиеш. Аннары хөкем вакыты килеп җиткәч, алар безнең хәбәребезнең Йәһвә Аллаһыдан булганын аңлар (Йәз. 38:23).
16 Яхшы хәбәрне, кешеләрне, ә иң мөһиме, Йәһвә Аллаһыны һәм аның исемен яратканга, без бирелеп, ашкынып вәгазьләргә һәм моны Йәһвә бу эш тәмам дип әйткәнче башкарырга тәвәккәл.
54 ҖЫР Менә юл!
a 2023 елның 7 октябрендә Ньюбург шәһәрендә Йәһвә Шаһитләренең Конгресслар залында еллык очрашу булды. 2023 елның ноябрендә һәм 2024 елның гыйнварында JW телевидениесендә бу программаның беренче һәм икенче өлеше чыкты.
b «Күзәтү манарасы»ның 2015 ел, 1 февраль санында «Изге Язмалар тормышны үзгәртә. Изге Язмадагы ачык һәм логик җаваплар мине канәгатьләндерде» дигән мәкаләне карагыз.