Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 март 14-19 б.
  • Гайсә кебек, ашкынып вәгазьләгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә кебек, ашкынып вәгазьләгез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ГАЙСӘ ЙӘҺВӘНЕҢ ИХТЫЯРЫН ҮТӘГӘН
  • ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘРНЕ ИСТӘ ТОТКАН
  • ГАЙСӘ ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕНӘ ТАЯНГАН
  • ГАЙСӘ ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ТЫҢЛАЯЧАК КЕШЕЛӘР БУЛАЧАГЫН БЕЛГӘН
  • Хезмәттән ничек күбрәк шатлык табарга?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Сезне вәгазьләргә мәхәббәт дәртләндереп торсын!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 март 14-19 б.

11 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

57 ҖЫР Һәртөрле кешегә вәгазьлибез

Гайсә кебек, ашкынып вәгазьләгез

«Хуҗабыз Гайсә... аларны икешәр-икешәр итеп үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм һәр урынга үзе алдыннан җибәргән» (ЛҮК 10:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без, дүрт өлкәгә игътибар итеп, Гайсә кебек ашкынучан вәгазьче булырга өйрәнербез.

1. Мәсихчеләрне христианнардан нәрсә аерып тора?

МӘСИХНЕҢ чын шәкертләре яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли. Бу аларны үзләрен христианнар дип атаучылардан аерып тора (Тит. 2:14). Ләкин ашкыну рухы җиңел генә сүрелергә мөмкин. Мәсәлән, бер җитлеккән өлкән болай дип әйтә: «Кайвакыт вәгазьгә чыгарга бер теләгем дә юк». Бу хисләр сезгә дә танышмы?

2. Нәрсә аркасында вәгазьдә ашкынучан булып калу авыр булырга мөмкин?

2 Бәлки, теократик эшләрдә катнашу вәгазьләүгә караганда безгә күбрәк ошыйдыр. Ни өчен алай булырга мөмкин? Чөнки Патшалык Залын төзегәндә я ремонтлаганда, афәтләрдән зыян күргәннәргә булышканда я кардәшләрне юатканда, без эшебезнең нәтиҗәләрен шунда ук күрәбез. Моннан тыш, кардәшләр белән хезмәттәшлек итү — зур шатлык ул. Алар бит безне ярата һәм кадерли. Вәгазьдә исә кешеләр ваемсыз булырга һәм хәтта каршылык күрсәтергә мөмкин. Белгәнебезчә, Армагеддон якынлашкан саен, вәгазьләү тагы да авыррак булыр (Мат. 10:22). Безгә хезмәттә ашкынуыбызны сакларга һәм аны хәтта арттырырга нәрсә ярдәм итәр соң?

3. Лүк 13:6—9 да язылган мисал Гайсә турында нәрсәне ачыклый?

3 Безгә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк, ә ул ашкынуын беркайчан да югалтмаган. Бу аның тырыш эшче турындагы мисалыннан күренә. Бу эшче өч ел инҗир агачын үстергән, ләкин агач җимеш китермәгән. Шул кеше кул селтәгәнме? Юк. Өметен югалтмыйча, ул тагы да тырышыбрак эшли башлаган. (Лүк 13:6—9 укы.) Гайсә дә өч ел тырышып хезмәт иткән, ләкин күпчелек яһүдләр аны тыңламаган. Шулай да Гайсә кулларын салындырмаган, ә тагы да ашкыныбрак вәгазьләгән. Без дә шундый ук караш сакларга тиеш.

4. Без нинди дүрт өлкәгә игътибар итәрбез?

4 Җирдәге хезмәтенең соңгы алты аенда Гайсә аеруча ашкынып хезмәт иткән. («Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Лүк 10:1 дәге «Шуннан соң» дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Ул 1) Йәһвәнең ихтыярын үтәгән, 2) пәйгамбәрлекләрне истә тоткан, 3) Йәһвәнең ярдәменә таянган һәм 4) яхшы хәбәрне кабул итәчәк кешеләр булачагын белгән. Бу мәкаләдә без шушы дүрт өлкәгә игътибар итәрбез. Гайсәнең өйрәткәннәренә колак салсак һәм аңардан үрнәк алсак, без дә ашкынучан булып калырбыз.

ГАЙСӘ ЙӘҺВӘНЕҢ ИХТЫЯРЫН ҮТӘГӘН

5. Гайсә Йәһвәнең ихтыярын беренче урынга куйганын ничек күрсәткән?

5 Вәгазьләргә Гайсәгә Аллаһы кушкан. Менә ни өчен ул «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне» ашкынып вәгазьләгән дә (Лүк 4:43). Хезмәт Гайсәнең тормышында иң мөһим урында торган. Җирдәге хезмәте тәмамлана барганда да, ул һаман да «өйрәтә-өйрәтә шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөргән» (Лүк 13:22). Моннан тыш, ул шәкертләрен дә үзе белән алган һәм аларны да вәгазьләргә өйрәткән (Лүк 10:1).

6. Төрле теократик йөкләмәләр үтәү мөһим булса да, ни өчен регуляр рәвештә вәгазьләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Бүген дә вәгазь иң мөһим эш булып кала бирә. Йәһвә белән Гайсә иң элек нәкъ бу эштә катнашуыбызны тели (Мат. 24:14; 28:19, 20). Бар теократик эшләр, мәсәлән Патшалык Залларын төзү һәм Бәйтел хезмәте, вәгазь эше алга барсын өчен башкарыла. Хәтта афәтләрдән зыян күргәннәргә дә без шәфкатьле булганга гына түгел, ә шулай ук алар вәгазьдә һәм башка рухи эшләрдә яңадан катнаша алсын өчен ярдәм итәбез. Вәгазьнең никадәр мөһим булуын истә тотсак, без хезмәттә регуляр рәвештә катнашырбыз. Венгриядә яшәүче Я́нош исемле өлкән болай ди: «Оешмада төрле йөкләмәләр үтәсәм дә, аларның берсе дә вәгазьдә катнашуымны алмаштыра алмый. Вәгазьче булу — иң мөһим вазифа».

1. Абый-кардәш теократик төзелештә эшли. 2. Башка абый-кардәш, өйдән эшләп, Бәйтелгә булыша. 3. Соңрак бу ике кардәш бергә вәгазьли.

Йәһвә белән Гайсә иң элек вәгазь эшендә катнашуыбызны тели (6 нчы абзацны кара)


7. Ни өчен алга таба да вәгазьләргә кирәк? (1 Тимутигә 2:3, 4)

7 Йәһвә кебек, кешеләрне яратсак, ашкынучан булып калу җиңелрәк булыр. Аллаһы мөмкин кадәр күбрәк кешенең яхшы хәбәрне кабул итүен һәм котылуын тели. (1 Тимутигә 2:3, 4 укы.) Шуңа күрә ул безне оста вәгазьче булырга өйрәтә. Мәсәлән, безнең «Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез» дигән брошюра бар. Ул безгә сөйләшүләр башларга һәм өйрәнүләр үткәрергә булыша. Кешеләр безне бүген тыңламаса да, бәлки, бөек афәт вакытында аларның, сүзләребезне исләренә төшереп, Аллаһы халкына кушылырга мөмкинлеге булыр әле. Ләкин моның өчен алар яхшы хәбәрне башта ишетергә тиеш.

ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘРНЕ ИСТӘ ТОТКАН

8. Пәйгамбәрлекләрне белгәнгә, Гайсә вакытын ничек кулланган?

8 Борынгы пәйгамбәрләр Мәсихнең өч ел ярым хезмәт итәчәген һәм аның кайчан һәм ничек үләчәген пәйгамбәрлек иткән (Дан. 9:26, 27; Лүк 18:31—34). Гайсә бу һәм башка пәйгамбәрлекләрне яхшы белгән. Шуңа күрә ул вакытны акыллы кулланган һәм үзенә ышанып тапшырылган эшне ашкынып үтәгән.

9. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне аңлау безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

9 Без дә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне аңлыйбыз. Мәсәлән, без, дөньядагы вакыйгаларны һәм кешеләрнең сыйфатларын күреп, соңгы көннәрдә яшәгәнебезне беләбез. Без шулай ук Англо-Америка бөтендөнья державасының Россия һәм аның союздашлары белән көрәшкәнен күзәтәбез. Шулай итеп «ахыргы вакытта көньяк патшаның» «төньяк патша» белән тартышуы турындагы пәйгамбәрлек үтәлә (Дан. 11:40). Өстәвенә, без Даниял пәйгамбәрлегендәге сынның табаннары Англо-Америка бөтендөнья державасын аңлатканын беләбез. Бу пәйгамбәрлек безне шуңа ышандыра: бик тиздән Аллаһы Патшалыгы җирдәге бар хөкүмәтләрне юк итәчәк (Дан. 2:43—45). Бу пәйгамбәрлекләр нинди вакытта яшәгәнебезне аңларга булыша һәм ашкынуыбызны ялкынландырып җибәрә.

10. Пәйгамбәрлекләр безне ашкынып вәгазьләргә тагын ничек дәртләндерә?

10 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә безне искиткеч киләчәк көтә дип әйтелә. Без бу хәбәрне башкаларга да сөйләргә телибез. Доминикан Республикасында яшәүче Кэ́рри исемле апа-кардәш болай ди: «Йәһвәнең киләчәккә кагылган искиткеч вәгъдәләре мине башкаларга хакыйкатьне сөйләргә дәртләндерә. Кешеләрнең авыр тормышларын күргәндә, мин алар да Аллаһының вәгъдәләрен белергә тиеш икәнен аңлыйм». Өстәвенә, пәйгамбәрлекләр безне вәгазь эшендә бирешмәскә дәртләндерә, чөнки Йәһвәнең үзебезгә ярдәм иткәненә ышандыра. Венгриядә яшәүче Ле́йла болай ди: «Кайвакыт кешегә карыйсың — һәм ул беркайчан да хакыйкатьне кабул итмәс кебек тоела. Әмма Ишагыя 11:6—9 да язылган пәйгамбәрлек мине шундый кешеләргә дә вәгазьләргә дәртләндерә. Чөнки Йәһвәнең ярдәме белән теләсә кем үзгәрә ала». Ә Замбиядән булган Кри́стофер болай дип әйтә: «Марк 13:10 да яхшы хәбәр бөтен дөнья буйлап таралачак дип әйтелгән. Бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашу — минем өчен зур хөрмәт». Ә сезне кайсы пәйгамбәрлек вәгазьләргә дәртләндерә?

ГАЙСӘ ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕНӘ ТАЯНГАН

11. Ни өчен Гайсәгә Йәһвәнең ярдәме кирәк булган? (Лүк 12:49, 53)

11 Ашкынып вәгазьләр өчен, Гайсәгә Йәһвәнең ярдәменә таянырга кирәк булган. Гайсә вәгазьләгәндә ихтирамлы булса да, кайбер кешеләр аңа барыбер каршылык күрсәткән. (Лүк 12:49, 53 укы.) Дини җитәкчеләр аны хәтта берничә тапкыр үтерергә тырышкан (Яхъя 8:59; 10:31, 39). Шулай да Гайсә вәгазьләвен дәвам иткән, чөнки Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәген белгән. «Мин үзем генә түгел, мине җибәрүче Ата минем белән бергә. [...] Ул мине ялгыз калдырмады, чөнки мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим»,— дип әйткән ул (Яхъя 8:16, 29).

12. Гайсә үз шәкертләренә нинди киңәшләр биргән?

12 Гайсә ашкынучан булган һәм Йәһвәгә таянган, шулай да ул тормышын юкка гына куркыныч астына куймаган (Яхъя 11:53, 54). Гайсә шәкертләрен дә моңа өйрәткән. Ул аларны сак булырга дәртләндергән (Мат. 10:16; Лүк 10:3). Шулай ук беркемгә дә яхшы хәбәрне көчләп такмаска кушкан (Лүк 10:10, 11). Ул, берәр җирдә эзәрлекләүләр башланса, башка урынга качарга киңәш иткән (Мат. 10:23). Гайсә шәкертләрен кат-кат шуңа ышандырган: эзәрлекләүләр вакытында Йәһвә аларга ярдәм итеп торачак (Мат. 10:18—20; Лүк 12:11, 12).

13. Ни өчен син Йәһвәнең үзеңә ярдәм итәчәгенә шикләнмисең?

13 Без дә каршылыкларга очрыйбыз, шуңа күрә, алга таба да ашкынып вәгазьләр өчен, безгә дә Йәһвәнең ярдәме кирәк (Ачыл. 12:17). Ә ни өчен аның ярдәм итәчәгенә шикләнмәскә була? Гайсәнең Яхъя 17 нче бүлектә язылган догасына игътибар итик. Гайсә Йәһвәне үз рәсүлләрен кайгыртырга сораган. Йәһвә бу үтенечне җавапсыз калдырмаган. Изге Язмаларда Йәһвәнең рәсүлләргә ашкынып вәгазьләргә ничек булышканы турында күп тапкырлар әйтелә. Үз догасында Гайсә шулай ук киләчәктә шәкертләр булып китәчәк кешеләр турында да дога кылган. Алар санына син дә керәсең. Шуңа күрә бер дә шикләнмә: Йәһвә рәсүлләргә ярдәм иткән кебек, сиңа да ярдәм итәчәк (Яхъя 17:11, 15, 20).

14. Алга таба да ашкынып вәгазьли алачагыбызны без кайдан беләбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен, ашкынып вәгазьләү авыраер гына. Ләкин Йәһвә безне ярдәмсез калдырмас (Лүк 21:12—15). Эшчәнлегебез тыелган илләрдә яшәүче кардәшләребезнең мисалы моны раслый. Алар үз көченә түгел, ә Йәһвәгә таянганга хезмәттә янып торуларын дәвам итә. Әлбәттә, без барыбыз да Аллаһыга таянырга тәвәккәл. Гайсә һәм аның рәсүлләре кебек, без кешеләр белән бәхәсләшмибез һәм үзебезне тыңларга мәҗбүр итмибез. Йәһвә беренче гасырда үз хезмәтчеләренә көч биргән кебек, безгә дә, вәгазь эше «тулысынча үткәрелсен» өчен, көч биреп торачак (2 Тим. 4:17).

Эшчәнлегебез тыелган илләрдә дә кардәшләр, саклык чаралары күреп, ашкынып вәгазьли (14 нче абзацны кара)a


ГАЙСӘ ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ТЫҢЛАЯЧАК КЕШЕЛӘР БУЛАЧАГЫН БЕЛГӘН

15. Гайсәнең хезмәткә уңай караш саклаганы нәрсәдән күренә?

15 Б. э. 30 елының ахырындарак Гайсә, никадәр күп кеше яхшы хәбәрне тыңларга әзер икәнен күреп, аларны өлгергән игеннәр белән чагыштырган (Яхъя 4:35). Якынча бер елдан соң да ул шәкертләренә: «Урасы ашлык күп»,— дигән (Мат. 9:37, 38). Соңрак ул аларга тагын бер тапкыр: «Урасы ашлык күп... Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез»,— дип әйткән (Лүк 10:2). Әйе, Гайсә күп эчкерсез кеше барлыгын күргән һәм игътибарын нәкъ моңа туплаган. Бу аңа алга таба да ашкынып хезмәт итәргә көч биргән. Кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләрен күрү аны бик сөендергән (Лүк 10:21).

16. Гайсәнең мисаллары хезмәткә уңай караш сакларга ничек булыша? (Лүк 13:18—21) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Шәкертләре ашкынучанлыкларын югалтмасыннар өчен, Гайсә аларны да хезмәткә уңай караш сакларга өйрәткән. Мәсәлән, ул аларга ике мисал китергән. (Лүк 13:18—21 укы.) Беренчесе — горчица орлыгы турында. Бу орлык зур агач хәтле үскән кебек, Патшалык хәбәре дә киң колач алырга тиеш булган, һәм бернәрсә дә моңа комачаулый алмаган. Икенче мисалда Гайсә Патшалык хәбәрен ачыткы белән чагыштырган. Бу мисал Патшалык хәбәренең киң таралачагын һәм, нәтиҗә, кешеләрнең рухи яктан үсәчәген күрсәткән. Әмма башта бу үсеш күзгә күренмәскә дә мөмкин. Шулай итеп, Гайсә үз шәкертләрен әле күп кешенең яхшы хәбәрне кабул итәчәгенә ышандырган.

Ике апа-кардәш күчмә стенд белән вәгазьли. Кешеләр алар янында туктамыйча үтеп китә.

Гайсә кебек, без дә яхшы хәбәрне тыңлаячак кешеләр булачагына шикләнмибез (16 нчы абзацны кара)


17. Хезмәткә уңай караш саклар өчен, нинди нигез бар?

17 Бөтендөнья вәгазь эше турындагы отчетларны укыганда, бу безне рухландыра һәм тагын да ашкыныбрак вәгазьләргә дәртләндерә. Ел саен миллионлаган кеше Искә алу кичәсенә килә һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлый. Йөзләгән мең кеше суга чумдырыла һәм вәгазь эшенә үз өлешен кертә. Без күпме кеше хакыйкатьне кабул итәчәген белмибез, ләкин шуны төгәл беләбез: Йәһвә бөек афәтне кичереп чыгачак бихисап күп кешене җыя (Ачыл. 7:9, 14). Ашлык Хуҗасы эчкерсез кешеләрнең әле күп булуын күрә икән, әйдәгез, тырыш эшчеләр булыйк һәм вәгазь эшендә ашкынып катнашыйк.

18. Мәсихнең шәкертләренә нинди сыйфат хас?

18 Хезмәт белән янып тору Гайсәнең шәкертләренә һәрвакыт хас булган. Хакимнәр рәсүлләрнең кыюлыгын күргәндә, аларның «Гайсә белән бергә йөргән кешеләр булуын аңлаган» (Рәс. 4:13). Безне күзәткәндә дә, кешеләр Гайсәдән үрнәк алуыбызны һәм ашкынучан вәгазьчеләр булуыбызны күрсеннәр!

ГАЙСӘДӘН ҮРНӘК АЛЫП, БЕЗ НИЧЕК...

  • Йәһвәнең ихтыярын үти һәм пәйгамбәрлекләрне истә тота алабыз?

  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәтә алабыз?

  • хезмәткә уңай караш саклый алабыз?

58 ҖЫР Йәһвә сарыкларын эзлибез

a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәш, башкаларның игътибарларын җәлеп итмичә, заправкада бер кешегә вәгазьли.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу